Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен булдырды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Комиссия татар телен саклау проблемнары турында фике алышу өчен төзелгән. Аерым проектларга грантлар бирү дә каралган.

Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия булдыру турындагы фәрманга кул куйды. Әлеге документ президентның рәсми сайтында дөнья күрде.

Махсус комиссиядә "татар телен саклау һәм үстерүнең проблемлы мәсьәләләрен билгеләү", фәнни юнәлешкә өстенлек бирү, татар телен саклауга юнәлтелгән проектларга грантлар һәм програмнар аша булышу, читтә яшәүче татарларга "әдәби телне куллану даирәсен киңәйтүдә ярдәм итү" эшләрен оештыру каралган. Комиссия даими эшләүче киңәшмә орган булачагы әйтелә.

Комиссияне Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк. Аның урынбасары булып мәгариф министры Рәфис Борһанов билгеләнгән. Комиссиядә барлыгы 35 кеше. Алар арасында Татарстан ата-аналары берлеге координаторы Илсөя Әхмәтгалиева, ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминов, халык шагыйре Разил Вәлиев, язучы һәм Татарстан депутаты Ркаил Зәйдулла, "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, энциклопедия институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев, "Викимедиа" хәрәкәте активисты Фәрхәт Фәткуллин бар. Комиссиядә күпчелекне депутатлар һәм хөкүмәт әгъзалары алып тора.

Туган телләрне саклау комиссиясен төзү тәкъдиме белән 12 мартта Дәүләт шурасы утырышында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев чыккан иде. Шул ук көнне парламент Русия президенты Владимир Путин исеменә туган телләрне саклауны сорап мөрәҗәгатькабул итте.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG