Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләт җыены" татар стратегиясен кабул итте. "Стратегия түгел бу, өндәмә"


"Милләт җыены" президиумы

Татарстанда президент сайлау алдыннан татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. Милли җәмәгатьчелек Рөстәм Миңнехановка мәдхия укыды, ә Миңнеханов делегатлардан Путинга рәхмәт әйттерде. Казанда узган "Милләт җыены"ның максаты нидән гыйбарәт?

Татарстан суверенитеты көне алдыннан Дөнья татар конгрессының Милли шурасы "Милләт җыены" чарасын оештырды. Анда Русиянең барлыгы 68 төбәгеннән 500ләп кеше катнашты. Җыен көтелмәгән яңалык китерде. Ике ел элек эшләнә башлаган татарның үсеш стратегиясе бер тавыштан кабул ителде. Гәрчә документның кабул ителәчәге хакында алдан игълан ителмәде. Җыен милли үзаңны күтәрү кебек чыгышлар белән үрелеп барды. Шул ук вакытта проблемнар турында сөйләшү, Татарстан суверенитетын искә алу, аның казанышларын барлару – бөтенләй тыелган темага әверелде. Аның каравы, президент сайлавы алдыннан Рөстәм Миңнехановка мәдхия укыдылар.

"Милли мәҗлес"тән баш тарту

"Милләт җыены" – беренче тапкыр узган чара. Аны алдан зур җыен итеп оештырырга теләсләр дә, пандемия сәбәпле делегатларны Русиядән генә җыя алдылар. Чит илләрдән вәкилләр җыенны Zoom аша күзәтә алды. Азатлыкның чыганагы сөйләвенчә, баштарак әлеге чараны "Милли мәҗлес" итеп үткәрергә теләгәннәр. Ләкин бүгенге Русиядәге сәяси вазгыятьтән чыгып, җыенның исемен үзгәртергә булганнар. Чөнки "Милли мәҗлес" кырымтатарларның Русиядә тыелган оешмасы белән бер үк атама булыр иде. Утырышта язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова күренмәде. Гадәттә ул мондый чараларда катнашмый калмый иде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Җыен Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Тышкы яктан бар да Роспотребнадзор таләпләренә күрә оештырылган кебек. Мәсәлән, утырыш залында делегатлар арасында бер утыргыч буш ара калдырылды. Ләкин балконнарда утыручылар бу таләпне үтәргә ашыкмады, кемнең ничек утыруын беркем күзәтеп тормады.

"Милләт җыены"ның мөһимлеген ассызыклап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, президент хакимияте башлыгы Әсгать Сәфәров президиумга тезелешеп утырды.

"Теләгән стратегия барып чыкмады"

Алдан игълан ителмәсә дә, утырыш көнендә генә татарның үсеш стратегиясе кабул ителәчәге билгеле булды. Документ "Татарлар: гамәл стратегиясе" дип аталган. Әлеге вакыйга милли җәмәгатьчелек өчен көтелмәгән хәл булды. "Милләт җыены" утырышы узарга бер көн кала Милли шура әгъзалары җыенда нинди мәсьәләләр каралачагын төгәл белми иде. Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр иткәнчә, кайбер делегатлардан чыгыш ясар өчен аерым докладлар сорап алынган булган. Ләкин татар конгрессының башкарма хакимияте җитәкчесе Ринат Закиров чыгышларда зур проблемнар күтәрелүен күреп, аларны кире борган. "Милләт җыены"нда чыгышларда уңай күренешләр генә урын алырга тиеш диелгән. Ә инде стратегия кабул итү турында ахырга кадәр тар даирә генә белгән, күрәсең.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Ләкин иртәнге якта узган Милли шура әгъзалары утырышында һәркемгә стратегиянең проектын таратып чыкканнар. Күпчелек бу документны беренче тапкыр күргән. Шунда ук тәнкыйди фикерләр дә белдерүчеләр булган. Тарихчы Дамир Исхаков бу стратегиягә хуплап тавыш бирмәячәген Милли шура рәисе алдында белдергән. Әлеге вакыйгага журналистлар чакырулы түгел иде, шуңа ул матбугатта әллә ни яктыртылмады.

"Мин тавыш биргәндә битараф булачакмын. Чөнки без алынган стратегияне эшләп чыгып булмады. Иң төп проблем – белгечләр җитми. Шуңа күрә Татарстан фәннәр академиясе үзенең функциясен башкарып чыга алмады. Һәм ул эш кечкенә кәгазьгә кайтып калды. Чынлыкта бу стратегия түгел, бу – өндәмә, яисә шуңа охшаган бер документ. Хәзер без аны туктата алмыйбыз. Чөнки аның артында башка проблемнар тора. Без тавыш биреп үткәрергә тиеш инде. Ләкин белергә тиешсез, теләгән эшләр барып чыкмады. Һәм без стратегик яктан әзер булмаган килеш алдагы көннәргә аяк атлыйбыз. Концептуаль проблемнар бик күп. Аларны узган ел буе Татарстан җәмәгатьчелеге, шул исәптән, матбугат нык тикшерде. Мин бу эшләрдә тирән булмаса да, катнашкан кеше буларак әйтәм, иң авыр концептуаль мәсьәләләрне күтәрә алмадык. Игътибар итсәгез, Рөстәм Миңнехановның мәкаләсе безнең стратегиягә караганда күпкә кызыклырак һәм тирәнрәк. "Татарлар: гамәл стратегиясе" дигән әйбер – ул аптыраган үрдәкнең арты белән чуму дигән кәгазь", дип белдерде Дамир Исхаков.

Милли шура утырышында катнашучылар әлеге стратегияне беренче тапкыр киңәшмә вакытында гына күрүләрен раслады. Ахыр чиктә аны Милли шура утырышында раслап, "Милләт җыены"нда ахырдан бер минут эчендә кабул итеп куйдылар. Күпчелек хуплап кулын күтәрсә дә, утырышны алып барган Васил Шәйхразиев "каршы тавышлар", "битарафлар бармы?" дип протокол өчен генә булса да сорап торуны кирәк дип тапмады.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

"Без бүген тарих сәхифәләрендә тирән эз калдырырлык мөһим вакыйгада катнаштык. "Милләт җыены" бертавыштан диярлек халкыбызның гамәл стратегиясен кабул итте. Бу документ, һичшиксез, милләтебезнең үсешенә зур мөмкинлекләр ача, үсешнең юлларын билгели. Без ышанабыз: әлеге стратегия милләттәшләребезнең милли үзаңын тәрбияләүдә, халкыбызның абруен күтәрүгә хезмәт итә. Шигебез юк, бүген халкыбызның тормышында яңа дәвер башлана. Яшәсен, Татарстан! Яшәсен, татар халкы!" дип белдерде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев. Бу сүзләрдән соң зал алкышларга күмелде.

"Монда төгәллек аз, ләкин идеология бар"

Яңа стратегия моңа кадәр милли җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән эскиздан тулысынча аерыла. Элек милли мәгариф системын булдыру, милли университет, телне саклау, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү турында ачыктан-ачык язылса, яңа документта мондый төгәллек күзәтелми.

"Татарлар: гамәл стратегиясе" проектында төп максат итеп: "бай тарихи-мәдәни мирас белән кызыксынуны көчәйтү", "ата-бабаларның бөек казанышлары белән горурлану хисенә ирешү", "һәрбер татарның туган телен, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүе", "заман каршылыкларын һәм хәвеф хәтәрләрен җиңеп чыгу", "татар халкын берләштерү, аның барлык халыклар арасында тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, мәдәни багланышларга һәм тирә-юньдәгеләрнең хасиятен һәм хисләрен ихтирам итүгә нигезләнеп тынычлык һәм татулык саклау", дип язылган.

Стратегиянең соңгы нөсхәсен язуда катнашкан яшь галим Әлфрит Бустанов Азатлыкка моны күпкә мәгънәлерәк документ дип белдерде. Ул бу эшкә июль аенда җәлеп ителүен әйтте.

Әлфрит Бустанов
Әлфрит Бустанов

"Монда төгәллек аз, ләкин идеология бар. Хәзерге шартларда туры килә торган, һәрбер татар кешесен уйландыра торган өндәмә. Бу берничә бурыч куйган стратегия түгел. Ул татар өчен үзе хәл итәргә тиешлекне аңлата. Анда милли төшенчәләр барланган. Әгәр дә без миллилекне сакларга кирәк дип әйтәбез икән, монда милли-мәдәни аңлатмалар язылган.

Элекке эскизлардан ул аерылып тора. Моңа кадәр ул тасвирлама иде. Шуның кадәр мәктәп бар, аны үстерергә кирәк диеп язылды. Ул тормыштан ерак. Яңа вариант та тормыштан ерак. Ләкин бу күпкә югарырак дәрәҗәдә. Бүгенге көн таләпләре белән бәйле түгел.

Стратегиягә Милли университет һәм башка хыяллар керергә тиеш түгел дип уйлыйм мин. Мин үзем дә безгә милли университет кирәк дип озак уйлаган идем. Чынлыкта бу чикле әйбер дип уйлыйм. Хәзер коронавирус шартларында кирәкме икән ул?! Без фрустрация белән яшибез. Моңа кадәр булмаган әйберне булдырырга тырышабыз, ул барыбер барып чыкмый. Киләчәккә омтылган стратегиядә бәлки фрустрация булырга да тиеш түгелдер. Бу текст – этәргеч. Безгә бераз өченче позицияне алырга кирәк", дип аңлатты яңа стратегияне Әлфрит Бустанов Азатлыкка.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Ел саен 100 млн сум

Стратегияне тормышка ашыру 25 августта хөкүмәт кабул иткән "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмы нигезендә алып барылачак. Моның өчен 430 млн сум акча бүленгән. Ел сан 100 млн сум тирәсе милли проектларга тотылачак дигән сүз. Милли шура утырышында Васил Шәйхразиев финансларны ике тапкырга арттыра алулары турында белдергән. Моңа кадәр 4 елга нибары 200 млн сум гына бирергә җыенганнар. Ләкин акчаларның ничек тотылачагы делегатларда сораулар тудырган.

"Мәсәлән, татар кызы бәйгесенә 3 млн сум, ә Илһам Шакиров исемендәге татар моңы конкурсына 1 млн сум акча бүлеп бирелгән. Илһам Шакиров кем дә, татар кызык конкурсы ни?" дип белдерде Милли шура әгъзасы исемен күрсәтмәүне сорап.

"Тешсез" чыгышлар, суверенитет турында оныту

Чыннан да, "Милләт җыены"нда суверенитетны телгә алучы булмады, милли проблемнар күтәрүче дә табылмады. Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Әлфрит Дәүләтшин башкортлаштыру сәясәтен дә, киләсе җанисәпне дә исәпкә алмыйча бары милли үзаң хакында сөйләде. Омски вәкиле бер гасыр эчендә өлкәдә татар авылларының ике тапкырга кимүен әйтү белән генә чикләнде, ә пилот, Русия герое Дамир Йосыпов татар булурак горурлануы турында урысча сөйләде.

Проблемнар турында делегатлар үзара гына фикер алышты булса кирәк.

Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов сөйләвенчә, хәзер Русия башкаласында яшәүче татарларның 83 проценты татарча сөйләшми.

Фәрит Фарисов
Фәрит Фарисов

"Бездә һәрвакыт бер концепция булды. Беренче чиратта – ул дин. Икенчесе – рух, өченчесе – тарих, дүртенчесе – мәдәният, бишенчесе генә тел. Мәскәүдә бүген 83 процент татар үз ана телендә сөйләшми. Кайбер татар конкурсларын оештыручылар татар телен белмәгән татарларны читләштерә. 2021 елда без конкурсларны башка принцип белән оештырачакбыз", диде ул.

Дөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев сүзләренчә, Татарстан шәһәрендә яшьләрне туплау, ата-аналар белән эшләү һәм татар радиосы оештыра алмау проблемы булуын атый.

Рөстәм Ганиев
Рөстәм Ганиев

"Яшьләр белән эшне көчәйтергә кирәк. Алар уеннарга да азрак килә. яшьләрне күбрәк җыеп, татар теленең кирәклеген аңлатып бирергә кирәк. Бүген безнең ата-аналарыбыз татар теле кирәк түгел диеп, гаризалар язалар. Бу дөрес хәл түгел. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аңлатып йөрергә дип карарлар кабул иттек.

Түбән Камада татар радиосы юк. Марат Әхмәтов тел комиссиясенә җыйды. Анда да мөрәҗәгать иттем. Әсхәт Сәфәровка хат тапшырачакбыз. Бүген безнең телебез авылларда гына саклана. Авылдагы кешеләргә аз процентлы кредитлар бирергә кирәк", ди Ганиев.

Төмән өлкәсе эшмәкәре Ринат Насыйров быел Төмәндә "Түгәрәк уен" фестивален оештырырга рөхсәт бирмәүләрен әйтте. Бу казакларның эшчәнлеге белән бәйле ди ул. Шулай ук татарларның Ермакка һәйкәл куюга каршы чыгуларын әйтте, ләкин моңа карамастан, берни үзгәртеп булмаячагын яшермәде.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

"Безнең татар мәчетләре барысы да эшли. Анда әкрен генә татар имамнары тәрбияләнә башлады. Болгар җыены, Искер җыенын үзгәртергә кирәк. Инде 25 ел Татарстаннан Төмән өлкәсе мәктәпләренә укытучылар, мәдәният йортларына кадрлар килми. Министр белән сөйләштек. 2021 елдан практикага җибәрергә, яки бюджетта укыган балаларны Себергә 3 елга җибәрергә була", ди Насыйров.

Төмән эшмәкәре стратегиянең киләчәге татарның үзенә бәйле ди.

"Стратегиянең максаты – татарны бер якка карату дигән сүз. Кайда гына яшәсә дә. Икенчесе, стратегияне язып кына калып булмый. Аны үстерергә кирәк. Адым-адым. Әле бала туды гына. Яңа гына канатлана башладык, дөресен генә әйткәндә. Алай да булса, безнең чәчәк аткан алмагачларны читтән килгән бакчачылар кыркып ташлыйлар. Бүген тел комиссиясе көчләнде, хөкүмәтнең карашы үзгәрде, район хуҗалары, өлкә хуҗалары әкренләп аңлыйлар. Стратегиянең тууы бүгенге көндә иң кирәкле эш. Аңа таянып, иртәгә нинди булабыз, татар кешесе 10 елдан, 20 елдан нинди була? Татарның канәгать булмый торган гадәте бар. Бала туды гына әле. Ул нинди булып үсә – үзебездән тора”, дип сөйләде һәм стратегияне хуплады Насыйров.

Миңнехановтан Путинга, делегатлардан — Миңнехановка мәдхия

"Милләт җыены" Татарстан президенты сайлавына ике атна кала оештырылуы да очраклы түгел. Алдан расланган чыгышларда Рөстәм Миңнехановка бер-берартлы мәдхия укулар, аның алга таба да Татарстанны җитәкләргә тиешлеге турында өндәмәләр булуы – әлеге җыен Миңнехановның сайлау алды кампаниясенең бер өлеше булуын күрсәтә.

"Милләт җыены" президиумы
"Милләт җыены" президиумы

"Сайлауда Татарстан президенты гына түгел, барлык татарлар президенты сайлана. Ə безнең өчен бу сез - Рөстәм Миңнеханов! Алга таба да сезнең ышыкта хәрәкәт итәргә язсын иде", дип чыгыш ясады Омски өлкәсеннән килгән делегат Ләйлә Мөхәммәтшина.

Алкышлар туктап тормады һәм, шул рәвешле, Рөстәм Миңнеханов татар дөньясыннан президент булып сайланырга хуплау тапты дигән кебек килеп чыкты. Чыгышы белән Кытайдан булган Базарбай Бикчәнтәев Миңнехановны "бөтен татар дөньясының атасы" дип атады. Бар да Совет чоры традицияләренә муафыйк китереп оештырылган иде.

Ахырдан сүз алган Рөстәм Миңнеханов исә, әллә махсус, әллә вөҗдан ирегеме – Мәскәүнең татар мәнфәгатьләренә каршы сәясәт коруына карамастан – Путинга һәм Русия хөкүмәтенә рәхмәтле булырга өндәде.

"Республикада зур үзгәрешләр. Әгәр дә Мәскәүдәге хуҗалардан, әйтик, безнең президентыбыз Путиннан, хөкүмәт ягыннан ярдәм булмаса, республикада үзгәрешләр эшләп булмый. Әлбәттә, безнең кайбер фикерләр туры килмәскә дә мөмкин. Аңа карамастан, безнең республика безнең президентыбыз, хөкүмәтебез ягыннан бик күп ярдәм күрә. Аларга да кул чабыйк, рәхмәт әйтик”, дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.

"Бу президентның сайлау алды кампаниясе"

Ни өчен Татарстанга ашык-пошык стратегия кабул итәргә кирәк иде? "Милләт җыен"ын оештыруның мәгънәсе нидә? Әлеге чарада катнашкан, сәясәт белгече Руслан Айсин сүзләренчә, бу ТАССР 100 еллыгы белән Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясенә бәйле.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Монда ике вакыйганың берләшүе сәбәп булды. Беренче чиратта, ТАССРның 100 еллыгы. Икенче сәбәп – республика президентын сайлау. Шуңа күрә аларны берләштереп, менә шундый "Милләт җыены" дигән чара оештырылды. Бөтенесе бергә: стратегияне кабул итү, тантана да булдыру һәм конгрессның бер чарасы итеп күрсәтү. Чынлыкта, ашык-пошык булды. Моңа объектив сәбәпләр дә бар. Пандемия булу сәбәпле, озак вакыт бу чараны оештырып булмады. Чөнки чит илләрдән делегатлар килә алмады, Русия төбәкләреннән дә бөтенесе килмәде, кызганычка. Шуңа да аны ике көнлек чара итеп ясаганнар. Барысын да бер күчкә салып", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Айсин сүзләренчә, хәзер Татарстанның күп делегатларны дүрт-биш көнгә җыю мөмкинлеге чикле. Бу республика тарыган икътисади кризис белән бәйле. Стратегияне ул компромисс рәвешендә язылган документ ди.

"Миңа калса, аның исеме җисеменә туры килми. Бу стратегия була алмый. Кызганычка каршы. Стратегия ул чын рәвештә фәлсәфи, тарихи документ. Монда бу мөрәҗәгать кебек язылган. Аның асылы, методик баганалары башкага таянган. Шуңа күрә мин аны, гомумән, стратегия дип атамас идем. Компромисс рәвешендә нәрсәдер эшләгәннәр инде алар, чөнки чынлыкта ул стратегия түгел", диде Айсин Азатлыкка.

фикерләр (16)

XS
SM
MD
LG