Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:58

21 февраль – Халыкара ана теле көнендә Уфада рәссам Рабит Ярулла һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов ялгыз пикетка чыкты. Пикетны Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге оештырды.

Уфаның Республика йорты каршында рәссам Рабит Ярулла “Иптәш Хәмитов! Татар проблемнарына йөзең белән борыл!” дип язылган шигар белән торды. Азатлыкка ул шуларны белдерде:

“Югары уку йортларында татар бүлекләре бетә. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт университетының Бөре бүлекчәсендә татар теле бүлеге бетерелде. Булганнарына кабул ителү кыскартыла. Башлангыч сыйныфларга белем бирүче педагогия көллиятләрендә дә хәлләр шәп түгел. Бәләбәйдәге педагогия көллиятен техник уку йорты белән кушып куйдылар. Хәзер ул һуманитар-техник юнәлешле булып калды.

Авыллар бетә, татар телен шәһәр шартларында саклап калу мөмкин түгел

Кушнаренкода да шул ук хәл. Аларда башлангыч сыйныф өчен татар теле укытучылары әзерләү кыскара, мохтаҗлык та кими. Авыллар бетә, татар авылда сакланып кала иде. Шәһәр шартларында сакланып калу мөмкин түгел. Туган телдә укыту бар җирдә дә оештырылмаган, булганнарына да ата-аналар балаларын бирергә ашыкмый. Болар дәүләт, республика дәрәҗәсендә хәл ителәсе мәсьәләләр.

Без Башкортстан җитәкчесе итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, башта бик сөенгән идек. Татарларга “Бук чәйнәмәгез” дигән президенттан соң яңа баш килгәч, дөнья үзгәрер дип көттек. Татар зыялылары Рөстәм Хәмитов белән очрашуга өмет итеп берничә тапкыр мөрәҗәгать тә җибәреп карады. Ләкин безнең ул хатыбыз министрлыкларга кайтарылды. Шуңа мин әлеге шигарне күтәреп чыгарга мәҗбүр булдым”.

Икенче пикетчы – Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов. Ул чарасын Уфадагы Матбугат йорты каршындагы Шәһит Ходайбирдин һәйкәле янында уздырды. Ул һәйкәл астына “Татар теленә дәүләт теле статусы!” дигән шигар җәеп куйган иде. Кадерле Имаметдинов Азатлыкка кайбер фикерләре белән бүлеште:

Кадерле Имаметдинов ялгыз пикетта. Уфа, 21 февраль
Кадерле Имаметдинов ялгыз пикетта. Уфа, 21 февраль

“Татар теленә дәүләт теле статусы мәсьәләсен күтәрү актуаль, бүгенге көн өчен мөһим түгел дип санаучыларны еш ишетергә туры килә. Ләкин бу дөрес түгел. Статусны таләп итү кирәкми дип әйтүчеләр башкорт телен мисал итеп китерә. Имеш, башкорт теле дәүләт теле булуга карамастан, аларның тел проблемнары тулысынча хәл ителәгән. Дөрес, “Башкорт”, “Күк бүре” кебек башкорт оешмалары вәкилләре һәрдаим милли, шул исәптән тел проблемнары чишелмәүгә борчылу белдереп тора. Проблемнары бардыр. Урыслар да урыс теле проблемнары тулысынча хәл ителми, глобальләшү нәтиҗәсендә зыян күрә дип әйтә ала. Һәм алар да хаклы. Ләкин Башкортстан шартларында татар теле язмышы урыс, башкорт телләре белән чагыштырганда күпкә кискен тора.

Башкорт-татар кулга кул тотынышып телләрен саклау өчен бергә көрәшсә, нәрсәгәдер ирешеп булыр иде

Бүген башкорт гимназияләре саны 22 дип беләм. Башкортстанда сан өчен дүрт татар гимназиясе бар, ләкин чын-чынлап бары тик Бәләбәй гимназиясе генә статусына туры килә. Татарлар күпләп яшәгән дистәдән артык районда ник бер гимназия булсын. Ул районнарның җитәкчеләре татар гимназиясе ачудан курка, халкы үшән, көрәшми. Гомумән безнең татар халкы яраклашуга бик сәләтле.Татар булып калу турында уйламый. Статус булган очракта, гимназияләрнең саны артыр иде. Башкорт-татар кулга кул тотынышып телләрен саклау өчен бергә көрәшсә, нәрсәгәдер ирешеп булыр иде дип уйлыйм. Ә болай “татар безне йота”, “башкорт телен мәҗбүри укыту туган телне өйрәнүгә комачау тудыра” дип зарланулар үлеп барганда тәннең соңгы тапкыр тартышып куюы кебек кенә”.

Башкортстан Татар иҗитмагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов яз айларында күп кеше катнашлыгында каршылык чаралары узачагын да хәбәр итте.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галимәсе, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина Башкортстанда татар телен өйрәнү торышы буенча Азатлыкка кайбер саннар белән уртаклашкан иде:

Бу тенденция дәвам иткән очракта Башкортстанда татар теленең киләчәге юк

"Мин берничә депутатка мөрәҗәгать итеп шуларның нибары берсеннән – мәгариф министрлыгыннан татар телен укытуга кагылышлы яңа саннар алуга ирештем. Аңа караганда, республикада 118 мең татар баласы белем ала. Шуларның 50 меңнән кимрәге, ягъни 42 проценты теге яки бу дәрәҗәдә туган телдә укый. Төгәлрәк әйткәндә, 4635 бала татар телендә укыса, 45033 бала туган телен фән буларак өйрәнә. Аларга 694 укытучы белем бирә. Соңгы егерме елда татар телен өйрәнүче мәктәпләр 500гә кимегән. Бу тенденция дәвам иткән очракта республикада татар теленең киләчәге юк".

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG