Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел низагы: татарга кемнән сабак алырга?


Татарстан президенты татар баласының "Туган тел" шигырен укуын тыңлый. Архив фотосы.
Татарстан президенты татар баласының "Туган тел" шигырен укуын тыңлый. Архив фотосы.

Мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыру сурәтендә татарлар үз телен саклап калу өчен нишли ала? Европадагы азчылыкка да телнең кулланылышын алга җибәрү өчен шактый тир түгәргә туры килгән.

Кайбер халыклар үз милли телләрен саклап калу өчен шактый кискен адымнарга бара. Кызганычка Русиядә милли хәрәкәтләр Европадагы тәҗрибәне белеп бетерми, ә аларның кайберләрен татарларга да куллану яхшы булыр иде. Бу хакта социолингвист, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнүче галим Эктор Алос-и-Фонт та әйткән иде.

Элегрәк Татарстан җитәкчеләре мәктәпләрдә татар һәм урыс телләре бертигез укытыла дияргә яратса, хәзер инде моның алай түгел икәне һәркемгә мәгълүм. Шул сәбәпле татар телен саклап калу өчен татар үзе нишли ала соң? Европадагы белгечләр халык үзе дә эшләргә, хакимияттән дә таләп тиеш дигән фикердә. Кайбер милләтләр бары шул рәвешле генә үз теленең кулланылышын арттыра алды.

Татарлар хакимияттән нәрсә таләп итә ала:

  1. Татарча укырга теләүчеләр өчен мәктәптә мөмкинлек булдыру
  2. Заманча татар балалар телеканалын булдыру (Хәзерге вакытта балаларга татарча карарлык телевизион канал юк. Шуңа үсеп килүче буын инде кечкенәдән үк "Карусель" кебек урыс каналларында утырырга мәҗбүр)
  3. Татар мульфильмнарын булдыру (башка ил мультфильмнарын тәрҗемә итү генә түгел, ә нәкъ татарларның гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен керткән мультфильмнарын булдыру)
  4. Заманча татар китапларын чыгару (хәзер балалар сыйфатлы кәгазьдә матур төсле китап булмаганда укымый)
  5. Халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында эшкә алганда ике дәүләт телен белүне мәҗбүр итү (Муниципаль, дәүләт хезмәтендә ике телне белүне таләп итү, район хакимияте каршында татар теле өчен җаваплы бер бүлек булдыру, мәгариф һәм фән министрлыгында татар гына түгел, мари, чуваш, удмурт телләрен дә белгән инспекторлар эшләргә тиеш)
  6. Рәсми җыеннарда ике дәүләт телен тигез куллану
  7. Барлык визуаль мәгълүматны татарча да булдыру (Урам исемнәре, географик атамаларны татарча язу. Галимнәр телнең кулланылышын тикшереп, татар теле Казандагы визуаль мәгълүматның бары тик 5%ын гына тәшкил итүен санап чыгарды)
  8. Татарча компьютер уеннары, электрон китаплар, санамыш, такмаза, такмакларга кыска клиплар ясау
  9. Төбәкләрдә татар якшәмбе мәктәпләре, укытучылар өчен методик семинарлар оештыру (Казанга чакырып түгел, галимнәрне төбәкләргә чыгарып)
  10. Барлык имтиханнарны туган телдә тапшыру хокукы өчен эш алып барырга
  11. Милли кадрлар әзерләү өчен Татар милли университетын ачарга
  12. Заманча мультимедияле татар теле курсларын ачу
  13. Зур шәһәрләрдә заманча татар мәдәнияте йортларын булдыру
  14. Татарча чыга торган шәхси газетларны Русия буйлап таратуда ярдәм булырга тиеш (Өлкә, республика ерагайган саен подписка бәясе дә, юл чыгымнары да арта)
  15. Балалар өчен уза торган чараларны татарча да оештыру

Татарлар үзләре нишли ала:

  1. Көндәлек тормышта бары татарча гына сөйләшү (кибетләрдә, транспортта бары татарча гына мөрәҗәгать итү)
  2. Эш кәгазьләрен татарча гына язу (гаризалар, белгертүләр һәм башка документларны татарча гына язу)
  3. Мәхкәмәләрнең татарча узуын таләп итү (кайбер мәхкәмәләр татарча узды, әмма әле киң кулланыш алмады)

КАТАЛОНИЯ ТӘҖРИБӘСЕ

Кайбер яклары белән Татарстанны яки Башкортстанны хәтерләткән, 7,5 миллион халкы булган Каталония испанчадан аерым үз теленә ия. Анда яшәүчеләрнең 35% өчен каталан теле – ана теле. Халыкның 95% бу телне аңлый. Мәктәпләрдә дәресләр каталан телендә укытыла. Халыкның 80% моның белән килешә.

Алар яхшы эшкә каталан телен белеп кенә урнаша алганны аңлый (һәм, әлбәттә, испан телен).

Эш урыннарында барлык документлар каталан телендә алып барыла. Җирле хакимият каталан телен испан теле белән бертигез дәрәҗәдә тотарга тырыша. Дәүләттә бөтен тормыш каталан телендә алып барыла

Бирегә укырга килгән чит ил студентлары да каталан телен өйрәнергә тиеш. Каталаннар үз туган телләренең "эре" тел янында югалмау өчен шундый кискен чараларга бара.

ҺОЛЛАНДИЯ ТӘҖРИБӘСЕ

Нидерландта яшәүче милли азчылык дип саналучы фризларның телләре нидерланд теленә караганда, күбрәк инглиз теленә якын. Аларның күпчелеге Һолландиядә Фрисландия төбәгендә яши. Социолингвистлар Фрисландиядә фриз телендә сөйләшүчеләр саны 75% дип әйтә, әмма әлеге телне аңлаучылар 95%ка җитә. Фриз теле Нидерландта рәсми тел.

Нидерланд хөкүмәте фриз телен илдәге милли азчылык теле дип саный. Ул мәгариф өлкәсендә, мәхкәмәләрдә кулланыла.

Фриз телен яклау аерым өлкәләр белән генә чикләнми. Бу максаттан фриз телен һәм мәдәниятен яклау өчен махсус оешма да бар. Ул өлешчә Фрисландия төбәге хакимиятеннән финанслана. Әлеге оешма кешеләрдә телгә кызыксыну уяту өчен чаралар күрү һәм фриз теле курсларын оештыру белән шөгыльләнә.

УЭЛС ТӘҖРИБӘСЕ

Уэлс хөкүмәте инде юкка чыгып барган валл телен гамәлгә кайтарды. Британиядә Уэлста валл (уэлс) телендә сөйләшүчеләрнең яхшырак эшкә урнашып күбрәк хезмәт хакы алу мөмкинлеге бу телне өйрәнүгә зур этәргеч булып тора. Төбәктә бу телдә 600 меңнән күбрәк кеше сөйләшә. Уэлс хакимияте вәкилләре сүзләренчә халыкның 53% көнкүрештә уэлс телендә аралаша. Һәм бу Татарстаннан аермалы буларак Уэлс милли ассамблеясы (канун чыгару органы) эшендә рәсми кулланыла.

Уэлс кешесе, шул исәптән саф инглиз гаиләләрендә туганнар һәм балачакта валл телен (Cymraeg, татарча әйтелеше – кымра́йг) үзләштермәнгәннәр дә, үз ватанының һәм җирле телнең дошманы булып китми, аларның үсешенә киртә куючы булмый. Ул үзен беренче чиратта Уэлс ватандашы, аннары гына Британия ватандашы дип хис итә. Бездә – нәкъ киресенчә.

Уэлс мәктәпләрендә укытучылар ата-аналарга хатларны уэлс телендә яза. Китапханәләрдә дә мәгълүмат нигездә шул телдә. Барлык географик атамалар уэлс һәм инглиз телендә бирелгән.

Уэлска килгән мигрант валл телен белмәсә ватандашлык ала алмый. Татарстанга килгән төрки телле кардәшләр исә Русиядә татар телендә аралашу җиңелрәк булса да, урысча өйрәнүгә өстенлек бирә.

Фризлардагы кебек Уэльста да валл теле эшләре белән шөгыльләнүче комиссар бар. Ул валл телен куллануны арттыру, әлеге телне әйләнештә калдыру өчен шартлар тудыру, инглиз теле белән чагыштырганда икенче сортлы булмасын өчен күзәтү алып бару белән шөгыльләнә. Шулай ук әлеге комиссар оешмаларның төбәктә булган тел стандартларын саклавын күзәтә. Валл телен кимсетелә дип зарланучылар да нәкъ әлеге комиссар оешмасына мөрәҗәгать итә ала. Аларның сәхифәләрендә шикаять итүнең барлык тәртипләре язылган.

Билгеле булганча, Татарстанда да татар теле омбудсмены булдыру мәсьәләсе күтәрелеп алган иде. Татар теле сәясәт, бизнес теле булып үсеп китмәде, ул һаман кечкенә төркем өчен даими аралашу теле булып кына кала. Татарстанның "Дәүләт телләре турында"гы канунны эшләтеп җибәрү механизмы әле дә юк. Дөнья татар яшьләре форумы икетеллелекне контроль иткән махсус оешма булырга тиеш, аны президент каршындагы омбудсмен яки хөкүмәт каршындагы комиссия итеп тә оештырып була дип белдергән иде.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

“Минемчә, омбудсмен – тел сәясәтендәге барлык мәгълүматны туплаучы, телләрнең торышы турында тулы картинаны Татарстан президентына тасвирлаучы, җиткерүче. Мәсьәләне ничек чишеп була, чыгу юлларын күрсәтә торган кеше булырга тиеш. Телгә кагылышлы проблемнарны югары җитәкчелек белми дә каладыр дип уйлыйм. Түрәләр майлап-җайлап барысы да ал да гөл дип хисап ясый. Татарстан министрлар кабинеты каршындагы идарәнең дә көче җитми булса кирәк. Татарстан телләргә кагылышлы проектларны саллы финанслый, әмма яшьләр теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бу өлкәдә алга китеш күзәтелми”, дигән иде социолог Гөлнара Габдрахманова.

Татарстанда бетмәс-төкәнмәс комиссияләр, идарәләр бар. Алар җыела, телләр хакында сөйләшә, ниндидер саннар яңгырый, хисаплар белән чыгыш ясыйлар. Әмма нәтиҗәсе юк.

Эктор Алос-и-Фонт
Эктор Алос-и-Фонт

"Монда икетеллелекне сәер аңлыйлар. Бик күп ата-ана белән сөйләштем. Күбесе өйдә чуаш телендә сөйләшсәләр баласы рус телен өйрәнә алмас дип борчыла. Акценты булыр, балалар белән уйный алмас, поликлиникада берни аңламас, дип уйлый”, диде Эктор Алос-и-Фонт.

Аның сүзләренчә, Европадагы зур халыклар, милли азчылыкларга хокукларны җиңел генә бирмәгәннәр. Чынлыкта, ул бик авырлыклар белән һәм озак вакыт барган һәм әле дә тәмамланмаган дип саный. Татарларда бу эш әле башланмаган да кебек.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG