Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары Русия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплады


Конституция үзгәрешләренә тавыш бирү

12 мартта Татарстан парламенты утырышында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде. Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин, Хафиз Миргалимов кына каршы фикерләр белдерде. 

12 мартта Татарстан парламенты утырышында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде.

Депутатлар Альберт Хәбибуллин, Станислав Созинов чыгышлары Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплауга нигезләнде.

Дәүләт шурасы депутаты, КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов Путинны тәнкыйтьләп алды. Шул ук вакытта Конституция реформасын үзгәрүне хупларгамы-юкмы – моның турында ул төгәл өздереп әйтмәде. Ельцин конституциясеннән бәлаләр генә булды, диде Миргалимов.

Депутат Рамил Төхвәтуллин Конституциянең 68нче маддәсенә карата каршы фикерен белдерде. "Урыс теле дәүләт коручы халык теле" гыйбәрәсен кертү "урыс халкын өстенрәк кую булып чыга" дип саный депутат. Аның сүзләренчә, "чигенүнең дә чиге булырга тиеш".

Депутат Ркаил Зәйдулла конституцияне үзгәртүдә ихтыяҗ күрмим диде. Ул, беренче чиратта, федераль мөнәсәбәтләргә караган төзәтмәләргә игътибар итте. "Мәсәлән, 67 маддәдә “федераль территорияләр” булдырылырга мөмкин дигән сүз миңа аңлашылмый. Русиянең бөтен территориясе федераль җир түгелмени? Ягъни, үзәк берәр төбәкне үзе өчен аеруча әһәмиятле дип таба икән, аны республикадан аерып алып, аны федераль территория дип игълан итә аламы?", диде Зәйдулла.

Моннан тыш, ул дөньяви дәүләт конституциясенә дини мотивларны кертү урынлылыгы турында сорау бирде, урыс телен дәүләт коручы халык теле итеп язуга да шиген белдерде. "Миңа калса, бер генә халык та, ул никадәр бөек һәм күпсанлы булмасын, күпмилләтле илдә дәүләт коручы дигән зур җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш түгел. Артык авыр йөк булырга мөмкин. Федерациянең яшәеше, киләчәге өчен илдә яшәүче барлык халыклар да җаваплы. Һәм аларны ул җаваплылыктан ваз кичтерү тарих ягыннан зур хата булыр иде", диде былтыр депутат булып сайланган язучы Ркаил Зәйдулла.

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев туган телләрне саклау белән шөгыльләнүче комиссия булдырырга тәкъдим итте. Аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов конституциягә үзгәрешләрне хуплауны сорады. 98 депутатның 78е үзгәрешләрне хуплады, 7 кеше тоткарланып калды, бер депутат каршы булды.

Бүген шулай ук президент Владимир Путинга мөрәҗәгать тә язылган иде. Аның турында күп сөйләнде, әмма парламент утырышында текстны укып та тормадылар, халыкка җиткермәделәр. Парламент депутатлары нәрсә сорый, таләп итә – билгесез. Шулай булуга карамастан, “серле” мөрәҗәгать өчен күпчелек хуплап тавыш бирде, бер кеше генә битараф калды.

  • 12 мартта Русия парламентының югары пулаты Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесен хуплады. Чәршәмбе әлеге документны Русия думасы өченче укылышта кабул иткән иде.
  • Канун өлгесендә Владимир Путинның президент мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турындагы үзгәршләр дә бар. Бу аңа 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирәчәк.
  • Моннан тыш, хупланган үзгәрешләр арасында урыс телен дәүләт коручы халык теле итеп билгеләү һәм республикаларның үз милли телләренә дәүләт статусы бирү хокукы турында да сүз бар.
  • Конституциядә шулай ук "бог" сүзен телгә алу, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп кую да хупланды
  • Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG