Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Янып ятканда стратегия төзеп булмый"


Җыен президиумы, сулдан: Фәрит Зәкиев, Галимҗан Зарипов, Фәүзия Бәйрәмова, Алмаз Якупов, Раиф Галиев
Җыен президиумы, сулдан: Фәрит Зәкиев, Галимҗан Зарипов, Фәүзия Бәйрәмова, Алмаз Якупов, Раиф Галиев

Түбән Кама милли хәрәкәте оешуның утыз еллыгына багышланган җыенга Казаннан, Чаллыдан да вәкилләр килгән иде. Җыенда татар тормышының бүгенге вазгыяте, хакимият күтәреп чыккан татар стратегиясе турында да чыгышлар булды.

Түбән Кама ТИҮе рәистәше Илдар Сәйфуллин әлеге үзәкнең 1989 елның гыйнварында оешуын искәртеп китте. Шул елларда Түбән Кама каласында милли хәрәкәт эше, таләпләр белән күп санлы урам җыеннары уздыру нәтиҗәсендә татар мәктәпләре, балалар бакчалары, мәчетләр ачылуын, урамнарга татарча исемнәр бирә башлауларын, җирле парламентларга милли җанлы депутатлар кертә алулары һәм башка юнәлешләрне күрсәтте.

Илдар Сәйфуллин
Илдар Сәйфуллин

"Халык уянды һәм күтәрелде. Алар милләт өчен ихластан гамәлләр башкарды. Ләкин бүгенгедән караганда төп нәтиҗә уңай түгел”, диде Илдар Сәйфуллин. Ул шулай ук бүгенге милли хәрәкәттә яшьләрнең бик аз булуына борчылу белдерде.

Шәһәр ТИҮе идарәсе әгъзасы Алмаз Якуповның моннан утыз еллар элек Татарстанның чын ил, дәүләт булып китәчәгенә ышанычы булган. Әмма хәзер инде татар моңа әзер булмагандыр, Ходай язмагандыр, дигән фикергә килгән.

Алмаз Якупов
Алмаз Якупов

"Ул елларда татар мәктәпләрен, бакчаларын атеистлар, алласызлар төзегән. Шуңадыр да, хәзер бу мәктәпләргә кайбер мөселманнар балаларын йөртергә теләмиләр. Һәм дөрес эшлиләр", диде ул үз чыгышында. Алмаз Якупов Түбән Кама милли хәрәкәтендә бары бер юнәлештә генә алгарыш бар, дип саный. Туксанынчы елларда шәһәр ТИҮнә йөрүчеләрнең берничәсе генә намазда булса, хәзер андыйларның саны нык арткан икән. Ул моны милли хәрәкәт эшчәнлегендә бер баскыч югарырак күтәрелү дип бәяләде.

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев үз чыгышын белдерүдән башлады. 24 февраль Казанның "Сәфәр" кунакханәсендә иртәнге сәгать 9да БТИҮнең юбилей корылтае башланачагын җиткереп, милли хәрәкәт вәкилләрен шушы чарада катнашырга чакырды. Шулай ук 90нчы елларда татар алгарышында Чаллы, Түбән Кама милли хәрәкәте вәкилләренең зур эш алып баруларын җиткерде.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Инкыйраз бүген килде. 30 ел эчендә татар телен дәүләт теле итә алмадык. Милли университет хыялда кала бирә. Бүген Татарстанда бары урыс теле генә өстенлек итә. 90нчы елларда татар милли хәрәкәте бар иде, бүген – юк", диде БТИҮ рәисе. Ул шулай хакимият күтәргән татар стратегиясе темасын да телгә алды.

Татар милләте бүген янгын эчендә дөрли һәм янып ятканда стратегия төзеп булмый

Аның карашынча, татар милләте бүген янгын эчендә дөрли һәм янып ятканда стратегия төзеп булмый. Башта янгынны сүндереп, йортны торгызу зарурлыгын әйтте. Фәрит Зәкиев "Татарның хәле аяныч, әмма өмет белән яшик. Татар дәүләтенең 2000 еллык тарихы бар. Дәүләтчелек идеясе яшәячәк", дип чыгышын тәмамлады ул.

Раиф Галиев
Раиф Галиев

Түбән Кама ТИҮе рәистәше Раиф Галиев Русия империясенең инде ничә гасырлар буе үз эчендәге татарлар, башка милләтләр белән булашуын, көрәшүен, моңа бик зур көч һәм акчалар түгүен, даими рәвештә эчке яки тышкы дошман эзләвен күрсәтте. "Шул ук вакытта Русиянең ике дусты бар - армия һәм флот", диде Раиф әфәнде.

Рәфыйк Әхмәдиев
Рәфыйк Әхмәдиев

Язучы Рәфыйк Әхмәдиев 2019 елның Европада асаба халыклар телләре елы булуын искәртеп, татар телен гамәлгә кертү өчен ашыгыч эшләр башларга тәкъдим итте. БТИҮ президиумы әгъзасы Кәшиф Гатин татар стратегиясен төзүчеләргә ышанычы булмавын, заманында "Татарстан моделе" булдырып халыкны "төп башына утырту"ларын искә төшерде.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова татар милли хәрәкәтенең иң зур тарихи казанышы итеп Татарстанга суверенитет алып бирүне саный. 1552 елгы җиңелүдән соң парламентның суверенлык турында Декларация кабул итүен тулысынча татар милли хәрәкәте эше, халыкны күтәрү, урам җыеннары уздыру, ачлык акцияләре нәтиҗәсенә дә бәйли.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Ул чорда нәрсә яуласак, бүген аларны инде югалттык. Нигә соң бүген бөтенесе кире китте дибез?" дип моңа үз күзаллавын да җиткерде. Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, тарихта хәрәкәтләр озак яшәми, аның гомере 5-6 ел. Шул вакыт эчендә хәрәкәт йә хакимиятне ала, йә башка формага күчә. "Бернинди хокуклары булмаган милли хәрәкәт утыз ел буе яши алмый. Ул бетә.

Казан белән Мәскәү арасында төзелгән шартнамә милли үсештән туктауга сәбәп булды

Ул бетү моннан 25 ел элек, 1994 елда Татарстан белән Русия арасында мал бүлешү турында шартнамә төзелгәч башланды", диде Фәүзия Бәйрәмова һәм шул чорда Казан белән Мәскәү арасында төзелгән шартнамәне милли үсештән туктауга сәбәп дип атады. Ул хәзерге вазгыятьне барлап, Татарстан Мәскәүгә бирәсен биреп тә ярый алмый, Мәскәүгә Татарстанның гомумән булмавы хәерлерәк дигән нәтиҗәгә килгән.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Җыен азагында Казанда узачак БТИҮ корылтаена делегатлар сайланды. Шулай ук Мәскәүдә террорчылыкта гаепләнеп кулга алынган Азат Мифтаховны яклау хәрәкәтен башлау турында тәкъдимнәр әйтелде.

XS
SM
MD
LG