Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы Чаллы ТИҮен экстреместик оешмалар исемлегенә кертте


Чаллы Татар иҗтимагый үзәге утырышы. 5 гыйнвар 2016 (архив фотосы)
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге утырышы. 5 гыйнвар 2016 (архив фотосы)

Русия Юстиция министрлыгының экстремистик оешмалар исемлегендә Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге 63нче булды.

Русия Юстиция министрлыгы Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Чаллы бүлеген экстремистик оешмалар исемлегенә керткән. Бу хакта "Сова" мәгълүмати-аналитика үзәге белдерә. Әлеге үзәк экстремистик оешмалар исемлеген китерә. Яңартылган исемлеккә Чаллы ТИҮнең дә керүе әйтелә. Хәзер бу исемлектә Чаллы ТИҮе белән бергә бүлекчәләре дә күрсәтелгән 63 оешма бар.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Чаллы бүлеген экстремистик оешма булуын күрсәтеп, 2017 елның февраль аенда шәһәр хокук органнарына чара күрү өчен шикаять юллаган иде. Әлеге шикаять мәхкәмәдә каралып, бишенче утырышта бүлекне экстремистик оешма дип санарга һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыярга дигән карар чыгарылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG