Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәлә


15 июль татар теле комиссиянең беренче утырышы уза. Азатлык тел активистлары, комиссия әгъзалары белән беренче итеп хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне барлады.

Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен булдыру карарын 12 мартта Татарстан дәүләт шурасы утырышында республиканың дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев яңгыратты. Июль аенда Рөстәм Миңнеханов комиссия әгъзаларын да раслады. Комиссияне Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли, аның урынбасары – мәгариф министры Рәфис Борһанов. Комиссиядә 35 кеше исәпләнә. Җәмәгатьчелектә исемлеккә карата тәнкыйть тә күп булды, тел өчен көрәшүчеләр, хокук яклаучылар урынына комиссиягә түрәләр, өстәвенә күбесе өлкән яшьтәге кешеләр кертелгән дигән дәгъвалар әйтелде.

Комиссия киңәшмә оешмасы буларак эшләячәк. Мондый комиссияләр моңа кадәр дә булды. Вакытында премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә дә телнең торышын тикшерүче, төрле тармакларда икетеллелекне барлаучы комиссия эшләде. Алар да хисаплар тотты. Моннан тыш Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне саклау һәм үстерү дәүләт програмын тормышка ашыруның да үз иҗтимагый шурасы бар. Анда да шул ук тел мәсьәләре күтәрелә. Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Милли Шура рәисе булып сайлангач, икетеллелек проблемы аңа да йөкләнде.

Татар теленең киләчәге бармы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

Өстә санап кителгән комиссия, шуралардан аермалы буларак, бу яңа комиссия бары тик татар теленең торышын кайгыртачак. Аның башында Марат Әхмәтов торуы да, ә ул милли җанлы түрә санала, эш җанланыр дигән өмет бирә. Һәрхәлдә бүгенге тел вазгыятендә хисап тоту, ал да гөл дип мактанып утырудан арынып сүздән гамәлгә күчү мөһим. Мәгариф, мәдәният, медиа, шәһәр һәм салаларда татар телле мохит, Татарстандагы хакимият эше, документларның әйләнеше – болар барысы да татар теленә кагылышлы тармаклар. Татар теленең бу тармакларда аксавын яки гомумән юклыгын хәл итәргә туры киләчәк.

Иртәгә комиссиянең беренче утырышы. Нинди сораулар, проблемнар күтәрелер – әлегә билгесез. Шулай да Азатлык комиссия әгъзлары һәм тел активистларына "Татар теленә кагылышлы нинди проблемнарны күтәрергә җыенасыз? Сезнеңчә, нинди гамәлләр башкару мөһим?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Һәр бистәдә татар мәктәбе

Татар ата-аналар комитеты координаторы Илсөя Әхмәтгалиева – комиссия әгъзасы. Ул шәһәрләрнең һәр бистәсендә татар мәктәбе булдыру программы булырга тиешлеге һәм югары уку йортларында татар телле белгечләр әзерләүне кайтартырга кирәк дип саный.

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

"Без башта карарга барабыз. Сүз бирү турында әйтмәделәр. Безне борчыган сорау мәгариф проблемнарына кагыла. Балалар бакчаларында татар балалары өчен аерым төркемнәр кирәк. Балалар бакчага татар телен белеп барса да, катнаш төркемнәрдә ул балалар урыслаша. Шуңа чишелешне аннан башларга кирәк.

Мәктәпләрдә чараларны, тәрбия дәресләрен татар телендә алып бару, татар балаларын аерым сыйныфларда җыеп укыту, башлангыч сыйныфларда булса да кайбер фәннәрне татар телендә алып баруны хәл итеп була. Һәрбер районда, кешеләрнең ишегалдында татар мәктәпләрен төзү кирәк. Урыс мәктәбе төзелә икән, янәшәдә татары төзелсен. Мондый програм булырга тиеш.

Милли югары уку йорты кирәк. Татар телле кадрларны әзерләү булырга тиеш. Татар теле әдәбият дәрәҗәсендә генә сакланырга тиеш түгел. Фән дәрәҗәсендә сакланмаса, ул тулы булмый. Шуңа күрә инженерлар да, төзүчеләр дә, табиблар да рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә алырга тиеш. Милли университет – безнең хыял. Аны булдыра алмаган сурәттә дә уку йортларында элек булган татарча белем бирүне, татар теле кафедраларын торгызу кирәк", диде ул.

Татар телендә контент

Википедияне татарчага тәрҗемә итү, анда татар телендә мәкаләләр язу эше белән шөгыльләнгән Фәрхәд Фәткуллин татар телен интернетта көчәйтү юлларын тәкъдим итәм дип сөйләде Азатлыкка. Ул да иртәгә комиссия әгъзасы буларак утырышта катнашачак. Ул татар телендә контентны көчәйтергә чакыра.

"Республика бюджеты хисабына яки аның катнашында эшләнгән татар телле контентны СС-BY кебек ирекле хокукый лицензия нигезендә мәҗбүри төстә бастырырга кирәк. Мин инде бу тәкъдимне комиссиягә юлладым. Икенчедән, "копирайт белән ябык булган" контентны тәрҗемә итү эшен булдырырга (музей, китап, журнал, мәктәп, энциклопедия һәм башка контентлар) кирәк. Өченчедән, Википедиянең телләр контентын булдыру һәм яхшырту буенча конкурслар һәм проектлар халыкара тәҗрибәсен кулланып була. Баск һәм валли җәмгыяте тәҗрибәсе безнең өчен уңай үрнәк.

Гомумән әйткәндә, татар телле контентны мөмкин кадәр иреклерәк итәргә кирәк. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары, китап, газетлар булсынмы. Алга таба мөмкин булса тарихи контентны да алырга кирәк. Копирайт систем буенча ябылган контентлар – торамы ул сайтта, юкмы – аларны хокукый яктан куллану бик чикләнгән. Шул юнәлештә тәкъдимнәрем бар. Википедия ул бер канал, Викиҗыентык, Викимәгълүмат каналлары да бар. Анда кертерлек мәгълүматны кулланырга рөхсәт итәбез дигән сүз бу, ягъни татар теле мохитен җанландыру", диде ул.

ФГОСны кабул итү

"Гыйлем" проекты җитәкчесе, Актаныш татар гимназиясенең мөдир урынбасары Айдар Шәйхин комиссия әгъзасы түгел, әмма тел проблемын укытучы буларак та, тел активисты буларак та яхшы белә. Ул ФГОС документында туган тел мәсьәләсе хәл ителмәгәнен искә төшерде, мәктәпләрдә татар телендә белем бирү платформалары булдырырга кирәк дигән фикерне җиткерде.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

"Комиссия игътибар итә торган тиеш мәсьәләнең берсе – ФГОС, чөнки алар узган елдан бирле кабул ителми калды. ФГОС проектта гына калды, әмма проектында да татар телен туган тел һәм дәүләт теле булурак укытуның үзенчәлекләре ачылмаган. Русиядә туган телләр белән парадоксаль ситуация килеп чыкты – башка субъектларда мәктәпләрдә рус теле бар һәм параллель рәвештә туган тел буларак рус теле бар. Әлбәттә, федераль дәрәҗәдәге мәсьәләләр ул комиссия вәкәләте түгелдер, әмма татар теле комиссиясе татар телен укытуны барыбер карарга тиеш. ФГОСның кабул ителүе өчен көрәштә, тагын туган телләрне укытуда аның үзенчелекләрен ачыклап күтәрү дә – комиссиянең бурычы. Туган телне укыту һәм туган телдә белем бирү мәсәльәсен хәл итмичә без татар теле киләчәге турында җитди сөйләшүләр алып бара алмыйбыз.

Безгә татар телендә белем бирү өчен өстәмә ресурслар, онлайн платформалар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Монда комиссиянең сәяси орган да буларак, үз фикерен әйтүе, бу мәсьәләгә игътибар юнәлтүе сорала. Бу вак әйбер булып тоеладыр, әмма быел онлайн платформаларның уку-укыту системында ролен күрдек. Ике ай дәвамында мәктәпләрнең татар телендә белем бирә алмаганын күрдек. Бу татар телендә платформалар булмауга бәйле иде", диде ул Азатлыкка.

БДИга өстәмә баллар

Дөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы Тәбрис Яруллин шактый еллар татар телле проектлар юнәлешендә эшли, комиссия әгъзалары арасында булмаса да, татар теленең гамәли кулланышын ничек тәэмин итәргә кирәклеген күзаллый. Ул татар телен туган тел итеп сайлаган, татар мәктәпләрендә укыган балалар өчен БДИ балларына өстәмә бонуслар булдыруны карарга тәкъдим итә.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

"Ниндидер мәсьәләләрне чишәр өчен комиссияләр кирәкми. Дөньяда хәзер мең төрле заманча технология бар. Коллегиаль орган үзенең эффектив булмаганын күрсәтте. Һәрбер премьер-министр каршында шундый комиссия бар. Хокүмәт берәр нәрсә чишәргә теләсә, конкрет бер кешегә вәкәләтләр бирер иде. Мәсәлән, бизнес-омбудсмен кебек. Бизнес-омбудсмен оештырган җыеннарга Татарстан президенты килеп, эшмәкәрләрнең сорауларын, тәкъдимнәрен тыңлап, шундук чишү юлларын эзли.

Төп мәсьәләләргә килгәндә, татар телен кысрыклау нәрсәдән башлланды? Ул БДИдан башланды. Хәзер татарча БДИларны кертү мәгънәсе юк, әмма комиссия федераль үзәк белән сөйләшеп, кадет мәктәпләрендә уку БДИга өстәмә баллар биргән кебек, Русия буйлап татар теле сайлаган балаларга, туган телен өйрәнгән өчен, милли мәктәпләрдә укыган балаларга да БДИга өстәмә баллар бирү мөмкинлеген карарга кирәк.

Кадетларга өстәмә балларны патриотизмны тәрбияләгән өчен бирәләр. Милли мәктәпләргә дә бирсәләр, мантыйгы бар. Мәсәлән, милли мәктәпләр туган телен өйрәтеп, җирле патриотизм тудыра, үз туган җиреңә, үз мәдәниятенә мәхәббәт тудыра. Бу исә ватанпәрвәрлекнең бер өлеше", диде Яруллин.

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе беренче чиратта нинди адымнар ясарга тиеш? Татар теленә нинди өлкәләрдә куркыныч яный? Азатлык, озак еллар дәвамында тел вазгыятен күзәтеп, чит илләрдәге тәҗрибәләрне өйрәнеп, төп 10 юнәлешне барлады.

Татар телен үстерүдә төп 10 юнәлеш

1. Татарстан мәктәпләрендә татар теленең укытылуы

Мәгълүм булганча, дәүләт теле булган татар теле 2017 елдан мәктәпләрдә мәҗбүри укытылмый, аны ихтыяри рәвештә, "туган тел" фәне кысаларында гына өйрәнеп була. Шул ук вакытта, күпсанлы мәгариф белгечләре мәктәпләрдә телнең мәҗбүри укытылуын мөһим дип саный, бу телнең абруен да, популярлыгын да арттыра.

Татар телен мәҗбүри укытуга кайтарудан тыш, аңа өйрәтү методикалары мәсьәләсе һаман актуаль. Татар телен укытуның методикаларын яңарту, заманча дәреслекләр әзерләү, яшүсмерләргә кызык булган өстәмә әсбаплар, китапчыклар, интерактив програмнар һәм сайтлар булдыру да иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып тора.

2. Татар гимназияләре торышы

Рәсми хисапларда түрәләр Татарстанда татар мәктәпләренең күп булуын белдереп килсә дә, республикада милли мәктәпләр авыр хәлдә. Татар телендә башка фәннәрне укыту туктатылды диярлек, бу процесс бары тик аерым сирәк мәктәпләрдә генә күпмедер күләмдә саклана.

Татар теле өчен җаваплы комиссиянең максаты – республикада XXI гасыр таләпләренә туры килгән заманча һәм алдынгы татар мәктәпләре челтәрен булдыру. Хәзерге полилингваль гимназияләр күпмедер дәрәҗәдә моның нигезе була ала, ләкин Татарстан чын татар мәктәпләреннән дә баш тартырга һич тиеш түгел.

Татар мәктәпләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү, төрле фәннәрдән дәреслекләр әзерләү һәм тәрҗемә итү, өстәмә әсбаплар әзерләү, норматив документация булдыру – татар теле комиссиясе алдында торган мөһим бурыч.

3. Татарча югары белем алу мөмкинлеге

Күп кенә белгечләр фикеренчә, югары белемне туган телдә алу мөмкинлеге – тел үсеше өчен мөһим шарт булып тора. Мәктәптә туган телдә белем алгач, университетта да туган телдә уку мөмкинлеге бирелергә тиеш. Татарстанда бу мәсьәлә еш күтәрелсә дә, әлегә кадәр ул хәл ителмәгән.

Әлеге юнәлешкә Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мәсьәләсе дә карый. Татар телендә укып, имтиханны урысча тапшыру – белем алу процессы бөтенлеген боза, ата-аналарны татар мәктәпләреннән баш тартуга этәрә торган көчле фактор булып тора.

4. Татар теленең чын дәүләт теле дәрәҗәсенә ирешүе

Татар теле инде өч дистә ел дәүләт теле дәрәҗәсенә ия булса да, чын икетеллелеккә һаман да ирешеп булмый. Хакимиятнең татар телен бик аз куллануы, урамнарда күпчелек визуаль мәгълүматның урысча яки инглизчә генә булуы, документлар әйләнешенең урысча гына баруы, мәхкәмәләрнең эшне татарча алып бара алмавы – болар барысы да дәүләт тарафыннан хәл ителергә тиешле мәсьәләләр.

5. Кадрларны әзерләү

Киләчәктә милли интеллигенция нинди булачак һәм, гомумән, ул булачакмы? Бүгенге көндә Татарстанда милли кадрларны әзерләү процессы кыскартыла гына бара, эш системлы алып барылмый, бюджет урыннар кыскартыла яки тулысынча юкка чыгарыла.

Бүгенге яшьләр, студентлар – милләтнең киләчәге. Татар теле комиссиясе яшь укытучылар, журналистлар, башка белгечләрне әзерләү эшен җайга салуны кайгыртырга тиеш. Бу юнәлештә грантлар, стипендияләр һәм башка кызыктыру чаралары да киң кулланылырга тиеш, бу юнәлешкә алдынгы яшьләрне җәлеп итү мөһим.

6. Татар телендә медиа өлкәсен реформалау

Соңгы елларда татар медиасы өлкәсе дә кыскартулар кичерә, Татмедиа канаты астында эшләүче газет-журналларның заман таләпләренә туры килүе мөһим. Татар матбугатына яңа тормыш өрү мәсьәләсен ашыгыч хәл итү кирәк.

Телевидение белән радиога килгәндә, ТНВ ширкәте чыгарган продукция сыйфаты күп кешедә дәгъвалар тудыра, аны реформалау кирәклеге турында да еш әйтелә. Татар телендә BBC кебек зур һәм заманча эшли торган холдинг кирәклеге көн кебек ачык. Аның контенты, заманча шоулар, фильмнар, ситкомнар һәм сериаллар Youtube-та киң таралып, зур аудиторияне җәлеп итәрлек хәлдә булырга тиеш.

7. Кино, мультфильмнар ясау

XXI гасырда кино дөньясы мәдәнияткә зур йогынты ясау ролен үти, моны аниме, дорамалар мисалында да күреп була. Заманча һәм сыйфатлы татар киносы да милли мәдәнияткә игътибарны арттыру, яшьләрне җәлеп итүдә хәлиткеч вазифа үти ала. Моның өчен яшьләр карарлык, сыйфатлы фильм-мультфильмнарны төшерү эшен җайга салу мөһим, бу эшкә чит ил белгечләрен дә җәлеп итү уңышлы була ала.

Бу юнәлешкә дөньякүләм популяр фильм-мультфильмнарны, китапларны татарчалаштыруны кертеп була. Кинотеатрларда барлык яшьләр яратып карый торган фильмнарны татарча карау мөмкинлеге булырга тиеш.

8. Яшьләр өчен кирәкле контентны татарчалаштыру

Татар телендә булган контентның күпчелеге – өлкән буынга юнәлдерелгән. Татарча үзенә кызык контентны тапмаган яшь буын урыс теленә күчәргә мәҗбүр була. Моңа юл куймас өчен яшьләр актив кулланган видеоуеннар, уен җиһазлары, смартфон кушымталары да татарча булырга тиеш. Аларны татарчалаштыру эше – милләт киләчәген кайгырту эшенә тиң мәсьәлә.

9. Интернетта татар теле кулланылышын арттыру

Интернетта татар телен куллану артса да, әлегә кадәр сыйфатлы һәм кирәкле контент, сайтлар җитми. Комиссиягә бу өлкәгә дә игътибар җәлеп итү кирәк. Татарча күңел ачу контентын булдырып, яшьләр белән төрле блоглар, сайтлар, социаль челтәрләр аша эш итү уңышлы була ала. Интернетта татар теленең позитив образын тудыру, матур рәвештә "рекламалау" – телне чыннан да үстерү көченә ия.

10. Грантлар системын булдыру

Еш кына милли җанлы һәвәскәрләр үз проектлары, татар телен үстерүгә багышланган кызыклы идеяләр белән чыга. Игътибар, финанс һәм терәк булмау сәбәпле алар еш кына югалып кала. Татар проектлары өчен грантлар системын булдыру мондый проектларга югалып калмаска, яхшы эчтәлек булу очрагында үсеп китү мөмкинлеген бирә ала. Тел үстерү инициативаларына юл бирү, ярдәм итү мәсәләсе – шулай ук тел комиссиясе күтәрергә тиешле мәсьәләләрнең берсе.

Кадерле укучылар, сездә нинди тәкъдимнәр бар? Татар теленә кагылышлы мөһим проблемнарны чишү юлларын сез ничек күрәсез? Татар телен саклау һәм үстерү комиссиянең эшчәнлегенә карата нинди фикерләрегез бар? Бу хакта форумда комментарлар калдыра аласыз.

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG