Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт җыены яки Милләт җеназасы?


Фәүзия Бәйрәмова

Татарстан суверенитеты көне алдыннан Дөнья татар конгрессының Милли шурасы Казанда "Милләт җыены" чарасын оештырып, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Милләтне коткару стратегиясе урынына ун битлек мәкалә тәкъдим иттеләр, анда дин дә юк, милли рух та юк, ди язучы, җәмәгать эшлеклесе, ​Фәүзия Бәйрәмова. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Мин Казанда үткән "Милләт җыены"нда катнашмадым, хәер, Татарстанга суверенитет яулап алып биргән милли хәрәкәт вәкилләре, Татар иҗтимагый үзәге һәм Азатлык татар яшьләре җитәкчеләре дә анда чакырылмаган иде. Татар конгрессы сайтыннан "Милләт җыены"ндагы чыгышларны онлайн тыңлаганнан соң, түрдә утыручы түрәләрнең кемлекләрен күргәннән соң, "Минем монда катнашмавым хәерле булган икән, бу бит милләт җеназасына әйләнгән мәрәсим!", дигән фикергә килдем.

Иң түрдә – кулларына тимер көрәкләр тотып татар телен кабергә күмүчеләр

Әйе, бу – милләт җыены түгел, ә татарны, "Ясин" урынына, "Туган тел" җырлап күмү уены, милләт җеназасы булган, җәмәгать! Һәм иң түрдә – президиумда, кулларына тимер көрәкләр тотып татар телен кабергә күмүчеләр, аны мәктәпләрдән куып чыгаручылар утыра! Утыз ел буе "милләт" дип авыз ачып сүз әйтмәгән, татарны саклап калу өчен бармакка-бармак сукмаган, "суверенитетның милли төсмере юк!" дип, милли бәйсезлекнең тамырына балта чапкан кемсәләр утыра! Һәм бүген шушылар, милләт сүзе белән сәүдә итеп, ә чынбарлыкта аның сыртына атланып, "Без булдырабыз" абзыйларның туй-презентациясен уздыралар! Шуңа күрә чыгышлар да "рәхмәт, рәхмәт!"тән тора, түрдә утырганнарның берсе - ил атасы икән, икенчесе – ил бабасы... Залда – чәпер-чөпер кул чабулар, шушы "бәхет"тән кинәнүләр, коры куанычлар, үз-үзеңне алдап, изрәүләр... Биш йөз кешелек залда ник бер кеше табылсын – "Җәмәгать, бетәбез бит, тел генә түгел, милләт үзе дә, хәтта Татарстан да юкка чыгу алдында тора, нишлик?" дип оран салырга! Ник бер кеше булсын... Чөнки андыйларны бу җыенга якын да җибәрмәделәр. Күңелләре белән боларча булмаган кешеләргә сүз бирмәделәр...

Милләтне коткару стратегиясе урынына ун битлек мәкалә тәкъдим иттеләр

Әйе, татар милләте өчен, Татарстан өчен бүгенге вазгыять бик катлаулы, аңа каршы, аны бетерүгә юнәлтелгән. Инде милләт җыены кадәр милләт җыены җыелган икән, шушы корткычлык-геноцид шартларында татар халкын саклап калу юллары турында киңәшергә кирәк иде. Һәм бу җыенда төп чыгыш ясаучылар да татар зыялылары – шушы өлкәдә тәҗрибә туплаган галимнәр, тарихчылар, милли сәясәтчеләр, язучылар булырга тиеш иде. Җыенда андый чыгышлар бөтенләй булмады. Милләтне коткару стратегиясе урынына ун битлек мәкалә тәкъдим иттеләр. Югыйсә, аны ике ел буе әвәләделәр бит, шуны күтәреп, Тын океаннан Каф тауларына кадәр барып җиттеләр, халыктан тәкъдимнәр җыйган булдылар. Һәрвакыттагыча, барысы да күз буяу, уен булып чыкты...

Анда дин дә юк, милли рух та юк, дәүләтчелек турында инде әйтеп тә тормыйм

Стратегия ул – дәүләти документ, хәрби атама, бетү куркынычы янаганда котылып калу юлларын күрсәтү, шуның киләчәккә планы. Ул бездә инде моннан чирек гасыр элек кабул ителеп, Татарстан дәүләте тарафыннан адым-адым тормышка ашырылырга тиеш иде. Булмады. Русия үзенең милли мәсьәләдә дәүләт стратегиясен кабул иткәч, адым-адым урыс булмаган халыкларны юк итә башлагач, безнекеләр дә кашына башладылар, стратегия язарга тотындылар. Һәм менә нәтиҗәсе. Анда дин дә юк, милли рух та юк, дәүләтчелек турында инде әйтеп тә тормыйм – Татарстан җитәкчеләре беркайчан мөстәкыйльлеккә омтылмады, татар дәүләтчелеген торгызу максатын куймады. Ә шуннан башка милләтне саклап калып булмаячак, дәүләтсез милләтләрне юкка чыгу язмышы көтә, ә Русиядә моны дәүләт үзе тизләтәчәк.

Хуҗаң Мәскәүдә утыргач, президентың Путин булгач, син кем соң Татарстанда, сайлауларда кем булырга йөрисең?!

Миңнеханов үзенең җыендагы чыгышында, "... безнең Мәскәүдәге хуҗалар, президентыбыз Путин" дигән сүзләрне тәсбих урынына тартты. Биш йөз кешелек залның күзенә карап, үзенең кол икәнлеген, хуҗасының Мәскәүдә утыруын раслады. Нинди мескенлек, нинди түбәнлек, нинди наданлык! Хуҗаң Мәскәүдә утыргач, президентың Путин булгач, алайса, син кем соң Татарстанда, сайлауларда кем булырга йөрисең?! Канализация каравылчысымы? Шушы көннәрдә Путин Миңнеханов белән онлайн очрашты, һәм аның төп сүзе – канализация темасы булды! Татарстанның йөз еллыгы алдыннан Путин башка сүз тапмады, ул Миңнехановның күзенә карап, аны шул канализация дәрәҗәсенә төшерде, завхоз мажик белән сөйләшкән кебек кыланды... Хәер, алдагы очрашуларның берсендә, Миңнеханов та аның күзенә карап, "Еще что прикажете?", дип боргаланды бит, һәм менә тегесе "приказал" – үзеңнең канализацияңне кара, нәҗес торбаларың эшләми, дип төрттерде. Ягъни, син шуңа гына ярыйсың, дигән кебек...

Безгә Татарстансыз хәлдә татар милләтен якларга һәм сакларга өйрәнергә туры киләчәк

Һәм без шушы кешеләрдән милләтне коткаруларын, тәррәкыять юлына алып чыгуларын көтәргә тиешме? Бу – иң зур алдану булачак! Мәскәүдән бармак янау белән, болар тараканнар кебек качып бетәчәк – конгрессы да, шурасы да, миллионер бурлары да, түш киереп йөргән "милләт уллары" да... Бу сайлаулар үткәч, "Мәскәүдәге хуҗалар"ы, җиң сызганып, Русия картасын кисә-печә башлаячак, анда милли республикаларга урын юк, чөнки бу үзгәреш аларның стратегияләрендә каралган, конституцияләренә өстәмә итеп кертелгән. Димәк, безгә Татарстансыз хәлдә татар милләтен якларга һәм сакларга өйрәнергә туры киләчәк.

Стратегик максат – дәүләтчелекне торгызу булырга тиеш, аңа хәтле телне, динне, мәдәниятне, тарихи мирасны саклауны милләт үз өстенә алырга тиеш була

Стратегик максат – дәүләтчелекне торгызу булырга тиеш, аңа хәтле телне, динне, мәдәниятне, тарихи мирасны саклауны милләт үз өстенә алырга тиеш була. Халык үз хәлен, юкка чыгу фаҗигасен тулысынча аңлаганда гына, язмышын үз кулына алачак. Ә моның өчен көне-төне халык белән эшләргә, аңа хак дөреслекне сөйләргә, милләтнең алдагы язмышы һәрберебездән дә торуын аңлатырга, бәгыренә сеңдерергә кирәк булачак. Моны кемнәр эшләр? Әлбәттә, беренче чиратта, татар зыялылары, милли сәясәтчеләр, дин әһелләре. Урыс хөкүмәте байлыкларын тартып ала башласа, тәхетләреннән бәреп төшерсә, байбәтчә татар түрәләре дә бу хәрәкәткә кушылырга мөмкин, әмма бер саткан – гел сатачак, аларга ышаныч аз. Иң кызганычы – татар яшьләренең күпчелегендә милли бәйсезлеккә, дәүләтчелеккә омтылыш юк, көрәш рухы юк, сәяси аң түбән, бөтен хәрәкәтләре уен яки бәхәс форматына кайтып кала. Күпчелекнең, урыс теле аша, кендекләре дә Русиягә береккән, алар шуннан аерыла алмаячак.

Алда безне тагы да катлаулы, авыр чор көтә, милләт буларак исән калуыбыз да шушы яңа чорда хәл ителәчәк

Әйе, йөзьеллык та үтте, аңа артык тәгәрмәч булып тагылган суверенитет бәйрәме дә үтте... Зур өметләр белән башланган, әмма күпчелек очракта зур югалтулардан торган тулы бер чор үтте. Милләт җыены дип аталган уен моны ачык күрсәтте, моннан ачы гыйбрәт алырга кирәк. Алда безне тагы да катлаулы, авыр чор көтә, милләт буларак исән калуыбыз да шушы яңа чорда хәл ителәчәк. Бәлки бу яңа татар милләте, яңа татар дәүләте чоры булыр, әмма халыкны моңа әзерләргә, үз хокуклары өчен көрәшкә туплый белергә кирәк булачак. Русия дә үзгәрәчәк, чөнки алга таба болай яшәп булмый. Ул Көнчыгыштан, Хабаровскидан үзгәрә башлады инде, көрәш рухы Уралларга хәтле килеп җитте, бу көчле дулкын Идел-Чулман буйларына да таралыр, халыкны үз хокуклары өчен көрәшкә күтәрер, дигән өметтә калам... Безгә моңа әзер булырга кирәк.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (19)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG