Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Каталониядә башлангыч мәктәптә, милләтенә карамастан, бөтен балалар барлык фәннәрне дә каталон телендә өйрәнәләр. Испан теле урта мәктәптә генә кулланыла башлый.

Бу көннәрдә Чабаксарда узган Русия Федерациясендәге җирле халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләренең форумында чит ил галимнәре дә катнашты. Аларның кайберләре тыңлап, күзәтеп кенә утырсалар, Барселона шәһәреннән килгән Эктор әфәнде Алос чыгыш та ясады. Шулай итеп, форум эшендә актив рәвештә бердән-бер чит ил галиме катнашты дип әйтеп була.

Эктор Алос “Милли азчылык телләрен нормальләштерүдә Европа тәҗрибәсеннән кайбер нәтиҗәләр” дигән тема белән чыкты. Европалы социолингвист, Халыкара милли иреклек комитеты (IKEL) идарә әгъзасы, күп еллар буе бәйсезлек өчен көрәш алып барган Каталония вәкиле Эктор Алос, “Азатлык” ка үзенең форум хакындагы фикерләрен җиткерде.

Алос әфәнде, сез, Чабаксарда узган форумда, Европа илләрендә милли азчылыкларның телләрен нормальләштерү хакында сөйләдегез. Бу мәсьәләдә Европа тәҗрибәсен күрсәттегез. Ә чынбарлыкта, Европада азчылык халыкларның телләр проблемасы ничек тора?

Европада милли телләргә карата барган вәзгыять төрле илләрдә, төрле төбәкләрдә төрлечә. Әгәр дә, сүз чагыштырып карау турында бара икән, шулай ук төрле югарылыкта чагыштырырга мөмкин. Европадагы әйбәт кенә хәлдә торган милли телләр белән, Русиядәге азчылык телләрен чагыштырып була. Яисә, шул ук Европада хәле мөшкел булган телләр белән, Русиядәге азчылык телләрен бер үлчәмгә салып карап була. Кайдадыр милли телләр белән вәзгыять яхшырак, кайдадыр начаррак. Ягъни, үлчәм бер төрле генә була алмый.

Яхшы, ә менә сез үзегез Каталониядән. Әйтик, каталон телен алыйк. Бу тел нинди хәлдә тора?

Каталон теленә килгәндә, бу телдә җиде административ берлектә, дүрт төрле илдә сөйләшәләр. Шуңа күрә, вәзгыять төрле административ берлеккә карап төрлечә. Әгәр дә без, үзәк Каталониядәге каталон теле турында сөйләсәк, монда, безнең телебезгә караган вәзгыять иң уңышлы дип әйтеп була. Әмма бу әле, каталон теле тирәсендәге хәлләр идеал дигән сүз түгел. Бу бары тик, без юлыккан проблемалар башка югарылыкта икәнлеген күрсәтә. Без инде, сезгә караганда, башка мәсьәләләрне хәл итәбез. Мәсәлән, бездә чыгышы белән каталон булганнар, Каталониядә яшәүче башка халыклар саны белән чагыштырып караганда, кимеп бара. Моның сәбәбе - Каталониягә актив рәвештә мигрантлар килә.

Әмма, әле бу Каталониядәге халыкның зур күпчелеге ике телдә сөйләшә дигәнне аңлатмый. Шулай да, башлангыч мәктәптә, милләтенә карамастан, бөтен балалар барлык фәннәрне дә каталон телендә өйрәнәләр. Бу гадәти хәл санала. Ә испан теле урта мәктәптә генә кулланыла башлый. Шулай итеп, урта мәктәпне бетергәндә милли һәм дәүләт телләрен бөтенесе дә яхшы гына дәрәҗәдә кулланыла.

Ә менә тикшерүче буларак, яки гомумән, европалы буларак, сез Русиядәге милли азчылыклар теле тирәсендәге вәзгыятькә ничек карыйсыз?

Бу сорауга кыскача гына җавап бирү бик авыр. Русиядәге милли телләргә карата сәясәткә нинди күзлектән чыгып бәя бирергә соң? Беренчедән, дәүләт сәясәте күзлегеннән чыгып, икенчедән, җәмәгатьчелек, шул ук азчылыклар фикереннән торып бәяләп була.

Русия дәүләтенең милли телләргә карата сәясәте регрессив, моны ачыктан-ачык әйтеп була: Шулай да, Русиядә, Франция яки Грециягә караганда. телләр юридик яктан күбрәк якланган. Ләкин Русиядәге бу хәл канәгатьләндерә торган дигән сүз түгел. Кайбер очракларда артык канунлаштырылу киресенчә шомга сала.

Икенче яктан, Көнбатышта, аерым алганда Франциядә, сәясәт бөтенләе белән милли азчылыклар телен якламый. Әмма бу илдә милли хәрәкәтләр, гражданлык җәмгыяте бик көчле. Халыкның үзеннән чыккан менә бу хәрәкәтләр үз телләрен үстерү һәм саклау өчен бик күп эш эшлиләр.

Ә Русиядә мин киресенчә, кешеләрнең дәүләт моны эшләми, тегесен кылмый диеп гаепләгәннәрен еш ишетәм. Мин бу хакта Чабаксардагы форум барышында да әйттем. Дәүләтне гаепләүне аңлап та була. Әмма, үзебез дә, ягъни милли азчылыклар да, гел уфтанып ятканчы, телебезне үстерер өчен нәрсәдер эшләргә өйрәнергә кирәк.

Милли телләр тирәсендәге вәзгыять, телләребезнең киләчәге, беренче чиратта үзебезнең эшчәнлектән тора. Дәүләттән көтеп ятып, өмет итеп кенә торып, телләр үсмәячәк.

Тагын бер мәсьәлә бар. Русиядә милли хәрәкәтләр Европадагы тәҗрибәне белмиләр. Шуның аркасында сез бик күп әйберне югалтасыз. Мин, күзәтү нәтиҗәләремнән чыгып, шуны әйтә алам. Кайвакыт, бу Русия халыклары шундый потологик ялгызлыкта, алар башкаларга охшамаган, үз-үзләренә бикләнгәннәр ки, алар нормаль түгел кебек күренәләр. Икенче яктан, Русия ул нормаль күпмилләтле дәүләт.

Принципта, русияләр өчен, табигатьләре белән уникаль түгел икәнлекләрен, ә дөнья халыклары тәҗрибәсе бу өлкәләрдә булганлыгын аңлап, үз хокуклары өчен көрәшә торган заман килергә тиеш. Русия дә, бу ил күпмилләтле икәнлеген аңларга, мондый аңлау нормада булырга тиеш.

Сез, Европадагы зур халыклар, милли азчылыкларга хокукларны җиңел генә бирделәр дип уйламагыз. Чынлыкта, ул бик авырлыклар белән һәм озак вакытта барды. Бүгенге хокукларыбызны яулап алу бик күп көч таләп итте. Бу көрәш процессы әле хәзер дә дәвам итә. Ул Европада да әле дә тәмамланмаган, һаман да үз хокукларыбыз өчен көрәшәбез.

Русиядәге азчылыклар көрәшенә килгәндә... Сез Чабаксардагы форумның, Уфада җыелып, анда Русия парламентының өченче пулаты - милләтләр пулаты оештыру хакында сөйләшү булачак дигән карарына ничек карыйсыз?

Минем тойгыларым бераз бүленгән. Бер яктан, мин мондый адымга барырга мәҗбүр иткән сәбәпләрне аңлыйм. Әлеге сәбәпләр, милли хәрәкәттә дәүләт төзелешен яхшыртырга дигән ниятләр тудыра. Ләкин, мин акцентны башка мизгелгә куяр идем. Проблем бит, Русиянең чынбарлыкта федерация булмавында. Ул үзәкләштерелгән дәүләт. Форумда катнашучыларга да, бу үзәкләштерү ошый, бары тик бу үзәкләштерә процессын милли азчылыклар да контрольдә тотарга телиләр, дигән тойгы кала.

Минемчә, дәүләтнең федератив төзелешен кайтару хакында сөйләшү, тәкъдимнәр күбрәк булса, файдасы күбрәк булыр иде. Мәсәлән, субъектлар, үзләрендә нинди мәгариф системы булырга тиешлеген үзләре хәл итү хокуклары хакында. Миңа калса, дәүләт төзелеше структурасын үзгәртеп коруның әллә ни файдасы юк, ә файда федератив мөнәсәбәтләрнең чынбарлыкта урнашуыннан гына була ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG