Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар стратегиясе: Мәскәү белән килештермәячәкбез


Җыелышта 17 язучы катнашты
Җыелышта 17 язучы катнашты

Татарстан язучылар берлеге әгъзалары татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикер алышты. Иҗат әһелләре Милли университет булдыру, татар мәктәпләрен ачуны сорады. Очрашу тыйнак узды. Тәнкыйтьләүче күренмәде. Мәскәү стратегиягә каршы төшәр дип шикләнүчеләр булды.

21 гыйнвар Татарстан язучылар берлеге әгъзалары беренче тапкыр татарның үсеш стратегиясе хакында сөйләшергә җыелды. Очрашу татар конгрессы бинасында узды. Кеше күп сыймаганлыктанмы, башка сәбәбтәнме - җыелышка 17 язучы гына килде. Гәрчә, язучылар берлегендә 300дән артык әгъза бар дип исәпләнсә дә.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Тәлгать Галиуллин, Нәбирә Гыйматдинова, Рифа Рәхман, Асия Юнысова​ һәм башкалар җыелды. Әйтергә кирәк, Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла, Нәҗибә Сафина кебек тәнкыйди фикерле язучылар килмәгән иде. Шуңа да очрашу тыйнак кына узып китте. Бернинди карар да кабул ителмәде.

Очрашуны алып барган Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үзен тыйнак тотты. Арчада стратегия белән таныштырган сыман бу юлы озаклап сөйләп тормады. Сүзне язучыларга тапшырды.

Беренче итеп сүз алган Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов стратегиягә кагылышлы берни әйтмәде. "Татар конгрессы үзенең эшен һәрвакытта да матур гына алып бара. Кечкенә генә бер мисал. Сабан туйлары. Татарны берләштерү бу. Без татар конгрессы белән кулга кул тотынышып, аңлашып эшләргә, шатланып килдек", диде ул.

"Милли университет кирәк. Аерым. КФУсыз"

Беренче эшлекле тәкъдимнәр белән язучы, әдәби тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин чыкты. Аның сүзләренә караганда, стратегиядә төп игътибар милли мәгарифкә булырга тиеш. Ул һәр районда бер татар гимназиясе булдырырга кирәк һәм урта һөнәри уку йортларына игътибар арттырырга кирәк дип саный.

Милли университетны КФУда ачсак, үтерәбез

"Күп кенә бала 11нче сыйныфны бетерергә курка, 9ны бетерәләр дә көллияткә керәләр. "Ник бармыйсыз?" дип сорыйм. Керә алмыйбыз, урысча белмәсәк, татар мәктәбен бетерсәк безне беркая алмыйлар, диләр. Безгә берничә педучилище ачарга кирәк. Безнең чибәр яшьләребез югары уку йортларына бара алмыйлар. Əгәр дә ул педучилище яисә медучилище бетерсә, кайбер вузларга имтихансыз керергә мөмкин", диде Тәлгать Галиуллин. Ләкин аның төп тәкъдиме югары уку йортын ачудан гыйбарәт иде.

"Милли университетны барыбер бер ачарбыз инде. Ләкин аны КФУ составында ачсак, үтерәбез. Чөнки филология институтында, чын мәгънәсендә, милли җанлы, йөрәкләре, бәгырьләре белән янып торган кешеләр юк. Бу милли университет аерым булырга тиеш", диде Галиуллин.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Язучының тәкъдименә Милли шура рәисе тарафыннан җавап яңгырамады. Бары "Идеалистка әйләнеп беткәнсең инде", дип ярым шаяру белән әйтеп куйды янәшә утырган Роберт Миңнуллин.

"Һәр оешмада татар әдәбияты китапханәсе булырга тиеш"

Шагыйрь ​Ренат Харис язмача тәкъдимнәр әзерләп килгән иде. Ул озаклап глобальләшүгә каршы торырга кирәклекне, дөнья күләмендә татарны таныту турында сөйләде. Халык шагыйре, Тәлгать Галиуллиннан аермалы, Казан дәүләт педагогия университетын торгызырга тәкъдим итте. Татар телен популярлаштырыр өчен һәр югары уку йортында татар әдәбияты дәресләрен кертергә кирәк диде. Дәүләт оешмалары да читтә калмаска тиеш.

"Һәр оешма, министрлыкта, офиста кечкенә генә булса да татар әдәбияты китапханәсе булырга тиеш. Һичшиксез, татар телендә. Татар әдәбияты урыс һәм башка телләрдә дә булырга тиеш", ди Ренат Харис.

Шулай ук татар матбугатына язылуда дәүләт ярдәм итәргә тиеш дип саный ул.

Һәр татар гаиләсенә кимендә ике журнал, ике-өч газет килеп торырга тиеш

"Муниципалитетмы, республика бюджеты тәэмин итәме - һәр татар гаиләсенә кимендә ике журнал, ике-өч газет килеп торырга тиеш. Республиканың һәр балалар бакчасы ел саен 5-6 рәсемле китаплар белән тәэмин ителергә тиешләр. Əгәр дә газет-журналлар гаиләгә килә икән, кем дә булса барыбер бер мәртәбә булса да ачып укый һәм шулай тәрбияләнә башлый", дигән тәкъдим белән чыкты Ренат Харис.

Журналистика бүлеген яңача сүтеп корудан башларга кирәк, ди ул. "Əйтик, магистратура форматында. Журналистика магистратурысына башка вузларда инде белгечлек алган, күпмедер язу сәләте дә булган, татар телле бакалаврларны чакырырга кирәк. Юкса икътисад, музыка, медицина, театр, сынлы сәнгать, авыл хуҗалыгы, сәнагать, төзелеш, финанс турында профессиональ анализ белән Татарстан, бигрәк тә Русия матбугатына чыга алырлык татар журналистлары юк дәрәҗәсендә", ди Ренат Харис.

Моннан тыш, ул сәясәтчеләр әзерләү, фильмнар төшерү өчен Русия һәм чит илләрнең күренекле киностудияләренең иҗат потенциалларын файлалану, татар эстрадасында үзешчәннәрдән арыну, фәннәр академиясенең төп институтлары казанышларын халыкара киңлеккә чыгара алучы әдәби семиотика институтын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Тәкъдимнәр Васил Шәйхразиевка ошады булса кирәк, чыгыштан соң Ренат Харисның язма материалларын сорап, үзенә алып куйды.

"Сүзлек, татар китабы һәм Казан бренды кирәк"

Университет темасын шагыйрә, тел галиме Рифа Рәхман дәвам итте. Ул Ренат Харисның педагогия институтын булдыру тәкъдименә каршы төшеп, милли университетны яклап чыкты. Моңа җавап йөзеннән Ренат Харис: "Алар бер-берсенә каршы килми" диде. Югары тонда бәхәсләшеп алу да булды.

"Мин педта да, КДУда да укыткан кеше буларак шуны әйтәсем килә - ике вузның ничек эшләвен аңлаганнан соң, без - иң көчле кешеләр, аннан киттек. Яңа уку йортының педагогия институты базасында ныгуына мин каршы. Милли университетка ул вуздан кадрларны җәлеп итү бөтенләй тиеш түгел дип саныйм. 90нчы елларда туган балалардан бик көчле галимнәр тәрбияләгән идек. Эш тапмыйча, барысы да югалды. Аларны ничек кайтарырга?", диде Рифа Рәхман.

Татарча сөйләшмәгән кешеләр дә сүзлекләр чыгара башлады

Шагыйрәнең тагын бер тәкъдиме - сүзлекләр чыгаруны тәртипкә салу. "Татарча сөйләшмәгән кешеләр дә сүзлекләр чыгара. Нәшриятлар шуларга таяна. Бу сүзлекләрне бары тик телчеләр төзи. Кайсысы усалрак, шуларның сүзе языла. Бер диалектта да кулланылмаган сүзләр әдәби сүз дип чыга. Алга таба тел комиссиясе төзергә, анда телчеләр генә түгел, язучылар, галимнәр катнашырга тиеш", дип ярсып сөйләде шагыйрә.

Галимҗан Гыйльманов исә стратегиядә татар китабына аерым урын булырга тиеш диде. Ә Ләбиб Лерон Казанның брендын булдырырга тәкъдим итте.

"Мәскәү стратегиягә тыкшынмаячак"

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев язучыларның тәкъдимнәренә аерым тукталмады. Милли университет булдыру, татар мәктәпләрен ачу, түрәләрнең татарча белергә тиешлегенә җавап ачык калды. Аның каравы, Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләгән язучыларга ул мәгариф өлкәсендәге яңа федераль стандартларның яхшы булуын искә төшерде.

Федераль стандартларның әйбәт яклары да бар

"Федераль стандартлар кабул ителгәннән соң, күп кенә төбәкләр җиңелрәк эшли башлады. Үзебезнең татар балаларын татар төркемнәренә бирә алабыз, диләр. Чөнки бу федераль канун. Безгә элек юк диләр иде. Хәзер юк дисәләр, без прокуратурага язабыз, прокуратура мәктәп директорын чакыртып сорый, дип сөйлиләр. Федераль стандартларның әйбәт яклары да бар", диде Шәйхразиев.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Ахырдан язучы Тәлгать Галиуллинның "Стратегияне Мәскәү белән килештерергә кирәкме?" дигән соравына Васил Шәйхразиев "Юк!" дип җавап бирде.

Стратегия 30 августта кабул ителер дип көтелә. Шәйхразиев сүзләренчә, Татарстан президентына мөрәҗәгать итәчәкләр. Алга таба стратегияне Дәүләт шурасы белән хөкүмәт тә үз карарлары белән кабул итәчәк.

"Йортның нигезен төземичә, түбәсен төзергә ашкынабыз"

Татарның үз стратегиясен булдыруда һәм аны тормышка ашыруда шикләнгән, башкача фикер йөрткән кешеләр арасында Нәбирә Гыйматдинова белән Роберт Миңнуллин гына бар иде, күрәсең.

"Йортның нигезен төземичә, аның түбәсен төзергә ашкынабыз. Бүген без бер генә гимназия белән дә мактана алмыйбыз. Кайсы гына татар мәктәбенә барма – анда татар телен укыту кимегән. Балалар бакчалары да бармак белән санарлык", диде язучы Нәбирә Гыйматдинова.

Ә халык шагыйре Роберт Миңнуллин һавадан җиргә төшегез, дигәндәй бүгенге чынбарлыкка алып кайтты.

"Федераль кануннарны барлап чыгарга кирәк. Шул чакта гына без алдагы 30 елга ни булса да планлаштыра алабыз. Җиңел сөйләшәбез. Ләкин без Русия эчендә яшибез. Аларның үз кануннары бар. Күп очракта алар безнең тәкъдимнәрне карап тормыйлар. Шул тенденцияне безгә ачыкларга кирәк. Тел мәсьәләсендә төп башына утырдык бит инде. Бүгенге вазгыятьтән нидер эшләргә тырышабыз. Бу зур афәт булды. Без бик сөйләмибез. Янәсе, федераль хөкүмәт шундый канун чыгарды. Ниндидер дәреслекләребезне исемлеккә керткәннәр, ике сәгать дәрес ярап тора дип, татар телен үстерергә тырышабыз.

Мәскәүдән стратегия языйкмы дип сорасак, аны беркайчан да кабул итә алмаячакбыз

Әлегә федераль хакимият кулы астында яшибез. Русия думасы теләсә кайсы вакытта безнең халыкка каршы канун чыгарырга мөмкин. Без фаразлар ясарга тиеш. Төрле вариантлар уйларга кирәк. Казакъстанның үз стратегиясе бар. Аны карап, федераль хакимият сүз әйтмәслек һәм канунга каршы килмәслек итеп, үз мәнфәгатебезне кайгыртырлык стратегия кирәк.

Бүгенге шартларда да стратегия кабул итеп була. Акыл белән эш итәргә кирәк. "Урыс дөньясы" дигән стратегия бар, башка халыкларныкы да. Без Мәскәүдән стратегия языйкмы дип сорап торсак, беркайчан да аны кабул итә алмаячакбыз.

Татар үзе генә алга бара алмый. Аның янында башкорт, удмурт, фин-угырлар һәм зур "урыс дөньясы" бар. Алар белән ничек килешеп яшәргә? Анализ кирәк. Стратегия язар алдыннан. Белгечләр, профессионаллардан торган зур төркем булырга тиеш", дип саный Роберт Миңнуллин.

XS
SM
MD
LG