Accessibility links

Русия думасы Конституциягә үзгәрешләр кертүне соңгы укылышта кабул итте


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Конституциягә үзгәрешләр кертелгән очракта, Владимир Путин хакимияттә 2036 елга кадәр кала алачак.

Русия думасы ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.

10 мартта дума әлеге кану өлгесен икенче укылышта хуплаган иде. Документта, аерым алганда Владимир Путинның президент мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турындагы үзгәрешләр дә бар. Бу аңа 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирәчәк.

Дума кабул иткәннән соң канун өлгесен Федерация җыены караячак.

Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG