Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Гыйләҗев: "Татарстанның бетү ихтималы зур"


Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Татарстанның киләчәге нинди булыр, татар милләтен алда ни көтә? Азатлык бу сорауларга җавапны Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев белән эзләде. Галим үткәндәге хаталарга тукталды, бүгенге хәлебезгә бәя бирде, киләчәкне фаразлады.

– Искәндәр әфәнде, сез бер әңгәмәдә, үзләрен татар дип йөртүчеләрдән чын татарлар берничә мең генә, ләкин милләтне саклап калырга шул да җитә дигән идегез?

– Мин хәзер дә шул фикердә.

– Ләкин татар теле өчен көрәштә шул берничә мең дә күренми. Әйтик, митинг-пикетларга чыгучылар саны 50-70тән артмый.

Без артык тыйнак, тыңлаучан халык

– Бу – татарның табигый сыйфатларыннан килә. Без артык тыйнак, тыңлаучан халык. Һаман да, ярар бүген нәрсә булса, шул булыр, иртәгә карарбыз әле дип фикер йөртәбез. Үз-үзебезне якларга чәчрәп чыга алмыйбыз. Бу сыйфатлар зур дәүләткә, бәлкем, җайлыдыр, ләкин милләт өчен түгел. Мин монда, әйдәгез, баш күтәрик, дигән шигарләр кычкырырга җыенмыйм. Канун кысаларында үзебезне якларлык гамәлләр башкарырга була иде дим, тик без аларны эшләмәдек.

– Иҗтимагый хәрәкәт бар дип үз-үзебезне юата, аларга өметләнә идек, соңгы вакыйгалар аның юк икәнен күрсәтте.

– Иҗтимагый хәрәкәт, гомумән, бар идеме соң ул? 90нчы елларда кабынып алды да, шунда ук сүрелде дә.

– Бәлкем моңа татар каймагының заманында эмиграциягә китүе сәбәпчедер? Шул ук вакытта чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә татар телен яклауда әллә ни активлык күрсәтмиләр. Мөһаҗирләргә бәя бирсәгез иде.

Татарның авыл халкы булып калуы бик аяныч

– Кызганычка каршы, татар халкы заманында дәүләтчелеген генә түгел, 1552 елда шәһәр структурасын да югалта. Без бу проблем турында чын-чынлап уйланмыйбыз яки бик сирәк уйланабыз, ләкин бу – дәүләтчелекне югалтуга тиң тискәре күренеш. Чөнки шәһәр зур мөмкинлекләргә ия. Белем алу мәсьәләсен алабызмы без, административ эштә катнашумы, мәдәният үсешенме – шәһәрнең авылга караганда мөмкинчелекләре зуррак. Шуңа күрә татарның авыл халкы булып калуы бик аяныч. Ул үзенең тискәре йогынтысын бик озак еллар дәвамында ясады.

Ә менә XIX гасыр ахыры XX гасыр башында татарның каймагы формалаша башлаган. Шуңа күрә XX йөз башын хаклы рәвештә татар ренессансы чоры дип атарга мөмкин. Нигездә авылдан чыккан һәм шәһәрдә яшәгән татарлар эшләгән аны – ул заман фикер ияләре шәһәр биргән мөмкинлекләрне аңлаган да, файдаланган да. Менә ул – каймак. Шунысы бар, ул каймак катламы бик юка, ягъни аз санлы булган. Инкыйлаб вакыйгаларында бу катлам бик актив катнашкан. Алар инкыйлабның милләтне үсешкә илтәчәгенә, гаделлеккә самими ышанган. Ул вакытларда мөселманнар сәяси хәрәкәте оешканлык яки идеологик нигез ягыннан гаҗәеп дәрәҗәдә көчле булган. Һәм большевиклар моны бик яхшы аңлаган, аны көчсезләндерергә, бүлгәләргә тырышканнар, ахыр чиктә аларны хәйләләп, татарларга дәүләтчелекнең булган вариантларыннан иң уңышсызын тоттырганнар.

Мәхмүт Галәү. Мөһаҗирләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:00 0:00
йөкләү

Соңрак яңа тормыш корган һәм дингә каршы көрәш барган вакытларда татарның бик күбесе кырылган. Исән калганнарының шактый зур өлеше чит илгә бәхет эзләргә чыгып киткән. Чит илдә, чит мохиттә бәхет эзләү коточкыч авыр. Мөһаҗирлектә кеше тормышын өр-яңадан башлап җибәрергә тиеш. Шундук тормыш корылды, мәктәп төзелде, мәчет ачылды, газет-журналлар чыгарыла башлады дигән сүз түгел. Әле бит нормаль тормыш шартлары тудырырга кирәк. Күп кеше бу сынауны уза аламы? Шулай да татарлар үзләре урнашкан җирләрдә бик кызыклы, әһәмиятле эш алып барганнар. Бигрәк тә Ерак Көнчыгыш, Маньчжурия, Японияне алам. Мөһаҗирлек дигәндә Гаяз Исхакый эшчәнлеген искә алу да җитә. Европада башка мохит, анда татар хәрәкәте бик көчле булмаган. Шулай да анда да татарлар иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашкан. Монда шулай ук Гаяз Исхакый эшчәнлеген искә алырга кирәк. Гаяз Исхакый төрле җирләргә чәчелгән татарны берләштерергә, бер-берсе белән таныштырырга кирәклеген аңлаган һәм армый-талмый шушы юнәлештә эшләгән шәхес.

– Ә бүген?

Хәзерге эмиграция – бәхет эзләп киткән кешеләр, аларга өмет юк. Сабантуй уздырудан башкага әзер түгелләр

– Бүген бернәрсә дә юк. Ни өчен шулай соң? Чөнки заманында аңлы рәвештә сәяси эмиграциягә киткән татарлар юкка чыккан. Аларның эшен дәвам итүче буын юк. Балалары йә битараф калганнар, йә чит мохиттә эреп беткәннәр. Хәзерге татар эмиграциясен алабыз икән, ул – соңгы вакытта бәхет эзләп киткән кешеләр. Аларга бер өмет тә юк. Сабантуй уздырудан башка бернәрсәгә дә әзер түгелләр минемчә. Бәлкем анысы да кирәктер, ләкин читтән җитди иҗтимагый, сәяси, мәдәни хәрәкәт өмет итеп булмый. Булганының дәрәҗәсе бик түбән.

– Үзегез чит илдә яшәр идегезме? Анда галимнәргә шартлар башка, мөмкинлекләр күбрәк бит?

– Мин бу сорауга юк дип җавап бирәм. Гәрчә озак вакыт чит илдә, ике елдан артык Германиядә яшәсәм дә. Алман илен бик яхшы беләм, анда яшәү галим буларак, кеше буларак, хәтта татар буларак та файдалы, кызыклы булды. Ләкин билгеле бер яшькә җиткән кеше, әгәр аның башында ниндидер уй-фикер бар икән, үз иленнән китә алмый. Чит илгә 18-20 яшьтә китсә генә тамыр җибәрә алырга мөмкин. Ләкин шунысы бар – урыс кешесе китә, читтә телен югалта икән, урысча әйтсәк, черт с ним, аның Русиясе, рус теле бар. Рус теленә куркыныч янамый. Татар кешесе читкә китә икән, без тагын бер милләт вәкилен, татарча сөйләшә торган кешене югалтабыз. Ә Татарстан – кителгән дәүләт, татар теле монда да нинди хәлдә...

– 20 елдан соң Татарстан, татар милләте белән нәрсә булыр?

– Бу сорауга җавап бирә алмыйм, фаразлый гына алам. Татарстанның дәүләтчелегенә һөҗүм булачак. Хәтта Татарстан республикасын бетерү перспективасы булуы да мөмкин. Соңгы вакытта бу темага күп сөйлиләр, төрле сәясәтчеләр үзенә күрә сынау шикелле бетерергә кирәк дигән фикерне еш кабатлый. Ничек булыр, анысын әйтә алмыйм. Бу Русия президентыннан гына тора. Бетү ихтималы зур дип әйтә алам.

Татар халкы инкыйраз хәленә йөгереп түгел, очып бара

Татар милләте белән нәрсә булачак? Сан ягыннан бик нык кимиячәкбез. Бер-ике буыннан соң бигрәк тә. Бик зур өлеш урыслашып бетәчәк. Гаяз Исхакый ике йөз елдан соң инкыйраз дип әйткән. Татар халкы исә шулкадәр өлгер халык, Исхакый фаразыннан да иртәрәк инкыйраз хәленә керәчәк. Ул моңа йөгереп түгел, очып бара. Бетүгә татарның 90 проценты алдынгы булабыз, нәрсәгә кирәк безгә ул авыл теле дип шатлана-шатлана бара. Ләкин татарның бер өлеше, сизелерлек өлеше аңлы рәвештә татар булып калачак, татар телен заман таләпләренә тиң китерәчәк. Бу җәһәттән хәзерге шәһәр яшьләренә өметем зур. Алар яңача фикер йөртә, дөньяга башка күзлектән карый. Без бит һаман традицион авылга ышанып яшибез. Авыл татар телен үстерерлек хәлдәме соң бүген? Минем уйлавымча, бөтен өмет шәһәр балаларында. Ә урыслаша торган татарларга мин бик фәлсәфи карыйм. Теләмиләр икән татар булырга, нәрсәгә кирәк алар безгә? Ә менә татар теле белән горурланучы, аны саклауга үзеннән өлеш кертергә омтылучы яшьләрне бик күп беләм. Аз түгел алар, күп һәм алар үсәчәк дип ышанам. Нурбәкләр, Тәбрисләр буынында күрәм мин аларны.

– Татар теле белән вазгыятьтә халыкның җитәкчеләргә үпкәсе зур. Ни өчен 90нчы еллардан бирле татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады соң?

Татар теле – дәүләт теле, татар теле – бөек тел дип шапырынудан узмадык

– Заманында татар телен саклау, үстерү буенча тәкъдимнәрем бар иде. Бу хакта 20 ел язам, сөйлим инде. Барып җитмиме, аңларга теләмиләрме – белмим. Беренчедән, татар телен саклап калу һәм үстерүдә зур хаталар ясадык. Тышкы шапырыну, "без – бөек халык" дигән шигарләр белән мавыктык. Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән 14 тел сафына керә дип мактанып йөрдек. Анысы каян килеп чыккандыр. Җыеп әйткәндә, тышкы як белән мавыктык, эчтәлек, көндәлек эш, фәнни анализ, җитди сөйләшү, киңәшләшү – бернәрсә булмады. Шушы 25-30 ел эчендә хәтта методиканы да рәтләп эшли алмадык. Гәрчә мөмкинлекләр бар иде. Урыс галимнәре белән киңәшләшеп, уртак фикергә килә ала идек. Урысларның күпчелеге татар телен өйрәнүгә каршы түгел иде бит. Хәтта киресенчә, бик күбесе яклый иде. Бу хәлдә калуыбызга үзебез гаепле. Урыс балаларын башкача укытырга иде. Хәтта авыл баласына бер төрле, шәһәр баласына икенче төрле методика әзерләргә кирәк иде. Без исә, татар теле – дәүләт теле, татар теле – бөек тел дип шапырынудан узмадык. Ә бит бөек тел икәнлекне раслау өчен эшләргә кирәк. Чит ил тәҗрибәсен бөтенләй өйрәнмәдек. Татар телен пропагандалауны да оештырмадык. Татар теленең матурлыгын, байлыгын, файдалылыгын телевидение, радиотапшырулар аша җиткерә белмәдек. Болар – әллә нигә бер башкарыла торган эш түгел, көндәлек эш иде. Без бәйрәм итү белән мавыктык.

Шунысын онытырга ярамый: без Татарстанда гына түгел, Русиядә яшибез. Һаман шуны онытабыз. Безгә Русия белән дә сөйләшергә иде. Русия, телисеңме-теләмисеңме – зур дәүләт. Империячел традиция бу дәүләттә халыкның үзаңында яши. Һәм, табигый рәвештә, зур дәүләт бертөрлелеккә омтыла. Ә бу психологиядән килә, аны үзгәртеп булмый. Ул чиновникмы, гади халыкмы, һәрвакытта да бертөрлелеккә омтыла. Аныңча, бөтен кеше бер телдә сөйләшергә тиеш, бертөрлечә киенергә, бертөрле ашарга тиеш. Бу традиция һәрбер империядә бар һәм булган. Без бу моментны истән чыгардык. Татарстан бит Русиянең бер өлеше, мөстәкыйль дәүләт түгел. Шуңа күрә монда заманында сөйләшеп, киңәшләшеп, уртак фикергә килеп, бу эшне Русия күләмендә оештырып була иде. Хәзерге көндә Русия ачыктан-ачык, бертөрлелеккә курс алды. Шул ук вакытта татарның бу дәүләттә 450 ел яшәвен, бу шартларга яраклашуын да онытырга ярамый. Тарихта урыслаштыру дәверләре күп булды. Дөресен генә әйткәндә, Русиянең бертөрлелеккә юл тотуы – зур хата. Алай ярамый. Минемчә бу элекке хаталарның кабатлануы.

Безгә элиталы татар мәктәбе кирәк

Бәлкем хәзерге авыр хәл татарга файдагадыр да. Безгә ярдәм көтүнең буш өмет булуын яхшы аңлаттылар. Татар үзенә генә таяна ала. Шуңа күрә дәүләттән өметләнеп утырудан файда бармы икән? Татарстан хәзер Русия дәүләтенең юридик кырында берничек тә тайпылыш ясый алмый. Мәскәүләр нәрсә әйтә – шуны башкарабыз. Хәтта арттырып та җибәрәбез. Минемчә, без туктап уйланырга тиеш. Кануннарга каршы килмичә, шушы юридик кырда калып, хаталарга анализ ясап, милли-мәдәни мәгариф системында яңа ысуллар табарга мөмкин. Бүген безгә элиталы татар мәктәбе кирәк. Битараф булмаган кешеләр әле бар. Аларны шушы эшкә җәлеп итәсе иде. Акыллы, аек фикер йөртүче урыс галимнәре белән киңәшләшергә кирәк. Шапырынып йөрүче шовинистларга түгел, Павел Шмаков шикелле кешеләргә таяну кирәк. Ул мәктәпләр акыллы татар балаларын, ахыр чиктә хәтта урыс балаларын да җәлеп итәргә тиеш. Ләкин бу эшне кампаниягә кайтарып калдырсак, баш бетте. Минем бу мәсьәләдә конкрет рецептым юк. Яңадан ике теллелек, күп теллелек пропагандасы, аның файдалы булуын аңлатуны башларга кирәк. Без бит шуны да эшләмәдек. Бала 3-4 телне дә бернинди авырлыксыз, уен формасында өйрәнә ала. Ә инде хәзерге шартларга яраклы методиканы эшләү мин-минлек белән мавыгучы үз галимнәребездән булмый икән, әйдәгез, чит ил галимнәрен чакырыйк. Безгә алар методика тәкъдим итсеннәр, дәреслекләр әзерләп бирсеннәр. Күп телле дәүләтләр бар бит. Швейцария, Канада бар, Финляндиядә шул юнәлештә эш алып барыла. Татар теле – чыдам тел ул. Аны болай тиз генә бетереп булмый.

– Искәндәр әфәнде, университетта татар факультетын саклап калып була идеме?

Татфакны саклап калып булмый иде

– Юк, булмый иде. Университет – федераль структура һәм федераль университетлар системасы – гомумруссия күләмендә планлаштырылган система. Икенчедән, татфак – бик кечкенә бер факультет иде. Яңа шартларда андый кечкенә берәмлекләр калмады. Бу формада, бу рәвештә аны саклап калу мөмкин булмады.

– Татарстан президенты юлламасында милли университет булдыру фикере дә бар иде. Бер ел үтеп бара, бу юнәлештә әллә ни яңалык ишетелми. Бәлкем хәзерге шартларда милли университетны оештыру мөмкин эш тә түгелдер?

– Соңга калмадык микән дигән шик кенә бар. Беренче чиратта, ул кадрлар мәсьәләсе. Аның юридик статусы нинди булыр? Ул Татарстан карамагындагы уку йорты булырмы, Русия күләмендәгеме? Әгәр без аны элекке стильдә оештырабыз һәм шапырынуга корабыз икән, аның бер файдасы да булмаячак. Нигездә, андый уку йорты кирәк дип саныйм. Әле бит татар мәгариф системы яши, татар мәктәпләре авыр хәлдә булса да – бар, шуңа күрә төрле фәннәрне татарча укытырлык укытучыларга мохтаҗлык бар.

– Хәзерге хәлебезгә мини спектакль дип энциклопедия институтындагы хәлләрне атап була. Галимнәр бер-берсе белән конфликтка керә, кайсыдыр эштән алына, матбугат, интернет аша каралту башлана.

Татарга көнчелек, мин-минлек һәм башка кеше фикерен кабул итмәү хас

– Әйткәнемчә, бу гомумән татар халкына хас күренеш. Энциклопедия институтында гына түгел, бөтен җирдә шулай. Әле безнең институтта эчке вазгыять шактый тыныч - соравыгыз бераз имеш-мимешләргә таяна ахрысы. Дөрес аңлагыз, мин татар халкы вәкиле һәм үз милләтем белән горурланам, аны бик яратам. Аның матур сыйфатлары бик күп. Ләкин татарның өч зур тискәре сыйфаты бар. Беренчесе – көнчелек. Бик күп кешегә хас бу. Татар дөньясы – көнчеләр дөньясы. Ерак барасы түгел, авылдан чыккан кешеләр, әйтегез әле, авылда бөтен кеше тату яшиме? Көнчелек юкмы? Күршенең тавыгы күркә булып күренә дигән мәкале урынсызмы? Сугышып ятабыз. Тарихтан килә торган сыйфат, аны берничек тә бетереп булмый. Икенче тискәре сыйфат – мин-минлек. Үзеңне бөек, акыллы дип санау. Һәм өченчесе – башка кешенең фикерен кабул итмәү. Кызганыч, бу – бик киң таралган тискәре күренеш.

Болар белән ничек кенә көрәшмәсеннәр, алар өстенлек ала. Тарих, фән өлкәсендә эшләгән кеше буларак әйтәм моны. Хәер, ул гади көнкүреш тормышта да, мәдәни тормышта да җитәрлек. Без кеше фикерен тыңлый, кабул итә алмыйбыз. Мин Германиядә яшәгәндә ничектер кеше фикерен тыңларга, киңәшләшергә күнектем. Ә бездә ул юк. Бездә йә җитәкче фикере өстен була яисә бер фикергә дә килмичә сугышып ятабыз. Нишлисең инде, бу тарихтан шулай килә. Әллә элек бар да ал да гөл булганмы? Театрда, язучылар, руханилар арасында тискәре күренешләр булмаганмы? Булган дисәң, шундук чәчрәп чыгачаклар, син халкыбызга пычрак чәчәсең диячәкләр. Булган бит ул! Алай булмаган булса, дәүләтчелегебез дә югалмаган булыр иде. Алай булмаса, егерменче елларда да большевиклардан башка дәүләтчелек формасын ала алган булыр идек.

– Бүген югары мәктәпләр атамасыннан "татар" сүзен алу бара. Бу күренеш тә котылгысыз идеме?

– Бу – федераль статус белән бәйле эш. Шул ук вакытта монда арттырып үтәү дә бар. Чөнки заманында Казан университеты Татарстан университеты түгел иде, ул Совет берлеге карамагындагы югары белем бирү министрлыгына карый иде. Шулай да татар бүлеге оештырылды, соңрак татар факультеты барлыкка килде. Уйлап эш итеп була иде. Татар бит Татарстанда гына яшәми, ул бөтен Русиягә, дөньяга чәчелгән халык дигән аргумент китереп була иде. Шуңа күрә КФУ исемендә татар сүзе булган мәктәп эшләве табигый. Шул ук вакытта эш исемнән генә дә тормый. Күп нәрсә сыйфаттан, галимнәрнең эш юнәлешеннән тора.

– Үзегез нинди юнәлештә эш алып барасыз, нинди фәнни эш белән шөгыльләнәсез?

– Күп вакытны административ оештыру эше ала, фәнни эшкә мөмкинлекләр бик аз кала. Тарихчы буларак, Беренче дөнья сугышы, Икенче дөнья сугышы тарихына караган яңа сәхифәләрне ачуым белән горурланам. Шуңа күрә үз миссиямне ниндидер дәрәҗәдә үтәдем дип саныйм. Шушы тематика белән һаман да кызыксынам, киләчәктә дә мөһаҗирлек тарихын өйрәнү планнары бар.

– Сезнең тагын бер миссия – әтиегез Аяз Гыйләҗев иҗатын дөньяга таныту.

– Бу безнең гаилә тырышлыгы гына түгел, галимә Миләүшә Хәбетдинова, Фатих Кутлу һәм башка бик күп галимнәрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Ләкин монда тырышлык түгел, Аяз Гыйләҗевнең иҗаты беренче урында тора. Ничек кенә карасаң да, аның иҗаты татар дөньясы кысаларында гына яши торган иҗат түгел, ул бөтен дөнья танырлык зур иҗат. Шуңа "Йәгез, бер дога"ның маҗар, рус телләрендә чыгуы табигый күренеш. Без хәзер "Йәгез, бер дога" романын инглиз, алман теленә тәрҗемә итү юнәлешендә эш алып барабыз. Әлбәттә, монда административ ресурс та, финанс мөмкинлекләр дә кирәк. Ләкин мин бу эш барып чыгар дип ышанам.

– Аяз абый иҗаты турында сүз чыккан икән, бүгенге татар әдәбиятына да бәягезне ишетәсе килә. Бүгенге көндә дөньяга чыгарлык әсәрләр языламы?

– Мин бу өлкәдә үземне зур белгеч дип санамыйм. Татар әдәбиятының бөтен яңалыкларын күзәтеп барам дип тә әйтә алмыйм. Әйбәт, сыйфатлы авторлар бар, һичшиксез. Ркаил Зәйдулла, Марсель Гали, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов иҗатын аерып әйтә алам.

XS
SM
MD
LG