Accessibility links

дүшәмбе, 29 май 2017, Казан вакыты 07:15

4 апрель Казанда Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең "Шигырь һәм җыр бәйрәме" үтте. Чарада катнашучылар ике республика һәм ике халык арасын тагын да якынайту өчен нинди адымнар ясап булганын Азатлыкка сөйләде.

Казан милли-мәдәният үзәгенең шыгрым тулы залында үткән кичәдә Башкортстанда яшәүче 20 татар шагыйре, иҗат әһелләре катнашты. Алар белән очрашуга Татарстан язучылары, шагыйрьләре дә күпләп килгән иде, кичә башланыр алдыннан ике республика иҗатчылары хәл-әхвәл сорашып шау-гөр килеп алды.

Кичә Башкортстан делегациясенең иң өлкән вәкиле Рим Идиятуллинның чыгышы белән башланып китте.

"Авылда үсмер вакытта бездән кирпеч суктыралар иде. Шунда олылар безгә, малайлар кирпечне никадәр кызганмыйча төйсәгез, шулкадәр ныграк кирпеч була дип әйтә торганнар иде. Менә уйлап торам да мин, татар язмышы шушы кирпеч язмышы кебек дип уйлап куям. Ныграк изелгән, кыйналган, суктырылган, төелгән саен без ныграк була барабыз кебек. Без үзле балчыктан, сыйфатлы балчыктан яратылганбыздыр, күрәсең.

Менә без дә Башкортстаннан 20 татар килдек – 20 кирпеч. Әгәр уйлап торсаң, Казан кирмәненең диварларын ныгытырга, кирәк икән биегәйтергә дә яраклы сыйфатлы кирпечләр без", диде ул һәм ахырдан милләткә, мәхәббәткә кагылышлы шигырьләрен яңгыратты.

Кичә шигырьләр белән беррәттән шул шигырьләргә язылган җырлар белән бергә үрелеп барды.

Азатлык чара барышында Башкортстаннан килгән кунакларга һәм кичәгә килүчеләргә, "Татарстан белән Башкортстан, татарлар белән башкортлар арасын яхшырту өчен нинди адымнар ясап була?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Халисә Мөдәррисова, шагыйрә һәм драматург: "Бары тик бер нәрсә – теләк һәм омтылыш кирәк. Безнең араларда тимер чикләр юк бит. Бер-береңне аңларга тырышу кирәк. Теләк булганнан соң, күбрәк бәйләнешләр кирәк. Рухи, мәдәни, сәяси бәйләнешләр кирәк".

Рәдиф Гаташ, шагыйрь: "Мостай Кәримнең шундый сүзе бар: "Бүлешүдән акыл, җыр һәм дуслык арта гына". Менә шушы принципны һәрвакыт искә алырга кирәк".

Ленария Мөслим, Башкортстан татары: "Беренчедән, башкортларга татарлашудан курыкмаска кирәк. Аларга урыслашам дип куркырга кирәк. Ә безнең әлегә кире процес бара. Бездән һаман да шикләнәләр".

Фоат Галимуллин, язучы, галим: "Тулаем халык беркайчан да аралаша алмый. Әмма шул халыкның каймагы булган, вәкилләре булган әдәбият, сәнгать, фән әһелләре аралашырга тиеш һәм алар гомумән ике тугандаш халыкны берләштерергә тиеш. Мин менә шунда күрәм нәтиҗә бирә торган хезмәттәшлекне".

Галия Гайнетдинова, язучы​: "Әнгам Атнабаев әйткән бит: "Башкорт белән татар – бер ананың ике баласы, ике канаты. Син татармы, син башкортмы, анда түгел мәсьәлә, башкорттан да татардан да урыс туа вәт бәла, менә кайда мәсьәлә", дигән. Татар белән башкортның сәнгате дә мәдәнияте дә уртак, телләребез якын. Менә мондый дустанә мөнәсәбәтләр тагын да ныгысын өчен ешрак уртак очрашулар кирәк. Элек булган бит ике халык язучылары теплоходларда очрашкан. Шундый очрашуларны җәй көне оештырырга мөмкин".

Шагыйрь Рим Идиятуллин
Шагыйрь Рим Идиятуллин

Рим Идиятуллин, шагыйрь: "Татар белән башкортны гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары ягыннан карасаң да – кан кардәш милләтләр. Нигә алар арасында мин аерымлык эзләргә тиешмен әле? Кешеләрне максатлар гына берләштерми, әдәбиятлар, җырлар, моңнар да берләштерә. Ә җыр ул – һәр милләтнең җанын агарта, ул аны канатландыра. Без бер-беребезнең җырларын тыңлап бер-беребез белән күрше кебек кенә түгел, Тукай әйтмешли, тел, гореф-гадәт алмашып яшәргә тиешбез дигән фикердә калам мин".

Нәҗибә Сафина, язучы: "Мин бер генә җөмлә әйтәм: фәкать бер генә нәрсә эшләп була. Милли мәгариф системын кабаттан кайтарырга кирәк. Бу безнең киләчәгебез дә, бүгенгебез дә, милләтебезнең сакланышы да".

Дамир Исхаков, тарихчы, галим: "Татарстанныкылар Башкортстанга барып җитә алмагач, хәзер Башкортстан татарлары үзләре монда килделәр. Башкортстанда эшләргә уйлыйбыз икән, андагы татар оешмаларын берләштерергә тиешбез. Әле бүген дә Башкортстанда Татар конгрессының эшләп киткәне юк. Ул анда ярым үле килеш яши. Августта үтәчәк корылтайга кадәр андагы оешмаларны без бер кулга тупларга тиешбез. Әгәр дә шул бурыч үтәлсә, бер адым алга китү булачак.

Татарстанның Башкортстанда мәнфәгатьләре бар, анда ким дигәндә 1 миллион 300 мең татар яши

Татарстанның Башкортстандагы вәкилен дә алмаштырырга кирәк, инде күптән кирәк иде. [Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов вазифасыннан узган айда алынды - ред.] Анда безнең үз кулыбыз булырга тиеш. Татарстанның Башкортстанда мәнфәгатьләре бар, чөнки анда безнең ким дигәндә 1 миллион 300 мең татар яши.

Шулай ук фәнни даирәләр белән дә эшләргә тырышырга кирәк. Безнең тырышлык белән Башкортстанның көнбатышындагы татарлар тарихына кагылышлы беренче том чыкты, әле тагын ике томны эшләргә кирәк. Һәм бигрәк тә каты язылырга тиеш хәзерге заманга караган өченче том. Ни өчен без анда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алмадык, гаеп кемдә – барсын да язырга тиешбез. Андагы татарларның милли аңнарын күтәрсәк, алга таба татарлар Башкортстан эчендә әһәмиятле роль уйнарлар дип уйлыйм мин".

* * * *

Узган ел Казанда Татарстан язучылары корылтаенда катнашкан Башкортстан вәкилләре "җыенда читтәге язучылар кайгысы булмады" дип зарланган иде.

Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан татарлары проблемнары каралачак күчмә утырышы билгесез вакытка кичектерелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG