Accessibility links

БДУның Стәрлетамактагы татар-чуаш бүлегенә ябылу куркынычы яный


БДУның Стәрлетамак бүлеге бинасы
БДУның Стәрлетамак бүлеге бинасы

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә татар-чуаш белгечлекләренә өйрәтүче, бюджеттан финансланган 15 урын бетерелә. Биредә технология һәм информатикага бүленгән 18 урынга, физика һәм биологиягә бирелә торган 20 урынга да киләсе уку елыннан бюджет хисабына студентлар кабул итмәячәкләр.

Русиядә оптимальләштерү сылтавы белән кыскартулар сәясәте дәвам итә. Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә дә алдагы елдан казна исәбенә белем бирү нык кына кимиячәк.

1993 елда Стәрлетамактагы татар-чуаш бүлегенә 25 судент кабул иткән булганнар. 2008 елда ул 20гә калган. 2015тә – 18, 2016да 15 урын бүленгән булган. Киләсе елдан бюджет урыннары бөтенләй бетерелә. Бу хакта Азатлыкка уку йортының татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров хәбәр итте.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

"Киләсе 2017 елга өч юнәлештә казна исәбенә укыту бетерелә. Атап әйткәндә, технология һәм информатикага бүленгән 18 урын, физика һәм биологиягә бирелә торган 20 һәм милли телләрдән безнең татар һәм чуаш бүлегенә бүленгән 15 урын бетерелә. Соңгы өч елда безнең читтән торып уку бүлегенә дә казна исәбенә кабул итү бетерелгән иде. Дөрес, түләп уку мөмкинлеге бар. Милли бүлекләргә килүчеләрнең 95 процентын авыл балалары тәшкил итә. Ул балаларның матди мөмкинлекләре чамалы. Бер елга 66 мең түләү, биш елга 300 меңнән артык акча түләп уку бик катлаулы", ди Мансуров.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында 1993 елдан алып татар кафедрасы эшли, 1994 елдан чуаш теле белгечләре әзерләнә. Педагогия академиясе дип аталган әлеге уку йорты 2012 елдан Башкортстан дәүләт университетына кушыла. Шушы вакыт эчендә көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 400дән артык татар теле, 300дән артык чуаш теле укытучысы әзерләнә.

Стәрлетамактагы татар-чуаш бүлеге студентлары
Стәрлетамактагы татар-чуаш бүлеге студентлары

Мансуров соңгы биш-алты елда Федераль Мәгариф һәм фән министрлыгы казна исәбенә белем бирү урыннарын киметү сәясәте алып баруга борчылу белдерә.

"Русия күләмендә педагогия уку йортларын башка уку йортларына кушу хәрәкәте башлангач, кайбер төбәкләрдә һуманитар юнәлештәгеләрне техник югары уку йортларына кушу очраклары да булды. Ярый, безнең республикада педагогия юнәлешле Башкортстан педагогия университеты калды. Шул ук вакытта Бөре педагогия институтын, безне һәм Стәрлетамак педагогия академиясен Башкортстан дәүләт университетына куштылар", ди Мансуров.

Башкортстан дәүләт университетының Бөре бүлеге берничә ел элек татар белгечлегенә кабул итүдән туктаган иде инде. Стәрлетамак бүлекчәсе дә ябылу алдында тора. Дөрес, татар белгечлекләре башка уку йортларында күпмедер дәрәҗәдә әзерләнсә, чуаш теле укытучылары әзерләүче бердәнбер югары уку йорты бу. Башкортстандагы чуаш җәмәгатьчелеге республика җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр күндерү белән мәшгуль.

Башкортстан дәүләт университетының татар бүлегенә килгәндә, анда заманында көндезге бүлеккә – 25, читтән торып уку бүлегенә 25 студент кабул итсәләр, 2016 уку елында казна исәбенә көндезге бүлеккә 10 һәм читтән торып укуга 10 студент кабул ителгән иде. Алдагы елда көндезге бүлеккә тагын ике урынны киметү яный. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында хәлләр чагыштырмача тотрыклы.

Илшат Насыйпов
Илшат Насыйпов

Татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов: "2016 уку елында көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә унышар студент кабул иткән идек. Алдагы елда көндезге бүлеккә – 2, читтән торып уку бүлегенә 5 урын өстәлә. Бүген без татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүче иң зур бүлек. Бездә татар белгечлегендә барлыгы 147 студент белем ала", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG