Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы ике ел элек республика министрлыкларын, узган ел Казан башкарма комитетын икетеллелеккә тикшерде. Быел Татарстанның 43 муниципаль берәмлегенең татар теленә мөнәсәбәтен тикшерә. Яшьләр районнарда да татар теле белән хәлләр шәптән түгел ди.

Апрель ае Тукай, татар теле ае буларак билгеләнә. Нәкъ шушы айда татар теле турында күбрәк сөйләнә, Тукай бүләге тирәсендә бәхәсләр куба, татар яшьләре дә җанлана. Инде бүгеннән үк Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан "Фатирник"лар уздырыла, яңа форматта иҗат итүче музыкантлар, җырчылар барлана, 22 апрельгә "Татар-дозор" уены планлаштырылган. Ә 26 апрель Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе уза. Бу хакта форум рәисе Тәбрис Яруллин белән сөйләштек.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

– Тәбрис, быелгы "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә инде әзерлек күптән бара, унөченче тапкыр уздырылган чараның үзенчәлеге нидә булачак?

– Һәр елны нинди үзгәрешләр була дип сорыйлар, бездән яңалык көтәләр. Бу аңлашыла да, бу акциягә даими йөрүчеләр аның чыннан да бер урында таптанып тормаганын белә. Үзебез дә ел саен ниндидер үзенчәлек кертергә тырышабыз.

Ике төп яңалык – без быел иҗтимагый премия булдырырга ниятләдек. Татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән берничә яшь шәхеснең эшчәнлеген бәяләп премия булдырырга телибез. Бу – "Мин татарча сөйләшәм!" премиясе, аны иҗтимагый шура хәл итәчәк. Ул максималь демократик рәвештә сайланган премия булачак. Мәдәнияткә, милли хәрәкәткә өлеш керткән кешеләргә премияләр бар ул, әмма аларны алучылар арасында яшьләр аз. Ник кешенең олыгайганын көтәргә кирәк? Татар сәнгатенә өлкән абзый-апаларга караганда да активрак өлеш керткән яшьләр бар.

Икенчесе – безне еш кына популяр җырчылар, артистлар белән эшләмисез, аз аудитория җыя торган "неформат" иҗатчылар ярдәмендә концерт уздырасыз дип тәнкыйтьлиләр. Фикерләр төрле, әмма без үзебезнең форматтан китмәскә булдык. "Мин татарча сөйләшәм!" – бәйсез музыкантлар өчен мәйдан. Аларны халыкка таныту максатыбыздан тайпылмыйбыз. Әмма быел Оскар, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, Джуна, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар белән бергә яшьләр арасында популярлык казанган танылган җырчы Айгөл дә чыгыш ясаячак. Аның белән килешенде. Билгеле, аның гонорар өлеше дә, юл чыгымнары да бар, бу мәсьәләне безнең милли җанлы иганәчеләр хәл итәргә булыша.

Башка милли республикаларда иҗат иткән музыкантлар, җырчыларны Казан тамашачысына күрсәтергә телибез. Уфадан "Бүреләр" дип исемләнгән рок төркем килә, бик шәп җырлары бар, иҗатлары үзенчәлекле. Алар безнең концертка яңа ямь өстәячәк.

Без шәһәр мохитен, архитектурасын халыкка уңайлы булуын, Казанга заманчалык, миллилек тә өстәү яклы, шул сәбәпле үз тирәбезгә яшь архитекторларны да тупларга тырыштык, әмма эш авыр бара. Бу финанслауга бәйле булганга әлеге теманы кичектереп торырга булдык. Ягъни инсталяцияләр булмаячак.​

– "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе ул концерт кына түгел, аның мөһим өлеше – икетеллелек мәсьәләсе. Быел нинди өлкәләр тикшерелде, мониторинг ясалдымы?

– Ике ел элек берничә критерий нигезендә Татарстан министрлыкларының эшчәнлекләрен тикшердек, узган ел Казан башкарма комитетына кергән комитет, оешмалар хезмәтенә мониторинг ясадык. Быел исә муниципаль берәмлекләрнең дәүләт телләренә карата мөнәсәбәтләрен ачыкладык. Bez.tatar сайты эшли, бөтен рейтинглар шунда эленеп тора, быелгысы 26 апрель алдыннан халык хозурына тәкъдим ителәчәк.

Эш бер ай элек башланды, шөкер, бу хәрәкәткә икетеллелек темасы белән янган яңа кешеләр өстәлде. Без район башлыкларының кабул итү бүлмәләренә төрле сораулар белән шалтыратабыз, никадәр квалификацияле хезмәт күрсәтәләр, татар телен никадәр яхшы беләләр – шуны тикшердек.

Әлегә күпчелек җирдә бу вазифадагы кеше нәрсә өчен җавап бирә, эшне ничек оештырырга кирәклеген чамалап бетерми

Аннары республиканың министрлар кабинеты тарафыннан татар теленә игътибар арттыру таләбе белән, мәсәлән, район башлыгының дәүләт телләре өчен җаваплы кешесе булырга тиеш дип әйтелде. Гадәттә бу эшне башлыкның берәр урынбасары үз өстенә ала. Менә шундый вазифаны биләгән кеше бармы, нишли алар, аларның бурычларына нәрсә керә, районда дәүләт телләре бертигез гамәлдә булуын ничек тормышка ашырачаклар – барысын да сораштырабыз. Әлегә күпчелек җирдә бу вазифадагы кеше нәрсә өчен җавап бирә, эшне ничек оештырырга кирәклеген чамалап бетерми. Алар аны дәүләт телләре турындагы үсеш програмына кергән чараларга бүленгән акчаны ничек тотылганы хакында хисап ясау дип аңлый. Әмма эш татар телле чаралар белән генә бетми бит. Саннар белән матур хисап язып була, әмма чынында татар теле урамда бармы, халыкка дәүләт телендә хезмәт күрсәтеләме, сайтлар татар телендә эшлиме- юкмы? Сүз уңаеннан, районнардагы муниципаль берәмлекләрнең рәсми сәхифәләрендә азмы-күпме алга китеш бар, Татарстанның элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы моны контрольдә тота, алар татарча яңалык тасмасы да яңартылырга тиеш дигән таләп куя.

Моннан тыш район җирләрендә элмә такталарның, урам атамалары, күрсәткечләр, дәүләт биналарындагы афишалар нинди телләрдә ясалганын тикшерелде, муниципаль берәмлекләр сайтларын нинди телдә алып бара, норматив документларның ничек язылганы да исәпкә алынды. Бөтен критерийлар исәпкә алынгач, дәүләт телләрен бертигез күргән районнар рейтингы булдырылачак, шунда ук аутсайдерлар ачыкланачак.

– Шулай да ниндидер якынча нәтиҗә ясап буламы? Чеп-чи татар районнарында элмә такталар, урам исемнәре урысча ясала. Парклар булдыралар, искеләрен төзекләндерәләр, әмма Тукай телен онытып, Пушкин теленә генә өстенлек бирелә. Бу игътибарсызлыкмы, әллә урысчаны барысы да белә бит инде, татарча элмә такталарын ясарга акча күбрәк китә дип татар телендә экономияләү галәмәтеме? Сезгә үзгәртәчәкбез дип вәгъдә итәләрме?

– Колак салуын салалар, әмма үзгәртәбез дип атлыгып тормыйлар. Элмә такталар – иң авыр мәсьәлә, 10 ел эчендә ничек кенә, кемгә генә язмадык, әмма әлегә алга китеш юк, аның формасы юк. Дәүләт телләре үсеше програмына да керә алмады ул. Районнарның татар теленә мөнәсәбәтләре төрле. Ник шалтыратасыз, сез кем әле бу турыда сораштырырга, рәсми хат языгыз дип бюрократларча эш итүчеләр дә бар, акча юк диючеләр дә очрый. Кемдер тәрҗемәчеләребез бар ди, кемдер татар телен белгән кеше юк дип аклана. Соңгысы инде Татарстан өчен шаккатмалы хәл. Дәүләт органнарында татарча белгән кеше булмасын инде, йә?

Русча гына язу, татарчасын кирәксенмәү, оныту – татар телен санга сукмау галәмәте

Русча гына язу, татарчасын кирәксенмәү, оныту – татар телен санга сукмау. Нәрсәгә кирәк инде ул дигән битараф караш. Акча юк дип аклануны аңламыйм, кабул да итә алмыйм. Бөтен эшнең алдан проектлары төзелә, сметалары булдырыла, алар раслана, имзалана. Күп тапкыр күргәнем булды: проектта ике телдә язылган, ә нәтиҗәдә бинадагы элмә такталар, афишалар бер телле булып чыга. Казанның 7нче хастаханәсе Универсиадага төзекләндерелде, аның проектын күрдем, зур хәрефләр белән татарча язылган иде, ә чынбарлыкта татарчасын ясамадылар.

Алдан күреп эшләргә кирәк, башкарылган эшне аннары үзгәртергә авыр. Парк, башка бина төзиләр икән, алдан хат юлларга кирәк, ике дәүләт теле икәнен искә төшерү – безнең кебек татар теле өчен йөрәге авырткан кешеләрнең бурычы.

– Узган ел Казан мэриясе башкарма комитетының татар теленә мөнәсәбәте тикшерелде, мэриядә ул рейтингка игътибар иткән кеше булдымы?

– Министрлыклар белән эшләү күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк иде. Хәтта без рейтингны әле тәмамламаган идек, төрле министрлыклардан кешеләр шалтыратып, без үзгәртәчәкбез, без фәлән эшне башкардык дип әйтәләр иде. Рейтинг белән кызыксыналар, кайсы урында без дип шыпырт кына сорарга тырышалар иде, үпкәләүчеләр дә, матбугатка чыкканын авыр кабул итүчеләр дә булды. Ә Казан мэриясе исә битараф калды. Комитетлар тикшерелде, рейтинг нәтиҗәсе дә игълан ителде, әмма шау-шу күтәрелмәде, үзгәрербез дип тә әйтелмәде. Бәлки, ниндидер эчке сөйләшү булгандыр, әмма безгә мөрәҗәгать итүче, сораштыручы булмады.

Быел да “Тяжело с татарским” антипремиясе дә, икетеллек принцибына тугры калучы оешмаларга рәхмәт хатлары да тапшыралачак.

Сүз уңаеннан, "Татар-дозор" уены быел 22 апрельдә узачак. Без аны "Инкыйраз" дип атадык. Ул һоррор форматында булачак. Моңа кадәр без Казанның матур, барысына да билгеле урыннарында йөрдек, быел исә татар бистәләренә игътибарны юнәлтәсебез килә. Җимерек биналар артында мәчет, мәдрәсәләр тарих, Исхакый, Әмирхан, Тукайлар белән бәйле урыннар. Яшьләр тарих, әдәбият, тел буенча сорауларга җавап эзләсеннәр дидек. Әле уенда катнашу өчен гаризалар кабул ителә, 40 такым булыр дип планлаштырыла.

2017 елда бирелгән антипремия
2017 елда бирелгән антипремия

– Критерийларга килгәндә, районда татар мәктәпләре бармы, татар телен ничек саклап калу турында мәгълүмат җыелдымы? Бүген бу мәгълүмат бик актуаль һәм аңа карап районның телгә мөнәсәбәте уч төбендә кебек ярылып ятыр иде.

– Алмадык, чөнки бу аерым бик зур тема. Әйе, мөһим, әмма бу очракта без аны аерым тикшерергә кирәк дип уйлыйбыз. Мәктәпләр кайсы програм белән укыта, белем бирә – беркайда да мәгълүмат юк. Програмга карап татар теленә мөнәсбәтләрне тикшереп була. Элек Конгресс районнар буенча мониторинг уздыра иде, әмма көзге тел низагыннан соң вазгыять үзгәрде. Татар теле кайсы мәктәптә ничә сәгать укытылуын белмибез, моның өчен республикадагы меңнән артык мәктәпне тикшереп чыгу кирәк.

– Тел мәсьәләсендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да тынды, парламент та дәшми, бу мәсьәлә әкренләп онытыла бара кебек. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең бу вазгыятьтә тагын әһәмияте арта барамы? Халыкның рухы сынган кебек, татар теле белән ерак китеп булмый дигән фикер бар. Әллә киресенчә, эчке каршылык артамы?

– Халыкның кәефе төрлечә, пессимистик караш та бар, киресенчә, халыкта эчке протест та барлыкка килде. Шуңа күрә бу акциянең актуальлеге арта гына. Аның кирәге тагын да ныграк сизелә. Әле җиңелдек дип әйтергә иртәрәк, халыкның ничек һәм ни рәвешле калкып чыгуы билгесез. Аны фаразлау авыр. Телне никадәр кыссагыз да, без туган телебезне яратабыз, татар телендә сөйләшәчәкбез, татарча җырлаячакбыз, иҗат итәчәкбез дигәнне аңлата. Халыкның үз инициативасы белән эшләнгән проектының бәясе арта, дәүләттән үзгәрешләр көтмибез икән, үзебез эшлибез. Бәлки, без эшләгәне системга салынып зур масштабларда да булмас. Вак адымнар булсын, кечкенә булсын, әмма башкарылган эшләр ихлас һәм сыйфаты булсын. Кешеләрдә үз теле, яшәеше, шәһәре, республикасы өчен җаваплылыгы артачак, аның кадере тагын да артачак. Безгә туктап калырга ярамый. Татар үзәкләре, тел клублары, урам чаралары узуы кирәк.

Яшьләр белән аралашам, алар оптимистик карашта. Татар теле бетә дигәне сизелми. Татарча сөйләшәләр, иҗат итәләр. Безнең тирәдә татар телле кешеләр булганга күрә бу фикер объектив та түгелдер. Әмма мин дә алга өмет белән карау яклы, үзебезнең кулдан килгәнне һәрберебез эшләсә, алга китеш булачак.

– Татар үзәкләре кирәк, төрле берләшмәләрнең эшләве мөһим дидең. Шәһәр мәдәнияте үсеш алмауның сәбәпләре нидә? Дәүләтнең аңа игътибары булмавын нәрсә белән аңлатып була?

Казандагы 22 татар берләшмә бәйсез, дәүләтнең дотацииясеннән башка эшли

– Беренчедән, сәнгать өлкәсе бәйсез ул, дәүләттән тыш та үсеш ала. Икенчедән, шәһәр мәдәнияте бар ул, нишләп булмасын? 22 татар берләшмәсе бар, болары без белгәне генә. Бәйсез, дәүләтнең дотацииясеннән башка эшлиләр, яннарына 100, 500, 1 мең кеше тупланганнары бар, төрле юнәлештәге проектларны тормышка ашыралар. Казанда "Калеб"тән башлап кечкенә тел клубларына кадәр бар. 10 ел элек бу кадәр берләшмә юк иде. Болар барысы – шәһәр мәдәнияте маркеры, билгеләмәсе. Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батуллалар төрле проектлар иҗат итә бит. Дәүләт игътибар итә икән, яхшы, юк икән, яшьләр иҗатын, эшен дәвам итә.

Узган елны "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының сәхнәсенә 9 яңа башкаручы чыкты, быел инде андыйлар – 14. Казаннар, районнардан иҗатчылар бар, потенциал көчле әле дә. Минзәләдә Tatar boy исемле бик популяр блогер бар икән, Булат Шәймиев тә шулай ук яшьләр арасында кызыклы шәхес. Андыйларны эзләргә кирәк, табыла алар. Әйе, алар стадионнар җыймый, әмма аларның үз аудиториясе бар.

– "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен оештыру күп көч, хезмәт таләп итү белән беррәттән акчасыз да ерак китеп булмый. Чараны финанслау ягыннан эшләр ничек куелган?

– Безнең акция Татарстанның дәүләт һәм халыклар телләре үсеше програмына кергән. Финанслау Татарстаның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары аша башкарыла. Ел саен 1 млн сум тирәсе акча бүленеп бирелә. Быел без бу бюджетка сыймыйбыз, милли җанлы кызлар-егетләр акчалата ярдәм итә. Җырчы Айгөлне чакыру чыгымнары алар җилкәсенә төште. Үзебезнең җырчылар бушлай чыгыш ясый, реклам белән ярдәм зур. Казан метросы, "Казан Арена" стадионы, "ТНВ", "Болгар", "Татар радиосы" – барысы да ихластан ярдәм итә. Аларның да бу мәйданнары, хезмәтләре бушлай түгел бит.

Җырчылар гел Казанда гына чыгыш ясый, ә районнар, башка шәһәрләрдә яшәүче яшьләр башка форматта иҗат итүчеләрне күрми. Шуңа республика буйлап гастрольләр оештырырга телибез, моңа өстәмә акча кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG