Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ТИҮ оешуга 30 ел: "Искә алучы да юк"


Кәрим Яушев һәм Фәрит Габдрәхим (уртада) туксанынчы еллардагы каршылык чарасында

Моннан 30 ел элек Уфаның Резин техник эшләнмәләр җитештерү заводының мәдәният сараенда Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае узган иде. Азатлык әлеге юбилей уңаеннан Татар иҗтимагый үзәгенең ул еллардагы җитәкчесе Кәрим Яушевка мөрәҗәгать итте.

– Кәрим әфәнде, Башкортстандагы милли хәрәкәт нинди шартларда туды? ТИҮнең оешу тарихын искә төшереп узсак иде.

– Башкортстанда татар милли хәрәкәтен башкортларның татарны рухи бууга корылган сәясәте тудырды, дияргә була. 70нче еллар азагында, Башкорт өлкә комитеты җитәкчеләре Нуриев-Шакировның милли сәясәте нәтиҗәсе буларак, республикадагы татар балаларын гаммави рәвештә башкортча укытуга күчерделәр. (Зыя Нуриев республиканы 1957-1969 елларда, Мидхат Шакиров 1969-1987 елларда җитәкләде – ред.). Моннан тыш, җанисәпләрдә татарларны башкорт итеп язу, татар язучыларын, шагыйрьләрен башкортныкына әйләндерү, татар телендә иҗат итүнең рухи учакларын сүндерү халыкта, әлбәттә, ризасызлык тудырды. Совет берлегендә дә Михаил Горбачевның "үзгәртеп кору" һәм хәбәрдарлык сәясәте башлангач, татар ата-аналары КПСС Үзәк комитетына балаларын башкортча укытуга каршы меңләгән хатлар яудырды.

1989 елның 14 гыйнварында меңләгән кеше катнашында үткән җыенда ТИҮ төзү хупланды

Шундый шартларда, 1988 елны Уфада "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы" оешты, Аның рәисе итеп Нил Бәдретдинов сайланды. Шул елның көзендә мин дә клуб эшенә кушылып киттем һәм аның җаваплы сәркатибе итеп сайландым. Минем кушылу әлеге клуб эшенең сәяси яссылыкка күчүенә китерде дип раслый алам. Шул ук 1988 елны Казанда ТИҮ оештыру комитеты төзелде. Аның җитәкчесе итеп Марат Мөлеков сайланды. Алар белән киңәшләшкәннән соң без Уфада Башкортстан ТИҮе төзергә булдык һәм низамнамәсе буенча сәяси оешма иттек. 1989 елның 14 гыйнварында Уфаның РТИ мәдәният сараенда меңләгән кеше катнашлыгында үткән җыенда ТИҮ төзү хупланды. Мин президиумда утыра идем, бастым да: "Тантаналы рәвештә игълан итәм – шушы минуттан башлап Башкортстанда ТИҮ эшли башлый", дидем. Шул чактагы көчле кул чабулар, шатлыклы йөзләр һаман күз алдымда тора.

– ТИҮ белән сез җитәкчелек иткән еллардагы төп казанышлар дип нәрсәләрне атар идегез?

Кәрим Яушев
Кәрим Яушев

– Милли максатларга дәүләт дәрәҗәсендә ирешү өчен рәсми хакимиятне үз мәнфәгатеңдә эшләргә мәҗбүр итә белү кирәк. Ләкин моның өчен "өстә" утыручыларның синең, оешмаң белән исәпләшүе, яратмасалар да, ихтирам итүе, партнер итеп күрүе кирәк иде. Без моңа ирешә алдык дип исәплим.

Беренчедән, без "Телләр турындагы канун"ның 2000нче елларда гына кабул ителүенә ирештек, шулай булмаса, татар телен укыту бүгенгедән дә түбәнрәк дәрәҗәгә төшәр иде. Ул канунның кабул ителүен 4-5 елга кичектерү зур җиңү булды һәм туган телебезне беразга булса да саклап калды.

Икенче зур казанышыбыз – Уфа "Нур" Татар дәүләт театрын ачу. Монда шунысын да истә тотарга кирәк – Уфада татар дәүләт театры ачу кирәклеген белдереп аерым шәхесләр дә, милли оешмалар да хакимият органнарына хатлар яздылар. Болар барысы да файдага булды, әлбәттә. Әмма хатлар язып кына зур проблемны чишеп булмый. Хакимият органнары белән турыдан-туры контактка керергә, сөйләшүләр алып барырга кирәк иде. Мин шушы юлдан киттем. Моның өчен иң башта хөкүмәткә хат яздым. Аннары шуны күтәреп өйдән-өйгә йөреп, республикадагы иң күренекле шәхесләрнең имзаларын җыярга керештем. Йосыф Гәрәй, Наҗар Нәҗми, Ибраһим Абдуллин, Борис Домашников, Риза Магазов, Радик Сибәгатов кебек күренекле шәхесләр тәкъдимемне күтәреп алып, берсүзсез кул куйдылар. Ике кеше генә мөрәҗәгать астына кул куймады.

Аннары шушы хатны күтәреп, фикердәш дип санаган кешеләрне ияртеп, КПСС өлкә комитетының идеология буенча секретаре Әхнәф Дилмөхәммәтов, аннары ул вакыттагы Башкортстан министрлар шурасы рәисе Марат Миргазәмов янына кердем. Алар тәкъдимебезгә каршы төшмәде.

"Нур" театры ачылуга мәрхүм Мәҗит Мөдәрисовның керткән өлешен аерым билгеләп үтәм, аны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Мин театр мәсьәләсен чишүне сәяси яссылыкта алып барсам, Мәҗит Мөдәрисов аны практик рельсларга салу белән шөгыльләнде.

Өченче зур казаныш – республика җитәкчелеге белән берлектә 1991 елда – "Өмет" гәзитен, 1994 елда – "Тулпар" журналын чыгаруга ирешү, Башкортстан "Китап" нәшриятында татар телендәге китаплар нәшер итүне җайга салу булды. Моның өчен шулай ук киңкүләм җәмәгатьчелек фикеренә таянып, хатлар, мөрәҗәгатьләр оештырдык, хакимият бусагасын бертуктамый таптарга туры килде. Ләкин максатыбызга барыбер ирештек.

Дүртенчедән, 1991 елның июнендә Октябрьски шәһәре янында "Ык елгасы – Берлин дивары" акциясен оештырдык. Ул фаҗигале язмыш нәтиҗәсендә төрле республикаларга таралган татарлар арасындагы ясалма чикләрне, һичьюгы рухи чикләрне юкка чыгару максатын куйган иде. Төрле каршылыклар очраса да, без бу чараны лаеклы итеп үткәрүгә ирештек.

– Ә үкенечтә калган, ирешә алмаган максатлар булдымы?

– Ирешә алмаган беренче максатым – Татарстанда "Туганнарның сагынган чагы" дип аталган Башкортстан татарлары көннәрен оештыра алмавыбыз. Әлеге чараны үткәрүдә ярдәм сорап 1992 елда Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек. Тиздән аннан Разил Вәлиев имзасы белән хуплау хаты килеп төште. Шуны күтәреп Башкортстан министрлар шурасы рәисе Анатолий Копсов янына кереп киттем. Ул әлеге чараны Башкортстан казнасыннан финанслау турындагы карарга кул куйды. Ләкин бу карар үтәлмәде. Анатолий Копсовның кул астындагы чиновниклар тәгәрмәчкә таяк тыгып Татарстанда Башкортстан татарлары көннәрен үткәрмәүгә ирештеләр. Бик аяныч, әлбәттә.

Югыйсә, без 700-800 кеше – Башкортстаннан чыккан татар галимнәре, язучы-шагыйрьләре, сәнгать әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре, эшкуарлар, унике төркем булып, Татарстанга өч юнәлештән килеп керергә тиеш идек. Һәр районда тантаналы чаралар, очрашулар үткәргәч, Чаллы шәһәрендә бер төркемгә берләшеп, Казанга юл алырбыз дип ниятләгән идек. Ни кызганыч, насыйп булмады.

Тормышка ашмаган тагын бер максатым – Уфада "Кыйбла" исемле татар гәзитен чыгару. Ул татарны күкләргә чөеп мактауга корылган басма булырга тиеш түгел иде, киресенчә, җитешсезлекләребезне күрсәтеп, алардан котылу юлларын эзләү-ачыклау бурычын куярга тиеш иде. 2005 елда мин бу тәкъдим белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә чыктым. Алардан хуплау алдым, финанс чыгымнарын каплауны да вәгъдә иттеләр.

Уфага кайткач, шәхси ширкәтемне ачып, хисапчы яллап эш башладым. Беренче сан тулаем әзер булды, янә икесенең материаллары тупланды. Ләкин Казан алдады. Конгресстан бер тиен акча да килмәде. Нәтиҗәдә, мин үзем яллаган хисапчыга берничә ел үз акчамнан хезмәт хакы түләп торгач, шәхси ширкәтемне ябарга мәҗбүр булдым. Чөнки акчасыз гәзит чыгару мөмкин түгел иде. Менә шундый "ятим" җиңелүләр дә очраштыргалады тормыш юлымда.

– Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең юбилейлары билгеләнгәне булдымы?

– ТИҮнең 5 еллыгын үткәрү хәтердә. Шул РТИ мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы булды. Күпләр басып кына тора алды, байтак кеше урын җитмәү сәбәпле, кире борылырга мәҗбүр булды. Мин оешманың җитәкчесе буларак үткән эшләргә анализ ясадым, алда торган бурычларны санадым. Чыгышлардан соң зур концерт булды, аннан соң йөзләгән көрәштәшләр табынга җыелдылар.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге оештырган пикет, 2011 ел
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге оештырган пикет, 2011 ел

ТИҮнең 25 еллыгын Татарстанның ул вакыттагы Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов үзенең резиденциясендә дистәләп кеше катнашлыгында үткәрде, бүләкләр тапшырды.

Бүген инде ТИҮнең 30 еллыгын искә алучы да булмады, шул исәптән бүген үзләрен ТИҮ җитәкчеләре дип йөрүчеләр дә. Бу очраклы хәл түгел, әлбәттә. Эш юк, бернинди нәтиҗә юк. Бары тик атнага бер үзара очрашып, кемнедер сүгеп, нәрсәдер турында гәпләшеп таралышучы дистәләгән картлар гына бар. Бик кызганыч.

– ТИҮ, милли хәрәкәт тарихын киләчәк буынга да җиткерәсе иде.

– Бу эш бара. Мин бүген Башкортстандагы милли вазгыять, татар милли хәрәкәте тарихына багышланган китап язу белән мәшгуль. Минемчә, ул бик эчтәлекле булачак. Ни дисәң дә "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы"ның да, ТИҮнең дә төп документлары минем кулда. ТИҮдән киткәндә, аларны калдыра алмадым. Ни дисәң дә ул документлар ТИҮ исеменнән кабул ителсә дә, аларның барысын да мин үзем әзерләгән идем.

Азатлык Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгы уңаеннан оешманың бүгенге рәисе Кадерле Имаметдиновка да берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– ТИҮнең 30 еллыгын нинди кәефләр, башкарылган эшләр белән каршы аласыз?

Кадерле Имаметдиновка
Кадерле Имаметдиновка

– ТИҮгә үз ышанычларын югалтмаган татарларыбызның утырышларыбызга даими килеп йөрүләре безнең өчен олы шатлык. Күптән түгел генә үзләрен татар мәнфәгате өчен зур көрәшчеләр дип йөрткәннәр бүгенге көнне башка фронтка күчеп беттеләр. Бүгенге көнне ТИҮ көрәшенең зур өлеше интернетта, идеологик фронтта бара. Ул фронтта төрки туганнарыбыз арасында казакълар беренчелекне тотса, Татарстан татары мәрткә киткән диярсең, алар үзләрен сиздерми диярлек. Бу яссылыкта көрәшүчеләр арасында нәкъ Уфа ягы татарлары алда бара.

– Заманында ТИҮ республикада билгеле, абруйлы оешма иде. Аның белән исәпләшәләр иде. Хәзер ул күләгәгә кереп бара кебек?

– Уфа ягы татарлары, әйткәнемчә, көрәшнең яңа ысулын унышлы үзләштереп, Татарстанга караганда нык алда баралар. Дөрес, безнең ТИҮ әгъзаларыбызның байтагы бу ысулны үзләштерә алды, тик куллану ягыннан бик сүлпәннәр.

Минемчә, ТИҮ бөтенләй күләгәдә түгел, ә алдынгы сафларда, күп вакыт, мәсәлән, бик азып киткән башкорт, яки шундый ук усал казакъ көрәшчеләренә тиешле каршылык күрсәтеп бара. Интернетта Уфа ягы татарлары, ТИҮ сүзе гел күренеп, ишетелеп тора. Моңа кадәр Башкортстан ТИҮен белмәүчеләр дә булса, ул хәзер дөньяда ярыйсы билгеле, аның көрәше бөтен дөньяга күренә.

– Юбилей уңаеннан нинди дә булса чара узачакмы?

– Исәп бар. Конференция, аннары концерт оештырырга дип торабыз.

– ТИҮгә ни өчен өлкән яшьтәгеләр генә йөри? Яшьләрне җәлеп итү буенча нәрсә эшләнә?

– Монысы, бәлки, иң авыр сораудыр. Шуңа гына игътибар итик: яшьләрнең кумиры Элвин Грей (Радик Юльякшин) булган заманда аларда милли хәрәкәт кайгысы була аламы? Үзен башкорт дип санаучы Элвин Грейны татарлар аеруча ярата. Димәк, татарга шундый рухи азык кирәк. Димәк, аның рухи кыйблалары шулай. Андый халыкка милли хәрәкәт кирәк микән?

– Оешманың киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Минемчә, ТИҮнең киләчәге бар. Без интернетка зур өметләр баглыйбыз. Киләчәктә барлык милләттәшләр дә аның аша берләшеп, фикер алышып, кирәк булса дәррәү мәнфәгатьләрен яклап урамга чыгарлык булып үсәрләр дип уйлыйм.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге

  • 1988 елда Башкортстан татарлары милли хәрәкәте башында торучы Йосыф Гәрәй, Айдар Хәлим, Фәрит Габдрәхим, Марат Фәтхлисламов, Нил Бәдретдинов һәм башкалар тарафыннан Уфада "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы" оештырыла.
  • Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае 1989 елның 14 гыйнварында Уфаның Резин техник эшләнмәләр мәдәният сараенда уза. Башкортстан Министрлар советында аның низамнамәсе теркәлә. Кыска гына вакыт эчендә аның ике дистәгә якын бүлекчәсе ачыла.
  • Кәрим Яушев җитәкләген елларда идарәгә академик Хәмит Гыйззәтуллин, фән докторы Радик Сибәгатов, фән кандидаты Риф Мөхәммәтҗанов, шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башка күренекле кешеләр керә.
  • Оешма уздырган тәүге иң зур чара – 1990 елның 15 октябрендә үткән Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкортстан татарлары проблемнарына һәм Явыз Иван гаскәрләренең Казан ханлыгын басып алу көненә багышланган митинг. Анда җыелган меңнәрчә кеше Казанны саклаганда шәһит киткән татарларның рухын аягүрә басып искә алды.
  • Соңрак төрле елларда ТИҮ белән Марат Рамазанов, Айрат Гыйниятуллин, Заһир Хәкимов һәм башкалар җитәкчелек итә. Бүгенге көндә аның рәисе Кадерле Имаметдинов.

фикерләр (34)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG