Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Альберт Борһанов Тарих институтыннан эштән алынуын "эзәрлекләү" дип атады


Альберт Борһанов

Тарих институтында "Болгар-татар цивилизациясе тарихы" бүлеген җитәкләгән Альберт Борһанов институттагы хәлләрне прокуратурага шикаять итү ихтималын кире какмый.

Галим Альберт Борһанов үзен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан эштән алынуын Азатлыкка раслады. Әлеге хәлне ул "эзәрлекләү" дип белдерде.

"Бу гадәти эзәрлекләү. Институтта феодаль систем хөкем сөрә. Мин 90нчы елларда Тарих институтында эшләгән идем, аннан проректор итеп һуманитар институтка (Татар дәүләт һуманитар педагогика институты) җибәрделәр, аннан соң КФУда эшләдем. Өч ел элек мине Тарих институтына чакырган иделәр. Салихов (Радик Салихов - институт мөдире урынбасары) үзе бигрәк тә үгетләде. Анда эшләвемә нәкъ өч ел булды. Минем бүлеккә биш кеше бирергә тиешләр иде, бирмәделәр. Менә хәзер прокуратура тикшерүләреннән соң институтта 10 урын барлыгы билгеле булды. Анда кемдер акча алып яткан бит", диде Тарих институтында "Болгар-татар цивилизациясе тарихы" бүлеген җитәкләгән Борһанов.

Альберт әфәнде сүзләренчә, ул институттагы вазгыять турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә дә хат юллаган булган, әлегә җавап алмаган. Прокуратурага мөрәҗәгать итү теләге барлыгын да белдерде.

Институт мөдире урынбасары Радик Салихов сүзләренчә, Борһанов җитәкләгән бүлек куелган бурычларны үтәмәгән, башка бүлекләрнең эшләрен кабатлый башлаган һәм шул сәбәпле бу бүлекне үзгәртергә карар кылганнар. "Альберт Борһановка өч тапкыр башка эш тәкъдим ителде. Әмма ул бу тәкъдимнәр белән ризалашмады", дигән Салихов Бизнес-Online-га.

Икенче бер галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның Мәрҗани исемендәге Тарих институтындагы вазифасыннан китүе узган елның 26 декабрендә билгеле булган иде. Ул моны институт җитәкчесе Рафаил Хәкимовның шәхси карары дип атады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG