Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

18 октябрь республиканың мәгарифне үстерү институтында бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары көнүзәк проблемнар турында фикер алышты. Чарада милләтне саклау юлында туган телләрне укытуның мөһимлеге, аның абруен күтәрү, әсбаплар белән тәэмин ителеш хакында сүз барды.

Фикер алышуда өч дистәгә якын укытучы катнашты. Алар Уфаның 65нче татар гимназиясе һәм башкала районнары, шулай ук Благовещен, Чакмагыш, Кушнаренко, Әлшәй, Туймазы, Яңавыл, Стәрлетамак, Борай районнарында белем бирүче укытучылар. Чарада милләтне саклау юлында туган телләрне укытуның мөһимлеге, аның абруен күтәрү, әсбаплар белән тәэмин ителеш һәм башка мәсьәләләр хакында сүз барды.

Люция Мадиярова

Люция Мадиярова

Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы лицее укытучысы Люция Мадиярова:

“Без әти-әниләрне дә төрле чараларга чакырабыз. Ачык дәресләрдә дә катнашалар. Тәрбияне әти-әниләрдән башларга кирәк дип уйлыйбыз. Чөнки алар үзләре дә яшьләр. Күпләре 30 яшькә дә җитмәгән. Алар үзләре дә туган телнең мөһимлеген аңлап бетмәскә мөмкиннәр. Мәктәпкә татарча бер сүз дә белмәгән балалар да килә. Алар арасында тәү тапкыр татарча ишетүчеләр дә була, андыйлар башта аптырап, көлеп утыра. Без төрле уеннар, җырлар белән аларны мавыктыргач, аларга да кызык булып китә. Шуннан алар икенчегә әйләнә, уеннарда катнашу, аралашу өчен телне өйрәнүгә мохтаҗлык туа.

Тәрбиягә зур урын бирәбез. Балаларга тәрбия аша без тәрбияне әти-әниләргә дә бирергә тырышабыз. Моны мин зур уңыш дип исәплим.”

Флүзә Сәмигуллина (с) һәм Ләйсән Насыйрова

Флүзә Сәмигуллина (с) һәм Ләйсән Насыйрова

Уфаның 65 санлы татар гимназиясе укытучылары Флүзә Сәмигуллина һәм Ләйсән Насыйрова:

“Русиядәге яңа стандартлар буенча җан башына финанслау каралган. Сыйныфта балалар саны 25кә җитмәсә, отышлы түгел. Шуңа һәр укучы өчен көрәшергә туры килә. Дөрес, безнең гимназиянең абруе зур, шуңа башка милләтләр дә балаларын безгә теләп бирә. Урыслар да балаларын китерә. “Ни өчен балагызны татарча укытырга булдыгыз? – дип сорыйбыз. Алар: “Сездә укучы балалар тәртипле”, – дип җавап бирә. Шәһәрнең шактый ерак бистәләреннән балаларын китерүчеләр дә бар. Дөрес, андыйлар күп түгел. Алар милләтләрен чын-чынлап яратучылар. Шунысы кызык, андый ата-аналар үзләре милләтчеләр дә, милли зыялылар да түгел.”

Резеда Шакирова чыгыш ясый

Резеда Шакирова чыгыш ясый

Чарада Уфадагы HELLO дип аталучы чит телләр курсларында татар теле укытучысы Резеда Шакирова да катнашты:

“Гадәттә чит телләрне кайсыдыр илгә чыгарга җыенучылар, андагы бизнес белән кызыксынучылар, шулай ук туристлар өйрәнә. Дәүләт теле татар гына булган ил юк, Казанны күрергә баручыларга да татар телен белмәгән килеш аралашып, дөнья күреп кайту мөмкин. Чөнки илдә урыс теле хакимлек итә. Татар телен акча түләп курсларда өйрәнүгә мохтаҗлык нидән дип уйларсыз. Катнаш гаиләдәгеләр өйрәнә. Чыннан да, алар яратышып гаилә корган икән, берсе нинди генә “зур” һәм “бөек” милләт вәкиле булуга карамастан, икенчесенең телен өйрәсә, андый гаиләләр ныклы була, җимерелми. Без шундыйларга татар телен теләп өйрәтәбез. Шәһәр мохитендә үскән татарларның да туган телләренә тартылу очраклары бар. Без балаларны өйрәткән кебек җыр, бию, уеннарны да файдаланабыз. Язучылар, җырчылар, зыялылар белән төрле очрашулар оештырабыз. Уфа миллионлы шәһәр, ничек кенә булмасын, туган тел өйрнүгә мохтаҗлык бар.”

Иң зур хәл итәсе мәсьәлә дип укыту әсбаплары җитмәү билгеләнде

Сөйләшүдә проблемнар да аталды. Иң зур хәл итәсе мәсьәлә дип укыту әсбаплары җитмәү билгеләнде. Эш шунда, 2013 елда кертелгән мәгарифтәге яңа федераль тәртипләр буенча уку әсбапларына таләпләр дә үзгәргән иде. Аның буенча тел һәм әдәбият китапларының электрон варианты да булырга һәм башка кайбер тәртипләр үтәлергә тиеш. Шундый таләпләргә туры килгән әсбаплар гына федераль исемлеккә кертелә. Яңа әсбаплар булдыру матди чыгымнарга да бәйле. Башкортстанда татар теле дәреслекләре җирле компонентлар белән Уфада нәшер ителә башлаган иде. Хәзер ул китаплар федераль исемлеккә кертелмәү сәбәпле, алар белән укытырга рөхсәт ителми. Башкортстан китап нәшриятында нәшер ителгән ул китапларны федераль таләпләргә туры китерү өчен финас юк. Казаннан китап кайтарту тиешле дәрәҗәдә җайга салынмаган.

Сөйләшүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының интернетта үз сәхифәләрен булдыру, дәреслекләрне Казаннан турыдан-туры соратып алу кебек тәкъдимнәр яңгырады. Туган тел укытучыларына ярдәм итү өчен эшче төркем төзү зарурлыгы билгеләнде. Әлеге тәкъдимнәр Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетына җибәреләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG