Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар халкының хокуклары бозылу турында БМОга хат җибәрергә"


21 февраль - Ана теле көне уңаеннан Казан үзәгендә үткән митинг. 2015
21 февраль - Ана теле көне уңаеннан Казан үзәгендә үткән митинг. 2015

ТИҮ Ана теле көненә багышлап "Милли мәгариф – балалар бакчасыннан Университетка кадәр" дип аталган конференция үткәрде.

Халыкара Ана теле көненә багышлап Татар иҗтимагый үзәге 19 февральдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Милли мәгариф – балалар бакчасыннан университетка кадәр" дигән темага конференция үткәрде. Чарада "Ни өчен 25 ел эчендә татар теле республикада дәүләт теле була алмады?" дигән сорау куелды.

"Конференциядә татар теленең юкка чыгуына карата кискен сүзләр әйтелде, чөнки 2002 елдан 2010 елга кадәр татар телен белүчеләр саны 1 миллионга кимегән. Русиядә демократия, гаделлек булган очракта гына телне саклап калып була, дигән фикер дә белдерелде. Каталония мисалы үрнәк булып тора. Анда диктатура беткәннән соң каталан теле яңадан тернәкләнгән. Каталониядә бөтен тормыш каталан телендә алып барыла", диде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев .

Аның сүзләренчә, чарада академиклар Индус Таһиров, Рүзәл Йосыпов, Русия Дәүләт думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин, галим Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклеләре, милләтпәрвәрләр катнашкан. Бу чарага Чаллыдан да вәкилләр килгән.

"Гаяз Исхакый "Ике йөз елдан соң инкыйраз" дигән әсәрендә ике йөз елдан татар халкы юкка чыгачак дип, язган. Әмма инкыйраз йөз елдан соң килеп җитте. Бүгенге хәлне "татар теле, татар халкы инкыйраз алдында тора" дип бәялибез, дип белдерә конференциядә катнашканнар.

Татар телен дәүләт теле итү, икетеллелекне гамәлгә ашыру мәсъәләсе 25 ел дәверендә чишелмәде. Бу мәсъәләләрне чишү Татарстан дәүләте җитәкчеләренең, Дәүләт шурасы депутатларының сәяси ихтыяры булуына бәйләнгән дип, уйлыйбыз. Нигә Татарстанның телләр турындагы кануны ("Татарстан республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр турында") эшләми? Нигә дәүләт кабул иткән програмнар үтәлми?

Конференциядә катнашучылар милли мәгарифне балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр торгызу тәкъдиме белән чыкты һәм резолюция кабул итте.

1. Татар телен һәм мәгарифен үстерергә тиешле кануннар тормышка ашырылмаган, программалар үтәлмәгән, дип бәяләргә.

2. Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутатларына: "Европада төбәк телләре яки азчылыкларның телләре хартиясе"н ратификацияләү тәкъдиме белән чыгарга. Әлеге хартиягә нигезләнеп, балалар бакчасынннан алып югары белем бирүгә кадәр мәгариф системасын төзүне таләп итергә.

3. Русия мәгариф министрлыгыннан 2008 елның 28 ноябрендә чыгарган 362-нче боерыкны гамәлдән чыгаруны, Бердәм Дәүләт Имтиханын (ЕГЭ) татар телендә бирүне рөхсәт итәргә һәм аның нәтиҗәләре нигезендә югары уку йортларына кабул итүне таләп итәргә.

4. Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә "Дәүләт шурасы депутаты Татарстанның дәүләт телләрен белергә тиеш" дигән маддәне кертергә тиеш.

5. Кичекмәстән Татар Милли Университетын торгызу эшләрен башларга.

6. Татарстанның югары уку йортларындагы һәр факультетта татар төркемнәре оештырырга.

7. Казан шәһәренең һәр районында, Татарстанның һәр район үзәгендә бүгенге көн таләпләренә туры килә торган үрнәк татар-төрек һәм татар-инглиз гимназияләр ачуны таләп итәбез.

8. Татарстанның телләр турындагы канунының 6нчы маддәсендә "Телләрне саклау дәүләт програмын" акча белән тәэмин итү каралган. Дәүләт шурасы һәм Татарстанның хисап пулаты бу акчаларны тоту турында хисап таләп итәргә тиеш. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе, Татарстанның телләр турындагы кануны тормышка ашырылмады. Моның сәбәбе – җаваплы түрәләрнең җинаятьчел ваемсызлыгы һәм Татарстан җитәкчеләренең битарафлыгы, Дәүләт шурасының контрольдә тоту вазифаларын үтәмәве.

Татарстанның телләр турындагы канунында дәүләт оешмаларында татар телен куллануның мәҗбүри булуы ачык язылмаган, аның "йомшак" урыннары бар. Канунны бозган өчен житәкчеләргә җәзалар каралмаган. Татарстанның телләр турындагы канунына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәбез. Канунның мәҗбүри үтәлергә тиешлеге ачык язылырга, канунны бозган өчен дәүләт оешмалары җитәкчеләренең җаваплылыгы турында маддәләр кертелергә тиеш.

9. Татарстанның телләр турындагы кануны, "2004-2013 елларга Татарстан республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү Татарстан республикасы дәүләт програмы"ның ничек үтәлүе турында Татарстан Дәүләт шурасында махсус тыңлаулар оештырырга.

10. Министрлар Кабинеты 2004 елда кабул ителгән Татарстанның телләр турындагы кануны үтәлүе турында җавап тотарга тиеш.

12. Татарстанның дини уку йортларында татарча укытуны таләп итергә.

13. Татарстан дәүләт телевидение һәм радио компаниясен яңадан торгызырга.

14. Татар халкының хокуклары бозылу турында Берләшкән Милләтләр оешмасына һәм Европа Берлегенең парламент ассамблеясенә хат җибәрергә.

"Җитәкчеләр татар телен дәүләт теле итеп танымый"

1992 елның 8 июлендә кабул ителгән "Татарстан халыкларының телләре турында" канунга 23 ел.

2004 елда бу канун "Татарстан республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан республикасындагы башка телләр турында", дип үзгәртелде. ("Татарстанның телләр турындагы кануны") Бу канунны гамәлгә ашыру өчен "1994-2004 елларга Татарстан республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмы" кабул ителгән иде. Бу програмда "Татарстанның телләр кануны"н тормышка ашыруның ысуллары, юллары күрсәтелгән иде.

2004 елда "2004-2013 елларга Татарстан республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмы" кабул ителде. Ниһаять, 2013 елда "2014-2020 елларга Татарстан республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмы" кабул ителде.

"Бүгенгә кадәр Татарстанда бер дәүләт теле – урыс теле генә гамәлгә кертелгән. Дәүләт һәм муниципаль оешмаларда икетеллелек кәгазьдә генә калды. Дәүләт шурасында, Татарстан хөкүмәтендә, мәхкәмәләрдә барлык эш тә урыс телендә алып барыла. Карарлар, кануннар урыс телендә тикшерелә һәм кабул ителә. Татарстан дәүләте җитәкчеләре татар телен дәүләт теле итеп танымый", дип белдерә конференциядә катнашучылар.

XS
SM
MD
LG