Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов: "Татар тарихы фәненә басым бара"


Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Тарих институты тирәсендә барган шау-шуны институт мөдире "татар теленә басымнан соң татар тарихы фәненә басым баруына охшаган" дип бәяләде.

24 май Татарстан Дәүләт шурасы утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Тарих институты галимнәрен эштән алу мәсьәләсен күтәргәннән соң, әлеге институт җитәкчесе Рафаил Хәкимов депутатка аңлатма биргән. Бу хакта ул "Реальное время" басмасы белән сөйләшүдә әйткән.

"Без Хафиз Миргалимовка институттагы вазгыятькә бәйле тулы аңлатма бирдек, моны Миңтимер Шәймиев сорады. Миргалимов исә моны буш җавап дип атады. Аның институтны яңабаштан тикшерү таләбе махсус оештырылган эзәрлекләүгә охшаган. Безгә җитди дәгъвалар белдермиләр, идән юучыга артык булган ставка яки бина сакчысының регламенты кебек вак мәсьәләләргә бәйләнәләр. Татар теленә басымнан соң татар тарихы фәненә басым баруына охшаган", дигән ул.

Миргалимовның уннан артык эштән куылган профессор турында сүзләрен Хәкимов кире какты. "Беренчедән, бездә гомумән профессор дигән вазифа юк, фән докторлары бар, алар хәзер тугыз. Борһанов турында сүз йөрткәндә, ул фәннәр кандидаты. Без ун фән докторын эштән кумадык, бу ялган", ди ул.

Рафаил Хәкимов шулай ук галимнәр Дамир Исхаков белән Альберт Борһановның институттан китүен аңлатты. "Дамир Исхаковны без кумадык, без аның контрактын озайтмадык, чөнки аның темасы юк һәм ул башка пенсионер галимнәр кебек проектларны алып барырга теләми", диде ул. Борһанов очрагында Хәкимов татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлегенең таратылуын, анда эшләр алып барылмавын әйтте.

2017 елның декабрь азагында билгеле тарихчы Дамир Исхаковның Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан китүе билгеле булды. Галим үзе Азатлыкка моны Рафаил Хәкимовның шәхси карары итеп аңлаткан иде: "Мин аны тәнкыйть иткән идем. Бу аның гына карары дип уйлыйм", дигән иде ул.

2018 елның апрель ахырында исә Тарих институтында "Болгар-татар цивилизациясе тарихы" бүлеген җитәкләгән Альберт Борһанов та эштән алынды. Галим институтны феодаль системда гаепләде һәм эштән алынуын "эзәрлекләү" дип бәяләде.

24 май көнне, Татарстан Дәүләт шурасы утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Тарих институтында галимнәрнең эштән алынуына борчылуын белдерде һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

2018 елның башында Тарих институтында тикшерүләр узган иде. Аларның нәтиҗәсендә Рафаил Хәкимов "куркыныч хилафлыклар табылмады", дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG