Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан язучылары корылтаенда читтәге язучылар кайгысы булмады"


Татарстан язучылары корылтаенда катнашучылар
Татарстан язучылары корылтаенда катнашучылар

Татарстан язучыларының Казанда узган XVIII корылтае Башкортстанда да игътибар үзәгендә булды. Аның эшендә Башкортстанда яшәп, Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торучылар да катнашты.

Бүгенге көндә Татарстан язучылар берлегендә Башкортстаннан ​әгъза булып җиде кеше тора. Алар - шагыйрә Халисә Мөдәрисова һәм Наилә Миңнеханова, шагыйрьләр Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтулла, Рамил Чурагулов, Рәфгать Рысаев һәм язучы Исмәгыйль Хисаметдинов. Корылтай эшендә аларның икесе – шагыйрь Салават Рәхмәтулла һәм прозаик Исмәгыйль Хисаметдинов катнашты.

Исмәгыйль Хисаметдинов
Исмәгыйль Хисаметдинов

Исмәгыйль Хисаметдинов чара хакында фикерләре белән бүлешеп шуларны әйтте: “Мин корылтайда Татарстаннан читтә яшәүче, аеруча, Башкортстан иҗатчылары хакында да сүзләр булыр дип уйлаган идем. Ләкин безнең кайгы булмады. Төп мәсьәлә яңа рәис һәм идарә сайлау, акча мәсьәләсе булды. Шулай да чит төбәкләрдәге иҗатчыларны барлау, аларны табу өчен экспедицияләр оештыру, альманахларын чыгару тәкъдиме булды һәм ул документларга да керде. Без Казанга ешрак барырга, проблемнарыбызны аларга җиткерерлек итеп күтәрергә тиеш. Югыйсә, зарланып яту кебек кенә килеп чыга”.

Башкортстандагы татар язучылары яңа сайланган рәис – Данил Сәлихов һәм идарәдән чит төбәк иҗатчыларына хәерхаһлы булырлар дип өметләнә.

Марат Кәримов
Марат Кәримов

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов:

“Без Казанны барлык татарларның үзәге итеп күрергә күнеккән. Шулай булгач, татар әдәбиятының да үзәге булып тора. Шуннан чыгып мин Татарстан язучылар берлеген илдәге барлык татар язучыларын, әдәби көчләрне бергә туплаучы оешма итеп күрәм. Татарстан ягы безгә ничек ярдәм итә ала дигән сорауга мин иң башта китаплар чыгаруга квота булдыру, Татарстаннан читтәге язучыларның әсәрләрен, мирасын фәнни өйрәнү кебек мәсьәләләрне атар идем. Дөрес, күрше төбәкләргә ярдәм мәсьәләсен язучылар берлеге генә күтәрә алмый, ул Татарстан хөкүмәтенең дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Мин иҗади көчләрнең яңа җитәкчелеге бу мәсьәләләрнедә чишү юлларын табар дип өмет итәм”.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе рәисе, шагыйрә Фәния Габидуллина:

“Татарстанда чыгучы журнал һәм гәзитләрнең дә чит төбәк иҗатчыларына игътибарлырак булуларын теләр идем. Шулай ук бүләкләр һәм премияләр биргәндә дә Татарстаннан читтә яшәүче лаеклы кешеләр читтә калмасын иде. Сәгыйдулла Хафизовның –Җамал Вәлиди, Рим Идиятуллинның Һади Такташ премияләрен алуларыннан башка бүләкләнүчеләр булмады. Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алыр өчен дә Башкортстанда сәләтләр аз түгел.”

Дилбәр Булатова
Дилбәр Булатова

Башкортстан Язучылар берлегенең татар прозасы секциясе рәисе, татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы Дилбәр Булатова:

“Казан үз казанында кайный. Без дә үзебезнең зурмы, кечкенәме казанда мәш киләбез. Ике айга бер чыгучы әдәби журналыбыз “Тулпар” бар, “Китап” нәшриятында сирәгрәк булса да татар телендәге әдәби китаплар нәшер ителә, матбугатта тәнкыйть мәкаләләре дә күренгәли. Башкортстан язучылар берлегендә оештырылган татар әдипләре берләшмәсенең проза, поэзия секцияләре җыелгалап тора. Үткән ел татар иҗатчылары "Балкыш" әдәби конкурсында көч сынашты. Без үзебезнең туган җиребезне, телебезне, халкыбызны яратабыз һәм әсәрләребездә алар өчен җан атабыз.

Ләкин без гомумтатар әдәби процессыннан читтә кала киләбез. Казан татар әдәбияты белән Уфа татар әдәбияты арасы елдан-ел ерагайганнан-ерагая. Шулай ук безнең иҗатны башкорт әдәбиятчылары да үз канаты астына алырга җыенмый. Ни “Агыйдел”, ни “Казан утлары”ндагы әдәби күзәтүләрдә Башкортстанда татар телендә дөнья күргән әсәрләр хакында сүз күтәрелми, алар тәнкыйди, фәнни яктан тикшерелми. Безнең теләгебез: Башкортстанда иҗат иткән татар язучы, шагыйрьләр Татарстанда да китап чыгару, вакытлы матбугатта басылу, тәнкыйть-фикер ишетү, әдәби җыеннарда, тапшыруларда катнашу мөмкинлегенә ия булса иде. Интернет челтәрендә рекламага да ихтыяҗ зур.

Әдәби иҗат бүген престиж булмаган бер эшкә, дөресрәге, хоббига әверелеп бара, яхшы эш хакы, гонорар вәгъдәләми. Дөрес, Зифа Кадыйрова мисалында без аерым бер язучының да тау-ташлар актарырга сәләтле була алуын күрәбез. Ләкин бар язучы, шагыйрьләр дә алай булдыра алмый бит. Әдәбият, бигрәк тә, милли әдәбиятлар дәүләт тарафыннан яклауга мохтаҗ”.

Руслан Сөләйманов
Руслан Сөләйманов

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, яшь шагыйрь һәм галим Руслан Сөләйманов:

“Апрель аенда дистәдән артык шагыйрь һәм җырчылар белән Казанда булып кайткан идек. Андагы түгәрәк өстәл утырышларында без аларның Башкортстандагы проблемнарны, аеруча, татар телендә иҗат итү авырлыкларын белмәүләренә инанып кайттык. Шулай да ул сәфәр уңышлы булды, шуңа мин очрашулар, уртак әдәби проектлар ешрак булуын, багланышларны үстерү кирәклеген өмет итәм. Татарстан китап нәшрияты да игътибарлырак булсын иде.

Татарстанның тел һәм әдәбият институтында чит төбәк язучы һәм шагыйрьләре әсәрләрен һәм мирасын өйрәнүче штат кирәк дип исәплим. Татарстан Язучылар берлеге Башкортстанда дәүләт нәшриятында чыккан барлык татар китапларын (алар ел да нибары дистәгә якын чыга), “Тулпар” журналын алдырырга, аларда көн күргән әсәрләр белән танышырга, лаеклыларына игътибар итәргә, гомумтатар әдәби байлыгы итеп кабул итәргә, әдәби процесска кертергә тиеш”.

Шуны да әйтергә кирәк, Башкортстан Язучылар берлеге финанс авырлыклар кичерә. Берлек аппаратында моңа кадәр 8 кеше эшли иде. Бүген берлек рәисе һәм аның сәркәтибе генә эшли. Дөрес, тагын бер кеше – Татар язучылары берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина да штатта кала. Ләкин ул октябрьгә кадәр түләүсез ялга җибәрелгән. Берлекнең коммуналь түләүләр буенча берничә йөз мең бурычы җыелган.

Шуңа карамый Башкортстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган алтмыш кеше Татарстан Язучылар берлегендәге дистәгә якын әгьза һәм актив иҗат иткән ике йөзгә якын иҗатчы җәйге яллардан соң җыен уздырырга җыена. Аның эшенә Татарстан Язучылары идарәсе җитәкчеләре дә чакырылачак. Андый беренче җыен 2014 елда узган иде.

XS
SM
MD
LG