Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр ничек торгызыла? Уэлс теле тәҗрибәсе


Дөньяда кайчандыр югалу куркынычы янаган һәм кулланыштан чыккан телләрнең яңадан үсеш алу мисаллары белән таныштыруны дәвам итәбез. Европада тел хокуклары өчен көрәштә иң актив милләтләрнең берсе – уэлс халкы. Халык саны күп булмаса да, алар телләрен үстерүдә шактый зур уңышка ирешкән.

Уэлс телендә 700 меңләп кеше сөйләшә. Бүгенге көндә ул иң актив кулланылган кельт теле булып санала. Гасырлар дәвамында басымга дучар булган килеш, бүгенге көндә уэлс теле үсеш кичерә, уэлс халкы исә тел хокукларын актив яклый.

Әлеге телнең уңыш сере нәрсәдә? Халык үз телен ни рәвешле саклый, үстерә? Болар хакында Лейпцигта Европаның азчылык телләр институты хезмәткәре, социолингвист, азчылык телләр белгече Елизавета Вальтер белән сөйләштек.

Уэлс теле

Уэлс теле (үзатамасы Cymraeg) – кельт телләренең бритт төркеменә кергән тел. Британиянең көнбатышында, Уэлста таралган. Моннан тыш Аргентинаның көньяк өлешендә Чубут төбәгендә кулланыла.

Уэлс теле аралашуда, көнкүреш тормышта киң кулланыла. 1993 елгы Уэлс тел акты һәм 1998 Уэлс хөкүмәт акты уэлс һәм инглиз телләре тигезлеген тәэмин итә.

Британия хөкүмәте уэлс теленә карата төбәк һәм азчылык халыклары турындагы Европа хартиясен ратификацияләгән.

— Уэлс теле тарихына күз салсак, аның таралган чорын тасвирлагызчы? Телгә басым кайчан һәм ничек булган?

— Уэлс теле – иң күп кулланылган кэльт теле булып тора. Уэлс телендә сөйләшүчеләр санын билгеләү кыен, чөнки азчылык телләрендә аралашучы өчен критерийларны билгеләү юк, әйтик, инглиз телендә күп аралашып, бераз гына уэлс телендә сөйләшүче кешене бу санга кертү/кертмәү кебек мәсьәләләр бар. Бүгенге көндә 7 яшьтән олырак булган, уэлс телендә сөйләшкән барлык кешеләр – билингвал, ягъни алар һәм уэлс, һәм инглиз телен куллана.

Елизавета Вальтер
Елизавета Вальтер

Тарихи яктан килгәндә, уэлс теленең зур үзенчәлеге бар – ул зыялылар, аристократия теле булган. Күп кенә башка азчылык телләр белән чагыштырганда, бу бик мөһим, чөнки бу факт телнең иң югары дәрәҗәгә ия булганын күрсәтә. Иске уэлс телендә язулы ташъязмалар VI гасырга ук карый.

Уэлс теленең тарихы шигърият традицияләре белән нык бәйле. Телнең язмачасы, язма әдәбияты бик иртә барлыкка килгән. Уэлс телендә энглын (englyn), кинханед (cynghanedd) исемле шигъри формалар бар, алар мәдәният һәм милләтнең үзаңына нык тәэсир итә. Әлеге шигъри традицияләр туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт нигезе булып тора, һәр уэлс кешесендә бу "код" рәвешендә бар. Бу – әлеге милләтнең аерылгысыз үзенчәлеге. Бүгенге көндә Артур патша, Мерлин һәм башка риваятьләрне күп кеше инглизнеке дип белсә дә, чынбарлыкта аларның оригиналы нәкъ уэлс риваятьләреннән килә.

Уэлс теленең кулланылышы кимүе норманнар һөҗүме чорында башланган. Соңрак моңа инглиз теленең өстенлек итүе дә кушылган. XIII гасырда Уэлсның соңгы шаһзадәсе Лливелин ап Грифид үтерелгән булган, балалары әсир төшкән, нәтиҗәдә Уэлсның зыялылары Лондонга күченгән, инглиз теленә күчкән. 1536 елда исә телгә басым иң көчле дәрәҗәгә җиткән, шул елда Уэлс тулысынча Британия дәүләтенә кертелгән.

Уэлс телендә берәр сүз әйткән балаларга хәтта “хурлык тактасын” элгән булганнар

Телгә басым көчәйгән, ул күпчелек кулланылыш өлкәләреннән кысрыклап чыгарылган. Уэлс телендә сөйләшү оят хәлгә әйләнгән. Мәктәпләрдә балаларга уэлсча сөйләшү тыелган булган, уэлс телендә берәр сүз әйткән баланы хәтта "хурлык тактасын"а элгән булганнар. Ул чакта уэлс телен ике нәрсә саклап калган дип санала: мин алда әйткән шигъри традицияләр һәм Уэлсның күмергә бай булуы. Бай күмер төбәк буларак, бирегә эшләргә күп кеше килгән, һәм уэлс телендә сөйләшергә мәҗбүр булган. Гомумән, уэлс халкында, бай төбәктә яшәгәч, каядыр эмиграциягә китү ихтыяҗы булмаган, әлеге хәл дә телне саклап калуга тәэсир иткән.

XX гасыр уртасында нәрсә булган? Хәл яхшы якка ничек үзгәргән?

— Уэлс тел активизмы 1962 елда Cymdeithas yr iaith Cymraeg (Уэлс теле җәмгыяте) дип аталган оешма оешудан башлаган. Әлеге оешма кешеләрне тел хокуклары өчен көрәшкә өнди башлаган, протест чараларын оештыра башлаган. Җәмгыять шәһәр-авыл атамаларының ике телдә дә язылуы, ике телдә элмә такталары, күрсәткечләрнең булуын таләп иткән. Ул вакытка кадәр уэлс телен күрү-ишетү кыен иде, туры тыюлар булмаса да, җәмгыять урыннарында уэлс телендә сөйләшү гадәте булмаган.

Уэлс халкы һәрвакыт тыныч протестлар оештырган

1970-1980 елларда уэлс телен яклап оештырылган протестта катнашучыларны, тел активистларын эзәрлекләгәннәр, шактый кешене төрмәләргә утыртканнар, телне яклап төрмәдә берничә ел утырган кешеләр дә булган. Шунысы мөһим, әйтик ирландларның тел протестларында экстремистик билгеләр булса, уэлс халкы һәрвакыт тыныч протестлар оештырган, беркайчан да көч кулланмаган. Протест чараларында җырлар җырлаганнар, шигырьләр укыганнар, бу күренеш "мәдәни протест" дип аталган.

Уэлс теле җәмгыятендә һәрвакыт ирекле активистлар булган, алар хезмәт хакын алмаган, идея өчен көрәшкән. Җәмгыять активистлары төрле идарәләр, дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләр җибәргән, телне кулланылышка кертү тәкъдимнәрен ясаган. 1970-1980 елларда каршылык сизелгән, уэлс телен үстерү шактый кыен булган. 1997 елда исә, Уэлсның үзидарәсе турында референдум уңышка ирешкәннән соң (1979 елда шундый ук реферндум уңышсыз булган), уэлс теленең хәле яхшыра башлаган. 1999 елда Кардифта җирле хакимият оештырылган, әлеге хакимият уэлс теленә уңай карашта булган.

Уэлс теленә рәсми тел дәрәҗәсе кайчан бирелгән? Бу нинди үзгәрешләргә китергән?

Берәр кибеттә уэлс телендә хезмәт күрсәтмәсәләр, аңа бойкот белдергәннәр

— Тел статусына килгәндә, телнең урамда куллануын һәрвакыт җирле активистлар кайгырткан, уэлс теленә рәсми тел статусы нибары 2011 елда гына бирелде. Аңарчы активистларда юридик хокуклар булмаган, алар төрле юллар белән эш иткән. Мәсәлән, берәр кибеттә уэлс телендә хезмәт күрсәтмәсәләр, аңа бойкот белдергәннәр, аңа каршы хәтта плакат тотып басып торганнар.

Бүгенге көндә Уэлсның үз фиркасе бар, ул Plaid Cymru дип атала. Әлеге фирка телне үстерүдән тыш төп максат булып Уэлсның бәйсезлеген игълан итүне саный. Фирка халыкалар оешмаларда да актив, Европа парламентында да актив катнаша.

Тагын бер мөһим нәрсә: 2011 елда уэлс теленә рәсми тел статусы бирелгәч, бюджет өлкәсендә эшләүче барлык кешеләргә аны өйрәнү мәҗбүри булды, телне өйрәнеп чыгарга вакыт бирелде. Мисал өчен, социаль хезмәтләр, табиблар, укытучылар барысы да уэлс телендә күпмедер дәрәҗәдә сөйләшә белергән тиеш.

—​ Уэлс телендә мәгариф нинди хәлдә?

— Уэлс үзенчә өч төбәккә бүленә: инглиз өлеше, урта өлеш һәм уэлс халкы күпчелек тәшкил иткән төбәк. Аларда тел вазгыяте һәм мәгариф торышы да аерыла. Төбәкнең Уэлс өлешендә мәгариф тулысынча уэлс телендә оештырыла, мәктәптә барлык фәннәр уэлсча укытыла. Башка төбәк мәктәпләрендә укыту инглизчә дә оештырыла, ләкин һәр мәктәптә уэлс телен өйрәнү мәҗбүри. Дөрес, телне атнасына бер сәгать кенә укыткан уку йортлары да бар, бу зур нәтиҗә бирә дип әйтеп булмый.

Тел үсеше мөһим булган югары белемдә чикләүләр бар

Университетта уэлс телендә мәгариф белән эш авыррак бара. Уэлста тел белән академик дәрәҗәдә шөгыльләнү түбән дәрәҗәдә. Моның сәбәпләре сәясәттә ята дип уйлыйм, мәдәният, күпмедер сәясәт белән шөгыльләнергә рөхсәт бар, ләкин тел үсеше мөһим булган югары белемдә чикләүләр бар. Уэлс теленең уртак стандарты, һәр төбәктә үзгә сөйләш укытыла. Шул уртак стандартны булдыру – мөһим эш, әлегә аны булдыруга аерым киртәләр бар.

2011 елдан соң вазгыять яхшыра бара, хәзер тел хокукларын таләп итүнең юридик нигезләре бар. Шуңа бәйле алга таба хәл яхшыра барыр дип уйлыйм.

Активистлар тел курсларын да нык актив оештыра. "Уэлс теле – һәр кеше теле була ала" дигән шигар бар, шуңа бәйле тел курсларын төрле буыннар өчен оештыралар. Аны балалар да, урта буын да, пенсиядә булганнар да өйрәнә. 70 яшендә уэлс телен өйрәнүче кешеләр дә бар.

—​ Тел белгече буларак фикерегез: мәктәпләрдә телне мәҗбүри укыту мөһимме? Ничек уйлыйсыз, ансыз телне үстереп буламы?

— Социолингвист буларак, шуны әйтә алам: һәр телнең хәле үзгә, һәм аның үсеш стратегиясе дә тарихы, чынбарлык вазгыяте, тышкы басым факторлары кебек мәсьәләләргә карап билгеләнергә тиештер. Мисал өчен, ирланд теле аерым дәүләтнең теле булып тора, аларның мөмкинлекләре шулкадәр киң, телләре дә күптәннән мәҗбүри укытыла, шул ук вакытта телне торгызу процессы уэлс теле белән чагыштырганда уңышсызрак бара.

Азчылык телләр, аларның статусы юридик яктан якланган булырга тиеш. XXI гасырда һәр тел хокукый яктан яклауга лаек, безнең бер телне дә югалтырга хакыбыз юк.

— Тел үсешендә заманча технологияләр, уеннарның роле никадәр зур? Бу өлкәдә уэлс теле тәҗрибәсе нинди?

— Яшь буын заманча технологияләрсез яши алмый, алга таба аларда гади язу белән дә авырлыклар туарга мөмкин дип уйлыйм, чөнки бөтен вакытларын алар телефонда текстлар язып гына үткәрә. Балалар, яшьләр без күнеккән китапларга караганда технологияләрне өстен күрә. Безгә ошыймы, юкмы – бу факт.

Сабый берәр уенда үз телен күрә икән – бу тел аның өчен абруйлы булачак

Бүгенге көндә хәтта сабыйлар да смартфоннарны тота, интернетта видеолар карый һәм башкалар. Мондый сабый интернетта, берәр уенда үз телен күрә икән – бу тел аның өчен абруйлы булачак. Тел аның әйләнә-тирәсендә яши, кулланыла икән, аңа кызыклы өлкәләрдә бар икән – бала телне кабул итәчәк, үзенеке итеп күрәчәк.

Тел ул бит иҗтимагый-сәяси өлкәдә генә яшәми, ул гада аралашуларда, уеннарда, яшьләрнең бер-берсенең язышуында, шаяртуында да яши. Бу өлкәләрдә телнең кулланылуы, тиешле лексика булуы мөһим. Бу факторлар телнең яшәешен саклый, үстерә.

Уэлс теле мисалына килгәндә, яшьләр, аларның кызыксынуына карата күп эшләр башкарыла. “S4C” дип исемләнгән телеканал бар, ул күбесенчә яшьләр контентын булдыра. Бүгенге көндә Уэлста детектив, нуар жанрында кинолар бик популяр, алар нәкъ яшь буын тарафыннан яхшы кабул ителә, заманча булып күзаллана. Аларны инглиз теленә тәрҗемә итәләр, әлеге жанр белән кызыксынучылар шулай итеп уэлс теленә, мәдәниятенә дә тартыла.

—​ Уэлс теленә тәрҗемәләр ясаламы? Аларны тел үсеше өчен мөһим саныйсызмы?

Яшьләрне Лев Толстой әсәрләре белән кызыктырып булмый, аларга Һарри Поттер кебек әкиятләр кирәк

— Тәрҗемәләр – һәр тел үсеше өчен мөһим юнәлеш, моны социолингвист буларак ачык әйтә алам. Бу телнең абруен да үстерә, телне үсешкә дә алып бара, кимендә тәрҗемәчеләргә эш тә бирә. Дөнья әдәбиятының, дөресрәге “модада булган” әсәрләрнең азчылык телләргә тәрҗемә ителүе бик мөһим, яшьләрне Лев Толстой әсәрләре белән кызыктырып булмый бит, аларга Һарри Поттер кебек әкиятләр кирәк. Бу бик мөһим. Уэлс теленә тәрҗемәләр башкарыла, дөнья, заманча әдәбият телгә тәрҗемә ителә.

Һолливуд фильмнары очрагында хәл башкача, чөнки Уэлста инглиз телен бөтен кеше белә, һәм фильмнарны тәрҗемә итү, субтитрлар өстәү артык зур мәгънә китерми. Ләкин башка телләр очрагында бу кирәк дип саныйм.

Уэлс теле җәмгыяте активистлары хәзер салымны түләүдән баш тарта, аларның туган телендә теләгән контентны алырга хокуклары бар дип таләп итә

Медиа дигәндә, бер мөһим әйберне аңлатасым килә. Соңгы елларда “Уэлс теле җәмгыяте” уэлс телендә күпсанлы телеканаллар булсын дигән таләпләр белән чыга, әлеге таләпне дәүләткә актив рәвештә ирештерә. Алар безгә бер канал гына җитми (әлеге телеканал Британия тарафыннан финанслана – ред.), без туган телдә төрле контентны күрергә телибез диләр. Британиядә “радио-телевидение салымы” бар. Уэлс теле җәмгыяте активистлары хәзер әлеге салымны түләүдән баш тарта, чөнки дәүләт аларга бары тик инглиз телле контентны тага, аларның туган телендә теләгән контентны алырга хокуклары бар дип таләп итә.

— Үз туган телләрен сакларга һәм үстерергә теләгән тел активистлары, галимнәргә нәрсә киңәш итәр идегез?

— Төп мәсьәлә – телнең гаиләдә кулланылышы булырга тиеш. Беренче чиратта гаиләләрегездә туган телегезне кулланырга тырышыгыз, балалар, оныклар белән туган телегездә сөйләшегез, телнең яшәешенә бу зур йогынты ясый. Телдән оялырга ярамый, аны ничек тә кулланырга кирәк.

Телгә уңай караш тудыру да мөһим. Телне куллану кешеләрдә уңай мөнәсәбәт, позитив фикерләр тудырса, тел үсеше җиңелрәк барачак. Моннан тыш, әлбәттә, телнең рәсми кулланышылы, статусы булырга тиеш, әлеге статусны реаль эчтәлеге дә булуы зарури.

XS
SM
MD
LG