Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Төхвәтуллин: "Телне саклау — бер комиссия эше генә түгел, бар халык эше"


Рамил Төхвәтуллин: "Телне саклау — бер комиссия эше генә түгел, бар халык эше"
please wait

No media source currently available

0:00 0:24:39 0:00

15 июль Татарстан президенты каршында төзелгән Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды. Азатлык студиясенә комиссиянең әгъзасы, Татарстан парламенты депутаты, күпләргә Камал театрының күренекле артисты буларак танылган Рамил Төхвәтуллинны чакырдык.

Милләтне күп нәрсә билгели, әмма аның төп терәкләре, төп баганалары асылда әллә ни күп түгел – бу, әлбәттә, милли үзаң, үзеңне кем итеп тануың, шулай ук тарихи аң, гореф-гадәтләр, һәм инде һичшиксез – тел. Азакта гына әйтелсә дә, телнең урыны милли үзаң кебек үк, иң югарыдагылардан: тел югалу белән үзаң да бик тиз эри, уыла башлый. Татар теленең бүгенге хәле мактанырлык түгел – Татарстанның үзендә үк татар мәктәпләре, сыйныфлары санының кими баруы, татар телен укытуны чикләү, аны иҗтимагый тормышта бер мәзлумгә әйләндерү бара.

Менә шуның сурәтендә июль башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен кору турында фәрман чыгарды. Татар җәмәгатчелеге шундый рәсми бер хәятнең кирәклеге турында инде күптәннән шаулый иде. Ниһаять хәзер ул бар, 15 июльдә аның беренче утырышы узды, ә без исә бүгенге сөйләшүгә комиссиянең әгъзасы, Татарстан парламенты депутаты, күпләргә Камал театрының күренекле артисты буларак танылган Рамил Төхвәтуллинны чакырдык.

— Рамил әфәнде, Сез әле генә Татар теле комиссиясенең тәүге утырышында катнаштыгыз, беренче тәэсирегез нинди? Берәр нәрсә булдырачакмы бу комиссия?

— Дөрес әйтәсез, бу комиссия борчылу хисеннән барлыкка килде. Тел язмышы – халык язмышы. 35 әгъза комиссиядә, беренче утырыш узды, беренче тәэсирем шундый: өмет бар. Аның рәисе Марат Әхмәтов та ихлас, хисле сөйләде, утырышны ул алып барды. Үзем дә чыгыш ясадым, фикерләремне җиткердем. Марат әфәнденең алга таба планнары тулаем минеке белән туры килә. һәрхәлдә өметләрем зур.

— Комиссия әгъзалары исемлегенә карыйм, күбесе түрәләр, өлкән яшьтәге кешеләр. Соңгы 2-3 елда телне яклап йөргән активистлар монда күренми. Комиссия әгъзалары нинди принциптан сайланды?

— Мине дә бу мәсьәлә борчыган иде, хокук яклаучылар юк, сәясәтчеләр, социологлар, тарихчылар җитми дип фикерләремне җиткердем. Әмма бу комиссиянең нигезләмәсе бар, анда әгъзалар белән генә чикләнү юк, киң җәмәгатьчелек, берләшмәләр, яшьләр белән даими рәвештә эш алып барылачак. Марат Әхмәтов статистика саннарын телгә алды, ә ул саннарны инкарь итеп булмый. Татарстанның 21 районында татар мәктәпләре юк. Бу сөендерә торган күрсәткечләр түгел. Башкарма хакмият бу эшкә җигелде, комиссиянең тәкъдимнәре белән бергәләп эш итү максаты куелды.

— Татар телен үстерүнең хокукый нигезе, хокукый кысалары булырга тиеш. Татарстанда, Конституциядәге икетеллелек принцибына нигезләнеп дәүләт телләре һәм башка телләр турында канун әле 1992 елда ук кабул ителгән иде. Аннары ул берничә мәртәбә үзгәртелде, шомартылды. Канунны үтәү йөзеннән телләрне үстерү өчен махсус програмнар да кабул ителде. Ягъни формаль яктан хокукый кысалар билгеләнгән дә кебек. Әмма чынбарлыкта татар теленең кулланыш даирәсе тарайганнан-тарая. Нигә икән?

— Минемчә, зур проблемнарның берсе – мәгарифкә кагылышлы булган 309нчы фәрман, аның нигезендә милли төбәк компоненты сызып ташланды. Юк ителде ул. Минем йөрәк әрнүемә җавап бирергә тырыштылар утырышта, эш барыбер дәвам итә диделәр, әмма, минемчә, бу – безнең проблемнарның башы. Бүгенге шартлар куандырырлык түгел. Әмма күңелне төшереп, өметсезлек белән генә яшәп булмый. Без эшне дәвам итәргә тиеш, кулдан килә, чөнки безнең яшьләр бик актив.

— Телне яклаган кануни кысалар булуы мөһим, әмма ул ничек кенә әһәмиятле булмасын, үзе генә җитәрлек түгел. Рәсми структураларның чын тормышка, гади халыкка, шул ук активистларга бәйләнеше юк. Алар ягыннан контроль кирәк икән – ярдәм, юк. Җәмәгатьчелек сезгә ничек булыша ала? Гомумән, андый ярдәмне кирәк саныйсызмы?

Комиссиянең эше андагы әгъзалар белән генә чикләнмәячәк

— Татар теле даирәсен киңәйтү социаль челтәрләр белән бик нык бәйле. Бу юнәлештә яшьләр яхшы эш алып бара. Сез башта ук борчу белдердегез, бу инде чираттагы түрәләр янә җыелышып, үзара сөйләшеп утырырлар дип өметсезлек белдердегез. Кабатлап әйтәм, комиссиянең эше мондагы әгъзалар белән генә чикләнмәячәк. Гомумән тармакландырырга, яшьләрне күбрәк чакырырга мөмкинлек бар. Мәсәлән, Марат Әхмәтов татарча әдәби әсәргә конкурс игълан итәргә кирәк дигән фикер әйтте. 10 млн сумлык приз фонды булсын диелде. Бу татар китабына мәхәббәт арттыру, татар әсәрләренең санын арттыру өчен кирәк. Васил Шәйхразиев Илһам Шакиров исемендәге җыр конкурсы игълан итәчәкбез диде. Әйе, төрле програмнар бар, төрле чаралар узып тора, татар теленең дәрәҗәсе, кулланышы барыбызны да борчый. Мин бу комиссия әгъзасы буларак актив катнашырга телим, бу проблемнарны эчтән беләм, аларның күбесе мәдәнияткә барып тоташа. Менә мин театрда эшлим, яшьләргә карыйм, кызганыч, татар сөйләм теленең аһәңе югалып килә. Татар телендә сөйләшкән кебек алар, әмма сөйләмендә моң юк. Әдәби телдә сөйләшмиләр. Комиссиядәге һәр кеше, һәр әгъза – үз өлкәсендә белгеч. Аларның һәрберсе үзенең файдалы өлешен кертер дипуйлыйм.

—​ Хакимиятнең, дәүләтнең моңа алынуы мактаулы эш. Әмма белдерелгән шик ул элеккеге практикага нигезләнә. Васил Шәйхразиевка да татар милләтенең стратегиясен булдыру максаты куелды, әмма әледән әле кичектерелде, ул ТАССРның 100 еллыгына да чыга дип әйтелде, бу да булмады. Шуңа кайвакыт дәүләт ниндидер эшкә формаль алына, ләкин контроль булмау сәбәпле, проблем буларак та, эш буларак та югала. Яшьләрне, активистларны ни өчен искә алдым, татар телен сөйгән фидакарьләр саны кимесә дә, алар бар, аларның тәкъдимнәре була ала. Менә аларның тәкъдимнәре бар икән, конкрет кемгә мөрәҗәгать итә ала? Электрон почтаны да кулланып була, әмма аны кем ала да, кем укый бит...

Бер төркем кеше генә җыелып эшли торган эш түгел, бөтен татар халкы бергә җигелеп эшләрлек гамәлләр

— Андый кешеләр конкрет миңа мөрәҗәгать итә ала, мин яшьләр белән даими элемтәдә. Сәясәт белгечләре, тарихчылар белән дә аралашам. Кемгәдер сылтыйсы килми, кемгәдер җибәрү дә дөрес түгел, үземә яза да, шалтарыта да алалар. Мин комиссия әгъзасы буларак алдынгы, мөһим идеяләрне алга сөрергә тырышачакмын. Яшьләр дә, башка активистларның да күңелләре төшмәсен. Бөтен идеяләрне туплаячакбыз, мөһим булганнарны сайлап бергәләп эшләячәкбез. Бу инде бер төркем кеше генә җыелып эшли торган эш түгел, бөтен татар халкы бергә җигелеп эшләрлек гамәлләр.

— Элегрәк татар теле проблемнары турында фикерләшүчеләр Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты тирәсендә туплана иде. Яшьләр үз фикерләрен хакимияткә белдерә иде, бүген дә мондый эшне гамәлгә кертеп була.

— Дөрес, Сезнең белән килешәм, мәйданчыклар булырга тиеш. Кешеләр очрашырга, әңгәмәләшергә, бәхәсләшергә тиеш. Комиссия ул бикләнеп утырмаячак, семинарлар, очрашулар булачак. Алар планда бар.

— Татар теле әле көчле булган елларда аны өйрәнү фәне дә шактый көчле иде, академик яктан моны Галимҗан Ибраһимов институты башкарды, Казан дәүләт университетында тулы бер татар филологиясе һәм тарихы факультеты бар иде, берничә пединститут һәм педагогик көллиятләр эшләп килде. Ибраһимов институты әле дә бар, әмма аңа фундаменталь фән белгечләрен табу кыенлаша бара. Нишләргә?

Телгә ихтыяҗ тудыру, мәхәббәт уяту татар рухына бәйле

— Комиссия җылышында да төрле саннар әйтелде. КФУда 250 татар белгече әзерләнә, тагын 150 кешене алырга җыеналар. Өч еллык програм ул, Татарстан хөкүмәте заказ белән укыта аларны. Ләкин аянычлы күрсәткечләр дә бар. Кызганычка, үзебезнең татар ата-аналары арасында туган тел итеп татар телен сайламаучылар шактый күп булып чыкты. Республикада 679 татар мәктәбе бар, һаман гаепне читтән эзләмик, үзебездә дә гаеп зур. Кадрларны әзерләү Чаллыда да бар. Әмма ихтыяҗ тудыру, телгә мәхәббәт уяту татар рухына бәйле. Без шул рухны уята алмасак, без нинди генә планнар корсак та, нинди генә чаралар узырсак та уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

— Халык бик сүлпән дигәннән, хакимият бу сүзләрне кабатларга ярата, әлбәттә. Җитәкчеләр "тел ул беренче чиратта гаиләдә өйрәнелергә тиеш", "гаилә - төп учак" дип кабатлап килә. Икенче яктан, халык бит ул бик практик. Әгәр ул урамнарда яки үз эше белән идарә оешмаларына барганда татарча сөйләшүне күрми икән, урамнардагы язуларны татарча күрми икән… Ата-ана баласын мәктәптә татарча укырга нигә бирми? Чөнки татар телендә югары белем юк диярлек, юк инде асылда, бетерделәр. Ә һәркем үз баласының якты киләчәге турында уйлый. Шул ук бердәм дәүләт имтаханнарын урысчага күчерделәр. Ягъни, татар теле төрле яктан камап алынган, аңа ирекле рәвештә үсү мөмкинлеге хәзерге көндә юк диярлек.

Гаиләдә сөйләшмәсәң, балаңда туган телгә мәхәббәт тудырмасаң, ул барыбер икенче адымны ясамаячак

— Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга теләгән кешеләр саны 65. Бу аянычлы күрсәткеч бит. Мин үземне халыктан аермыйм, мин — татар малае, татар гаиләсендә тудым, әмма вакытында урыс мохитендә үскәнгә күрә, татар телен белми идем. Ләкин үзлегемнән тырышып татар театрына эшкә кергәч, татар факультетын тәмамлап, әдәбият, тарих белән кызыксыну минем йоклаган җанымны, канымны ничектер уятып җибәрде. Бер яктан бераз шелтә белдерәсез, хакимият халыкны гаепли дип, ә ул дөрестән дә шулай, барыбер. Гаиләдә сөйләшмәсәң, балаңда ана сөте белән туган телгә мәхәббәт тудырмагач, ул барыбер икенче адымны ясамаячак.

— Дигитализация. Бу халыкара сүзнең татарчасы юк, әмма ул үзе бүгенге тормышыбызда көннән-көн зуррак урын алып бара. Менә без үзебез дә хәзер, беребез Казанда, икенчебез Прагада утырып һәм татар теле язмышы турында сөйләшеп, шул дигитал тормышны чагылдырган бер дәлил булып торабыз. Әле бит телне санакларда, компьютерларда куллану ихтыяҗы бар, яшүсмерләр өчен санак уеннары, уку әсбаплары, онлайн белем алу платформалары бар. Корона зәхмәте чорында моңа ихтыяҗ бигрәк тә нык сизелде. Татар теле бу дигитализация арбасына утырып өлгерәме, әллә төшеп каламы?

— Дигитализация ул, сүз дә юк, безнең яңа IT технологияләрнең бер табышы. Чынлап та, замана таләпләре. Һәм коронавирус бер яктан безне ниндидер менә шундый шартларга керткәч, чынлап та аралашуларның яңа формасы пәйда булды. Минемчә, безнең республика бу юнәлештә бөтенләй борчылырга тиеш түгел. Үзебезнең Иннополис, үзебезнең IT резидентларыбыз да шактый, безнең "минцифра" дигән министрлыгыбыз бар. Безгә бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә һәм безнең мөмкинлекләр бик зур. Ә ул безнең куйган максатларга шулай ук ярдәм итәчәк дип уйлыйм.

— Татар теле комиссиясенең төп бурычларыннан берсе булып "телне укытуда иң яхшы үрнәкләрне, методикаларны һәм технологияләрне өйрәнү, аларны тарату чараларын билгеләү” дә тора. Сер түгел, элекке елларда бу өлкәдә, бигрәк тә дәреслекләр чыгаруда коррупция, әшнәчелек кебек ямьсез хәлләр киң таралды, сыйфатлы, заманча дәреслекләрне финанслыйсы урынга, түрәләрнең бюджет акчасын ничек тә булса үз кешеләренә, сыйфатсыз чүп-чарга бирү гадәте бар иде. Нәтиҗәдә бу мәктәпләрдә татар телен укыту сыйфатына зур зыян китерде, төрле татарофоблар моннан файдаланып, һәм дә инде федераль хакимият ярдәме белән, татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруга иреште. Бу өлкәдә ниндидер җәмәгать контроле кертү кирәклегенә ничек карыйсыз? Менә бу дәреслекләр чыгару, төрле методикаларны билгеләү өлкәсендә.

— Әлбәттә, бик урынлы әйттегез. Безнең комиссиянең документында да ул бар. Әсбаплар, методикаларны яңарту, актуальләштерү безнең комиссиянең нигезләмәсенә максат итеп куелган.

— Сез гомер буе Камал театрында эшләдегез, күренекле артист, хәттә режиссер да, сезнең 90нчы еллардагы иреклек чорында Гаяз Исхакыйның танылган "Зөләйхә" әсәрен кинога төшерүегезне хәтерлим. Телнең яшәеше өчен аның кино сәнгатендә дә актив кулланнылуы мөһим. Татар киносының кирәклеге турында матур белдерүләр, купшы сүзләр күп ясала, бу өлкәдәге бүгенге хәлләрне шул өлкә вәкиле буларак ничек бәялисез?

Татар киносы мәсьәләсен бик катгый рәвештә кую теләгем бар

— Бу бәяләү генә түгел, бу чынлап та сакаллы тема инде. Дөрес әйттегез, мин башта "Рамай" студиясен, аннан "Татарстан синема" дигән фондны булдырдым, биш кинофильм төшердем: “Дилемма”, “Упкын”, “Зөләйха”, “Бөркетләр”, тагын балалар өчен “Шурәле” мультфильмын төшердек без. Шактый эшләнде. Әмма, кызганыч, эш дәвам ителмәде, чөнки чынлап та финанслау тәмамланды, бетте, кызыксыну булмады. Бу безнең китек җиребез дип атыйм. Татар милли киностудиясен булдыру ул безнең теләк кенә түгел, ә бик зур ихтыяҗыбыз. Чөнки дигитальләштерү заманында кино аша үзебезнең мәдәниятне популярлаштыру бу. Ләкин сан белән сыйфат дигән мәңгелек төшенчәләр бар. Кемдер әйтте, бер яхшы кино төшерү өчен арада 99 начары булырга мөмкин дип. Ләкин бу сыйфатка адымлап-адымлап килә торган бер юнәлеш. Үзебезнең киностудиябезне булдыру безнең бурычыбыз дип саныйм. Ул инде озак еллар буе сөйләнелә торган мәсьәлә, әмма хәл ителми. Бу эштә мин беренчеләрдән. 2001 елда “Упкын” киносын төшердем. Ул вакытта әле безнең кинолар бик юк иде, аннан соң акрынлап башка кинолар чыга башлады. Бу юнәлештә минем бу мәсьәләне бик катгый рәвештә кую теләгем бар.

— Сез әгъза булган шушы татар теле комиссиясе без бүген сөйләшкән барлык бу эшләрне эшләргә сәләтлеме?

Мин бу системны үзгәртергә җыенам

— Сәләтле. Әйтәм ич, мин сәхнәдә артист, ә тормышта гап-гади кеше, шәхес. Мин дә сезнең кебек күзәтәм, ничегрәк булыр икән дип, бераз шикләнебрәк, бу исәп өчен генә түгелме икән дигән скептик фикерләр дә килә. Юк, минем ышанычым бик зур, җитәкчебез, рәисебез Марат Әхмәтовның безгә биргән векторы, импульсы, юлламасы булды. Кереш сүзендә ул шул кадәр ихластан зур теләк белдерде һәм безне менә шушы арбага утыртып, матур иттереп… Бәхәссез булмас, чөнки без тәнкыйтьне яратмыйбыз, үзебезне тәнкыйтьләргә яратмыйбыз. Мин, мәсьәлән, бу системны үзгәртергә җыенам, үз-үзебезгә ниндидер тәнкыйтьчән бәя бирү дә кирәк, һаман “без шуны эшлибез бит, нигә безне сүгәсез”, дип әйтеп кенә түгел, бу башка форма алачак. Димәк, без үз хаталарыбызны да танырга тиешбез һәм бу хаталарны төзәтергә тиешбез.

XS
SM
MD
LG