Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр ничек торгызыла? Фриз теле тәҗрибәсе


Азатлык дөньяда кайчандыр югалу куркынычы янаган һәм кулланыштан чыккан телләрнең яңадан үсеш алу мисаллары белән таныштыруны дәвам итә. Бу юлы без Нидерландта таралышы белән икенче урында торган фриз теле турында сөйләшәбез.

Нидерландта сөйләшүчеләр саны белән икенче урында торган тел – фриз теле. Сөйләшүчеләр саны күп булмаса да, бу телнең татар-башкорт телләре белән уртаклыклары шактый күп. Элек киң таралыш алган фриз теле XVI гасырда, Фрисландия бәйсезлеген югалткач, рәсми куллану өлкәләреннән кысрыклап чыгарылган, бары тик көнкүрештә генә кулланылган.

Бүгенге көндә җирле активистлар фриз телен торгызу, аны популярлаштыру юнәлешендә зур тырышлыклар алып бара. Без бу хакта галим, Фриз хәрәкәте шурасының рәисе Пьер Бергсма белән сөйләштек. Миноритар телләрне саклап калу – җиңел эш түгел, ди Пьер әфәнде. Бу гасыр дәвамында 7 мең телнең якынча яртысы юкка чыгачак дип фаразлый ул.

Белешмә: фриз теле

Фриз теле дип көнбатыш герман телләре төркеменә караган фриз халкының милли телен атыйлар. Нидерландның Фрисландия исемле төбәгендә таралган, моннан тыш Терсһеллинг һәм Сһирмонниког көнбатыш фриз утрауларында, Германиянең төньяк-көнбатышынңа кулланыла. Фриз телендә барлыгы ярты миллионлап кеше сөйләшә дип санала.

Фриз теле элек Европаның төньяк өлешендә киң таралган булган. Ул борынгы инглиз теленең иң якын тугандаш теле санала. Фрисландия бәйсезлеген югалтканнан соң, телнең кулланылыш өлкәләре нык тарайган.

Кайбер тел белгечләре фриз телләре дип өч аерым телне атый (көнбатыш фриз, көнчыгыш фриз һәм төньяк фриз телләре). Башка галимнәр исә аларны бер телнең диалектлары дип карый.

— Бүгенге көндә сезнең төбәктә фриз телен үстерү, популярлаштыру өчен ниләр эшләнә?

— Фрисландия хөкүмәте (җирле төбәк хөкүмәте – ред.) тел үсеше өчен күп нәрсә эшли. Фриз теле безнең мәктәпләрдә мәҗбүри укытыла. Бездә тел укытуга, балаларга караган күп контент булдырылган.

Пьер Бергсма
Пьер Бергсма

Без телне популярлаштыру эшләрен башкарабыз, мин Фриз хәрәкәте шурасын җитәклим. Бездә көндәлек электрон басмалар бар, үз телебездә телевидение-радио да эшли, без фриз телен көндәлек кулланылышта да популярлаштырырга тырышабыз. Без Фриз хөкүмәте белән дә, Һолланд хакимияте белән дә даими сөйләшүләр алып барабыз.

Бездә фриз телен укыту белән шөгыльләнгән аерым оешма бар. Ул телне кызыклы укыту алымнарыннан тыш, телне популярлаштыру белән дә шөгыльләнә, мисал өчен ата-аналар өчен махсус басма чыгара, башка ысуллар да куллана.

— Бу тырышлыклар нәтиҗәсен бирәме? Халык фриз телен көндәлек тормышта, дәүләт оешмаларында кулланамы?

— Дөресен әйткәндә, боларның нәтиҗәсе тулы дип әйтә алмыйм. Безнең төбәктә һолланд теле нык популяр, монда 350 мең кешенең туган теле фриз теле булса да, барысы да шулай ук һолланд телен белә. Кызганычка, халыкның күпчелеге фриз телендә сөйләшүнең әһәмиятен аңлап бетерми, бу зур проблем.

Телнең икътисади кыйммәте юк, эшне табар өчен һолланд теле генә кирәк, фриз телен белү мәҗбүри түгел

Моның сәбәбе шунда: телнең икътисади кыйммәте юк, эш табар өчен һолланд теле генә кирәк, фриз телен белү мәҗбүри түгел. Телнең көнкүреш тормышта да кулланлышы да зур дип әйтеп булмый.

Популярлаштыру җиңел түгел, каршылык та нык сизелә. Минем төбәгемдә күп кенә кеше “һолландча беләсең бит, нигә һолландча гына сөйләшмәскә” дигән карашта тора.

— Нидерланд җитәкчелегенең мөнәсәбәте нинди? Үзәктән фриз теленә ярдәм күрсәтеләме?

— Нидерланд хакимиятенә килгәндә, канун ягыннан фриз теленә мөнәсәбәт бик уңайлы һәм җайлы. Ләкин, дөресен әйткәндә, Нидерланд хакимияте үзе фриз телен мөһим дип санамый, аларның телгә икенчел караш сизелә. Берничә атна элек кенә бер төркем фриз вәкиле Һаагка, хакимият белән очрашуга барган иде. Шунда аларның бу мәсьәләне мөһим түгел дип санавы нык сизелде. Кәгазьдә барысы да яхшы һәм матур язылган, ләкин чынбарлыкта караш икенче төрле.

— Телне торгызуда, аны популярлаштыруда нинди өлкәләрне мөһим дип саныйсыз? Сезнең тәҗрибәдән чыгып, нинди юнәлешләр әһәмиятле?

Һәр миноритар телнең беренчел максаты – мәгариф системын булдыру булырга тиеш

— Беренче чиратта, һичшиксез, мәгариф системы һәм телне укыту әһәмиятле. Тел белем бирү оешмаларында укытылса, кулланылса гына үсә алачак. Һәр миноритар телнең беренчел максаты мәгариф системын булдыру булырга тиеш.

Телне популярлаштыруда тагын мөһим нәрсә – аңа яшьләрне җәлеп итү. Моның өчен, технологияләр һәм интернетка зур игътибар бирү кирәк. Бездә сайтлар, Facebook төркемнәре, төрле интерактив платформалар эшләп килә, яшьләр аларны актив куллана.

Фриз телендә интерактив кушымталар турында видеоязма:

Таләп шундый булырга тиеш: син Фрисландиядә укытучы булып эшләргә телисәң икән, син фриз телен белергә тиеш

Шулай ук, иң әһәмиятле мәсьәләләр арасында мин телнең икътисади кирәклеген дә атар идем. Монсыз телне популярлаштыру шактый кыенлаша, кешеләрдә телгә икътисади ихтыяҗ тудырырга кирәк. Әлбәттә, бу да җиңел түгел, ләкин безнеңчә, таләп шундый булырга тиеш: син Фрисландиядә укытучы буларак эшкә урнашырга телисең икән, син фриз телен белергә тиеш. Хөкүмәттә эшләүче кешеләр дә фриз телен белергә тиеш дип уйлыйм. Тик безнең хакимият әлегә бу адымнарга бармый шул.

Мәдәни яктан да телне үстерү әһәмиятле. Фриз теле очрагында театр бар, ул бик популяр санала. Телгә кызыктыру чарасы буларак җәйге вакытта ачык һавада күп кенә тамашалар, перфоменслар оештыра, алар зур кызыксыну таба. Башка телләрдән дә тәрҗемә итү кирәк, без фриз теленә күп кенә тәрҗемәләр башкарабыз. Субтитр куюдан бигрәк тәрҗемә әһәмиятлерәк дип уйлыйм.

Телнең җәмгыятьтә кулланылышына килгәндә, ул да киң таралган булырга тиеш. Бүгенге көндә кибетләрдә фриз телендә мөрәҗәгать иткәндә, күпчелек очракта сине аңлаячаклар, ләкин кайбер очракларда һолландча сөйләргә сорарлар.

— Мәгарифкә килгәндә, фриз телендә башка фәннәр укытыламы? Моны мөһим дип саныйсызмы?

Миноритар тел мәктәпләрдә ихтыяри укытыла икән, аны үстерү шактый кыенлаша

— Кызганычка, бездә төрле фәннәрне фриз телендә укытырга ресурслар җитми. Контент юк, терминология мәсьәләләре бар. Бүгенге көндә тарих, география, биология, дини белем һәм музыка фәннәре өчен фриз телендә дәреслекләр бар, аерым урыннарда шул фәннәрне фризча укыту омтылышлары да бар. Һичшиксез, бу мөһим һәм кирәкле юнәлеш.

Университетта да фриз телен укыту омтылышлары бар, ләкин Нидерландта инглиз теленең әһәмияте югары саналганда, моны да башкару авыр.

Мәктәп дигәндә, тел үсеше өчен бик мөһим булган мәсьәлә: телне мәктәпләрдә мәҗбүри укыту кирәк. Миноритар тел мәктәпләрдә ихтыяри укытыла икән, аны үстерү шактый кыенлаша.

— Сез Фриз хәрәкәте шурасын җитәклисез. Әлеге оешманың эшчәнлеге турында да сөйләп китегезче. Ул тел үсеше өчен ниләр эшли?

Фонд хәйриячеләр хисабына яши, даими рәвештә 500дән артык кеше безнең проектларга акчаларын җибәрә

— Мин әлеге оешманы гыйнвар аеннан бирле җитәклим. Фриз хәрәкәте шурасы – Фрисландия, фриз теле һәм мәдәниятенә ярдәм итәргә теләгән, битараф булмаган кешеләр оешмасы. Бу – бәйсез, табышсыз фонд, аның эшчәнлегендә берничә иҗтимагый оешма катнаша. Безгә волонтерлар киң ярдәм күрсәтә. Иң мөһиме: фонд хәйриячеләр хисабына яши, даими рәвештә 500дән артык кеше безнең проектларга акчаларын җибәрә.

Безнең хәрәкәт 1945 елда эшли башлаган, төп максат – хакимият белән элемтә урнаштыру, фриз теленең рәсми статусын булдыру иде. Төп фокус фриз теленең хокукларына юнәлгән булган. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә Фриз хәрәкәте шурасы телнең мәҗбүри укытылуына, дәүләт оешмаларының халык мөрәҗәгатенә фризча җавап бирүенә, мәхкәмәләрнең фриз телендә узуына ирешкән (мәхкәмә һолландча узча, кимендә, тәрҗемәче китертелә). 2005 елдан бездә рәсми документларны да фризча куллану рөхсәт ителә.

Фриз хәрәкәте шурасы телне популярлаштыруга юнәлгән күп чаралар оештыра. Мәсәлән, без тел турында заманча гәзит чыгарабыз, сайтлар алып барабыз. Фриз телен популярлаштыру тырышлыклары өчен еллык премия тапшырабыз. Euregua дип аталган өстәл уеннары фестивален үткәрәбез, ул фриз телендә уза, яшьләрне җәлеп итә.

Кешеләр махсус бюрога тел мәсьәләсендә дискриминациягә дучар булуын шикаять итә ала, аларга юридик ярдәм күрсәтелә

Фриз телен дискриминацияләү очрагында бездә махсус бюро эшли. Кешеләр анда тел мәсьәләсендә дискриминациягә дучар булуын шикаять итә ала, аларга юридик ярдәм күрсәтелә.

Зур игътибарны яшь ата-аналарга бирүне кирәк дип саныйбыз, чөнки нәкъ аларның балаларына биргән тәрбиясеннән телнең, милләтнең киләчәге торачак. Ата-аналарның күпчелеге өч телле мәктәпләргә уңай карый, андый мәктәпләргә балаларын бирергә тели. Тик әлегә безнең төбәктә булган 500 мәктәп арасында нибары 71е генә өч телле мәктәп статусын йөртә. Ата-аналар өчен фриз теленең әһәмиятен аңлаткан махсус журнал да чыгарабыз, ул ике телдә чыга.

— Үз туган телләрен сакларга һәм үстерергә теләгән тел активистлары, галимнәргә нәрсә киңәш итәр идегез?

— Теләсә кайсы телне үстерү өчен мин дүрт төп мәсьәләне аерып чыгар идем:

  1. Кешеләр миноритар телнең халәтен, аның куркыныч астында булуын аңларга тиеш. Бу очракта халыкта җаваплылык барлыкка килә, телгә икенчел караш югала барачак.
  2. Телнең үз тулы канлы мәгариф системы булырга тиеш: иң идеаль шартларда ул башлангыч дәрәҗәдән югары белемгә кадәр булырга тиеш.
  3. Көндәлек тормышта бу тел күренергә, ишетелергә тиеш. Урамнарда, кибетләрдә, дәүләт оешмаларында бу телнең барлыгы сизелергә тиеш.
  4. Телнең икътисади кыйммәте булырга тиеш: билгеле урыннарда эшләр өчен кеше шул телне белергә тиеш (хөкүмәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һ.б.). Мөмкин булса, кибетләрдә дә эшләр өчен кешеләрнең тел белү минимумы булырга тиеш.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG