Accessibility links

чәршәмбе, 24 май 2017, Казан вакыты 14:48

21 февраль – Халыкара ана теле көне уңаеннан милли телләрнең бүгенге хәле, киләчәгенә багышланган шелкемне дәвам итеп, узган ялда Уфада узган чара турында язма тәкъдим итәбез. "Рәми Гариповка – 85 адым” исемле флешмоб башкорт халык шагыйре, милләтпәрвәр, совет чорында зур басым кичергән Рәми Гариповның тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Чара Башкортстан Язучылары берлегендә курайчылар чыгышы белән башланды. Аннан соң Башкортстан Язучылары берлеге идарәсе рәисе вазифасын алып баручы, филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме Зәки Әлибаев сүз алды:

“Башкортстанның “Юлдаш” радиосы “100 күренекле башкорт” дигән өлге белән чыккан иде. Бүгенге көндә иң күренекле башкортлар исемлегендә беренче урында Зәки Вәлиди торса, икенче урында Рәми Гарипов бара. Бу бик күп нәрсә турында сөйли.

Зәки Әлибаев
Зәки Әлибаев

Бүген без “Рәми Гариповка – 85 адым” дигән чарага җыелдык. Флешмоб беренче тапкыр уза, шулай булуга карамастан бик күп кеше җыелган. Рәми Гариповның әдәби һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге бәясез. Ул заманында “милләтче” дип танылган. Эш шунда, 1963 елда Советлар берлегендә милли гәзитләрне ябып, аларны урысчадан тәрҗемә итеп калдыру турында фәрман була. Татарстанда татар гәзите мөстәкыйльлеген югалта. Башкортстанда ашыгып бармыйлар. Моңа, беренчедән, БАССР хөкүмәте башларының фәрманны үтәргә бик ашыгып бармавы сәбәпче булса, икенчедән, милли зыялыларның каршылыгы көчле була.

Шагыйрь Рәми Гарипов
Шагыйрь Рәми Гарипов

Рәми Гарипов һәм аның тарафдары Әкрәм Биишев 25 февраль “Башкортстан” һәм “Кызыл таң” гәзите, “Агыйдел” һәм “Башкортстан укытучысы” журналы хезмәткәрләрен ияртеп обком бинасы каршына килә. Мәйданга йөздән артык кеше җыела. Алар халык алдына обком секретаре Зыя Нуриевның чыгуын таләп итә. Ул чыкмый, обком җитәкчелеге Мәскәү белән бәйләнешкә керә, халык алдына идеология бүлеге хезмәткәре чыгып, мәсьәлә уңай хәл ителәчәген ышандырып, таралырга куша. Шушы каршылык чарасы милли матбугатны саклап калуга булышлык итә.1963 елда илдәге барлык автоном республикаларның да милли басмаларын саклап калу турында фәрман була. Дөрес, аларны финанслау 10 процентка кыскартыла. Менә шундый эшләрнең алдында торган Рәми Гарипов. Бүгенге чара киләчәктә традициягә керер дип ышанам”​.

Марат Азнабаев
Марат Азнабаев

Медицина фәннәре докторы, профессор Марат Азнабаев шагыйрьнең зур басым кичергәне турында сөйләде.

“Рәми Гарипов иҗатының төп темасы телне саклап калу, башкорт халкының киләчәген хәстәрләү булды. Ул шул чорда ук башкорт халкының кими, бетә баруын сизә иде. Хакимият үзләренә яраклашкан кешеләр белән генә эш итте. Идеология көчле иде, аның “Әманәт” шигырен Башкортстанда бастыруны тыйдылар. Ул шигырь Казанда басылып чыкты. Рәсми тыйсалар да, халык ул шигырьне яратты, сөйләде. Рәми Гарипов бик зур басым кичергән язучыларның берсе булды”.

Кадим Аралбай
Кадим Аралбай

Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай Рәми Гариповның “Туган тел” шигырен ул чорда баш күтәрү шигыре дип атады:

“Рәми Гарипов безнең арада булса, бик аптырар иде. Бу кадәр халыкның рөхсәтсез җыелуына гаҗәпләнү белдерер иде. 85 адым ул шартлы рәвештә генә. Рәми Гариповка 85 яшь тулган өчен генә шулай атала. Без аңа күбрәк адым ясарга да бурычлы, эш белән, рухи як белән. 1950нче елларда эзәрлекләүләр дәвам итте. Шуңа карамастан курыкмас җанлы, сынмас рухлы Рәми Гарипов 1957 елда “Туган тел” шигырен язды. Милли әдәбиятлар арасында беренче тапкыр баш күтәрү булды ул.

Рәми Гарипов кабере
Рәми Гарипов кабере

Башкорттан гомер буе курыкканнар. Чөнки башкорт халкы яугир булган, ләкин кирәк чакта үзенең баш күтәрүләрен туктатып торып, Русиягә ярдәм иткән, аны яклашкан. Чит ил баскынчылары куып җибәрелгәч, азатлыгы, җире, иреге өчен сугышын дәвам иткән. Башкортның бүген дә бетүен теләүчеләр бар, ләкин ул бетмәячәк”.

Чыгышлар тәмамланганнан соң җыелучылар башкала урамнары буйлап Уфаның Мөселман зиратына килде. Юл буе алмашлап Рәми Гариповның шигырьләрен укыдылар. Зират янына килгәч, күмәкләп Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен сөйләделәр.

Туган тел

Мин халкымның чәчкә күңеленнән
Бал кортыдай энҗе җыямын.
Җыямын да, җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.
Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел –
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!
Хакым теле – минем хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Анам теле минем – чәчән теле,
Аннан башка минем халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмаганның,
Кеше булырга да хакы юк!

Чара Рәми Гарипов каберенә чәчәк салулар белән тәмамланды.

Белешмә: Рәми Гарипов 1932 елда Башкортстанның Салават районы Аркаул авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы мәктәп-интернатта укый. Мәскәүдә әдәбият институтын тәмамлый. “Совет Башкортстаны” гәзите,“Башкортстан кызы” журналында эшли. 1977 елда вафат була. 1988 елда Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге бүләге, 1994 елда Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелә. Ул белем алган мәктәп-интернат 1994 елдан Рәми Гарипов исемендәге 1нче санлы Башкорт республика гимназия-интернаты дип атала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG