Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәлләр тагын да катлауланачак, әмма төшенкелеккә бирелмибез"


2016 елда узган Дөнья татар яшьләре форумы күренеше

1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы уза. Ике елга бер узучы бу чара быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Форум рәисе Тәбрис Яруллин Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар яшьләре тел мәсьәләсен күтәрәчәк, мөрәҗәгать белән чыгачак дип сөйләде.

Дөнья татар яшьләре форумына 30 чит ил, Русиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстаннан меңнән артык делегат катнашачак. Казанның истәлекле урыннарына, Кукмара, Арча, Теләче районнарына сәяхәт кылу, концертлар белән күңел ачу, 5 августта Черек күлдә оештырылган "Печән базары"нда тауар сайлау, лекторияләрдә хикмәтле сүз тыңлаудан тыш татар яшьләре пленар утырышларда, "Тарихи хәтер", "Тел сәясәте һәм милли мәгариф", "Медиа", "Гаилә һәм тәрбия", "Бизнес", "Татарстан илчеләре" кебек дискуссия мәйданчыкларында фикер алышачак. Форумда гадәттә дәүләт телләре, республика статусы, Татарстан президенты институты кебек мәсьәләләр дә күтәрелә, мөрәҗәгатьләр дә кабул ителә. Җыенда форум рәисе Тәбрис Яруллин ике ел эшчәнлек өчен хисап тотачак. Азатлык аның белән әңгәмә корды.

– Тәбрис, быелгы форум тел мәсьәләсе кискен булган чакта уза. Рәсми хакимият көрәшен туктатты, безнең таләпләр исәпкә алынды, ФГОСның яңа вариантын көтәбез дип тынычландыра, җәмәгатьчелек исә Мәскәү кабул иткән канун белән килешми, көрәшен дәвам итә. Бу очракта форум нишләячәк, ниндидер мөрәҗәгатьләр кабул ителәчәкме?

– Тел темасын кайда кертергә мөмкин, шунда керттек. Пленар утырыштан алып мәдәни чараларга кадәр тел мәсьәләсе, аны хәл итү юллары турында фикерләр яңгыраячак. Форумның миссиясе дә – телне үстерү, кимендә аңа бәйле проблемнарны ачыклау һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, телне шәһәр шартларында тулы канлы итеп яшәтү. Безнең һәр проект татар теленә, мәдәниятенә бәйле. Без киләчәкне күзалларга тырышабыз. Мәсәлән, 2050 елда татарлар, туган телебезнең дәрәҗәсе, Татарстан сакланырмы, ул нинди булачак дигән сорауларны куеп эш итәбез. Гомумән дөнья кая бара, трендлар нинди булачак һәм шул юнәлештә эшләрне ничек көйләргә мөмкин, бүген нинди проектлар булдыру мөһим? Бу – дөнья практикасы. Милли яшәеш тә шул кануннарга буйсына.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Татар теленең ике сценарие бар. Берсе – тискәре, икенчесе – оптимистик. Начар киләчәк – ассимиляция зур тизлек белән барачак, ахыр чиктә тел бетә, без рус телле татарлар булырга мөмкинбез, республика юкка чыгачак, президент институты да булмас. Моны да белергә, әзерләнергә кирәк. Нишләргә? Чаралар күп уздырылды, хәзер аларны төбәкләрдә зур масштаблырак итеп уздырырга кирәк, башка урын булмаган халыклар кулланышына да кереп китәргә тиеш. Чаралар зур проектларга, үзәкләргә үсәргә тиеш. Мәсәлән, "Гыйлем", "Акыл фабрикасы" проекты бар икән, классик булмаса да, татар милли университетка кадәр үсәргә тиеш. Милли университет ачарга мөмкинлек юк икән, онлайн эшлик, курслар оештырыйк. Яки "Печән базарын" милли төсмер алган бизнеска ярдәм итә торган үзәк итеп үсүен күрәм. Ул милли идеяле бизнес-инкубатор кебек эшли ала, эшмәкәрләргә юридик консультация бирергә тиеш.

Тел үсешенең берничә концепциясен төзедек, беренчесе – заманча мәдәни үзәк. Икенчесе – киләчәктәге татар мәктәбе моделе. Өченчесе – ачык университет. Галимнәр, җәмәгать эшлекләре белән фикерләшеп, аерым өч документ туды. Алар хөкүмәткә тәкъдим ителде, аңлатылды. Алга таба шуларны тормышка ашыру максаты тора. Без – иҗтимагый оешма, күпне эшли алмыйбыз, әмма бу идеяләрне тормышка ашыруда ярдәм итү, аны һәрвакыт игътибар үзәгендә тоту, җәмәгатьчелек фикерен түрәләргә җиткерү кебек эшләр безнең көчтән килә.

Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр Русия думасы тарафыннан кабул ителде, Федерация шурасында хупладылар. Русия призеденты аны имзаламас дип кысыр өметләр белән яшәргә кирәкми. Бу күңелне төшерә торган вакыйга булды. Ничек алга таба булыр, нишләп бетәрбез дигән уй һәр аңлы татарны борчыйдыр. Мөрәҗәгать булачак, ул кемгә тәгаенләнгән булачак: халыккамы, хакмияткәме – әлегә белмим, моны форумда бергәләп хәл итәчәкбез.

– Заманча татар мәктәбе, заманча татар мәдәнияте үзәге, ачык милли университет кебек проектларга Татарстан хөкүмәтнең фикере нинди булды?

– Анда берсе дә йөгереп кичекмәстән менә моны эшлибез дими, “принять к сведению” дигән төшенчәләр белән эш итәләр. Без тәкъдим иткәнне "Бу тагын нинди фантазия?" дип кискен юк дип кабул итүчеләр булмады. Яңа идея һәрвакыт авыр бара, җәмәгатьчелеккә дә аның кирәклеген, мөһимлеген аңлатырга кирәк бит, матбугат аша эш итәргә, җиткерергә кирәк. Без төрле дәрәҗәдәге шәхесләр белән очраштык. Милли мәктәп турында Миңтимер Шәймиев белән сөйләштек. Ул элитар милли мәктәпне төземәсәк, кем булабыз инде дип әйтте. Казан мэры Илсур Метшинга да өч проект, аеруча мәдәни үзәк турында аңлаттык. Ачык милли университет концепциясен Казан-Мәскәү күпере чарасында галим, җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәетов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерде, кәгазьләрне тапшырды. Ягъни без төрле яклап, мөмкинлекне кулланып милли проектларны аңлатабыз.

Дөрес, дәүләт моны эшләмәсә, моны хосусый акчага башкарырга кала. Хосусый татар мәктәбе, иганәчеләр акчасына сатып алынган татар мәдәни үзәк, меценатлар тарафыннан булдырылган ачык милли университет проектын тормышка ашыру юлы бар.

– Казанда нинди генә заманча мәдәни үзәк эшләми, әмма аерым татарныкы юк. “Калеб” әле тегендә, әле монда сәхнә эзләп йөри, башка иҗат төркемнәре дә ятим балалар кебек мәйдан эзләп тилмерә. Татар яшьләренең берләшмәләре күп, алар арасында тел өйрәнүчеләр дә, милли дизайн өлкәсендә эш итүчеләр дә бар, алар да әле бер кафеда, әле икенчесендә очрашалар. Элек үзәктә “Шәрыкъ” клубы булды, җыелышыр бинасы бар иде, бүген анысы да юк. Мәдәни үзәк мәсьәләсендә булса да алга китеш бармы?

– Без алдан ук берничә берләшмә исеменнән мондый үзәкнең кирәклеген әйтеп килдек. Бу – уртак теләк, максат. Хакимият тарафыннан аңлау бар, бина булдыру кирәклеге хакында әйтелде, уңайлысын табарга дигән күрсәтмә бирелде. Әлегә без сайлыйбыз. Берничә вариант каралды, аларның кайсысы йә кыйммәт, йә артык зур булды. Без бинаның Казанның үзәгендә булуын телибез, ачык мәйданчыгы да булуы кирәк. Аның түрәләр утырган кебек кабинетлары кирәкми, төрле иҗат белән шөгыльләнгән шәхесләргә эшләргә мәйдан кирәк.

– Тәбрис, тагын тел турында. Ничек уйлыйсың, гомумән, халык бу мәгариф канунына үзгәрешләр кертелүен нинди куркыныч вазгыять тудырганын аңлыймы? Бу нинди этәргеч бирде: кешеләр төшенкелеккә бирелдеме, әллә эчке протестны көчәйттеме?

Реалист булырга кирәк, хәлләр тагын да катлауланачак

– Бу канун булган хәлләрне рәсмиләштерде генә. Төп кризис узган елның көзендә булды бит. Ул вакытта мәктәпләрне акыртып тикшерү, җавапка тарту өчен бернинди дә кануннар кирәкмәде. Ихтыярига калдыру максатын тормышка ашырыр өчен бернинди дә канунга таянмыйча эшләделәр. Моны кеше бик яхшы аңлый. Теләге булса дәүләтнең яки аерым кешенең бер фикере, бер әмере генә җитә. Кемдер өмет белән яшидер, Мәскәү акылга килер дип уйлады, әмма чынбарлыкны кабул итү бара кебек. Төшенкелеккә бирелүчеләр күп, укытучылар, милли зыялылар арасында да шактый. Әмма халыкның бер өлешендә эчке каршылык та барлыкка килде. Почмакка китереп кысканда, нахакка гаепләсәләр, кеше богаулардан арынырга тырыша. Реалист булырга кирәк, хәлләр тагын да катлауланачак, әмма төшенкелеккә бирелмәскә кирәк.

– Телләр низагы нигезендә Русиядәге урыс булмаган милләтләр бер йодрыкка туплана аламы? Дөнья татар яшьләре форумы кебек башкаларның оешмалары бармы, алар белән элемтә тотасызмы?

– Соңгы елларда без күпләр белән аралашабыз. Билгеле, татарлар игътибар үзәгендә, аларның хәрәкәтләрен күзәтәләр. Башкаларда безнең кебек зур оешма юк, бу аңлашыла да, татарлар сан буенча да күп, без масштаблы эшләргә күнеккәнбез, аннары көчле республикада эш итәбез.

Татарларга караганда башка урыс булмаган милләтләргә ассимиляция ныграк яный

Этносоциология кануннарына караганда, кемдер үз проектын җиңел генә башкаларга да бирә ала икән, ул проект уңышлы булып санала. “Мин татарча сөйләшәм!”не башкортлар да, марилар да, чуашлар да уздыра. Башкорт, саха, кырымтатарлар, чуашлар белән тыгыз аралашабыз. Соңгы вакытта фин-угыр оешмалары да безгә мөрәҗәгать итә. Без – барыбыз да төрле форматтагы оешмалар. Дөнья башкорт корылтае каршында яшьләр бүлеге бар, алар белән эш итәбез. Сахалар белән берничә уртак мөрәҗәгать тә кабул иткән булды. Аларның “Төмән” оешмасы да федерализм, тел темасы белән кызыксына. Рус булмаган милләт вәкилләре форумга киләчәк, катнашачак. Яшьләр арасында аңлашу бар, милләтара низаг юк, яңа буын берләшү юлларын эзли. Татарларга караганда башка урыс булмаган милләтләргә ассимиляция ныграк яный, аларда ул зур тизлектә бара. Шуңа бу – күпләрнең уртак проблемы, монда бүлешер дә, бүленеп яшәү мөмкинлеге дә калмады.

– Бу форум инде сигезенче тапкыр уздырыла. Һәр чара саен төп документ итеп резолюция кабул ителә, әмма анда язылганнар кәгазьдә генә кала кебек. Бушлыкка сөйләү түгелме? Нәрсәләр тормышка ашты һәм форум максат итеп куйган проектлар, фикерләр ни сәбәпле башкарылмый калды?

–​ Резолюция ул теләкләрне, планнарны кәгазьгә язып беркетү. Казанда икетеллелек мәсьәләсен күтәрү, төбәкләр белән тыгызрак эшләү дә язылды. Берничә төбәккә проектлар тәкъдим ителде, әмма бу җирле каршылыклар аркасында барып чыкмады. Резолюция чыннан да коры документ булып кала, без аны шуңа күрә юл харитасы кебек төзергә кирәк дип уйлыйбыз. Бу форум яки конгресс проблемы гына түгел, башка оешмаларда да шундый ук хәл. 100 ел элек тә әллә ниләр язганнар, әмма тормышка ашмаган. Әмма бу – декларация, ул документ буларак кирәк.

– Өч форум рәттән сине рәис итеп сайлыйлар. Быел да сине сайларлар бугай, чөнки башка намзәтләр күренми. Арымадыңмы бу эштән? Хөкүмәттә, парламентта да дистәләгән еллар дәвамында бер үк кешеләр утыра, милли җанлы, Татарстан яклы булган буын әзерләмәү күренеше бар.

– Нигезләмәгә караганда, без ике ел саен форум идарәсен сайларга тиеш. Алар исә рәисне, аның урынбасарларын сайлый. Гадәттә, идарә күпсанлы була, моның начар ягы юк, киресенчә, мөһим белдерүләр булса, безнең барыбызның да тавышы исәпкә алына дигән сүз. Идарәгә төбәкләрдән иң актив лидерлар сайлана.

Без татар темасын көндәшлеккә чыдый торган итеп ясадык

Арымадым бу эштән, киресенчә, миңа ошый! Без татар темасын көндәшлеккә чыдый торган итеп ясадык. Чын базар шартларында төрле көчле мәдәниятлар белән ярышасың, яңа форматтагы татар чарасы белән шаккаттырырга тырышасың. Без һәрвакыт эзләнүдә, камилләшәбез, форматларны үзгәртәбез. Эшчәнлегебез сазлыкка әверелми, гел ниндидер үзгәреш булганга баш мие дә яхшырак эшли, актив тормыш та алып барасың. Һәрвакыт көн кадагына булган темалар күтәрелә, кискен вакытта Татарстанны, телне яклап мөрәҗәгатьләр кабул итәбез, бәхәсләрдә катнашабыз, татар фикерен җиткерәбез. Каядыр ишетәләр, каядыр исәпкә алмыйлар. Без бит иҗтимагый яшьләр оешмасы, административ дилбегә дә, акча ресурслары да юк, ә шактый фикерне халыкка, хакимияткә җиткерә алдык. Бу илһамландыра, шуңа да арытмый. Әйе, канат сынган вакытлар була, бушлык та була. Әмма андый хисләр ничек барлыкка килә, шулай юкка да чыга.

Такым белән эшләү дә көч бирә, безнең җитәкче һәм башкаручылар юк, без барыбыз да бертигез. Безнең янда студентлар, мәктәп балалары бар. Алар арасыннан әлегә булдыра алмыйсыз, бер урында таптанасыз, кулыгыздан эш килми дигән дәгъва белдерүчеләр булмады. Шөкер, мине алыштырырлык егетләр дә, кызлар да бар. Такымда һәрберсе шәхес, без бер-беребезне җитез генә алмаштыра алабыз, һәр кеше дистәләгән төрле эшне җиңел итеп һәм яратып башкара ала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG