Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Айсин: "Бу стратегияне бер адым буларак кына кабул итәргә кирәк"


Руслан Айсин: "Бу стратегияне бер адым буларак кына кабул итәргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:21:18 0:00

Татарстан суверенитеты көне алдыннан Дөнья татар конгрессының Милли шурасы Казанда "Милләт җыены" чарасын оештырып, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Ике ел элек эшләнә башлаган стратегия моңарчы күп тапкыр кичектерелеп килде, аның бу җыенда кабул ителәчәге хакында алдан игълан ителмәде. Сәер рәвештә кабул ителгән шушы документ турында сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек.

1990 елгы Суверенлык декларациясенең 30 еллыгын билгеләгән бу көннәрдә шул суверенлыкның бар диярлек казанышларын инде югалта барган татар, милләтне киләчәктә ничек үстерү юлларын билгеләргә тиешле гамәл стратегиясенә ия булды. Хөкүмәт карамагындагы Татар конгрессы әзерләгән шушы хезмәт инде исеменнән үк аңлашылган әһәмияте сәбәпле шунда ук төрле кызыксынган тарафлар ягыннан тикшерелә башлады, һәм шунысы кызык, дәүләт хезмәтендәге татарлар стратегияне нигездә дәррәү хупласа, бәйсез татар активистлары тәнкыйди караш белдерә. Азатлык радиосы аларның барысын да яктытырга тырышты. Әмма бүген без дәүләт карамагындагы медиа чараларында мактау, соклану тоннары өстенлек итүен искә алып, "Минемчә" студиясенә бәйсез блогер, сәясәт белгече Руслан Айсинны чакырырга булдык.

— Стратегия кабул ителүгә аның тирәсендә шунда ук бәхәсләр кабынып китте. Сүнеп килгән ирекле матбугат урынын хәзер социаль челтәрләр ала бара һәм бәхәсләр дә шунда җәелә. Шөкер, бәйсез фикерләүче татар активистлары әле һаман да бар, алар ягыннан Стратегиягә, нигездә, тискәре караш белдерелә. Кабул иткәне дә, "ярар инде, бүгенге хәлебез шул, аннан-моннан әвәләнгән стратегия — татар дөньясындагы хәлләрнең көзгесе. Татар дөньясы нинди — стратегиясе дә нәкъ шундый килеп чыккан" дигән фикердә. Син ни уйлыйсың бу хакта?

Бу кабул ителгән документны бер баскыч буларак кына кабул итәргә кирәк

— Бу сүзләрдә, әлбәттә, рациональ хаклык та бар, дөресен әйткәндә. Әмма шул ук вакытта фикер бит ул җанлы әйбер. Ул ниндидер футуристик, хыялый әйберләрне дә үз эченә ала. Әлбәттә, безнең хәзерге халәтебез бик сокланырлык түгел. Әмма шул ук вакытта стратегия ул бит анализ гына түгел. Ул — киләчәккә караш, максатлар кую. Зур максатлар. Бүгенге көндә ул максатлар утопияле булып күренергә мөмкин. Әмма шул ук вакытта бу аның эше дә. Башта фикер бара, фикер артыннан сүз иярә, сүз артыннан инде гамәл бара. Ә без күргән стратегиядә, кызганыч, аның исеме белән җисеме туры килми, мин аны шулай дип бәялим. Шул ук вакытта ул документ бар, тик татар бит ул яши, татарның башка фикер ияләре дә бар, башка карашлар да бар. Шуңа күрә бу стратегияне, бу кабул ителгән документны бер баскыч буларак кына кабул итәргә кирәк. Менә адымны атладык та киттек.

— Бу документны гомумән, Стратегия дип атап буламы? Чөнки социаль челтәрләрдә дә, башка язмаларда да бу күбрәк мөрәҗәгатьне хәтерләтә диләр. Кемдер бу ниндидер тарихи ностальгиягә чумган памфлет кебегрәк нәрсә ди. Ничек атарга соң моны?

Стратегия ул ниндидер документ кына түгел. Ул — яңа импульс. Татар яши, димәк

— Дөрес, ул памфлетка да охшаган, ниндидер өндәү документына, стиленә дә охшаган. Әлбәттә, анда тарихи вакыйгаларга, бөек шәхесләребезгә урын бирелгән. Шул ук вакытта ниндидер концептуаль анализ күренмәде. Киләчәккә караш, киләчәккә векторлар билгеләнмәде. Ә стратегия беренче чиратта шуны күз алдында тота. Һәм аны ниндидер чакыру, манифест форматында кабул итәргә була, минемчә. Шул ук вакытта аны тулаем, менә без кабул иттек тә шуның белән бетте дигән сүз түгел. Татар яши, татарның, Аллаһка шөкер, фикере бар. Шуңа күрә алга таба һәрбер кеше, һәрбер фикер иясе бу процесста катнаша ала. Чөнки күрдек, мәсәлән, президент үзенең юлламасында стратегия турында әйткәч, төрле төбәкләрдән, хәтта төрле илләрдән милләттәшләребезнең фикерләре яңгырады, төрле тәкъдимнәр килә башлады, ничектер милләттәшләребез дәртләнеп, рухланып киттеләр. Чөнки стратегия ул ниндидер документ кына түгел. Ул — яңа импульс. Татар яши, димәк. Аның яңа максаты бар, яңа биеклекләргә, офыкларга карый.

— Тәкъдимнәр, идеяләр күп килде дисең. Әлбәттә, һәркем аны белдерә ала. Ләкин бит әгәр дә стратегия дигән нәрсә әзерләнә икән, аны ничектер бергә туплап, анализ ясап, ниндидер концепциясен булдырып, эчке бөтенлеге булган бер документ эшләргә кирәк һәм моңа тиешле әзерлеге булган белгечләр дә кирәк. Мисал өчен, мин шул тәнкыйди язмалар арасында татарда андый төпле стратегияләр язарлык белгеч инде калмады, аны җиренә җиткереп язардай кеше юк дигән сүзләр дә күрдем.

— Ул проблем да бар чынлыкта. Безнең барлык юнәлешләр буенча белгечләребез юк, кызганыч. Социология фәнен алыйкмы, демография, сәяәсәт белгече, икътисад, психология ише әйберләр бу стратегиядә урын тапмаган. Моның өчен безгә аерым бер интеллектуаль, зыялы мохит булдырырга кирәк. Ул күренмәде. Оештыру мәсьәләсе дә шул кадәр генә иде, кызганыч. Чөнки акыллы кешеләрне, аксакалларны бергә җыю үзе бер катлаулы процесс. Аны оештыру өчен шул кадәр сәләтле, абруйлы, аңлый торган кеше кирәк.

— Әйе, моңа, әлбәттә, каршы фикерләр дә әйтелде, ризалашмаучылар булды. "Әлегә белгечләр бар, җитди һәм төпле стратегияне булдырып булыр иде. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Мисал өчен, Татар яшьләре форумы оештырган стратегик сессиядә күп кенә саллы фикер, тәкъдим яңгырады" диделәр. Тик алар бер мизгелдә юкка чыкка чыккан, бөтенләй башка бер текст пәйда булган. Ул исә стратегия түгел, бары тик матур фикерләр генә ди кайберәүләр. Бу әзерләү процедурасында син үзең катнаштыңмы?

Бу документ тиз арада кабул ителде, экспертиза да узмады, җәмәгатьчелек тарафыннан каралмады

— Юк, катнашмадым. Мин беренче этапларында гына катнашып алдым. Без берничә кеше идек. Без читтән чакырылган экспертлар, тәнкыйтьчеләр булдык. Язуда без катнашмадык. Әмма мин ниндидер бәхәсләрдә, семинарларда без катнашкан кешеләрнең берсе буларак сөйлим. Бу кабул ителгән документны мин күрмәгән идем. Минем белән бергә бу процессларда катнашкан кешеләр шулай ук бу документны беренче тапкыр шул конгрессның җыелышында күрделәр. Минемчә, берничә текст, берничә альтернатив документ булып, аларны шул Милләт җыенына чыгарып, аларга халык тарафыннан бәя бирелергә тиеш иде. Ә монда бит инде гади халык түгел, монда татарның асыл затлары җыелган, татарның лидерлары, төбәкләрдәге лидерлары. Шуңа күрә ул алар тарафыннан экспертиза узарга тиеш иде. Әмма, бу документ тиз арада кабул ителде, экспертиза да узмады, җәмәгатьчелек тарафыннан каралмады.

— Ашыктыру сизелә, әлбәттә. Стратегияне нәкъ менә хәзер кабул итү артында Татарстанда 13 сентябрьгә билгеләнгән президент сайлавы факторы тора дигән караш та бар. Янәсе, бу Рөстәм Миңнехановка татар электоратын үзенә күбрәк җәлеп итү өчен кирәк булган. Шул хакта ни уйлыйсың?

— Әлбәттә, бу сәяси аспект күренә. Шул ук вакытта, минемчә, бу — төп мәсьәлә, төп проблем түгел. Чөнки бу документ барлык татарларга да кагыла, Татарстанда яшәүче татарларга гына түгел. Сайлау да бәлки йогынты ясагандыр. Әмма төп проблем башка, минемчә. Төп проблем — эшне начар оештыру. Икенчедән, стратегиянең нәрсә икәнен белмәү. Күп фикерләр ишетергә туры килә. "Стратегия шундый булырга тиеш", ди кайберләре, икенчеләре "юк, менә мондый концептуаль булырга тиеш", ди, кемдер "юк, ул ниндидер шигъри юллар белән тасвирланырга тиеш", ди. Мин шулай дип җавап бирәм: һәрбер халыкның үзенең сәяси, зыялы, тарихи тәҗрибәсе бар, ул шул тәҗрибәсенә таянып аны эшләргә, аны язарга тиеш. Безнең үз тәҗрибәбез бар, шуңа таянып без аны эшлибез. Ниндидер читтәге концепцияләрне карап була, әлбәттә. Ләкин алардан турыдан-туры калька ясау дөрес булмастыр.

— Сине дөрес аңласам, Стратегия эшләүнең төп хилафлыгы — эчтәлектән бигрәк, әзерләү процессының бик начар оештырылуы. Төп сәбәп шулмы, синеңчә?

— Миңа калса, оештыру — эшнең 80 процент уңышы.

— Искә төшереп китик инде, бу эшне Дөнья татар конгрессы алып барды, аның Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Милли шурасы алынган иде бу эшкә Рөстәм Миңнеханов кушуы белән. Элек тә тәнкыйть булды, бу эш яшерен алып барыла, тикшеренүләр үткәрелми дип. Менә инде хәзер нәтиҗәсе ничек килеп чыкканын күрәбез.

— Анда Фәннәр академиясе дә катнашты. Анда катлаулырак мәсьәлә, чөнки анда берничә сәяси үзәк, ягъни Фәннәр академиясе, Милли шура, ниндидер аерым бәйсез милли экспертлар дип әйтимме… Менә бу берничә төркем, берничә үзәк арасында уртак тел табылмады. Ниндидер оештыру механизмы булмады, кызганыч. Бәлки шул да сәбәп булгандыр. Чөнки ашыгыч рәвештә яңа документ ясарга булдылар.

— Күзгә шунда ук ташланган тагын бер принципиаль нәрсә – ул да булса, шушы Стратегиядә татар дәүләте, бәйсезлек идеясенең бөтенләй булмавы. Гәрчә элекке еллардагы татар иҗтимагый фикере өчен ирекле дәүләт, тел һәм дин белән беррәттән, киләчәк тәрәккыят өчен зарур төп нигезләрнең берсе булып килде. Азатлык, иреклек төшенчәсе бу әсәрдә барын-бар, әмма бик чуарлап кына телгә алына: "Татарлар өчен азатлык дигән күпкырлы төшенчә зур әһәмияткә ия. Ирек, азатлык, хөррият — барысы да азатлык турында. Үз сәләтләреңне гамәлгә ашыру иреге, үз фикереңне белдерү иреге, үз тарихыңны, үз язмышыңны үзең язу иреге." Цитат тәмам. Нәрсәсе кызык – Стратегияне әзерләү эше үзе һич кенә дә "үз фикереңне белдерү иреге" шартларында алып барылмады. Кабул ителгән проектның шыпырт кына, тар даирә тарафыннан әзерләнүе ачыкланды. Дәүләт идеясы ахыргы чиктә тәмам югалдымы шулай итеп?

Татар сәяси вазгыятькә дә яраклаша, башкача булмый

— Югалмады, әлбәттә. Бу бит документ кына. Бу документ, әлбәттә, тарихта кала. Шул ук вакытта фикерне бит берничек тә тыеп булмый. Менә минем башымда ул фикер бар, җанымда, йөрәгемдә йөри икән, кем аны тыя ала, мәсәлән? Кем дә тыя алмый. Мин, кирәк икән, хәзерге вакытта, хәзерге шартларда стратегияне язып бирә алам да, мәсәлән, интернетка куеп, күпме кеше аны карый ала, бәхәсләшә ала, кирәк булса. Ун ел элек мин Татарның яшәүнамәсен язган кеше, ягъни кодексын, ул хәзер дә актуаль мәсьәлә. Ул әлбәттә күбрәк шигъри юл белән тасвирланган. Әмма шул ук вакытта, минемчә, татар, бер карасаң, ниндидер сәяси вазгыятькә дә яраклаша. Әлбәттә, башкача булмый. Әмма шул ук вакытта дөньяда барган һәм безнең илдә булган ниндидер реформаларга, үзгәрешләргә дә ул бик сизгер. Шуңа күрә бүген менә вазгыять шундый, ә иртәгә, мәсәлән, ул үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә бу концепция дә искерергә мөмкин. Чөнки яңа вазгыять туа. Ә без бит вазгыятькә карап хәл итәбез, фаразлыйбыз, гамәл кылабыз.

— Стратегиянең тагын бер үзенчәлеге аның бик русоцентрик булуы, ягъни асылда урыс казанында кайнавы да күзгә ташлана. Стратегия дип аталган шушы памфлетта Русия сүзе 11, ә татарлык өчен нигезләрнең берсе булган, татарның нинди генә зәгыйф булмасын, әмма дәүләтчелек формасы саналган Татарстан – 1(!) мәртәбә телгә алына. Анда да әле, Татарстанның Русиядә алдынгы сафларда баруына басым ясап кына. Аңлашыла ки, бу татарның хәзерге чорда нинди аяныч хәлдә калуын бик яхшы тасвирлый. Дәүләтчелек, тел, тирәбездә нык тиз үзгәрә барган дөньяга күнегү, демография кебек иң мөһим өлкәләрдә татарның үзен саклау өчен тиешле җавап бирә алу сәләте бик түбән, мисал өчен, шул ук тел мәсьәләсендә, гомумән, паралич хәле сизелә. Стратегия менә шундый шартларда, шушы сәяси парадигмада кабул ителде. Аның апофеозы, югары ноктасы булып, мөгаен дә, "Татарларның Русия дәүләте хезмәтендә Ватанны ныгытуга керткән өлеше гаять зур" дигән сүзләр тора. Хәтта татарның Ватан төшенчәсе дә урыс җирләре, урыс дәүләте биләмләре белән билгеләнә.

Бу сәяси яктан сәяси вазгыятькә карап язылган текст

— Моннан тыш шуны әйтер идем - документта милләт дигән төшенчә бер тапкыр да телгә алынмый. Ул анда юк. Ягъни урыс текстында да нация дигән әйбер күренми. Бар халык. Халык инде ул тарихчылар өчен бер төшенчә, милләт сәяси төшенчә. Ягъни чыннан да бу сәяси яктан сәяси вазгыятькә карап язылган текст, шуңа күрә менә бу сез әйтеп киткән тезислар да, цитаталар да шуңа карап бәяләнә, шулай аңлатыла да. Без хәзер сәяси вазгыятьнең шул ноктасында: кайчан татар үзе алдынгы рәттә түгел, үзе максатлар куймый, ә башка кешеләр куйган максатлар.

— Чыннан да милләт мәсьәләсендә хәзер бит инде Русиядә "русияле" дигән гомум милләт төшенчәсе кертелә һәм калган милли азчылыклар милләт була алмый, алар шул бер халык, халыкчык, Русиянең күп төрлелегенә ишарә иткән ниндидер кечкенә генә вак компонентлар буларак кабул ителә. Димәк ки бу Стратегия дигәннәре Русиядәге шушы төп рәсми идеологеманы таныгач, Мәскәү хезмәтендәге йомышлы татарлар тарафыннан язылган бер нәрсә булып чыга инде.

— Башта мин шулай скепсиска чумган идем, хәзер мин башкача карыйм. Татар яши, ул бар. Хәзерге вакытта Татар яшьләре көннәрендә катнашам һәм күрәм: яшьләребезнең үзаңнары үсә бара. Динамиканы күрәм, аны анализлыйм. Туган телләрен дә беләләр, ватаннарын да хөрмәт итәләр, алга карашлары да бик тәррәкый, прогрессив. Шуңа күрә мин бу яссылыкта, бу вазгыятьтә оптимист. Миңа калса бу документ ул бер баскыч кына, без аны үттек тә алга барабыз. Әлбәттә без ясаган хаталарга анализ ясарга кирәк. Сәяси анализ ясарга кирәк. Шул ук вакытта ниндидер пессимизмга, сүлпәнлеккә бирелмәскә.

— Синеңчә, башка, дәүләткә бәйләнмәгән ирекле татар фикере әле дә бармы?

— Бар, әлбәттә. Мин һичшиксез шуңа ышанам. Мин андый кешеләрне дә беләм. Шуңа күрә без сезнең белән сөйләшкән факт та моңа дәлил булып тора.

— Менә Фәүзия Бәйрәмова, иң күренекле актив миләтчеләрдән хәзер инде ул гына калды дияргә була, Азатлыктагы коментарында болай дигән иде: "Стратегик максат – дәүләтчелекне торгызу булырга тиеш, аңа хәтле телне, динне, мәдәниятне, тарихи мирасны саклауны милләт үз өстенә алырга тиеш була. Халык үз хәлен, юкка чыгу фаҗигасен тулысынча аңлаганда гына, язмышын үз кулына алачак."Ягъни, Русия карамагындагы татар дәүләтчелеге түрәләренә өмет юк, бу эшне үз кулына төпкел халык алырга тиеш булып чыга. Ә анда моңа сәләтлеләр, ниндидер потенциал бармы соң?

— Бар. Безгә үзебезнең милләт элитасын үстерергә кирәк. Милләт, әлбәттә, үзенең тормышын үзе көйләргә, үзе барларга, милли инфраструктураны үзе төзергә тиеш. Ниндидер абзыйлардан, түрәләрдән көтү - самимилек. Үзебез-үзебезгә хуҗа булырга тиешбез һәм үзебезнең тормышыбызга үзебез ниндидер идеолог булырга тиешбез.

XS
SM
MD
LG