Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли белгечләр заказ белән генә әзерләнәчәк


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Татарстанда милли белгечләр заказ белән генә әзерләнәчәк. Бу хакта республика мәгариф министрлыгы катышында узган брифнгта әйтелде. Министр Борһанов журналистларны "туган телләр мәсьәләсен яктыртканда безгә зыян китерә күрмәгез" дип кисәтте.

КФУда татар журналистикасы бүлеген бетерү турындагы сорауга җавап биреп, университет ректоры Илшат Гафуров татар журналистлары күпме кирәк, шулкадәр генә укытылачак диде. "Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә милли кадрлар әзерләү мәсьәләләрен өйрәнүче эшче төркем булдырылды. Без педагогика өлкәсендә генә түгел, журналистика, сәясәт белеме һәм башка өлкәләрдә сорауны тикшерәбез. Татар матбугат чаралары өчен аерым төркем булдырылачак, анда квалификация дә арттыру мөмкинлеге карала", диде Гафуров. Аның сүзләренчә, әлегә милли бүлекләрдә КФУда барлыгы 890 студент белем ала. Алар дүрт ел дәвамында укуларын тәмамлап чыгачак.

Аның сүзен Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов дәвам итте һәм журналистларны "безгә зыян китерә күрмәгез" дип бик каты кисәтте.

"Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе - ред). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә чыгачак. Яңадан укырга мәҗбүр булган 1369 укытучының күбесе шунда кире кайтачак. Безне тәнкыйтьләргә була, ләкин эшләгән эшкә зыян китермәвегезне сорыйм. Чөнки безнең монда һәрбер әйткән сүзне бер сәгатьтән Мәскәүдә беләләр. Хәзер ике яктан да килешүгә барабыз, бик катлаулы сөйләшүләрдә үзебезгә зыян китерми торган материал бирергә кирәк. Үзегез күреп торасыз, нәрсәдән башладык та, нәрсәгә килеп җиттек. Әкрен-әкрен туган телнең ничә сәгать буласын, кайсы програмга, стандартка керәсе турында килешүне дәвам итәбез", диде Борһанов.

Ул тел мәсьәләсендә Татарстанның ялгыз калуы турында да әйтеп узды. "Республика эшли. Үзебез генә калдык бит инде бу мәсьәләдә. Үзебез генә калсак та, башка республикалар да безнең арттан килүен сизеп торабыз, алар да безнең белән бер процесста. Шуңа күрә берүк бу эштә ялгыш зыян салмагыз. Бер көнлек кенә герой була торган мәкаләләр язып, аннан бөтен нәселгә, балаларга, оныкларга зыян салырга мөмкинбез", дип кисәтте министр.

Милли уку йортының юридик статусы турында әлегә берни әйтелмәде. Гафуров кына "КФУ кысаларында махсус оешма булдырылачак, заказ белән милли белгечләр әзерләячәкбез", дип ычкындырды. Милли уку йорты КФУ каршында оешамы яки үзаллы буламы – билгесез.

2017 ел көзендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына юлламада Милли пединститут булдырылачагы турында әйтте. Галимнәр арасында әлеге уку йортының концепциясе әзерләнә дигән сүзләр дә йөри. Әмма кайда әзерләнә, оештыру төркеменә кемнәр кергән – бу хакта рәсми хәбәрләр юк.

Җәмәгатьчелек татар теле мәсьәләсен Милли университет оештыру белән чишеп була, дигән фикердә. Белгечләр дә Милли университетны педагогия инстиутына алыштыру – чигенү билгесе дип саный.

XS
SM
MD
LG