Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милли хәрәкәтенә 30 ел: көн тәртибендә шул ук сораулар


Чаллыда Хәтер көне, 1990 ел
Чаллыда Хәтер көне, 1990 ел

Чаллы татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел тулды. Шушы уңайдан милли хәрәкәт активистлары түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрде.

Чаллы татар иҗтимагый үзәге 1990нчы елларда иң актив оешмаларның берсе буларак тарихка кереп калды. 1988 елның 18 декабрендә узган беренче җыенда оешманың низамнамәсе һәм програмы кабул ителә. Моннан утыз ел элек шушы эшләрне башлап йөрүчеләрнең кайберләре әле дә исән-сау, әлегәчә шушы юнәлештә эш алып баралар. Берничә шундый активист белән төбәктәге милли хәрәкәтнең утыз еллыгы уңаеннан сөйләшү үткәрдек.​

Фаик Таҗи 1988 елның 18 декабрендә Чаллы хакимияте бинасында узган халык җыенында катнаша һәм чыгыш та ясый. Билгеле, ул беренче җыеннардагы беренче чыгышларда Ленинның милли мәсьәләләргә кагылышлы тәгълиматлары, Татарстанның елына йөзәр миллион тонна нефть сатып та хәерче хәлдә яшәве турында сүзләр күп әйтелде.

"Мин ул чакта КПСС әгъзасы идем. Әйе, чыгышларда Ленинның халыкларның үзбилгеләнүе турында сүзләрен мисал итеп китереп сөйләргә мәҗбүр идек. Ул чорда башкача мөмкин дә түгел иде", дип искә ала Фаик әфәнде. 1966 елның декабрендә БМО тарафыннан халыкларның үзбилгеләнүе турында пакт кабул ителеүен дә ул шул 1988 елда гына белгән. "Анда милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы, үз телләрендә белем алу мөмкинлеге, үз җирләрендәге табигый байлыкларга хуҗа булу хокукы турында бәйнә-бәйнә әйтелә. Әмма, бу хокуклар турында совет илендә гади халык кына түгел, югары белеме кешеләр дә белми иде", ди Фаик Таҗи.

Утыз ел үтсә дә, вазгыять шул ук дип саный Фаик әфәнде. "Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә туган тел хокуклары турында әйтелә дип күпме генә чәбәләнсәк тә, бу таләпләр үтәлмәс. Чөнки, Русиядә урыс булмаган милләтләрне яклаучы юк", ди ул.

Сулдан: Тәлгат Әхмәдишин, Мөнир Ситдыйков, Фаик Таҗи
Сулдан: Тәлгат Әхмәдишин, Мөнир Ситдыйков, Фаик Таҗи

Сөйләшүдә катнашкан Чаллы ТИҮе активисты, моннан берничә ел элек оешкан "Туган тел" җәмгыяте рәисе Мөнир Ситдыйков 1988 елның җәеннән үк шәһәрдә ТИҮ турында хәбәрләр булуын, инде кайбер кечкенәрәк җыелышлар узуын, үзенең анда катнашуын искә алды. Шул җыелышларда ул Чаллы ТИҮенең булачак беренче рәисе Гаяз Малихов, Зиннур Әһлиуллин, Наил Мансуров, Фаик Таҗи, Габдрахман Җәләлетдинов һәм башкалар белән таныша. Мөнир әфәнде сүзләренчә, 18 декабрьгә билгеләнгән халык җыены турында ул КАМАЗ ширкәтләре буйлап игъланнар ябыштырып йөргән.

"Кызганыч, авырып китү сәбәпле, бу зур җыенда катнаша алмадым. Шулай да үзем эшләгән кою ширкәтендә ТИҮе бүлекчәсен оештырдым. Ширкәтнең профсоюзлар оешмасында 34 кеше арасында бер генә татар да юк иде. Шушы вазгыятькә ризасызлык белдереп 1989 елның март аенда КАМАЗ идарәсе каршында пикет оештырдык", дип искә ала ул.

Мөнир Ситдыйков (у) пикетта
Мөнир Ситдыйков (у) пикетта

Ситдыйков фикеренчә, татар милли хәрәкәте моннан утыз ел элек үз алдына куйган максатына ирешә алмаган. Милли хәрәкәт татар телен дәүләт теле итүне беренчел максат итеп куя. "Без бу эшне күтәрдек, башладык һәм аны ахыргача башкарып чыгу эшен Татарстан җитәкчеләренә тапшырдык. Чөнки үзебез гаиләне ашату, балалар үстерү мәшәкатьләренә кереп чумдык. Бу СССР таркалган, акчасызлык һәм болгавыр чор иде" ди Мөнир әфәнде.

Ситдыйков фикеренчә, татар теле хәзер торгынлык һәм түбән тәгәрәү юлында. Татар телен тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен фәкать Татарстан җитәкчеләре җаваплы. "Инде татар районнарында да авыл советына хат-мөрәҗәгать язсаң, җавабын урысчалатып бирә башладылар. Телебезне үз татар түрәләребез мыскыл итә. Моннан 30 ел элек башланган көрәш нәтиҗәләре юкка чыкты" дип борчыла Мөнир Ситдыйков.

Тәлгат Әхмәдишин Чаллы ТИҮе җыеннарында катнаша башлагач беренче эш итеп КАМАЗның алмаш детальләр ширкәтендә бүлекчә булдыра. Ул шулай ук үзе эшләгән заводның кадрлар бүлегенә кереп биредә ничә татар кешесенең җитәкче урында эшләве белән кызыксына. Татар җитәкчеләре булмый анда. Шушы хакта ширкәтнең керү-чыгу урыннарында язулар язып эләләр. Халык әлеге язуларны бик кызыксынып укый. Бераздан Тәлгат Әхмәдишинга "Азатлык" татар яшьләре берлеген оештыру бурычын да куялар.

"Хәзерге вакытта татар мәктәбе дип саналган теләсә кайсы мәктәпкә кереп "кем ул Гаяз Исхаки, Садри Максуди?" дип сора, бала белми. Татар баласына татар шәхесләрен күрсәтү, татар тарихын укыту тукталды. Татар тарихы ярдәмендә балага милли үзаң бирү мөмкинлеге бар. Шәхес тәрбияләүдә бу бик мөһим юнәлеш”, ди Тәлгат Әхмәдишин.

ТИҮе низамнамәсе
ТИҮе низамнамәсе
ТИҮе програмы
ТИҮе програмы

Сөйләшү барышында татарның милли мәнфәгатьләре мәсьәләсе начар куелуда республика җитәкчеләреннән тыш Мәскәүнең дә гаебе бар диелде. Татарның шушы телсез, мәгрифәтсез хәлдә калуында төп гаеп Мәскәүгә барып тоташадыр. Урыс теле Татарстанда да төп телгә әйләнде. Бу телгә бенинди дә һөҗүм юк. Мәскәү тарафыннан кешенең теле дә, дине дә мәдәнияте дә, рухы да бер булырга тиеш дигән сәясәт алып барыла. Шулай була калса, башка телләр юкка чыгачак, дигән фикерләр әйтелде.

Татар миллли хәрәкәтенең күтәрелеш чорында Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан һәм башка республикалар, төбәкләр белән ныклырак элемтәләр булдырылса, нәтиҗәләр яхшырак булмас иде микән дигән сорау да куелды.

Татар милли хәрәкәте вәкилләре башка милләтләр оешмалары белән тыгыз элемтә булдырырга омтылды, башкортларны да, чуашларны да Казандагы, Чаллыдагы чараларга чакырып торды. Әмма үзләренә кайткач аларның гамәлләрендә бергәлеккә омтылыш сизелмәде, аларның милли хәрәкәт җитәкчеләреннән "әйдәгез, бергә эшлик" диюче булмады. Хәер, бергә эшләгән очракта да нәтиҗәсе әлләни булмас иде. Чөнки безнең дә, аларның да рәсми хакимиятләре милли хәрәкәт күтәргән мәсьәләләрне үтәмәде. Рәсми хакимият башкармаган эштә алгарыш булмый", дигән фикергә килде сөйләшүдә катнашучылар.

Чаллы ТИҮе беренче җыенында кабул ителгән низамнамә, програмга күз салсаң да шуны күрергә мөмкин - утыз ел вакыт узган, нәкъ шул ук өндәмәләр һәм таләпләр әлегәчә көн үзәгендә кала бирә.

* * *

Чаллы ТИҮнең формаль рәисе булып хәзерге вакытта Лондонда яшәүче Рәфис Кашапов санала. Ул 2015 елда 282нче маддә нигезендә гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Коми республикасында төрмәдә утырган чакта аның урынбасары итеп Рифат Бәдретдинов сайлана. Әмма Кашаповны рәислек вазифасыннан читләштерү турында нинди дә булса җыелыш яки сөйләшүләр булганы мәгълүм түгел.

XS
SM
MD
LG