Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү 2020 елга кичектерелә


Казан Кирмәне Стратегия Татарстанның 100 еллыгына кабул ителәчәк һәм документны әзерләүгә бирелгән акчалар арттырылачак дип белдерде.

Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләү эше алга таба да дәвам итәчәк дип белдерде. Документ 2020 елда, Татарстанның 100 еллык юбилеена гына кабул ителәчәк диде Галимова журналистлар белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, документны әзерләү озаккарак киткән, чөнки республика районнарыннан тәкъдимнәр күп булган. Шулай ук башка илләрдә яшәүче татарлардан да күпсанлы фикерләр килгән. Документны әзерләүгә тотылачак акча күләме дә артачак, диде Галимова, тик аның никадәр артасын әйтмәгән.

Узган елда Татарстан Дәүләт шурасына юлламасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татар халыкының үсеш стратегиясе һаман төзелмәвен тәнкыйтьләп чыгып, бу эшне башкаруны Дөнья татар конгрессына йөкләгән иде. Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Русия төбәкләрендә документның төп эчтәлеген һәм юнәлешләрен булдыру һәм алар турында фикер алышу өчен татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар узды. Проектны җитәкләгән Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев милли стратегия 2019 елның августында, Республика көнендә кабул ителәчәк дип белдергән иде.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG