Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:00

Халыкара Ана теле көне алдыннан җиде ел Чуашстан башкаласында яшәп чуаш теленең кулланышын өйрәнүче каталон лингвисты Эктор Алос-и-Фонт белән сөйләштек.

Барселона галиме Эктор Алос-и-Фонт җиде ел Чабаксарда тора. Әйткәндәй, күптән түгел аның туган җире Каталония Испаниядән чыгу өчен тавыш бирде. Галим Чуашстанда ниләр өйрәнә һәм чуаш теленең киләчәген ничек күрә?

– Барселонада лингвистика укыдым, аерым алганда мине һәрвакыт социолингвистика кызыксындара иде: телләр яңа буынга ничек тапшырыла, ни өчен кайберләре югала. Русиядә телләрнең күп булганын белә идем, тагын да яхшырак өйрәнер өчен үзем барырга булдым. Русиядә телләрне куллану мәсьәләсе бик аз өйрәнелгән булып чыкты. Татарстан һәм Башкортстан турында, төньяк халыклары турында ниндидер мәгълүмат табып була. Башка берни юк. Чабаксарга очраклы килдем. Бер атнага килгән идем, менә җиде ел булды инде.

Башта мин монда чуаш телендә укыйлардыр дип уйладым. Халыкның өчтән ике өлеше чуашлар бит, димәк, милли тел дә үсештә булырга тиеш иде, уйлавымча. Моннан тыш чуаш телендә бер миллионнан артык кеше сөйләшә. Мондый телләр дөньяда 5% кына. Европа үлчәвенә салсак – чуаш теле популяр тел була алыр иде. Чынбарлыкта алай түгел икән.

– Чынбарлыкта ничек?

– Чуашларның яртысы шәһәрләрдә тора. Чабаксар халкының 63% чуашлар. Әмма аларның 1-2% гына балалары белән чуаш телендә сөйләшә. Димәк, бу тел балаларга бөтенләй күчми. Күчсә дә, урыс теле белән катнашкан хәлдә генә. Чуашча рәхәтләнеп сөйләшкән шәһәр балалары юк диярлек. Димәк, шәһәр чуашларының икенче буыны ана телләрен яңа буынга инде бөтенләй җиткерә алмаячак дигән сүз. Бу барлык халыкның 50%. Шәһәр мәктәпләрендә чуаш теле атнасына 2-3 тапкыр укытыла, анысы да ана теле буларак түгел. Шәһәрләрдә чуаш телендә белем бирүче бер мәктәп тә юк. Мин үз балаларымны чуаш телендә укытырга теләдем, андый мөмкинлек юк, диделәр миңа.

– Ата-аналар балалары белән үз телләрендә сөйләшергә теләмиме?

– Монда икетеллелекне сәер аңлыйлар. Бик күп ата-ана белән сөйләштем. Күбесе өйдә чуаш телендә сөйләшсәләр баласы рус телен өйрәнә алмас дип борчыла. Акценты булыр, балалар белән уйный алмас, поликлиникада берни аңламас, дип уйлый – бу бер. Икенчедән, шәһәрдә мәктәпләрдә белем бирү бары тик урыс телендә. Бу инде балаларның русча гына сөйләшүгә күчүенең төп сәбәбе.

– Шәһәрләр белән аңлашылды, авылларда хәлләр ничек? Туган тел авылда да сакланмыймы?

– Чуашларның 40% кечкенә авылларда яши. 2005-2006 елларда кечкенә (3 мең кешедән азрак кеше яшәгән) авылларда һичьюгы башлангыч мәктәп чуаш телендә иде. Ата-аналар балалары белән чуашча сөйләшә иде. Барысы да бик әйбәт иде. Нәрсә үзгәрде 10 ел элек? БДИ, ФГОС (Федераль дәүләт мәгариф стандарты) барлыкка килде. Рус теле өстенлеген алга сөрүче идеология җәелә башлады. Туган телне сакларга кирәк, ана телен белү боларның берсенә дә комачауламый, дип әйтүче булмады. Булса да, аларны тыңламадылар. Нәтиҗә? Нәтиҗә шул – авыл мәктәпләрендә дә урысча укыта башладылар, өйдә дә урысча сөйләшә башладылар.

– Боларны ничек өйрәнәсез? Авылларга үзегез чыгып йөрисезме?

– Әйе, авылларга йөреп 7-11 сыйныф укучылары белән сөйләшәбез. Шәһәрләрдә һәм Чуашстанның төньяк районнарында өч меңләп укучы белән очраштык. Хәзер көньяк районнарга чыгарга җыенабыз. Балаларга без “өйдә кайсы телдә сөйләшәсез, әниләрегез, әбиләрегез сезгә кайсы телдә дәшә, нинди ситуациядә,” дигән сораулар бирәбез.

"Туган телнең кирәге юк" дигән стереотипны җимерү юлларын тәкъдим итәчәкбез

Төньяк районнар турында шуны әйтә алам – балалар өйдә чуашча сөйләшә, әмма урысча яза һәм укый, чөнки урыс мәктәбенә йөри. Бу районнар Чабаксарга якын. Батыр һәм Комсомол районнары башкаладан ерак, анда вазгыять башка төрле булырга мөмкин.

Максатым шушы трендларны ачыклау. Ачыклагач, "туган телнең кирәге юк" дигән стереотипны җимерү юлларын тәкъдим итә алачакбыз. Русиядә милли телләр белән кызыксыну юк. Һәркемнең телендә БДИ. БДИның милли телләргә зыянын кем дә булса тикшергәнме? Русия һәм Чуашстан чуаш теленең юкка чыгуын теләми бит.

– Шулай да чуаш телендә сөйләшүчеләр кими. Русиядә соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, 2002-2010 елларда чуаш телен белүчеләр 300 мең кешегә кимегән.

– Чуашча сөйләшүчеләр саны 1.3 млн. иде, 1 млн. калды. 8 елда чуашча белүчеләр саны 21% кимеде, дигән сүз бу. Чуашстанда бу 14% тәкшил итә. Республиканың халкы да 5% кимеде. Чуашстаннан читтә хәлләр тагын да аянычрак. Читтә яшәүче чуашлар арасында ана телен белүчеләр 32% кимегән. Татарстан белән Башкортстан ана телләрен ничек тә булса кайгыртырга тырышканда, Самар һәм Ульян өлкәсендә хәлләр фаҗигага җиткән.

– Тел халыкның милли үзаңы өчен ни дәрәҗәдә мөһим?

– Шиксез, тел халыкны халык итүче төп факторларның берсе. Шулай да төрле халыклар бар. Мисал өчен, ирландлар өчен ана телен белү-белмәү ул кадәр үк мөһим түгел. Алар инглизчә сөйләшкәндә дә үзләрен ирланд итеп саный, башкалар да моны белә һәм күрә. Татарларны да шул категориягә кертер идем – аларның татар теленнән тыш башка үзенчәлекләре бар: дин, татар исемнәре.

Чуаш теле ул чигү, җыр-бию һәм авыл гына түгел...

Чуашларның андый билгеләре юк. Бигрәк тә шәһәр чуашларының исемнәре рус, диннәре православ. Димәк, алар өчен ана телен белү бик тә мөһим. Советлар Берлеге заманнарында чуаш-рус никахында туган балалар 98% очракта рус булып үсә иде. 90нчы елларда бу сан 80-90% кадәр кимеде. Хәзер андыйларның саны тагын да азрак. Димәк, үз телләрендә сөйләшмәсәләр дә, чуашлар үзләрен чуаш итеп хис итә. Соңгы 25 елда аларның үзләренә карата хөрмәте артты.

– Берничә тапкыр Татарстан белән Башкортстанны телгә алдыгыз. Бу ике республиканың тәҗрибәсен куллану бармы?

– Сүз дә юк, Татарстанның йогынтысы монда бик зур. Монда Татарстанга охшарга тырышалар кебек. Бер яктан бу яхшы, күршеләргә карап яңа уңышларга ирешү омтылышы бар. Икенче яктан, кайвакыт начар да. "Татарстан да булдыра алмагач, безгә кая инде" дигән фикер дә булгалый. Кызганычка, беркем дә Уэльс, Каталония, Басклар иленең тәҗрибәсен белми һәм өйрәнми.

– Ни өчен каталоннар Испаниядән бәйсезлек таләп итә? Нәрсә ошамый аларга анда?

– Каталоннарның 20% чамасы бәйсезлек тели. Калганнарын Испания эчендә автономия булып яшәү кәнәгатьләндерер иде. 90нчы еллар азагында автономия вәкәләтләрен киңәйтү сүзе чыккач, үзәк хөкүмәт моңа кискен каршы чыкты. Шул чакта бәйсезлек тарафдарлары күбәйде. Шул ук чорда Мадридта хакимияткә милләтчел партия килеп, каталон балаларын испанлаштыруны максат итеп куйды. Бу вазгыятьне тагын да кыздырып җибәрде. Билгеле, икътисади кризис үз өлешен кертте. Барселона – туризм, сәнәгать һәм бизнес үзәге. Каталония гомер-гомергә Испаниянең башка төбәкләреннән яхшырак яшәде. Каталоннар башка регионнарга ярдәм итүгә каршы түгел иде, әмма үзләренә күбрәк акча кылдырырга теләде. Мадрид каршы чыкты. Нәтиҗәне беләсез.

– Каталон һәм испан телләре арасында тигезлек ничек саклана?

– Каталониядә яшәүчеләрнең 35% өчен каталон теле – ана теле. Халыкның 95% бу телне аңлый. Мәктәпләрдә дәресләр каталон телендә укытыла. Халыкның 80% моның белән килешә. Алар яхшы эшкә каталон телен белеп кенә урнаша алганны аңлый (һәм, әлбәттә, испан телен). Эш урыннарында барлык документлар каталон телендә алып барыла. Җирле хакимият каталон телен испан теле белән бертигез дәрәҗәдә тотарга тырыша.

Белешмә: Чуаш теле ЮНЕСКОның "Русиядә юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегендә, әмма аның хәле удмурт һәм мари теле кебек үк аяныч түгел. 2013 елда башкорт һәм кырымтатар телләре дә юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегенә кертелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG