Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлай Шамилоглы: "Татарстан хакимияте милли университет кирәклеген аңламый"


Юлай Шамилоглы

Казанда Гаяз Исхакый тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни җыен үтте. Анда Казакъстандагы Назарбаев университеты профессоры Юлай Шамилоглы да катнашты. Азатлык бу форсаттан файдаланып танылган татар галиме белән әңгәмә корды.

Татар үз мәктәпләрен саклап һәм милли университетын булдыра алса гына милләтнең киләчәген өметле күрәм, ди галим, тюрколог Юлай Шамилоглы. Галим сүзләренчә, бүген Русиянең хәле шактый катлаулы. 5-10 елдан вазгыять үзгәрергә мөмкин, ди ул. Бүгенге сәяси шартларда милли университетны оештырып булмавы, педагогия институты кирәкле нәтиҗә бирмәячәге һәм Татарстан җитәкчелегенең җитешсез яклары хакында Юлай Шамилоглы Азатлыкка сөйләде.

"Исхакый инкыйразы Русия сәясәтенә бәйле"

– Күптән түгел Казанда Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуны фәнни җыен белән билгеләп үттеләр. Анда сез дә катнаштыгыз. Башка милләт, дәүләт булса, Исхакый кебек шәхесне ничек күтәрер иде?

– Беренчедән, башка дәүләт булса, мондый язучы тыелмаган булыр иде. Франция, Төркия, Америкада ул укылыр иде. Мәсәлән, хәзерге американ әдәбиятына нигез салган язучы Марк Твен әсәрләрен яратып укыйлар. Хәзерге татар әдәбиятына нигез салган Гаяз Исхакыйны белмиләр дә. 1989 елда беренче тапкыр Казанга килгәч, аның турыда куркып кына сөйлиләр иде. Гаиләм Гаяз Исхакыйны таныганлыгын сөйләсәм, кеше куркыныч астында булыр дип, аның турыда бик ачыктан-ачык сөйләми идем. Казакъстанда да ул дәвердәге әдәбиятны 90нчы елларда гына өйрәнә башладылар. Университеттагы профессорлар без укыганда аның турында белем алмый идек диләр. Яшьләр хәзер генә өйрәнә башлады. Татарстанда Гаяз Исхакыйның хәле дә шуңа охшаш. Минемчә, кайбер кеше аны бөек драматург буларак күрә.

Юлай Шамилоглы: "Исхакый инкыйразы Русия сәясәтенә бәйле"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:58 0:00

Татарстан турында төгәл белмим. Гаяз Исхакыйның 15 томлы җыентыгын чыгарганнар, юбилей үткәргәннәр икән, димәк, кызыксыну бар, игътибар бетмәгән. Əмма мин 20 ел элек һәм хәзер ничек – чагыштыра алмыйм.

– Сәясәтче буларак Гаяз Исхакый читтә кала кебек тоелмыймы?

– Татар дәүләтчелеге французларга, американнарга бәлкем кирәк түгелдер. Ләкин татар, төрки дөнья өчен мөһим. Гаяз Исхакыйның сәяси фигура булуына караганда, язучы буларак төрки дөньяда гына түгел, бөтен дөнья өчен әһәмиятле. Фәүзия Бәйрәмова фәнни җыенда әйткән иде. Ул татарларга дәүләтчелек кирәк булуын аңлаткан кеше дип. XX гасырда татарга дәүләтчелек бирергә теләгән берничә кешенең берсе. Ул татарлар өчен кирәк.

Фәнни җыенда да сәясәтче буларак бераз искә алынды. Аның сәяси өлкәдә язуларының күбесе тупланмаган шикелле. Мәрмәрә университетыннан Әхмәт Канлыдере "Яңа милли юл" журналында басылып чыккан мәкаләләрен жыя. Димәк, "Яңа милли юл" кулыгызда булмаса, аны укый алмыйсыз.

– Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" дигән абруйлы әсәрендәге фараз, сезнеңчә, чынга ашамы?

– Белмим, соңгы вакытта Азатлыкта Искәндәр Гыйләҗевнең шундый бер фикере әйтелгән иде. Бу инкыйраз, бәлкем, 200 елдан түгел, ә бер 100 елдан ук булырга мөмкин, диде ул. Русиядәге сәяси хәл бик авыр. Туган телләр сәясәте, татар мәктәпләренең ничек үзгәрүе, укытучылар әзерләү җитешмәве, университетта кафедралар ябылуы - югалтулар күп булды. Русиянең хәле 5-10 елдан соң ничек булыр? Аны белеп булмый. Сәяси вазгыять үзгәрерме-юкмы? Русияне федерализм юлы белән генә саклап була дип уйлый иделәр. Бәлки аңа охшаган бер сәясәткә кайту кирәк булыр. Чөнки Русиянең хәле әйбәт түгел.

"Пединститут белән генә татар телен саклап булмый"

– Тел мәсьәләсенә килсәк. Мәктәпләрдән Татар телен кысрыклап чыгарганнан соң, телнең киләчәген ничек фаразлыйсыз? 5-10 елдан нәрсә көтәргә?

– Без соңгы ике көндә сәгатьләр буе бу турыда сөйләштек. Ләкин моннан нәтиҗә юк. Минем яшьләрдә өметем бар. Соңгы вакытта алар ничектер чаралар оештырды, тел саклау буенча кайбер кешеләр адымнар ясый. Баласын татар мәктәбенә бирергә теләүчеләр бар. Өмет юк түгел. Онытмаска кирәк, XIX гасырда иврит теле үлгән тел булып саналды. Ул яңадан җанландырылды. Уртасында төш шикелле бер ни булса, аны югары сыйфатта саклап кала алсак, киләчәктә аның тагын да ныграк җанлануы мөмкин. Татарча белем бирүне, яңача укытуны булдырырга кирәк. Тик менә пединститут белән генә булмый.

Юлай Шамилоглы: "Пединститут белән генә татар телен саклап булмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:24 0:00

– Педагогия институты нинди проблемнарны хәл итә ала?

– Кайбер проблемны хәл итә ала. Әйтик, хәзер татар теле сыйныфлары өчен күбрәк укытучылар кирәк. Ләкин педагогия институты мәдәниятне үстерү дигән сүз түгел. Ул яңа белем булдырмый, яңача иҗат итми. Инде уйлап табылган белемне, предметны укыту белән генә шөгыльләнә.

"Татарстан җитәкчелеге милли университет кирәклеген аңламый"

– Татарстан хакимияте милли институт идеясен пединститутка алыштырды. Әле анысы да һаман идея дәрәҗәсендә генә.

– Һәрхәлдә, Мәскәүдән куркалар. Мин аны 100 процент белмим. Әмма шулай хис итәм. Фаразлап та була. Чөнки мондагы күп кеше, әйтик, Татарстанның суверен дәүләтенә буйсынмый. Мәскәүдәге федераль хөкүмәткә карый. Бу ачыктан-ачык.

– Ни өчен 30 елга якын вакыт эчендә татарның үз университеты барлыкка килмәдеме? Мәскәүдән куркумы, әллә башка сәбәп бармы?

– Мин бу илдә яшәмим, мин Русия гражданы түгел. Ләкин күп нәрсәне бәлкем булдырырга була иде дип уйлыйм. Әйтик, латинга күчү, мәктәпләр ачу. Минемчә, Татарстан хакимияте элек тә, бүген дә шуның кирәклеген аңламый. Аңласалар да, сыйфаты, структурасы нинди булырга тиешлеген күзалламыйлар. Аны аңлар өчен бераз әзерлекле булырга кирәк. Дөнья буйлап йөрү генә җитми, илләрнең тәҗрибәсен дә белергә кирәк.

– Сез милли университет концепциясен язган кеше. Татарның югары уку йорты нинди булырга тиеш?

– Минем 2001 елда чыккан мәкаләмне күргән булсагыз, фикерләрем белән таныштырсыз. Милли университет ул халыкны җәлеп итәргә тиеш. Ничек җәлеп итәргә? Балага бик сыйфатлы бер мәктәпне тәкъдим итәргә кирәк. Минемчә, мәктәп гади кешеләрне түгел, ә элитаны укыта торган бер көллият кебек булырга тиеш. Аның үрнәгендә, бәлки, бүтән университетлар да татар төркемнәре булдырыр, фәннәрне укыта торган факультетлар ачар. Əмма Татарстанда иң көчле белемне милли университетта алып булса, минемчә, күп кеше баласын шунда җибәрер.

Бүген дөньяда фән теле – инглиз теле. Казакъстанда да өч телле сәясәт бар. Казакъча, урысча һәм инглиз телендә белем алу. Мин 2001 елда да өч телле белем бирү булсын дип язган идем. Табигый, нигездә татар һәм инглиз телләре. Кирәк булса, кайбер фән өчен чит илдән мөгаллимне чакырырга кирәк. Университет сыйфатлы, көчле булсын. Мәктәпләрдән дә, гимназиялардән да күрәбез, кешеләр балаларын иң яхшы мәктәпкә бирергә тырыша.

"Русия шартларында Назарбаев университеты кебек уку йорты булдыру мөмкин түгел"

– Сез эшли торган Казакъстандагы Назарбаев университеты тәҗрибәсен сөйләгез әле. Шуңа охшаш уку йортын Татарстанда да оештырып буламы?

– Бу катлаулы сорау. Мин Русия федерациясендә кунакмын. Шуңа да сәяси мәсьәләләргә бик кермәс идем. Әмма шуны әйтергә кирәк, мөстәкыйль Казакъстан дәүләтенең президенты рәсми телне, тарихны көчәйтер өчен чаралар күрә. Ул Казакъстанның яңа башкаласында халыкара стандартка тиң инглиз телле университет ачтырды. Бу кредит, баллы система. Урысларның группа системы түгел, аңа нигезләнмәгән. Һәм Казакъстанга чит илдән минем шикелле башка мөгаллимнәрне китерделәр. Бу Русия шартларында мөмкин түгел, минемчә. Мәсәлән, Петербурдагы университет - югары икътисад мәктәбе күп проблемнар күрде. Чөнки Русиядә элита өчен башкача бер мәктәпне ачсаң күп проблемнар туа. Әгәр Татарстан инглиз телле көчле халыкара университет ачса, Русия чит илдән килүче мөгаллимнәргә виза бирмәскә дә мөмкин. Мин үзем Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы булып та, бик авырлык белән виза алдым. Монда урыс телле булмаган мәктәп аккредитация ала аламы? Сездә балл система бармы, юкмы? Анысын мин 100 процент белмим. Булса да, дөресен генә әйткәндә, аның ни икәнен аңламыйлар. Татарстан дәүләт телен саклап калырга тырыша дип әйтә алабыз. Әмма аның да нәтиҗәләрен күрәбез. Ул бит җиңел көрәш түгел. Мин тәкъдим иткән милли университет шуңа охшаш, ләкин монда вазгыять башка.

– Татарга дәүләткә өметләнмәскә, шәхси университетлар ачу кирәктер.

– Сездәге кануннарны белмим. Рөхсәт булса, милли университет ачарга теләгән татар байлары бармы? Акчаларын бирергә әзерләрме? Моны 100 процент белмим. Шуны әйтергә була, Сарытауда Камил Әблязов ачкан гимназиядә мин булдым. Татар телендә белем бирә торган мәктәп ачып булуын күрдем. Ни өчен бүтән төбәкләрдә андый мәктәпләр юк? Гаҗәпләнәм.

"Русия Европа татарларын оештырырга тырыша"

– Юлай әфәнде, сез үзегез дә мөһаҗир гаиләсендә туган кеше. Бүген Татарстаннан читтә яшәгәннәрнең хәле нинди? Күзәтеп барасызмы?

– Күптән түгел Финляндияда булып кайттым. Анда әле аякта басып торалар. Әмма инде чит милләт кешеләренә өйләнәләр. Америкада исә яңа күчеп килүчеләр бар. Һәммәсе дә татар телен белми. Минем балачактан белгән абый-апалар теге дөньяга китте. Төркиядә ассимиляция көчле, анда эреп югалу бик җиңел. Казакъстан Сабан туенда булдым. Астанада әле дә татар җанлы кешеләр бар.

Юлай Шамилоглы: "Русия Европа татарларын оештырырга тырыша"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

– Русия сәясәте аларга ни кадәр тәэсир итә? Аннан азат була алалармы?

– Казакъстанда азат була алалар. Татар конгрессын исәпкә алмасак. Татар конгрессы сәясәте Русия сәясәте белән бер түгел. Минемчә, Русия Европада мөһаҗирләрне ничектер оештырырга тырыша. Казакъстанда, Америкада ул мөмкинме – белмим. Америка, табигый, андый әйберләрдән күбрәк курка.

"14 икътисади төбәк –​ ул Русиянең таркалу схемасы"

– Русия сәясәтен күзәтәсезме?

– Укырга тырышам. Азатлык һәм башка сайтлардан күзәтеп барам. Русия һаман да күбрәк мәркәзләшә бара. Акча җитми, фондларда акча азая бара. Пенсионерларның баш күтәрүе, аңа каршы хәрәкәт, башка проблемнар күп. Мәктәпләр, хастаханәләр ябыла, халыкның саны кимүгә бара. Көнчыгышта Кытайның тәэсире арта. Чит ил санкцияләре. Проблемнар күп.

– Татарстан җитәкчелеге бүген көрәшми, аларга өмет бармы? Ничек бәялисез?

– Бер яктан, Татарстан Русиянең хәленә бәйле. Кайбер аналитиклар Русиянең бу юлдан дәвам итә алмаячагын фаразлый. 5-10 елдан соң, Русия шул көе каламы әле. 14 икътисади төбәк ясау – ул Русиянең таркалу схемасымы, СССР таркалган кебек, Мәскәү үсә барырмы, Көнчыгыш Кытайның бер колы булмасмы – белмим.

Юлай Шамилоглы: "14 икътисади төбәк –​ ул Русиянең таркалу схемасы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Икенче яктан, Татарстандагы хакимиятнең тагын да югары профильле булуын теләр идем. Суверенлыкны искә алмыйлар, әмма ул юкка чыкмады. 1992 елгы референдумның көче бетмәде, халыкара канун буенча статусы үзгәрмәде. Аны юкка чыгарыр өчен, минемчә, икенче референдум кирәк.

Татарстан бүген Русиядә иң уңышлы өлкә, республикаларның берсе. Аның күп байлыгы читкә китсә дә, әле дә уңышлы. Шулай булып кала алса, икътисади һәм финанс яктан өмет бар. Əмма байлыкларын тартып алсалар, Татарстан хәерчелектә ни булдыра алыр – белмим. Татар халкы – бөек халык, аның мәдәнияте, әдәбияты бар, тарихта олуг шәхесләре булган. Күрәм, яшьләр арасында да һәммәсе татар җанлы түгел. Ләкин өмет бар. Авыр хәлдә дә халыкның бер өлеше тырышып, ассимиляцияләшмичә чиста татар булып калыр, алар 100 кеше булырмы – белмим. Татар мәктәпләрен саклап һәм милли университетын булдыра алса мин киләчәктән өметемне өзмим.

Юлай Шамилоглы – галим, тюркология өлкәсендә танылган белгеч.Татар мөһаҗире гаиләсендә туа. Әнисе Пенза өлкәсеннән, әтисе Башкортстанның Чакмагыш районыннан. Октябрь инкыйлабыннан соң әнисенең гаиләсе Кытай, аннан Төркиягә һиҗрәт кыла. Әтисе Германия һәм Төркиядә яши. 1952 елда өйләнешкәннән соң яңа гаилә Америкага күчеп китә.

Юлай Шамилоглы төрки телләр, аларның мәдәниятен өйрәнә, Русия империясе һәм Госманлы хәлифәтендәге яңарыш хәрәкәтләрен тикшерә. 80нче еллар ахырыннан Алтын Урда тарихында чума авыруының ролен өйрәнә.

1983-1989 елларда Индиана университетында белем бирә.

1989-2017 - Висконсин-Мэдисон университеты профессоры. Төрки дөнья һәм Урта Азия тикшернүләре алып бара.

2003-2017 - Америка төрки телләр укытучылары берләшмәсе президенты.

2011-2017 - Висконсин-Мэдисон университеты Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш тикшеренүләре програмы рәисе. Үзәк Евразия җәйге институтын җитәкли.

2017 елдан Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры. Казакъ теле һәм төрки тикшеренүләр кафедрасы мөдире.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG