Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр ничек торгызыла? Ирланд теле тәҗрибәсе


Азатлык дөньяда кайчандыр югалу куркынычы янаган һәм кулланыштан чыккан телләрнең яңадан үсеш алу мисаллары белән таныштыруны дәвам итә. Бүген без заманында инглиз теле тарафаннан нык кысылган, бүген үз дәүләтенә ия булган ирланд теле турында сөйләшәбез.

Ирланд теле үзенең дәүләтенә ия булса да, галимнәр аның торышы һәм хәлен имин түгел дип атый. Дөньяда 8,5 млн ирланд кешесе яшәсә дә, ирландча сөйләшүчеләр саны моннан биш тапкыр азрак.

Кайчандыр Көнбатыш Европада гөрләгән тел бүгенге көндә нинди шартларда? Галимнәр һәм активистлар аның үсеше өчен нинди чаралар күрә? Дөньякүләм таралган инглиз теле йотуына ничек каршы торып була? Бу һәм тел үсешенә кагылышлы башка сорауларга җавапларны без ирланд галимәсе, Лейпциг университетында ирланд телен укыткан Эмма Пауэр белән бергә эзләдек.

Белешмә: ирланд теле

Ирланд теле – ирландларның милли теле, кельт телләрнең берсе. Ирландиянең 2 дәүләт телләренең берсе (икенчесе – инглиз теле). 2007 елдан Европа берлегенең эш телләре рәтенә керә.

Рәсми саннарга күрә, Ирландиядә ирланд телен белгән 1,7 млн кеше яши. Алар арасында 350ләп мең кеше телне көнкүреш тормышта куллана, ә 450ләп мең кеше беркайчан да диярлек кулланмый. Күп кенә белгечләр бу саннарны шикле дип атый, көнкүреш тормышта ирланд телен күпкә азрак кеше куллана ди.

XIX гасырдан бирле телне торгызу, аның кулланылышын арттыру юнәлешендә дистәләрчә оешма эшли. Күпсанлы тырышлыклар ирланд теленең юкка чыгуын туктата алган дип санала, ләкин ул хәзерге вакытта да куркыныч халәттә диелә.

— Заманында ирланд теле кулланылышы никадәр зур иде? Аның көчле булган вакыты турында сөйләгезче?

— Ирланд теле тарихы бик бай, ул безнең эраның IV гасырына барып тоташа. X гасырга таба ул киң кулланылышка ия була башлый, ул заманнарда ирланд телендә бөтен Ирландия, хәзерге Шотландия һәм Мэн утравы җирләрендә сөйләшкәннәр. Ирланд теле XIX гасырга кадәр Ирландиянең төп теле булган.

Британ хакимияте вакытында Ирландиядә милли телне тыйган күп кенә кануннар кабул ителгән

XIX гасырда исә күп сәбәпләр аркасында инглиз теле өстенлек итә башлаган. Британ хакимияте вакытында Ирландиядә милли телне тыйган күп кенә кануннар кабул ителгән, ирланд телен куллану парламентта, мәхкәмәләрдә һәм көнкүреш тормышта тыелган булган. Моннан тыш 1845 елдагы зур ачлык 2 миллионлап кешене һәлак иткән, күп кеше күченергә мәҗбүр булган, бу да тел таралышына тискәре тәэсир иткән. Тел әкренләп фермерлар теленә әйләнгән, аның кулланылышы нык кимегән.

— Соңгы елларда ирланд телен торгызу, популярлаштыруга юнәлгән күпсанлы чаралар башкарыла. Аларны атагызчы, телне үстерү максатыннан нинди эшләр эшләнә?

Эмма Пауэр
Эмма Пауэр

— Ирланд телен торгызу һәм үстерү омтылышлары күп булган, алар хәтта XIX гасыр азагында ук башланган дип әйтеп була. 1893 елда Conradh na Gaeilge​ дип аталган оешмага нигез салына, ул ирланд телен һәм мәдәниятен Ирландиядә һәм дөнья буйлап таныту белән шөгыльләнә, оешма бүгенге көндә дә актив.

Башка активистлар белән берлектә әлеге оешма 1996 елда TG4 дип аталган ирланд милли телевидениясен оештыруга ирешә. Бүгенге көндә бу ирланд телен өйрәнүчеләр һәм ирландча сөйләшүчеләр өчен төп ресурс булып тора, моннан тыш Raidio na Gaeltachta дип аталган медиа холдингы да ачыла, ул радио, подкастлар системын һәм онлайн сайт тупланмасын тәшкил итә.

Ирланд теле атнасы ирланд телен яхшы мәгънәдә "рекламлый" һәм аны популярлаштыра

Кызыклы чаралар арасында мин Ирланд теле атнасын ("Seachtain na Gaeilge") атар идем. Бу ике атналык фестиваль март башында үткәрелә, Изге Патрик көне дә аның кысаларында оештырыла. Фестиваль ирланд телен яхшы мәгънәдә "рекламлый" һәм аны популярлаштыра. Шунысы кызык: әлеге фестиваль кысаларындагы чаралар Ирландиядә генә түгел, бар дөнья буйлап уза, ул ирланд мәдәниятенә зур игътибар уята.

Меңнәрчә кеше 24 сәгать дәвамында бөтен җирдә бары тик ирландча гына сөйләшә

Ирланд телен популярлаштыруда кызыклы чаралар һәм проектлар күп. Мисал өчен, ил буйлап оештырылган "Gaeilge 24" чарасы бар, аның кысаларында меңнәрчә кеше 24 сәгать дәвамында бөтен җирдә бары тик ирландча гына сөйләшә, бу чарада башлыча мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша. 2004 елдан бирле бездә IMRAM дип аталган ирланд әдәбияты фестивале үткәрелә,

Университетлар да үзенчә студентларга ирланд теле атмосферасын тудырырга тырыша, тулай торакта ирландча сөйләшүчеләрне бер урынга җыялар, аларда тел практикасы башкарыла. Хәтта кафе-барлар да кичләрен ирланд телен өйрәнүчеләр яки ирландча сөйләшүчеләр өчен тел клубларын оештыра, мондый күренеш башка илләрдә дә бар.

Ирланд телен үстерү макстаныннан күп төрле һәм кызыклы проектлар башкарыла, моннан тыш та кызыклы чаралар күп. Шунысы мөһим: әлеге омтылышлар гел дәвам итә, даими рәвештә яңа проектлар туып килә, бу ирланд теленә кызыксынуны арттыра.

Видео: "Conradh na Gaeilge" оешмасы "Ирланд телен өйрәнү мифлары" сериясен әзерли. Анда визуаль яктан аңлаешлы рәвештә ирланд теле өстенлекләре, чынбарлыкта аның чыгымлы булмавы һәм башка кызыклы фактлар аңлатыла.

Телне торгызуда, аны популярлаштыруда нинди өлкәләрне мөһим дип саныйсыз? Сезнең тәҗрибәдән чыгып, нинди юнәлешләр әһәмиятле?

Еш кына телгә тискәре караш балачакта туган тәэсирдән тора

— Минемчә, монда төрле-төрле өлкәләрнең булуы мөһим. Мәгариф өлкәсендә телдә сөйләшүнең, телне куллануның позитив тәҗрибәсе (аеруча, балачактан) нәтиҗәдә бөтен тормыш дәвамында телгә яхшы мөнәсәбәт тудыра. Бу ата-аналарга да кагыла, еш кына телгә тискәре караш аларның балачагында туган тәэсирдән тора.

Кешеләрнең төрле булуын исәпкә алырга кирәк, һәркемнең үз кызыксынуы бит. Шуңа күрә телнең төрле өлкәләрдә кулланылуы, әлеге кулланылыш өлкәләрнең синтезы булуы мөһим. Шуңа игътибар иттем: кешеләргә мәдәни тамырлар һәм тарих белән мөнәсәбәт тә мөһим, ул яктан да кызыксындырып була.

—​ Мәктәпләрдә телне мәҗбүри укыту мөһимме? Ничек уйлыйсыз, ансыз телне үстереп буламы?

Мин телнең мәктәптә мәҗбүри укытылуы аны популяр итүенә ышанам

— Мин телнең мәктәптә мәҗбүри укытылуы аны популяр итүенә ышанам. Бу процесс аеруча мәгарифнең башлангыч этапларында булырга тиеш. Мәктәп телне башлангыч дәрәҗәдән башлап, аны көнкүреш тормышта кулланырлык итеп сөйләшү дәрәҗәсенә кадәр өйрәтергә тиеш дип саныйм, аннан соң аның телне тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге дә булырга тиеш.

Әлбәттә, телне башка юллар белән дә үстерергә мөмкин, монда күп фактор зур роль уйный. Телгә кызыксыну еш кына олырак яшьтә дә уяна, ул аудиториягә дә игътибар итү кирәк. Ләкин тел никадәр иртәрәк өйрәнелә икән, ул шулкадәр яхшырак үзләштерелә, шуңа телне өйрәтү процессы да никадәр иртәрәк башлана, шулкадәр яхшырак.

— Тел үсешендә заманча технологияләр, уеннарның роле никадәр зур? Бу өлкәдә ирланд теле тәҗрибәсе нинди?

Яңа технологияләр барлыкка килү белән теләсә кайсы тел аларны үзләштерергә һәм кулланырга тиеш

— Теләсә кайсы тел язмышында заманча технологияләр хәл иткеч роль уйный. Яңа технологияләр барлыкка килү белән теләсә кайсы тел аларны үзләштерергә һәм кулланырга тиеш. Ирланд телендә кушымталар, әсбаплар һәм програмнар саны арта бара, алар арасында сүзлекләр дә, уеннар да, тел өйрәнү кушымталары да бар. Бу – телне үстерү өчен гаять әһәмиятле, чөнки хәзер һәр кешенең диярлек смартфоны һәм интернеты бар. Бүгенге дөньяда кибеткә барып, сүзлек һәм үзөйрәткечне һәр кеше алмаячак. Бу вакыт та, акча да. Шул ук вакытта смартфонына тел өйрәнү кушымтасын йөкләү җиңел.

Берәр телдә интерфейс күчерү мөмкинлеге юк икән, аның өчен көрәшергә кирәк

Смартфоннар, сайтлар, социаль челтәрләрнең теле дә әһәмиятле. Күбесенчә, интерфейсларны ирланд теленә күчерү мөмкинлеге бар, бу яхшы, берәр телдә мондый мөмкинлек юк икән, аның өчен көрәшергә кирәк. Бу очракта тел гади кулланучының көндәлек тормышына кереп урнаша булып чыга.

Социаль челтәрләр миноритар телләрнең яшәвенә ачкыч була ала, чөнки алар фикердәш кешеләргә аралашырга, гел элемтәдә булырга ярдәм бирә, дөрес юллар гына табу кирәк. Ирланд телендә онлайн аралашу арта, бу яшь буында нык сизелә, тел аралашу инструменты буларак та кулланыла, өйрәнү объекты да була. Бу шәп, һәм тел үсешенең яңа аспектын ача.

— Ирландия мәктәпләрендә башка фәннәр ирландча укытыламы? Дөнья буйлап инглиз теле төп фән теле булганда, милли телдә генә дәресләрне алып бару мөмкинме?

— Ирландиядә барлык фәннәрне ирланд телендә генә укыган мәктәпләр бар, башкаларында исә ул бары тик предмет буларак кына укытыла. Мин моны мөһим дип саныйм, үзем дә башлангыч мәктәптә барлык дәресләрне ирландча укыдым, һәм дөньяны ирланд теле күзлегеннән таныдым.

Милли телдә алынган белем инглиз телендә алынган белемнән ким булмаска тиеш

Шул ук вакытта, милли телдә алынган белем, әйтик, инглиз телендә алынган белемнән ким булмаска тиеш, бу мөһим, бу очракта каршылыклар да кимиячәк.

Берничә телдә укыту да – кызыклы тәҗрибә. Бездә шундый мәктәпләр бар: иртәнге вакыттан төшкә кадәр укыту ирландча бара, төштән соң исә фәннәр инглизчә укытыла. Бу ике телне дә тигез һәм файдалы итә.

— Ирланд телен укытуда нинди заманча алымнар, ысуллар кулланыла? Нәрсәгә игътибар бирелә?

