Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчы Дамир Исхаков тарих институтыннан китә


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Мәрҗани исемендәге тарих институтындагы вазифасыннан китә. Аның белән киләсе елга килешү төзелмәгән. Исхаков Дөнья татар конгрессында эшләргә җыена.

Тарихчы Дамир Исхаков Азатлыкка сөйләвенчә, ул узган елда килешү төзеп эшләү системына күчкән булган. Әлеге килешү ел саен яңартыла торган булган. "Өч еллык эш алган идем. Алтын Урда татарларының формалашуы турында китап эшли идем. Ул китапның кирәге калмаган, минем белән яңа килешү төземәделәр. 27 декабрьдән башлап эшкә алмаска карар кылганнар", диде тарихчы.

Аның фикеренчә, бу – институт җитәкчесе Рафаил Хәкимовның шәхси карары. "Мин аны тәнкыйть иткән идем. Бу аның гына карары дип уйлыйм", диде Исхаков.

Хәзер ул эшен Дөнья татар конгрессында дәвам итәргә җыена. Төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәтенең журналын чыгару планы да бар ди. Ул аның мөхәррире булырга мөмкин. "Мин бит пенсиядә, башымда бик күп төрле кызыклы идеяләр бар", дип уртаклашты Дамир Исхаков.

Тарих фәннәре докторы, этнограф, сәясәт белгече Дамир Исхаков Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Этнологик тикшерүләр бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр иде. Тарих институтында Исхаков 1996 елдан бирле эшләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG