Accessibility links

Телләр ничек торгызыла? Каталан теле тәҗрибәсе


Дөньяда кайчандыр югалу куркынычы янаган һәм кулланыштан чыккан телләрнең яңадан үсеш алу мисаллары күп. Азатлык аларны өйрәнеп, үсеш тарихы турында белгечләр белән сөйләшеп, язмалар шәлкеме әзерләде. Беренче итеп каталан теле турында сөйләшәбез.

Бүгенге көндә каталан телен иң уңышлы тел үсеше мисалы итеп китерәләр. Заманында каталанча хәтта сөйләшү тыелган хәлдән соң бу тел зур күтәрелеш кичерде, бүгенге көндә ул дәүләт тарафыннан да, мәктәпләрдә дә киң кулланыла.

Каталан теленең үсеш сәбәпләре нәрсәдә? Телне "торгызу" нинди гамәлләрдән башланды? Азчылык телләр өчен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту, башка фәннәрне туган телләрдә уку мөһимме? Шушы һәм башка сорауларга миноритар телләрне торгызу белгече, каталан галиме, мөгаллим Гильем Бельмар Виернес белән сөйләштек.

Белешмә: каталан теле

Катала́н теле –​ һинд-европа телләре​нең көнбатыш роман төркеменә караган тел, каталан халкының милли теле. Дөнья буйлап каталан телендә 11 миллионга якын кеше сөйләшә. Испаниянең Каталония, Валенсия, Балеар утраулары һ.б. төбәкләрендә, Франция, Андорра, Италиядә кулланыла. Каталан теле Каталония, Валенсия, Балеар утраулары, Андорада рәсми статуска ия.

Каталан теленең кулланылышы XV гасырда кысыла башлый, җитәкчелек күбрәк кастил (испан) телен куллана, тел мәгарифтән чыгарыла. XIX гасыр башына каталан теле күпчелек кулланылыш даирәләрдән кулланудан туктый. Франко диктатурасы вакытында (1939-1975) Испаниядә каталан телен иҗтимагый урыннарда куллану тыелган булган.

Бүгенге көндә каталан телен куллану берничә оешма тарафыннан (Каталан тикшерүләре институты, Валенсия академиясе) идарә ителә. 1985 елда Termcat исемле терминология үзәге булдырыла, ул каталан телендә күп санлы сүзлекләр чыгару, терминологияне үстерү белән шөгыльләнә. Телне үстерү һәм аның кулланышылыш киңәйтү белән шөгыльләнгән күпсанлы дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшләп килә.

– Каталан теленең мөшкел хәлдә булган берничә чоры булган. XIX гасыр башында авырлыклар булган, Франко чоры вакытында каталан теле гомумән тыелган булган. Бу вакытларда тел халәтен аңлатып китегезче.

Гильем Бельмар Виернес
Гильем Бельмар Виернес

– Каталан теле үз тарихында берничә тапкыр тыю хәлендә булган. XVIII гасырда төрле чикләүләр һәм тыюлар кертелә башлады, XIX гасыр башында тел күпчелек кулланылыш даирәсеннән чыгарылды, Франко чоры заманында тел кырыс тыюга эләккән иде.

Каталан телендә урамда, мәктәпләрдә аралашу тыела иде

Испаннар каталан телен иҗтимагый урыннарда, урам теле итеп XX гасыр уртасына кадәр танымаганнар. Каталан телендә урамда, мәктәпләрдә аралашу тыела иде, мәктәпләр испан телле генә булган, каталан телендә гәзит-радиолар бөтенләй юк иде.

Шул ук вакытта тел каталаннар арасында, гаиләдә сөйләшү теле буларак сакланып калды. Әйтик, минем гаиләмдә каталан теле буыннан буынга күчеп килгән, өйдә барысы да туган телдә сөйләшкән. Туганнарым арасында туган телендә сөйләшүдән туктаган бер кешене дә белмим.

– Мондый авыр хәлдә булган тел бүгенге көндә ничек "торгызыла" алган соң? Моңа нинди адымнар китергән?

Телне беренче чиратта җирле хакимият куллана башлады

– 1975 елда авторитар җитәкче Франциско Франко вафат булгач, илдә демократиягә күчеш башланган, сәясәт йомшарган. 1980 елларда яңа кануннар кабул ителгән, Каталониягә киң автономия бирелгән. Яңа автономия нигезендә каталан теленә рәсми тел статусы бирелгән. Димәк, каталан теле административ өлкәдә кулланыла башлаган. Телгә кануннар, рәсми кәгазьләр тәрҗемә ителгән, тел дәрәҗәсе үскән, ул төрле өлкәләргә үтеп керә башлаган. Каталан телендә телевидение ачканнар.

Телне беренче чиратта җирле хакимият куллана башлады, ул чып-чын дәүләт теленә әйләнде. Шуннан соң "дәүләт хезмәтендә эшләргә телисең икән, сиңа каталан телен белергә кирәк" дигән сәясәт, фикер үткәрелә башлаган. Димәк, каталан телен өйрәнү яхшы эшкә урнашуга тәэсир итү көченә ия була башлаган. Шунысын аңлау мөһим:

Испан ата-аналары мәктәпләрдә каталан телен укытырга сорадылар

1980 еллар азагында Барселона тирәсендә төрле төбәкләрдә испан ата-аналары мәктәпләрдә каталан телен укытырга сорады. Телгә чыннан да ихтыяҗ булган дигәнне аңлата бу. Шуны да истә тотарга кирәк: каталан теле төбәктә бары тик якынча 30% кеше өчен туган тел. Ата-аналар мөрәҗәгатеннән соң 6-12 яшьтәге балаларга каталан теле укытыла башлады. Бүгенге көндә ул барысы өчен дә мәҗбүри тел, халыкның күпчелеге каталан телен өйрәнде.

– Димәк, каталан телендә дәүләт тарафыннан ихтыяҗ тудырылды?

– Әйе, тел иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә кулланыла башлады, аңа ихтыяҗ туды. Каталан телен белмәгәннәргә аны мәктәпләрдә өйрәнү мәҗбүр булды. Мондый шартларда тел кулланылышы нык артты.

Балачагымнан шундый кызык хәлне хәтерлим: каталанча белмәгән күп кенә бала телне күбрәк мәктәптән түгел, мультфильмнар карап өйрәнде. Шул вакытта каталан теленә күп кенә мультипликация тәрҗемә ителде, бу да балаларга телне өйрәнүгә ярдәм итте.

– Тел саклансын, үссен өчен ул нинди өлкәләрдә кулланылырга тиеш? Мәктәп дидегез, мультфильмнар дидегез, тел үсешенә тагын нинди өлкәләр тәэсир итә?

– Тел өйдә кулланылырга тиеш. Ул гаиләдә кулланылмаса, телне үстерү катлаулы була ала. Мәктәптә куллынылырга тиеш.

Тел – социализация ысулы, ягъни, җәмгыятьтә аралашу теле булырга тиеш

Боларны үз эченә керткән зур мәсьәлә: тел – социализация ысулы, ягъни, җәмгыятьтә аралашу һәм аның бер элементы буларак кабул итү теле булырга тиеш. Бүгенге көндә каталан теле һаман бу мәсьәләдә көрәшә, ул әле һаман җәмгыятьнең бөтен аралашу өлкәләренә үтеп керә алмаган дип әйтә алам. Бу – һаман көрәш мәйданы.

– Каталониядә каталан теле мәҗбүри укытыла, Татарстанда исә бүгенге көндә татар теле – ихтыяри. Ничек уйлыйсыз, миноритар телләр мәҗбүри укытылмаса, аларның киләчәге була аламы? Телне андый шартларда ничек укытып була?

Каталония бәйсезлеге өчен оештырылган урам җыена, 2019 елның февраль ае
Каталония бәйсезлеге өчен оештырылган урам җыена, 2019 елның февраль ае

– Телне мәҗбүри укытмаган хәлдә авыррак булса да, үстереп була дип уйлыйм. Ләкин бу, әлбәттә, контекст һәм һәр миноритар тел очрагындагы вазгыятьтән тора. Татар теле очрагы белән мин якыннан таныш түгел, төгәл әйтә алмыйм.

Каталан теле очрагында шунысы мөһим: басымнарга карамастан, каталанча сөйләшүчеләр һәрвакыт булды, ул гаиләдә, көнкүреш тормышта кулланылды, аны барлык буыннар да белде. Ул иҗтимагый тормыштан кысрыклап чыгарылган иде, шуңа аны мәктәпләргә кайтару һәм мәҗбүри укыту үз нәтиҗәсен бирде дип саныйм.

Мәктәптә генә булган тел үсеш ала алмый, ул иҗтимагый тормышта да киң кулланылырга тиеш

Белгеч буларак әйтә алам: телне мәктәпләрдә мәҗбүри укыту һәрвакыт аның үсешенә уңай йогынты ясый. Кимендә бу телне ишетү, шул телдә аралашуның нормаль икәнен тану-аңлау, телгә ияләшүгә бу яхшы тәэсир итә. Ләкин мәктәптә генә булган тел үсеш ала алмый, ул иҗтимагый тормышта да, урамнарда да, төрле оешмаларда да киң кулланылырга тиеш. Аңа online аралашуда кулланылыш табу, күңел ачу чараларында да булуы мөһим. Мәктәптә генә кулланылган телгә укучыларның мөнәсәбәте дә икенчел була.

– Каталанча укыту системы нинди дәрәҗәдә? Башка предметлар, фәннәр каталанча укытыламы?

– Әйе, соңгы дистә елларда Каталониядә 6-12 яшьлек балалар укыган мәктәпләрдә барлык фәннәр каталанча укытыла. Бары тик инглиз, испан теле кебек чит телләр өчен чыгарма ясала. Аерым мәктәпләрдә берничә фәнне инглизчә укытып карау кебек сынаулар бар, бу чит телне яхшырак өйрәтү максатыннан ясала, ләкин күпчелегендә барлык укыту системы каталанча алып барыла.

Ирланд теле мәктәпләрдә мәҗбүри, ләкин ирландча шигырь ятлаудан тыш ул берничек тә кулланылмый

Башка фәннәрне азчылык телләрдә укытуны мин мөһим дип саныйм. Бу балаларга, укучыларга туган телнең төрле өлкәләрдә һәм төрле максаттан кулланыла алганын күрсәтә. Башка очракта бу ирланд теле хәленә китерергә мөмкин. Ирланд теле мәктәпләрдә барысы өчен дә мәҗбүри, аны барысы да өйрәнә, ләкин ирландча шигырь ятлаудан тыш ул берничек тә кулланылмый, бу телдә аралашу бармый.

Тел үссен, яшәсен дип телибез икән, әлбәттә, ул тел дәресеннән тыш та яшәргә тиеш, бу укучыларга бик мөһим. Бу мәктәптәге башка фәннәрне дә туган телдә укыту, төрле чараларны туган телдә үткәрү һәм хәтта футбол кебек уеннарны уйнауда да куллануда чагылырга тиеш.

– Онлайн дигәннән, телне заманчалаштыру өчен ул интернетта, смарфоннарда киң куллансын өчен ниләр эшләргә кирәк? Каталаннарның тәҗрибәсе нинди?

Якындагы 100 елда берәр тел исән калырга тели икән, аның дигитал кулланылышы булырга тиеш,

– Заманча технологияләр әле күптән түгел генә барлыкка килгән, шуңа аларның телләр үсешенә тәэссирен әле өйрәнергә кирәк, бу кызыклы тикшеренү өлкәсе була ала. Минемчә, кимендә якындагы 100 елда берәр тел исән калырга тели икән, аның дигитал кулланылышы булырга тиеш, ул онлайн кулланылырга тиеш. Социаль челтәрләр, мессенджерлар татарча булырга тиеш, һәм аларда татарча аралашу, язышу мөмкинлеге булырга тиеш.

Татар теле очрагында онлайнда бары тик урыс теле генә кулланылса, бу барлык азчылык телләр өчен кызганыч күренеш булачак. Бүгенге көндә яшьләр генә түгел, инде барлык буыннар да смартфоннар, интернет, кушымталар куллана. Бу синең телеңдә кулланылмый икән, димәк телнең мөһим бер кулланыш даирәсе тарая.

– Мәдәнияткә килгәндә, телгә китаплар, фильмнар, сериаллар тәрҗемә итүгә мөнәсәбәтегез нинди? Болар мөһим дип саныйсызмы? Каталаннарның тәҗрибәсе нинди?

– Каталан теле күбесенчә Испаниядә кулланылгач, монда һәр фильм-сериалның испанчага тәрҗемә ителгәнен әйтергә кирәк. Бер өлеше генә каталан теленә дә тәрҗемә ителә. Шунысы кызык: кайвакыт бу процесс бер үк студиядә, бер үк кешеләр тарафыннан башкарыла, ягъни фильмны башта испанча, аннары каталанча яңгыраталар.

Фильмнар-мультфильмнарны азчылык телләргә тәрҗемә итүне мөһим дип саныйм. Аеруча, балаларга юнәлгән контент очрагында бу мөһим. Фильмны тәрҗемә итү очсыз түгел, ләкин балалар өчен моны эшләү нык әһәмиятле.

Гадәттә испан телендә генә аралашкан балалар мультфильм җырларын каталанча җырлап йөрде, чөнки алар аны каталанча карады

Берничә ел элек мин Барселонада инглиз телен укыткан идем, шул чакта "Туңган" (Frozen) дигән бик популяр Дисней мультфильмы чыккан иде, ул каталанчага да тәрҗемә ителде. Мин испан телле балаларга укытканда шуңа игътибар иттем: гадәттә испан телендә генә аралашкан балалар бу мультфильм җырларын каталанча җырлап йөри иде, һәм аның турында каталанча гына сөйләшеп йөрде, чөнки алар бу мультфильмны каталанча карады. Шуңа бу мөһим дип саныйм.

Гильем Бельмар Виернес
Гильем Бельмар Виернес

Әлбәттә, азчылык телләргә күп әйберне тәрҗемә итеп булмый, бу кыйбат һәм бәлки бик кирәк тә түгел. Бу очракта каталанча яки татарча фильм-сериалларга субтитр өстәү ярдәм итә ала, бу да яхшы ысул. Яшьләр, урта һәм олы буын кешеләре фильмны инглиз телендә карап, аның субтитрын азчылык телендә укыса, бу да отышлы булыр. Без үз туган телләребезне үстерергә телибез дә, шул ук вакытта инглиз, башка телләрне дә белергә тиеш бит.

– Үз туган телләрен сакларга һәм үстерергә теләгән тел активистлары, галимнәргә нәрсә киңәш итәр идегез?

Кешеләр хата ясасын, ләкин алар бу телдә сөйләшсен, шунысы мөһим

– Беренчедән шуны әйтер идем: татарча сөйләшергә омтылган һәм хаталанып сөйләүче кешеләрне даими төзәтеп, хаталарыннан көлмәгез. Кешеләр хата ясасын, ләкин алар бу телдә сөйләшсен, шунысы мөһим. Вакыт узар, алар хаталарын төзәтер. Ләкин һәр хатаны чыгарып күрсәтү вакытында кешенең бу телдә сөйләшергә теләге дә әллә ни булмас, аның мотивациясе юкка чыгачак. Бу барлык телләр, аеруча милли азчылыклар телләренә кагыла.

Икенчедән, тел активистлары зур програмнар оештыра алмый, ләкин алар мәктәпләрдә тел укытуны таләп итә ала, дәүләтне фильмнарны татарчага тәрҗемә итәргә өнди ала һәм башкалар. Үз көче белән активистлар иҗтимагый чараларны күбрәк үткәрә, шунда татар телен куллану мөһим, аны тәкъдим итү, күрсәтү мөһим. Татар телен белмәгән кешеләргә дә башта татарча эндәшү мөһим була ала, алар да телне ишетсен, бераз аңласын.

Шулай ук телнең интернетта күпләп куллану булырга тиеш, шул юнәлешне дә үстерергә киңәш итәр идем. Социаль челтәрләрдә аралашу төркемнәрен ачыгын, телне онлайн куллануга креатив, кызыклы юллар табыгыз. Кешеләрдә телне онлайн куллану мөмкинлеге булырга тиеш. Минем бер танышым удмурт теле белән кызыксынып, Вконтакте челтәрендә удмурт интерфейсы булганын, ләкин аны беркем кулланмаганын әйтте. Мондый күренеш нык кызганыч, димәк, интерфейсны тәрҗемә итәр алдыннан, телнең реаль кулланылышын башлап җибәрү, аралашу мөһим.

Белешмә: Гильем Бельмар Виернес

Гильем Бельмар Виернес 1991 елда Каталониянең Җирона исемле шәһәрендә туган. Барселона университетында һәм Нидерландның Гронинген университетында белем алган. Каталан, инглиз һәм кытай теле укытучысы. Гронинген университетында Европа азчылыклары тарихы һәм хәзерге Европада азчылык халыклар мәсьәләсе фәннәрен укыта.

Галимнең эзләнү өлкәсе булып баск, каталан, окситан һәм көнбатыш фриз телләренең торгызылу мәсьәләләре тора. 2019 елның көзендә Калифорния университетында тел белеме юнәлешендә диссертация яза башларга җыена.

XS
SM
MD
LG