Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар – җитәкчеләре милли университетка каршы булган бердәнбер халык"


Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Глобальләшү чорында үзенең университеты, үзенең милли мәгариф ситстемы булмаган халыкның киләчәге юк ди заманында милли университет булдыруны тәкъдим иткән Фәндәс Сафиуллин.

Ана теле көне уңаеннан 19 февральдә ТИҮ үткәргән "Милли мәгариф – балалар бакчасыннан Университетка кадәр" дип аталган конференциядә милли мәгарифне торгызуга багышланган резолюция кабул ителде. Документта Татар милли университетын булдыру турында да юллар бар. Конференциядә милли университет булдыру өчен 19 кешедән торган эшче төркем төзелде.

Татар халкының да үзенең милли уку йорты – университеты булсын өчен милли активистларның беренче тапкыр гына талпынуы түгел.

1994 елның 20 июлендә Татарстан Югары советы Татар милли университеты булдыру карарын чыгара. Тәкъдимне Югары советка ул вакытта депутат Фәндәс Сафиуллин кертә. Ике көн бәхәсләшкәннән соң бу тәкъдим үтә. Исемләп тавышка куела. Дүрт кенә тавыш күпчелек була. Татар милли университеты булсын дигән карарны 34 урыс депутаты яклап тавыш бирә, 35 татар депутаты каршы чыга.

Азатлык Татарстан парламентының, Русия думасының элекке депутаты, 1994 елда милли университет идеясен күтәреп чыккан Фәндәс әфәнде белән сөйләште.

– Фәндәс әфәнде, "милли университет" булдыру тормышка ашырырдай проектмы? Бу мәсьәләне бүген ничек акыллы итеп күтәреп чыгып була?

– Аны тормышка ашыру артык зур мәшәкатьле әйбер түгел. Татарстан Дәүләт шурасының (Югары советның) 1994 елда кабул ителгән "Татар милли дәүләт университеты" булдыру турында карары бар. Тормышка ашыру вакыты 1995 ел иде, вакыт күп үтте. Ул карар әле дә исән. Хәзер исә моның өчен дәүләтнең ул карарны тормышка ашырырга дигән үз сүзен әйтергә җитәрлек рухы, куәте генә кирәк. Дәүләт тарафыннан теләк, ихтыяр, акча һәм оештыручы кирәк.

– Ул вакытлардан бирле Русиядә мәгариф кануннары нык үзгәрде, илдә алып барылган милли сәясәт тә милли мәгәгарифне үстерү ягында түгел. Кануни яктан кыенлыклар килеп тумасмы?

– Бездә кыенлыкларсыз булмый инде ул. Шул үзгәрешләр арасында бер яңалык та бар – Русиянең мәгариф турындагы кануны нигезендә республика үз өстенә алып региональ уку йорты булдыра ала. Элек канунда бу юллар юк иде, хәзер исә шуңа таянып эшләргә була.

Советлар Берлеге таркалгач яһүд халкы Русиядә өч университет ачты

Каршылык тудыра башласалар, үзебезнең аргументларны китерә алабыз. Советлар Берлеге таралганнан соң яһүд халкы Русиядә өч университет ачты. Аны чагыштырып күрсәтергә була, яһүдләргә рөхсәт бирелгән, аларга каршы булмагансыз, ә нигә безгә каршы буласыз, дип әйтергә була. Әгәр ихтыярың булса, көчлерәк булсаң – моны үткәреп була дип уйлыйм.

– Милли университетны ничегрәк күз аллыйсыз? Ул бөтен фәннәрне дә үз эченә алыргамы, әллә мәктәпләрдә белем бирүче белгечләр генә әзерләргә тиешме?

– Иң беренчесе – ике телдә дә – үзебезнең ана телендә дә һәм урыс телендә дә эшли алырлык белгечләр әзерләү. Дәүләтнең кемгә, нинди белгечләргә ихтыяҗы бар – иң беренче шуларны укытырга. Авиаконструкторларны, химикларны укытуның бәлки кирәге дә юктыр.

Үзебезнең юристлар кирәк, чөнки парламентыбыз 1990 елдан бирле яңача эшли, бер генә карарның да, бер генә канун өлгесенең дә парламентка татарча язылып кертелгәне булмады. Ничә йөзләрчә, меңнәрчә карарлар кабул ителгән, берсенең дә өлгесе татарча язылмады. Без кабул иткән кануннар, карарлар алар татар теленә тәрҗемә генә ителә. Тәрҗемә генә ителгәч, татарча документ буларак, тавышка куелмагач, аларның үз көчләре юк. Димәк, юристлар кирәк.

Тарихчылар кирәк, безнең Казан университетында (КФУ) татар факультеты бетерелде. Димәк, татар филологиясе, татар тарихы факультетлары кирәк була. Тышкы эшләр өчен төрле телләрне белгән белгечләрне әзерләү дә кирәк. Көнчыгыш телләр: кытай, гарәп, төрек теле факультетларын булдыру да зарур. Медицина факультеты да булсын. Аны башта медицина университетында бер факультет итеп ачарга була, әмма милли университетта да булырга тиеш. Дәүләт белән идарәдә, чит илләр белән хезмәттәшлек иткәндә белгечләр дә кирәк безгә.

Безнең үзебезнең инглиз теленнән татарчага турыдан-туры тәрҗемә итүче тәрҗемәчеләребез дә юк диярлек бит. Гарәпчәдән, төрекчәдән тәрҗемәләр барсы да урыс теле аркылы эшләнә. Үзебезнең телебезне дәүләт теле итү өчен иң беренче чиратта нинди белгечләр кирәк – шуларны әзерләргә тиешбез.

Университетның төп максаты – татар телен тел буларак саклап калу. Һәр тел сакланып кала ала бары тик ул халыкның теле дәүләт белән идарә итү теле, фән теле һәм профессиональ культура теле булганда гына. Безнең татар телен бу дәрәҗәдә укыту юк бит, әле мәктәпләребез исән чакта да җитеп бетми иде.

Татар милли университеты – ул татар балалары гына укый торган уку йорты түгел

Татар милли университеты ул татар балалары гына укый торган уку йорты түгел. Дөньяда бер генә университет та алай эшләми. Мәскәү дәүләт университетын (МГУ) алыйк, урыс телен белмичә син анда керә дә, укый да алмыйсың, әмма анда бөтен дөнья укый. Британиядәге Кембриджны алсак, инглиз телен белмичә син анда керә дә, укый да алмыйсың, шулай ук анда бөтен дөнья укый. Сорбонна университетында да шулай ук. Бездә дә шулай булырга тиеш.

Бөтен фәннәр дә татарча укытылырга тиеш дигән сүз түгел. Башланган чорда, бәлки уннан бере генә татарча укытылса да, Татар милли университетында татарча белмичә, татарча имтихан бирмичә син анда укый алмыйсың һәм тәмамлый алмыйсың дигән таләп булырга тиеш. Төп мәгънәсе менә шул. Анда урыс та, яһүд тә һәм башка милләт вәкиле дә укысын.

Милли университет саны белән зур булырга тиеш түгел. Үзебезнең милли кадрларны әзерләгәндә сәләтле яшьләрнең каймагы гына җыелырга һәм берәмтекләп әзерләү системы булырга тиеш. Конвейер түгел, масскүләм түгел, ә берәмләп, кадерләп үстерә торган кадрлар булырга тиеш. Һәр курста барлык факультетларда барлыгы 100 кеше булса да җитеп тора, биш курска 500 кеше. Шуннан артмаса да, безгә җитеп тора.

Милли университетыбыз булса, ул локомотив кебек үз артыннан мәктәпләрне дә күтәрәчәк. Ул чагында мәктәпләребез дә бетмәячәк. Әгәр университетыбыз булса, башка уку йортларында да татар факультетларын саклап калып, булмаганнарына кертеп була. Безнең төзүчеләр университетында татар факультеты бик көчле эшләп килә иде, анда хәтта югары математиканы, сызыкча геометрияне (начертательная геометрия) укытуга кадәр татарча дәреслекләр әзерләп чыгардылар. Төзүчеләр терминнарының 17 мең сүзлек татарча-русча сүзлеген төзеделәр. Бөтен нәрсә әзер иде, гөрләп үсеп бара иде, хәзер сүнеп килә.

– 1995 елда Татар милли университетын булдыруның туктап калуы Мәскәү тыюы идеме?

– Юк! Университетыбызның ачылмавында, булдырылмавында Мәскәүнең кулы юк. Монда бары тик үзебезнең булдыксызлык һәм университетның кирәк икәнлеген аңлар дәрәҗәгә үсеп җитә алмау гына.

Университет булдыру өчен җиң сызганып керешкән бер генә кеше, җитәкче булды, әмма озак эшли алмады ул, эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Ул – мәрхүм Мөхәммәт абый Сабиров – безнең хөкүмәтнең элекке җитәкчесе иде. Калган җитәкчеләр тарафыннан бу университет булсын дигән адым ясаучы да булмады. Үзебезнең тормоз булды ул.

Ул вакытта Казан дәүләт университетының ректоры – Юрий Коноплев, татар факультетын оештыручы – академик Миркасыйм Госманов иде. КДУ иң беренче булып үзләрендә безнең милли университетны оештырып, үсеп җиткәч башка чыгару инициативасы белән чыккан иде. Кызганыч, безнең җитәкчелек шуңа да риза булмады. Коноплев бөтен чыгымнарны, материаль базасын үзләренә алырга теләк белдерде. Аңа да безнекеләр риза булмады. Ул чакта, 1994-95 елларда Мәскәү сәясәте бүгенге кебек каты түгел, университетны оештырып була иде.

Татар халкы бүгенге көнгә кадәр үзенең җитәкчеләре дөньяда милли университетны төзүгә риза булмаган, хәтта каршы килгән бердән-бер халык булып кала. Кызганыч, бу безнең хурлык!

Яһүдләрне әйтәм, мин аларга сокланам һәм көнләшәм. Алар үзләренең балаларын үз илләрендә дә, дөньяның иң алдынгы илләрендә дә укыта алалар, һәм шуңа да карамастан, Русиядә иң югары дәрәҗәдә белем бирә, иң абруйлы югары уку йортларыннан да өстенрәк итеп эшли торган өч университет булдырдылар. Әмма бер генә хоккей такымын да, "Рубин" шикелле бер генә футбол такымы да булдыра, ат чабышларын оештыра алмадылар. Менә бу ягы безнең күзлектән караганда кимчелектер.

– Бүген Татар милли университеты мәсьәләсен янә күтәрү каян килә? Хөкүмәттәнме, әллә конференция вакытында туган идея генәме?

– Дәүләт тарафыннан хәрәкәт сизелми. Элекке, инде картаеп килгән инициаторлар теләге генә бу. Татарстан Югары советы 1994 елда милли университет төзү карары кабул иткәнче җәмәгатьчелек тарафыннан бик көчле дулкын күтәрелгән иде. Югары совет шушы идеягә таянып кына ул карарны үткәрә алды. Милли университетыбыз булсын дип шул чакта янып йөргән, иҗтимагый рәвештә оештырып маташкан, дәүләт ярдәменнән башка эшләтә башлаган кешеләр, алар инде бүген картаеп беткәннәрнең бу мәсьәләне күтәрүе – шуларның яңадан бер талпынып каравы гына ул.

– Татарстан җитәкчелеге университет булдыру идеясен хупласын һәм рухланып китсен өчен ни эшләргә кирәк дип уйлыйсыз? Бүген җәмәгатьчелек таләбе дә ул хәтле үк көчле түгел.

Университетсыз халыкның киләчәге – кол халык, ишәк халык, эш аты халык, йомышчы халык һәм акрынлап бетәсе халык

– Җәмәгатьчелек тә үзенең алданганын сизеп сүнде инде. Иң беренче чиратта, җитәкче даирәләрнең рухлануы кирәк. Халкыбыз нинди – җитәкчеләребез дә шундый, күрәсең. Университеты булмаган халык – иң кыргый халык дип кенә аңласалар, иң хурлыклы кыргыйлыкның бер тамгасы икәнен төшенә башласалар, бәлки селкенерләр. Үзенең университеты, үзенең югары уку йорты системы һәм үзенең милли мәгариф системы булмаган халыкның өлгереп килгән глобальләшү чорында киләчәге булмаячак. Андый халыкның киләчәге – кол халык, ишәк халык, эш аты халык, йомышчы халык һәм акрынлап бетәсе халык. Үз университетын булдыра алмаган халыкның киләчәге юк. Менә шуны аңларлык дәрәҗәдә аңнары үсә башласа, бәлки берәр өмет килеп чыгар.

Университет төзү өчен оештырылган эшче төркемнең көче юк. Анда депуталар юк, милли университет оештырганда миллионнар-миллионнар бирерлек байлар һәм олигархлар юк. Үз сүзләрен әйтерлек билгеле кешеләр дә юк. Ул – җәмәгатьчелек оешмасы. Бу оешма атна саен, ай саен дәүләткә "кайчан ачасыз" дип үзенең тәкъдимен генә кабатлап тора ала.

Озакламый Русия думасына сайлау була. Әгәр һәр сайлаучы һәр намзәткә "Син нигә Татар милли университетын ачу" тәкъдиме белән чыкмыйсың дигән сорауны бирсә, "Нигә синең програмда ул хакта юллар юк, әгәр бу идея халыктан чыга башласа, син аның өчен көрәшерсеңме, Мәскәү тарафыннан каршылык булса, анда үз фикереңне әйтә белерсеңме?", дисә боз кузгалырга мөмкин. Әнә шул сорауны бирдертү өчен халык арасында эшне башлап җибәрергә була, шунсыз бәлки халык та селкенмәс. Мәгълүмат чараларында бу сораулар булачак депутатларга, җитәкчеләргә кабатланып торырга тиеш.

Ничек инде, без, мөмкинлегебез була торып, үзебезнең милли уку йортын будырмау сәясәте алып барабыз, университет булдыруга каршы чыгабыз? Дөньяда һәм тарихта андый халыкның булганы юк. Икътисади яктан да, белем дәрәҗәсе белән булдырырлык, үзенең интеллегенциясе бар халык, ә җиткчеләре университет булдыруга каршы килгән мондый халык дөньяда юк. Менә шул хурлыктан кайчан чыгабыз дип сүзне кузгата башларга вакыттыр. Университет булмаса, телебезне бетерү озакка бармаячак.

XS
SM
MD
LG