Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 2036 елга кадәр: "Халык алдануын аңлаячак"


Владимир Путин 10 мартта Русия думасында чыгыш ясый

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә Владимир Путинның соңгы ике президентлык мөддәтен исәптән сызып ташлау мөмкинлеге турында сәясәтчеләр һәм сәясәт белгечләре белән сөйләштек.

Русия думасында 10 мартта яңа канун өлгесе кабул ителгәндә Владимир Путинга, элекке мөддәтләренә карамастан, тагын да шул ук вазифага сайланырга мөмкинлек бирү тәкъдим ителде. Путинның президентлык мөддәте 2024 елда тәмамлана. Ул инде ике мәртәбә рәттән ике тапкыр президент булып сайланды. Әлегә гамәлдә булган Конституция аңа 2024 елдан соң президент булып калу мөмкинлеге бирми.

Казан дәүләт тикшеренү технология университеты профессоры, политолог Сергей Сергеев Русия Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан юлын сайлады ди.

Сергей Сергеев
Сергей Сергеев

— Монда инде әйтер сүз калмады. Конституциягә нинди үзгәрешләр кертү турында ике ай буе җанлы сөйләшү барды. Конституцияне ничек үзгәртү кирәклеге турында ниндидер колхозчылар фикерләрен дә белештеләр. Һәм хәзер бу эшнең шул кадәр гади нәрсә булуы ачыкланды, Русиянең элекке Совет берлеге җирләрендә урнашкан башка автократияләр юлыннан баруы күренде. Русия Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Беларус юлын сайлаган булып чыкты. Күрәсең, президент хакимияттән китеп тә хакимияттә калуның бөтен вариантларын карап чыкканнан соң иң гади юлны сайларга булган. Шул ук вакытта әле моны да төрлечә эшләү мөмкинлеге күренә. Йә Конституция мәхкәмәсе президент мөддәтен яңа баштан сайлау турында карар чыгара, ә кирәк булса, аның шулай карар итәчәгенә беркем дә шикләнми, йә президент булып тору мөддәтләрен чикләү гомумән бетерелә. Путинның тагын президент булып сайланачагы инде хәл ителгән, моңа бары биологик сәбәпләр генә комачаулый алачак. Халык эчтән генә ризасызлык белдерсә дә, моны кабул итәргә мәҗбүр булачак.

Путинның гомерлеккә хакимияттә калуын телисезме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

Оппозициядәге сәясәтче, Русия думасының элекке депутаты Дмитрий Гудков Конституцияне үзгәртү Владимир Путинга президент булып гомерлеккә калу мөмкинлеге бирү өчен эшләнә ди.

Дмитрий Гудков
Дмитрий Гудков

— Русия думасында түнтәрелеш булды. Әгәр элек безнең хакимиятне 12 елга бер булса да алмаштыру мөмкинлеге булган булса, хәзер безнең бу мөмкинлекне бетерделәр, алар Конституцияне тулысынча үзгәртәләр. Һәм боларның барысын да алар бер кеше өчен генә, Путинга мәңге хакимияттә булу мөмкинлеге бирү өчен эшләделәр. Хәзергә 16 ел, ягъни калган дүрт ел һәм яңа ике мөддәтнең 12 елы. Чөнки алар аның хәзерге мөддәтләре саналмый дип таныячак. Конституция мәхкәмәсенең нинди фикер белдерәчәге аңлашыла, әлбәттә. Ә алга таба күрербез, алар тагын берәр нәрсә уйлап чыгарачаклар.

Шуңа күрә, әгәр моның белән килешәбез, әгәр елдан ел деградацияләнүче гомерлек шундый хакимият белән яшәргә телибез икән… Алар хәтта Русия думасында матур тамаша да оештыра алмадылар. Нефть бәясен ишкән, безне ярлыландыручы, гомерлек сечиннар, гомерлеккә билгеләнүче депутатлар, губернаторлар белән безнең киләчәккә өметебезне юк итүче хакимият. Менә барлык бу такым белән тагын 16 ел яшәргә әзерме без?

Сәясәт белгече Константин Калачев Путин илне үзе генә җитәкләргә сәләтле булуына ихластан ышана дигән фикердә.

Константин Калачев
Константин Калачев

— Оптимистлар бүген Русия думасы ниһаять фикер алышу, сәяси карарларны ачыктан-ачык тикшерә торган урынга әйләнде дип әйтер. Шунда ук кинәт кенә президент та килеп җитте. Әмма думада бүгенге вазгыятьтә катнашучыларның күпләре өчен әлеге хәл ачык билгеле булмагандыр. Бу гомум драматургия кысаларында узган хәлләрне бары тик азлар гына беләдер.

Әмма Путинның элекке мөддәтләрен бетерүне көтәргә була иде. Юкка гына бу теманы Терешковадан әйттермәделәр, безнең Ярославль өлкәсендә аны "Чайка" дип атыйлар. Ни дисәң дә, Терешкова бит очучы, риваять, Совет берлеге белән өзлексезлекне күрсәтүче.

Әлбәттә, Конституция мәхкәмәсе бу үзгәрешне яклаячак һәм каршы килмәячәк, ул аны Конституциягә яраклы дип табачак. Әмма бу Путинның чыннан да сайлауга барачагын аңлатмый.

Мин бу мәсьәләдә Путин эчкерсез, намуслы дип уйлаган идем. Күп әйбер тышкы һәм эчке шартлардан тора: аның теләгеннән, ахыр чиктә сәламәтлеге мөмкинлек бирүдән.

Әлбәттә ул тарихта язылып калырга тели. Әмма ил үсештә булганда гына үзеңне тарихка кертергә була, кризис булганда аска тәгәрәгән илне анда язып булмый. Хәзер барган вакыйгалар, чыннан да Путинга үзенең тотрыклылык символы булганы турында уйланырга нигез тудыра. Әгәр без аның белән кризиска эләккән икән, кризистан безне кемдер түгел, ә нәкъ президент чыгарырга тиеш.

— Сезнеңчә, ул чыннан да кем беләндер хакимиятне бүлешергә әзерме? Күпләр әйткәнчә, ул моны гомерлеккә хакимияттә калу өчен эшләмиме?

— Хәтта авторитар идарәче дә кемгәдер үз вәкаләтләрен бирергә тиеш. Идарәдә ул никадәр тели, шулкадәр калачак. Ул үзенә ышаныч саннарына да карый. Миңа калса, ул аның өчен мөһим. Җәмәгатьчелек яклавы булганда ул калачак. Әйдәгез, аны бөтенләй бетереп ташламыйк. Ул чыннан да акрын эволюцион үсешкә ышана. Мин ул хаклы дип санамыйм, әмма мин аның ниятләрен бетереп ташламас идем. Миңа калса 2024 елда, гәрчә аңа кадәр дә, ни эшләячәген ул әле үзе дә белеп бетерми.

"ИНДЕМ" гамәли сәяси тикшеренүләр фонды президенты Георгий Сатаров фикеренчә, Конституцияне шул рәвешле үзгәртүгә Беларус белән Русияне берләштереп яңа дәүләт кору идеясенең барып чыкмавы сәбәп булган. Андый дәүләт барлыкка килгән очракта Путин ул яңа илнең беренче президенты буларак Кремльдә кала алган булыр иде.

Георгий Сатаров
Георгий Сатаров

— Мин болай дип әйтер идем: бу Беларус белән кысып кочаклашуга бәйле икенче бер сценарийның мөмкинлеге ябылгач ныграк ачыклана барды. Менә Беларус сценарие барып чыкмагач, ниндидер башка нәрсә булырга тиеш иде һәм ул булды да. Һәм бик кискен, көтелмәгәндә булды. Кремльнең төрле манаралары төрле сценарийлар әзерләгәндә гел шулай була. Менә монсы яхшы, без хәзер аның белән шөгыльләнәчәкбез — аннан соң ул барып чыкмый, икенче манарага шалтыраталар: "Сезнең теге сценарий ничек анда?", диләр. "Безгә тагын ике ай кирәк әле", дип җавап бирелә. "Тәк, иртәгәдән соң керешегез". Менә шул хәл булды да.

Сатаров фикеренчә, Русия думасында булган бу хәлләр нәтиҗәсендә халык үзен алдануын һәм мыскыл ителүен аңлаячак, һәм бу үзгәрешләр яңа ризасызлык дулкынына китерәчәк.

— Шундый матур математик теория бар, ул хаос теориясенең бер төре белән бәйле — чүмәлә теориясе. Күз алдына китерегез, сез акрын гына өстән аска таба коры комны сибәсез ди, шундый кечкенә тау барлыкка килә — һәм көтелмәгәндә моннан бераз шуыша башлый, анда бераз шуыша, һәм көтелмәгәндә ишелә, ә монда инде бик нык ишелә. Кайда шуыша башлавын, кайда ишелүен фаразлау мөмкин түгел. Ишеләчәгенә шик юк. Ә кайчан һәм кайсы урында булачагын әйтү кыен. Социаль тормыш та шулайрак корылган, ди Георгий Сатаров.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG