Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милли хәрәкәтен экстремизмда гаепләү мәхкәмәсе авырлык белән бара


Рифат Бәдретдинов (у) тәрҗемәче Илнар Галиев белән
Рифат Бәдретдинов (у) тәрҗемәче Илнар Галиев белән

12 апрель утырышында Чаллы ТИҮенә карата мәхкәмә эшенең дәвамы 3 майга билгеләнде. Гаепләнүче Рифат Бәдретдинов бу эшнең мәгънәсез булуын әйтеп, аны туктатырга сорады.

Иртәнге тугызга билгеләнгән мәхкәмә утырышын яңа мәгълүматлар килде дип көндезге өчкә күчерделәр. Өчкә килүчеләрне тагын яңалык көтә иде: башланыр-башланмас мәхкәмәне 3 майга күчерүне белдерделәр.

“Мине эшемнән бүлеп өченче тапкыр инде мәхкәмә утырышына чакыралар. Бу мәхкәмә эшенең мәгънәсе юк икәне күренеп тора. Эшне калдырып йөртәсез дә йөртәсез. Мәхкәмә эшен туктатуны сорыйм. Чөнки мин Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары булып 2016 елның декабреннән генә катнашам. Монысы яңа тупланган ТИҮ. Аңарчы булган ТИҮ эшенә минем катнашым юк. Шуңа күрә катнашым булмаган эшләргә кагылышлы сораулар белән мине интектермәсәгез иде. Теләсәгез бер мәзәк тә сөйли алам”, диде Рифат Бәдретдинов һәм татарчалап мәзәкне сөйли дә башлады. Гаепләүче прокурор - татарча яхшы белүче Илнар Гарипов шундук аның чыгышын бүлдереп, казыйга гаепләнүченең татарчалап ниндидер анекдот сөйләргә җыенуын, моңа рөхсәт бирү-бирелмәве белән кызыксынды. Татар булмаган казый мәзәкне сөйләргә рөхсәт бирде.

Мәхкәмәдә катнашучылар
Мәхкәмәдә катнашучылар

Мәзәкнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: бер хәрби берләшмәгә чисталыкны тикшерү комиссиясе килеп төшә. Бар җир ялт иткән. Чисталык. Шунда комиссиянең бер әгъзасы бәйләнергә сәбәп таба алмагач, торбалар артына бармакларын тыгып, тузан кисәкләрен ияртеп чыга. Шуны күреп торган сержант, “пычрак табарга теләгән кеше аны һәркайда таба”, дип белдерә. Шушы мәзәктәге кебек, органнар да теләсә кайдан гаеп табарга сәләтле, сез дә хак булмаган нәрсәләр эзлисез”, дип белдерде Рифат Бәдретдинов.

Бәдретдиновның адвокаты юк. Бу көнне аңа яңа тәрҗемәче билгеләнгән иде.

Мәхкәмә бинасы
Мәхкәмә бинасы

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы ТИҮе эшчәнлеген экстремизмда гаепләп, аның эшен туктатуны сорап Чаллы прокуратурасына шикаять юллаган иде. Булган документларга караганда Чаллы ТИҮе Чаллы мәхкәмәсе карары белән 2004 елда ябылган. Башка кайбер документларга күрә, Чаллы ТИҮе рәсми рәвештә әле тагын ун ел - 2014 елга кадәр эшчәнлеген дәвам итә. Салым түләү кәгазьләре дә шуны күрсәтә. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны хөкем иткәндә дә даими рәвештә аның шушы оешма җитәкчесе булуына басым ясалды.

Элекке Чаллы ТИҮе урынына 2016 елның 28 ноябрендә БТИҮ бүлекчәсе буларак яңа оешма булдырылды. Быелның 20 февралендә Казанда БТИҮ үзенең Чаллыдагы яңа бүлекчәсен булдыру турында карар кабул итте. Мәхкәмәдә бу хакта билгеле булгач, беркадәр матавыклар, ыгы-зыгылар туды. Мәхкәмә утырышы вакытларын күчерүләрне дә, килеп туган аңлашылмаучыкларны да элекке Чаллы ТИҮе, яңа оештырылган БТИҮ бүлекчәсе булган яңа Чаллы ТИҮе белән бәйләргә буладыр.

XS
SM
MD
LG