Тел өйрәнүдә заманча алымнарга, онлайнга күчеш булырга тиеш

— Китаплар гына уку һәм CD-дисклар тыңлау көннәре узган, шуны аңларга кирәк. Тел өйрәнүдә заманча алымнар, онлайнга күчеш булырга тиеш. Бүгенге көндә тел өйрәнүдә онлайн сайтлар, сүзлекләр, уеннар булган сайтлар, әдәби әсәрләр һәм аларның аудиолары булган ресурслар күп булырга тиеш. Видеолар, нәфис һәм документаль фильмнарның да күп булуы мөһим.

Менә мондый чыганаклар ирланд телен башкача ача, аның бары тик сыйныф теле генә булмавын, көндәлек заманча тормышта да кулланылган тел икәнен күрсәтә. Заманча музыка да тел өйрәнүгә кызыксыну уята, әйтик бездә яшьләрдә бик популяр булган TG Lurgan исемле башкаручы бар, ул танылган дөнья җырларын ирландчага тәрҗемә итә, үзенең заманча җырларын иҗат итә, аны яратып тыңлыйлар. Җыр сүзләре еш кына тел өйрәтүдә дә кулланыла.

Видео: TG Lurgan ирландча башкаруында дөньякүләм танылган Avicii-ның "Wake Me Up" җыры.

Бездә ирланд телен укыту искерде, яшьләргә кызык түгел дигән фикерләр дә йөри. Бу күбесенчә борынгырак әдәбият һәм шигъриятне өйрәнүгә бәйле, ул балаларга бик үк кызыклы түгел. Тел өйрәнү очрагында, әлбәттә, бу материаллар бәлки шулкадәр мөһим дә түгелдер. Мисал буларак, дәресләрендә заманча җырларны күпләп кулланган укытучылар бар, бу аларга өстенлек бирә, укучыларны тел өйрәнүдә кызыксындыра.

— Миноритар телгә китаплар, фильмнар, сериаллар тәрҗемә итүгә мөнәсәбәтегез нинди? Моны мөһим дип саныйсызмы? Ирландларда бу эш ничек башкарыла?

Һәр телнең тәрҗемә ителгән заманча әдәбият һәм фильмнар корпусы булырга тиеш

— Һәр телнең тәрҗемә ителгән заманча әдәбият һәм фильмнар корпусы булырга тиеш дип саныйм. Бу һәм бу телдә сөйләшүчеләргә, һәм дә телне өйрәнүчеләргә дә мөһим, әйтик, фильмны башта инглизчә караган кешегә шул ук фильмны ирландча да карау файдалы була ала. Ирланд теленә тәрҗемә ителгән, бөтен яшькә караган фильмнар, китап, уеннар бик күп, алар киң кулланыла.

Үз фильмнарны, яңа контентны да булдыру кирәк, моның өчен азчылык милләтнең ресурслары җитәрлек булырга тиеш. Телнең үз контенты, әлбәттә, күбрәк игътибар казаначак.

— Үз туган телләрен сакларга һәм үстерергә теләгән тел активистлары, галимнәргә нәрсә киңәш итәр идегез?

— Төп мәсьәлә шул: телне өйрәнү, телдә сөйләшү мөмкинлеге бөтен кешедә булырга тиеш, яшьләрдә дә, олы буында да. Тел өйрәнү курслары, онлайн материаллар күпләп тәкъдим ителергә тиеш. Социаль челтәрләрдә, медиа чараларында ул яңгырарга тиеш.

Күптән түгел генә АКШның Нью-Йорк штатында яшәгән Моһаук индеецлары теле турында укыган идем. Аларның телендә 1 мең кеше генә сөйләшкән. Күп тырышлыклар ярдәмендә әлеге тел үстерү програмы оешкан, алар хәтта онлайн сүзлекләр һәм тел өйрәнү әсбабын ясаган! Хәзерге вакытта телдә сөйләшүчеләр саны өч тапкыр арткан.

Димәк, хәтта 1 мең кеше генә сөйләшкән тел мисалында да шуны әйтеп була: теләсә кайсы телне үстерергә була, кайвакыт бу кечкенә идеядән дә башлана ала. Иң мөһиме: күңел төшермичә эшләргә генә кирәк.

XS
SM
MD
LG