Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле вазифасыннан алынды


Альберт Максютов
Альберт Максютов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютовны вазифасыннан алды.

Бу хакта Татарстан президентының рәсми сайтында чыгарылган фәрманда белдерелә.

Максютов әлеге вазифада 2011 елдан бирле эшләде. 2002 елдан 2010 елдга кадәр ул Уфадагы "Мастер" ширкәте җитәкчесе иде.

Башкортстанда Татарстанның даими вәкиллеге 2011 елда ачылды. Уфа үзәгендәге Пушкин урамында урнашкан бинада вәкиллеккә дүрт бүлмә бүлеп бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG