Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарих институты ябылса, татар тарихын системлы өйрәнү тукталачак"


Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов

Тарих институтының ябылу ихтималы артында нинди көчләр тора? Ул ябылса, Татарстан, татарлар нинди югалтуга дучар булачак? Азатлык төрле илләрдә яшәүче тарихчылар белән элемтәгә кереп, аларның фикерләрен сорашты.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябылырга мөмкин. Бу хакта Азатлыкка чәршәмбе кич институт мөдире Рафаил Хәкимов хәбәр итте. Институт коллективы бу хакта 27 май кичендә генә белгән, күбесе хәбәрдар булмаган. Азатлык белән аралашкан галимнәр "Кич кенә белдек", "Хаталы карар", "Институт белән алга таба ни булачак?" дип бәяләде хәбәрне.

Тарих институтын үзгәртү турында карар өлгесе

Әмма Тарих инсититуты тирәсендә мондый сүзләр күптән йөрде. Институтны прокуратура да тикшерде. Быел Рафаил Хәкимов мөдир вазифасыннан китәргә дә тиеш иде. Әмма ТАССРның 100 еллыгы билгеләнгән көнне Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев карары белән 1996 елда ачылган Тарих институтының ябылу ихтималы турында хәбәр күпләр өчен көтелмәгән булды.

Татарстан хөкүмәте порталында әлегә рәсми карар юк, әмма Хәкимов карар өлгесен күрдем дип сөйләде Азатлыкка. Тарих институты коллективы Альфред Халиков исемендәге Археология инсититутына кушылырга мөмкин ди ул.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Тарих институты ябылу турындагы хәбәрне кире какты.

Мәгъзүм Сәлахов
Мәгъзүм Сәлахов

"Беренчедән, андый документлар юк, икенчедән, андый институтны япмыйлар — мин сезгә вәгъдә итәм. Ничек инде тулы бер институтны япсыннар ди? Аңа реорганизация ясарга яки кушарга мөмкин. Ләкин япмаячаклар. Аны Археология институты белән кушарга мөмкин, элегрәк ул шунда иде. Ләкин бу бит ябу түгел. Дөресен әйткәндә, бу хакта сүзләр еллар дәвамында бара. Чөнки үзе Фәннәр Академиясе институты дип атала, ә үзе Фән һәм мәгариф министрлыгына буйсына. Бу бит дөрес түгел", — диде ул "Татар-информ" агентлыгына.

Соңгы елларда Татарстанның "оптимальләштерү" эше белән мавыгуы күзәтелә. Берсен юк итеп, икенчесенә кушу очракларын финанслау белән аңлаталар, әмма аның аркасында беренче чиратта татарлык аксый башлый. Берничә мисал.

Татарстан җитәкчелеге федераль үзәк акчасына кызыгып, Казан дәүләт универистетын КФУга әйләндерде, ул башка уку йортларын үз эченә йотты. Нәтиҗәдә республика Татар дәүләт педагогия институтыннан колак какты, бүген инде татар телле укытучыларга кытлык сизелә, Татарстан үз җирендә КФУга акча түләп татар телле белгечләрне укытуга калды. КФУ эчендә исә татар теле, әдәбияты, татар тарихы, татар журналистикасы кебек озак еллар дәвамында системлы нәтиҗәле эш алып барган юнәләшләр юкка чыкты.

"Казан" милли-мәдәни үзәк белән дә шундыйрак хәл булды. Аның бинасы Татарстан Милли китапханәгә бирелде, Казанның Меңъеллык музеена башка бина бирелә дип вәгъдә ителде. Китапханәгә дә яңа бина төзелмәде, татар үзәге булып эшләргә тиешле "Казан" милли-мәдәни үзәк тә бинасыз калды.

Хәзер Тарих институты. 2020 елда җанисәп кампаниясе көтелгәндә, Башкортстанда башкорт теленең көнбатыш диалекты уйлап чыгарылып, татарларны башкорт ягына авыштырганда, идеолгия ягыннан да әһәмиятле бер институтны ябу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, моның артында кем тора дигән сораулар да туа. Азатлык тарихчылар, сәясәтчеләр белән элемтәгә кереп, фикерләрен сорашты.

АКШта туып-үскән, бүгенге көндә Казакъстанның Назарбаев исемендәге университеты галиме Юлай Шамилоглы Тарих институты ябылу ихтималы турында Азатлык хәбәрчесеннән белде. Ул Татарстанның бу ихтимал гамәлен зур хата дип бәяләде.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

— Ике көн элек кенә Тарих институты галимнәре белән сөйләштем, андый-мондый хәбәр булмады. Әле сезне ишетеп шаккаттып тыңлап утырам. Әгәр ул ябыла икән яки башка институт белән кушыла икән, татар тарихын эзмә-эзлекле итеп, системга салып өйрәнү тукталачак. Әйе, институтның проблемнары бар, әмма кемдә юк алар? Барысын да ябып хәл ителә башласа, ничек була соң ул? Тарих институты татар тарихын өйрәнүдә күп эшли. Тагын кем җиде томлык татар тарихын язды? Бу – саллы хезмәт. Мин дә аларның хезмәтләрен кулланам.

Бу институтны ябу гына түгел, бу – татарны юк итү

Бу институтны ябу гына түгел, бу – татарны юк итү. Тарих булмаса, киләчәге дә булмый. Милли үзаң юнәләшендә дә алар нәтиҗәле эш башкарды.

Галим Дамир Исхаков озак еллар дәвамында Тарих институтында эшләде, әмма берничә ел элек аның килешүе озайтылмады, ул эштән алынды. Галим матбугатта Тарих институтын тәнкыйтьләп язмалар чыгарды. Азатлыкка ул Тарих институтың ябу карарын уңай бәяләде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Дөрес карар. Әгәр Тарих институты Археология институты белән кушыла икән, аның мөдире Айрат Ситдыйков паралич хәлендә йөргән коллективны рәткә китерер дигән өмет бар. Тарих инситуты галимнәрен Археология институтына кушуның бер куркынычы да юк. Алар моңа кадәр дә бер фәнни коллектив иде бит. Археологлар аннары аерылып чыкты. Менә Тарих институтындагы этнолог һәм социалоглар нишләр – бу сорау.

Дамир Исхаков тәнкыйтьләде, аның кулы уйнады дип уйлау – ахмаклык. Мин проблемнарга төртеп күрсәттем. Әгәр тәнкыйтьләнгән мәсьәләләргә күз салып эш иткән булсалар, мондый хәлгә килеп җитмәсләр иде.

Татар тарихы турында дистәләрчә хезмәт авторы, Төркиядә яшәүче галим Надир Дәүләт фикеренчә, киләчәктә Татарстан фәннәр академиясе дә әлеге институт тарихын кабатларга мөмкин.

Надир Дәүләт
Надир Дәүләт

— Беренчедән, Тарих институты чын татар тарихын ачып сала алмады. Рафаил Хәкимов 1996 елдан бирле институтның җитәкчесе булып торды. Шуның аркасында институтта динамика юк иде. Ябылуы кызганыч, бу Русиядә барган урыслаштыру процессы белән бәйле. Тарих белән кызыксынуны да бетерергә телиләр. Инде телне тыйдылар. Хәзер аз-маз булса да үз тарихы белән шөгыльләнүчеләрне дә тыярга телиләр.

Институт җитәкчесе Рафаил Хәкимовны гына алыштырган булсалар, яхшырак булыр иде. Ул бит коммунизм тарихы белгече генә иде. Аның әллә нинди хезмәтләре дә юк, юкка тоттылар аны анда. Җитәкчелек белән бәйләнешләре аркасында гына утырды ул анда.

Тарих институтын ябу да Мәскәүдән кушу белән эшләнгәндер дип уйлыйм

Алга таба башка оешмаларга карата да шундый ук репрессияләр башланырга мөмкин, мисал өчен, Татарстан фәннәр академиясенә. Русиядә бер президент, бер академия булырга тиеш дип әйтергә мөмкиннәр. Татарстан җитәкчеләренә ышаныч зур түгел. Дүрт елга бер Конгресс җыеннары һәм ел саен Сабантуй бәйрәмнәре уздырудан ары китә алмадылар. Татарстан заманында яулап алган барлык хокукларын югалтты, шартнамәне озайта алмадылар, мәктәпләрдә татар телен саклап кала алмадылар. Тарих институтын ябу да Мәскәүдән кушу белән эшләнгәндер дип уйлыйм. Җитәкчеләр ни дә булса әйткәндә бер күзләре белән Мәскәүгә карыйлар. Халыкны дин белән генә мавыктырып, милли тарихны, милли мәдәниятне бетерергә тырышалар дип уйлыйм.

КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин Тарих институты ябылуына ышанмый.

Рафаил Шәйдуллин
Рафаил Шәйдуллин

— Тарих институтын берничек тә яба алмыйлар, бу – әкият. Зур сәясәткә бәйле мәсьәлә бит ул. Рафаил Хәкимовны алып ташлавын ташларлар, ә институтны яба алмыйлар. Япсалар инде Татарстанның фәннәр академиясен дә ябарга кирәк.

Федералларга Тарих институты нәрсәгә кирәк? Алар өчен бу – вак мәсьәлә. Федераллар каршы булырлык чыгарган хезмәтләре юк. Шул җиде томлык татар тарихы язылды. Хәзерге заманга багышланган җиденче томы бик нейтраль формада язылган иде, бәйләнерлек берни юк.

Институт ябылса, зыяны шактый булачак, тарихыбызның әле бер 40% гына өйрәнелгәндер

Институт ябылса, зыяны шактый булачак, анда тарихны җитди өйрәнүче галимнәр һәм галимәләр эшли. Тарихыбызның әле бер 40% гына өйрәнелгәндер. Әле эзләнәсе, өйрәнәсе, язасы әйберләр шактый. Бәлкем кемгәдер тарих кирәкмидер, китап укымыйдыр, әмма Рөстәм Миңнехановның бу адымга баруы икеле.

Археология институты белән кушарга телиләр дип әйтәләр. Бу хакта сүз күптән бара. Күбесен Рафаил Хәкимов үзе сөйли.

Нурсолтан шәһәрендәге Николай Гумилев исемендәге институт галиме Айболат Кушкумбаев та Тарих институты ябылу ихтималын Азатлык хәбәрчесеннән белде.

— Әгәр дә бу чын икән, мин Татарстан җитәкчелегенең бу адымын ни аңлый, ни аклый алмыйм. Бу – зур хата. Академик институтларны ябарга ярамый. Ә Тарих институты Совет берлеге таркалаганнан соң барлыкка килгән барлык дәүләтләр өчен дә тарихны өйрәнүдә үрнәкле фәнни оешма. Кыска вакыт эчендә ул дөньяда танылды, алар белән хисаплашалар, Татарстан тарихчылары ни дияр дип, гел алар фикеренә колак салалар. Алтын Урда тарихын өйрәнүнең үзәге бит Казан, моңа Тарих институты тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Төрки халыкларның урта гасыр тарихын өйрәнүче галимнәрнең тез астына китереп сугу бу.

Сәясәт белгече, тарихчы Руслан Айсин фикеренчә, Тарих институтын ябу "беткә үч итеп тунны ягу"ны хәтерләтә. Институтның җитәкчелеге уңышсыз эшли икән, фәнни оешманы ябу түгел, ә мөдирне алмаштыру кирәк.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Тарих институты ябыла дигән сүзләр йөрде, әмма моңа беркем дә ышанмады. Тарих институты соңгы вакытта үз активлыгын бераз югалтты, ул ниндидер зур, идеологик проектларга кушылмады, шау-шулы конференцияләр уздырмады, мөрәҗәгатьләр кабул итмәде. Алтын Урданың 750 еллык юбилеен дә зурлап уздырмадылар. Әмма бу институтның гына гаебе түгел. Финансларны да бирмәскә мөмкиннәр. Мәскәү тарафыннан да басым бар, тик ул басым Тарих институтына турыдан-туры түгел, ә Татарстан җитәкчелегенә президент аппараты аша бара иде.

Монда төп сәбәп, минемчә, башка яссылыкта ята. Соңгы елларда Тарих институты тирәсендә, галимнәр арасында низаглар күп булды, мөдир вазифасы өчен көрәш барды. Институт мөдире Рафаил Хәкимов та сәламәтлек проблемы аркасында тулы көчкә эшли алмады. "Мин китәм" дип әйтеп йөрде, әмма үзенә алмаш тәрбияләмәде. Менә бу проблем бар иде. Әмма проблем җитәкчелектә икән, хакимият менә шул мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Тулы бер институтны юк итеп, башка структура эченә тыгып, мәсьәлә хәл ителми.

Тарих институты

Тарих институты 1996 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән барлыкка килә. 2002 елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

Институтның төп хезмәте — җиде томлы "Татар тарихы". Ул инглиз теленә дә тәрҗемә ителде.

Ике елга бер "Алтын Урда" халыкара фәнни форумын уздыра. Ел саен дистәләгән фәнни китаплар бастыра, татар тарихын популярлаштырган видеоязмалар ясый.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG