Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда мәгариф мәктәбе булдырылды. Милли университет идеясе күмеләме?


КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерли башлады. Галимнәр бу бик кирәкле гамәл, әмма милли университет идеясеннән баш тартырга ярамый дигән фикердә.

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде. Мәктәп яңа структура буларак 1 ноябрьдән эшли башлый. Бу хакта әлеге үзгәрешләргә багышланган матбугат очрашуында әйтелде.

Көндезге бүлеккә студентлар математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү дигән белгечлекләргә кабул ителгән. Аларның һәркайсы, укуларындагы уңышларына карап, өстәмә стипендия алачак диелде.

Читтән торып уку бүлегенә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары дигән белгечлеккә укытачаклар. Студентлар киләчәктә фәннәрне татар һәм урыс телләрендә укыта алырдай белгечләр булачак.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов киләсе елларда республика математика һәм физика, математика һәм информатика, биология һәм химия, чит телләр укытучылары әзерләүгә заказ бирергә җыена дип тә сөйләде.

Рәдиф Җамалетдинов: "Ике телле укытучылар әзерли башладык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Кабул ителгән 125 студент өчен Татарстан бюджетыннан барлыгы 11 миллион сум чамасы акча бүленгән.

Җамалетдиновка "Милли педагогия институты идеясе шуның белән күмелеп каламы?" дигән сорау бирелде. "Без әлеге сорауга турыдан-туры җавап җирә алмыйбыз. Безгә быел республика хөкүмәтеннән заказ булды һәм шушы юнәлештә эшли башлыйбыз. Киләчәктә әлеге проектның нинди масштабларга чыгуы дәүләт заказына бәйле булачак", диде Рәдиф әфәнде.

Ул шулай ук бу өлкәдә юл харитасы әзерләнә диде. Эшче төркемгә университет хезмәткәрләре, мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре һәм Лев Толстой институты каршындагы багучылар шурасы әгъзалары кергән. Киләчәктә район башлыклары, мәктәпләр җитәкчеләре, укытучылар белән дә киңәшләшәчәкбез диелде.

Җамалетдинов, КФУның педагогия институтын кушып куюга төрлечә карарга мөмкин, ди. "Бердәм уку йорты булып эшләүнең җитешсез яклары да бардыр, бәлки, әмма уңай яклары бик күп. Элек педагогик кадрлар күпме әзерләнгән булса, хәзер дә шулай. Күпмедер соңарып булса да, ике телдә белем бирә алучы укытучылар да әзерләү эшен башладык", диде ул.

Азатлык сораштырган белгечләр дә ике телле укытучылар әзерли башлау эшен, гомумән алганда, хуплый. Милли университет яки милли педагогия институтын тиз генә күктән төшереп куеп булмый диләр.

КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов бүгенге вазгыятьтә бу - иң оптималь вариант дип саный.

Әнис Галимҗанов
Әнис Галимҗанов

"Мәгариф өлкәсе - ул бик консерватив өлкә. Дөресен генә әйткәндә, бүгеннән милли университет ачам дию - ул профанация. Ничә кеше татарча укыта ала? Татарча сөйләшә белү татарча укыта алу дигән сүз түгел әле. Булган укытучылар өлкән яшьтә. Лицензия, аккредитация алып булачакмы? Анда укыган студентлар кая барачак? Алар көндәшлеккә сәләтле булачакмы? Бу бит кеше язмышы", ди Әнис әфәнде.

Заманында Татар дәүләт педагогия институты милли университет нигезе була алыр иде, дип саный ул. Ләкин КФУга кушылгач, анда татар телендә белем бирү механика-математика факультетында гына кала. Әлеге факультетта быел соңгы чыгарылыш укый. Оптимизация шаукымына ияреп, башка кабул итү булмады.

"Ике телле укытучылар әзерли башлау бик дөрес нәрсә. Бу милли институт идеясен бетерү түгел, ә нигез салу дип өметләнәм. Бүгенге хәлләрдән чыгып караганда, бу хәтта батырлык та. Моның башына чүкеч белән сугарга ярамый", ди Әнис Галимҗанов.

Ул мондый әйбер Русия ислам институтында да ачылсын иде дип тели. "Яшь кеше авылга мулла булып кайта, шул ук вакытта мәктәптә математика яки физика да укыта", ди КФУ доценты.

Әнис әфәнде шулай ук төгәл фәннәрне башлангычтан ук татарча укытмый торып, татар телле белгечләр әзерләп булмаячак дип саный. "Татфак студентлары да татарча уйлый белми, чөнки төгәл фәннәрне урысча укыганнар. Телне саклап калуны төп юлы - төгәл фәннәрне татарча уку", ди галим.

Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме Исмәгыйль Хөснетдинов та КФУда ике телле белгечләр әзерли башлауны хуплый, әмма бу гына бик аз дип саный.

Исмәгыйль Хөснетдинов
Исмәгыйль Хөснетдинов

"Бу элекке педагогия институтын кабатлый. Ул да кирәк. Әмма бу гына җитми. Ике телдә укытучылар әзерләү мөһим, моны якларга, хупларга кирәк. Бу мәктәпләрдә татар телле укытучылар җитмәү проблемын чишә. Шул ук вакытта мәктәптә татар телендә укыган бала кая барырга тиеш? Югары уку йортларында татар телендә укыту юк", ди Исмәгыйль әфәнде.

Ул Ачык университет идеясен тәкъим итә. "Югары мәктәп һәм Ачык университет бер-берсен тулыландырып эшләргә тиеш. Ачык университет нинди уку йорты нигезендә булачак, аны кем җитәкләячәк, кайсы бинада утырачак - анысы мөһим түгел. Булсын гына. Тагын бер 20-25 ел сузсак, соң булачак", ди белдерде Азатлыкка галим. Ул Ачык университет идеясе белән төрле фәнни конференцияләрдә, чараларда чыгыш ясады.

Дөнья татар яшьләре конгрессы рәисе Тәбрис Яруллин Ачык милли университет концепциясе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерелде дип белдергән иде. Әмма әлеге идея дәүләт дәрәҗәсендә караламы, юкмы - билгесез.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов бу исем алыштыру Рөстәм Миңнехановның милли педагогия институтын булдыру тәкъдименнән соң оештырылды дип саный.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"КФУ артка чигенә. Яңа педагогия институтын төзеп булмый бит, шуңа болар Миңнехановның кушканын үтәргә тырыша инде", ди Хәкимов. Галим фикеренчә, пединститутны саклап калган булсалар, аны милли университетка әйләндерү авыр булмас иде. "Аерым университет кирәк дип әйтеп киләм. Татар мәктәпләре, гимназияләре, югары уку йорты кирәк. Ләкин бөтен уку йортларын, биналарны КФУга куштылар. Аны кире кайтарып була микән? КФУ җитәкчелеге үзе дә җибәрмәскә тырышачак", дигән фикердә Рафаил Хәкимов.

Милли университет булдыру фикере Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, ана һәм республикалар дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады. Узган ел Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.

​26 июнь Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов Азатлык соравына җавап биреп, 1 сентябрьдә милли институт оешачак дип белдергән иде. "Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе - ред.). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә әзерләнәчәк", дип белдерде ул вакытта Борһанов.

Әмма белгечләр милли педагогика институтын КФУ карамагына тапшыруга каршы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG