Accessibility links

Кайнар хәбәр

Терешкова президент мөддәтен яңадан саный башларга тәкъдим итте


Валентина Терешкова һәм Владимир Путин

"Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы Валентина Терешкова Русия президенты мөддәтләрен яңадан саный башларга тәкъдим итте. "Бердәм Русия" бу тәкъдимне яклап чыкты.

Терешкова фикеренчә, чикләүләрне гомумән алып ташларга да була. Яисә канунга "вазгыять шуны таләп иткән яки кешеләр шуны теләгән" очракта гамәлдәге президентка яңадан бу вазифага сайлану мөмкинлеге бирергә кирәк.

Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин бу тәкъдим турында Русия думасы фракцияләре җитәкчеләре белән уйлашырга һәм хәзерге президентның фикерен белешергә кирәк дип белдерде. "Бердәм Русия" фракциясе башлыгы Сергей Неверов бу үзгәртүне хупларга әзерлеген белдерде дип яза Русия медиасы.

Хәзер Конституциядә бер кешегә ике мөддәт рәттән президент булырга ярамый дигән чикләү тора. Владимир Путин 2018 елда икенче тапкыр рәттән сайланды (барлыгы дүрт мөддәт президентлык итте). Путинның вәкаләтләре 2024 елда тәмамланырга тиеш.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG