Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли университетта татар мохите иде"


Татар яшьләре пикеты, архив фотосы
Татар яшьләре пикеты, архив фотосы

Күптән түгел бер төркем татар яшьләре Татарстанда Милли университет төзү фикерен янә күтәреп чыкты. Алар Татарстан президентыннан җавап көтә. Азатлык 90нчы елларда Татар милли университетында белем алган шәкерт белән әңгәмә корды.

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдыргач, бер төркем татар яшьләре Милли университет төзү фикерен кабат күтәреп чыкты. Әлбәттә бу яңа фикер түгел, элегрәк тә аның концепциясен тәкъдим итүчеләр булды, әмма ул эшләп китә алмады.

Ә менә режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов күпмедер вакыт хәтта Милли университетта белем алуга да ирешкән. Аның белән шул хакта сөйләштек.

– Айназ, Казанда Татар милли университет эшләгәнен күпләр белми. Син анда ничәнче елларда һәм нинди фән укыдың?

– Мин 1994 елны Милли университетның хокук (юридик) бүлегенә укырга кердем. Ул читтән торып уку иде. Тора-бара көндезге һәм кичке бүлекләр дә ачылачак дип әйттеләр, әмма мин башка уку йортына көндезге бүлеккә керү сәбәпле аны тәмамламадым. Ләкин аны тәмамлап чыгучылар булды. Ул Милли университет Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылган иде дип аңладым.

– Сез ничә кеше һәм кайсы бинада укыдыгыз?

– Ике төркемдә 70-80 кеше укыдык. Аннары кешеләр саны азайды. Хокук бүлегеннән тыш татар факультеты, икътисад белгечлеге бар иде. Бина бирелмәгәннән соң коммерцияле уку йорты белән берләшеп, шулай дәвам итте. Ул Татар-Америка институты белән берләште микән, төгәл анысын белмим.

Айназ Мөхәммәтҗанов
Айназ Мөхәммәтҗанов

Мин белем алганда укулары төрле бинада үтте. Беренче сессияләр Казан дәүләт университетында узган иде. Аннары башка уку йортларында да бина яллап сессияләр үтә иде. Аерым бина булдыру мәсьәләсе кискен торса да, аны алуга ирешә алмадылар.

– Сезне кемнәр һәм нинди телдә укыттылар?

– Бөтен фәннәрне диярлек татарча укыттылар. Кайберләре урысча иде, чөнки белгечләр табу проблемасы булгандыр дип уйлыйм.

Безгә белем бирүчеләрнең күбесе Казан дәүләт университетында татар телен белгән белгечләр булды. Хөкемдар булып эшләүчеләр дә дәресләр бирде.

Хокукый фәннәрдән тыш, татар теле, татар тарихы белән бәйле фәннәр дә керә иде. Төрле семинарлар, лекцияләрне милли хәрәкәт вәкилләре дә укыды. Шул исәптән Фәүзия Бәйрәмова да булды.

Кыскасы, хокук белән генә чикләнмәделәр. Милли җанлы булсыннар дип тырыштылар. Анда татар телендә гыйлем бирү генә түгел, ә аерым бер татар мохите хөкем серә иде. Шул уку йортында үземә яңа дуслар таптым һәм алар белән хәзер дә аралашып торабыз. Хәтта булачак хатынымны да шунда очраттым.

– Менә хәзер Милли университет төзү фикере кабат калкып чыкты. Син анда укыган кеше буларак аны ничек күзаллыйсың?

– Милли университетны мәгариф системасын тулыландыручы уку йорты буларак күрәләр, ягъни татарча укыган балаларны кайдадыр урнаштыру урыны дип кенә күзаллыйлар. Әмма милли университетның мөһимлеге анда гына түгел. Беренче чиратта безгә татар телле һөнәр ияләре кирәк. Мисал өчен төзүче, табиб, инженер. Ана телебез кухня теле генә булып калмасын өчен татар телле һөнәр ияләре яшәгән мохит кирәк.

Аннары уку йортлары белгечлек кенә бирми, алар фән белән дә шөгыльләнә. Милли университетның бурычы – татар телле фән булдыру.

Милләтебезнең ихтыяҗы – милли кадрлар булдыру. Аерым-аерым һөнәр ияләре генә түгел, ә профессиональ дәрәҗәдә милли проблемнар белән шөгыльләнгән кешеләр кирәк. Милли университет шушы проблемны да чишәргә тиеш, чөнки бүгенге көндә татар телен, тарихын, мәдәниятен, проблематикасын, сәяси моментларын, хокукны белү профессиональ татарлар әзерләүдә бер максат булып тора.

Әлбәттә Милли университет бурычлары бу максатлар белән генә чикләнми, әмма инде алда әйткәнемчә, өч максатны аерым билгеләп узар идем: фән, һөнәри мохит һәм профессиональ дәрәҗәдә татар проблемасы белән шөгыльләнгән татар милли кадрлар әзерләү.

– Элегрәк Милли университетның берничә концепциясе тәкъдим ителгән иде. Син алар белән танышмы?

– Әле ноябрь азагында гына “Акыл фабрикасы"нда Милли университет концепцияләре каралды. АКШтагы Висконсин-Мэдисон университеты профессоры, милләттәшебез Юлай Шамилоглыныкы зур университет кебек күзаллана.

Петербурдагы шәрык белгече Әлфрид Бустановныкы күбрәк һуманитар фәннәр белән бәйле һәм анда бакалавриат юк, бары магистратура гына. Башка җирдә белем алып чыгучылар үз белемнәрен арттыра ала торган уку йорты.

Татар яшьләре форумы тарафыннан әзерләнгән концепция. Ул төрле проблемнарны үз эченә ала һәм белем бирү генә түгел, ә татар мәгариф системасы белән шөгыльләнгән гыйлми үзәк дип күздә тотыла. Күп кызык идеяләре бар.

– Милли университетта белем бирү татар телендә генә булырга тиеш дип уйлыйсыңмы?

– Татар телендә генә түгел. Дөньяда бер телдә генә укыткан югары уку йортларына инде ихтыяҗ юк. Берүк студент өч-дүрт телдә укый ала бит. Монда татар теле төп тел булачак, шулай ук фәннәрне инглиз һәм төрки телләрдә өйрәнергә була, Русиядә торгач урыс теленнән дә баш тарту юк.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

Милли университет төзү тәкъдимен Мәскәүдә татар яшьләре белән очрашу вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерделәр. Бу хакта сорау биргән галим Илшат Сәетов Татар яшьләре форумы әзерләгән концепцияне дә тапшырган.

– Очрашу вакытында бу концепцияне Татарстан мәдәният министрына тапшырган идем. Аннары алар миңа аны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына бирдек дип хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта мин аны электрон кабул итү бүлмәсе аша Татарстан премьер-министрына да җибәргән идем. Әлегә ниндидер реакция юк. Миңнеханов үзе "бирегез карарбыз" дигәч ниндидер реакция булыр инде.

– Миңнеханов очрашу вакытында "бу мәсьәләне яңадан торгыздык" дип әйтте кебек?

– Әйе, шулай диде. Әмма әле бит ниндидер педуниверситет концепциясе дә бар кебек. Аны йә КФУдан аерып чыгару, йә яңадан ясау ниятләре дә бар бугай. Ул концепцияне бер кеше дә күрмәгән. Бармы-юкмы, әмма Миңнеханов ул хакта Дәүләт шурасына юлламада әйтте. "Без бу мәсьәләне яңадан торгыздык" дип ул шул педагогика уку йорты турында әйтмәде микән? Безнең концепция башка эшләр белән шөгыльләнә торган уку йортын күздә тота.

Илшат Сәетов концепция эчтәлеген әлегә җәмәгатьчелеккә чыгарырга ашыкмауларын әйтә. Татар яшьләре түрәләрдән җавап көтә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG