Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ башлыгы Тарих институты җитәкчесен прокуратурага шикаять итмәкче


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Дәүләт шурасы утырышында Тарих институты галимнәрен эштән алу мәсьәләсе күтәрелгән.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстан Дәүләт шурасы сессиясендә Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан галимнәрнең эштән алынуына борчылуын белдерде.

Мәрҗәни институтында ниләр булып ята! Уннан артык искиткеч профессор эштән җибәрелгән. Мин барысына да яздым, әмма буш җаваплар алдым. Альберт Борһанов үз командасы белән 25 китап язган. Аның бүлеген тотканнар да кыскартканнар”, дип гаҗәпләнеп сөйләде Миргалимов.

Аның әйтүенчә, бу хәл коммунистларны канәгатьләндерми.

"Болай ярамый. Низаг инде хәтта Башкортстан, барлык Русия галимнәренең дә игътибарын җәлеп итте", дип өстәде ул.

Миргалимов Татарстан президенты исеменә депутат хаты җибәрәчәген әйтте. Шулай ук бу мәгълүматны прокуратурага да җиткерәчәген белдерде.

Депутат институтта тәртип урнаштырырга кирәк дип саный.

"Галимнәр татар телен, урыс телен һәм Татарстанның күпмилләтле халкын, аның тарихын өйрәнүне бергәләп башкарырга тиеш", ди ул.

Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин киләсе утырышта депутатлар Тарих институты турында мәгълүмат тыңлап узачакларын әйтте.

Элегрәк Азатлык галимнәр Дамир Исхаков һәм Альберт Борһановның Тарих институтыннан эштән җибәрелүе турында язган иде.

XS
SM
MD
LG