Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан татарлары проблемнары каралачак күчмә утырышы билгесез вакытка күчерелде. Ул 20 ноябрьгә билгеләнгән иде.

Агымдагы ел башы белән үк Уфада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышын уздыруга әзерлек эшләре башланган иде. Башта ул язга билгеләнде, апрель аенда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең конференциясе узуы сәбәпле көзгә калдырылды. 9 апрель узган конференциядә татар проблемнары күтәрелү сәбәпле аларга кабат ел ахырында кайту нәтиҗәлерәк булыр дип табылды.

Күчмә утырыш 20 ноябрь Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында узарга тиеш иде. Ләкин бюро әгъзаларының күпчелегенең килә алмавы билгеле булды. Кворум җыя алмау сәбәпле ул киләчәккә калдырылды. Бу хакта Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле, күренекле композитор Алик Локманов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

“Күчмә утырышка әзерлек ел башында ук башланган иде. Аны уздыру Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының эш планына да кертелде. Һәр районнан өчәр делегат җибәрү турында район хакимияте башлыкларына хатлар юлладык. Күчмә утырыш эшлекле узсын өчен эшче төркем оештырдык, чыгыш ясаучылар билгеләнде. Чыгышларның тезислары тикшерелде. 16 чыгыш каралган иде. Алар Башкортстан татарларының тел, мәгариф, мәдәният, гаилә, хатын-кызлар, яшьләр, дин проблемнары хакында.

Аңлавыбызча, Башкортстандагы татар проблемнарын Казаннан килеп чишеп китүләрен өмет итмибез. Аларны без үзебез чишәргә тиеш. Ләкин Казанга да таянасы килә. Чөнки Татарстан Конституциясенең 14 маддәсендә читтә яшәүче татарларга ярдәм итү каралган. Татарстан ягыннан өмет иткән мәсьәләләр шулар иде:

Алик Локманов

Алик Локманов

Беренчедән, без "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының Уфадагы бүлеген зурайтуны сорыйбыз. Чөнки әлеге вакытта ул бары тик яңалыклар өчен кыска хәбәрләр, репортажлар гына әзерли. Без аналитик тапшырулар, түгәрәк өстәлләр һәм башка зур тапшырулар да кирәк дип исәплибез.

Икенчедән, Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан буенча махсус кеше эшли иде. Ул вазифа кыскартылды. Без Башкортстанда миллионнан артык татар. Бу аз сан түгел. Алар белән тыгызрак һәм нәтиҗәлерәк эшләү, милләт саклансын өчен бу вазифаны кабат булдыру кирәк.

Өченчедән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтында Башкортстан әдәбиятын өйрәнү буенча бүлек яки вазыйфа булдыру.

Шулай ук федераль дәрәҗәдә татар гәзитен булдыру да көн таләбе. “Ватаным Татарстан” гомумтатар гәзите дип аталса да, аның Татарстаннан читтә хәбәрчеләре юк. Конгресс чыгарган “Халкым минем” гәзите дә федераль статуска җавап бирми.

Тагын бер мәсьәлә – Татарстан китап нәшриятында Башкортстан татарлары язучыларының китапларын нәшер итүне җайга салу. Казанда “Туганлык киштәсе” дигән сериядә башкорт язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары басылып килә. Аларның, ягъни казаннарның Уфада башкорт телендә нәшер ителә. Ләкин бу ике яклы хезмәттәшлек Башкортстан татарын күз уңында тотмый. Шулай ук Башкортстандагы татар мәктәпләренуку әсбаплары белән тәэмин итү буенча да ярдәм көтәбез. Моңа кадәр Уфада туган тел китаплары нәшер ителә иде. Хәзер яңа федераль стандартлар көченә кергәч, басу тукталды. Әдәбият һәм Туган тел дәреслекләренә мохтаҗлык нык зур.

Казан соңгы елларда грантлар бүлә. Ләкин ни өчендер алар башлыча мәдәни, ягъни җыр-биюгә генә кулланыла. Безнең мөрәҗәгатьләр игътибарсыз кала”.

Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов:

Заһир Хәкимов

Заһир Хәкимов

“Без чарага тулысынча әзерләнеп беткән идек. 19 ноябрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар бүлегендә, “Ак калфак” оешмасында чаралар билгеләдек. Шул ук көнне рәссам Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсенә, милли җыр фестиваленә тамаша кылу планлаштырылган иде. 20 ноябрь “Нур” театрында күчмә утырыш узарга тиеш иде. Чакырулар җибәрелде, делегатлар сайланды. Бу чаралар республика җитәкчелеге белән дә килештерелде. Кызганычка каршы, бюро әгъзаларын җыю мөмкин булмау сәбәпле чара узмый кала. Чыннан да, бюродагы 13 әгъза арасында, Казаннан тыш Петербур, Сарытау, Самар, Ульян өлкәләре вәкилләре дә бар. Аларны җыю мөмкин булмагандыр инде.

Алдагы ел Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтае уза. Аңа кадәр Башкортстанда да башта район һәм шәһәрләрдә, аннан Уфада конференция җыячакбыз. Казаннан вәкилләр килү-килмәүгә карамастан эшчәнлек дәвам итә”.

Уфада күчмә утырыш кичектерелсә дә, милли тормыш тынып тормый. 19 ноябрь Русиянең татар төбәкне өйрәнүчеләре форумы уза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG