Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Язучылар корылтае: ызгыш-талаш һәм гадел сайлау


16 июнь "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае узды. Оешманың яңа рәисе итеп драматург Данил Салихов сайланды. Каләм әһелләре җыены гадәттәгечә кызу һәм киеренке рухта узды.

16 июнь Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае идарә әгъзаларының хисап чыгышларыннан башланып китте. Соңгы җыеннан бирле берлекнең 29 язучысы вафат булган, 43 каләм әһеле әгъзалыкка алынган, аның 16сы чагыштырмача яшьләр. 336 язучының 220е пенсионер. Берлек әгъзаларының уртача яше 65 яшь.

Берлекнең элекке җитәкчесе Рафис Корбан үзенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, гонорарларның һәм язучы субсидияләренең түбән булуын әйтеп узды. Шулай ук Корбан Төркия-Русия араларының начараюы әдәбият өлкәсендәге татар-төрек дуслыгына тәэсир итүен әйтеп, киләчәктә ТЮРКСОЙ оешмасы һәм Төркиянең Казандагы консуллыгы белән хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә өмет белдерде.

Акча бирелгән романнар язылмаган

Ревизия комиссиясе башлыгы Фарсель Зыятдиновның бюджет акчаларының сарыф ителүе турындагы хисап чыгышы залдагыларны җанландырып җибәрде. Зыятдинов сүзләренчә, соңгы 20 ел эчендә язучылар берлегенә узган дүрт еллыкта беренче тапкыр 60 млн сум бүленеп бирелгән. Бу акчалар тигез өлештә берлекне идарә итү эшләре, язучыларга премияләр һәм субсидияләргә, әдәби чаралар оештыруга һәм башка максатларга сарыф ителгән.

Корылтайда катнашучылар

Корылтайда катнашучылар

Комиссия башлыгы белдергәнчә, максатчан програм кысаларында тарихи романнар язу өчен биш язучыга 2 млн сумнан артык акча бүленеп бирелгән, ә узган елның 31 октябренә кадәр тапшырыласы әсәрләр әле дә язылмаган. "Бюджет акчаларын бүлгәләүгә юл куярга ярамый", диде Зыятдинов әлеге мәгълүматны китергәннән соң. Залдан ризасызлык һәм әлеге фактны тикшерү таләпләре ишетелде.

Залдагы делегатларга чыгыш ясау өчен мөмкинлек бирелгәч, берлек идарәсенә һәм президиумдагы түрәләргә карата "һөҗүм" башланды. Шагыйрә Җәмилә Әхтәмова Татарстан китап нәшрияты хезмәтләренең шактый кыйбат булуын белдереп, ни өчен берлек барыбер әлеге нәшриятка мөрәҗәгать итүенә төпченде. Аның сүзләренчә, Казанда башка нәшриятлар күпкә түбәнрәк бәягә китап бастыра.

Бер рус язучысы да Тукай бүләгенә лаек булмаган

Язучы Рифә Рахман корылтайда делегатларга ирекле рәвештә фикер белдерүне тыялар дип зарланды. Аның сүзләренчә, элек җыенда теләсә нинди тема буенча чыгыш ясарга була иде. Рахман шулай ук 18нче корылтай җыентыгына кергән әдәбият тәнкыйте турындагы докладының кыскартылуы һәм үзгәртелүенә ризасызлык белдерде. Моңа каршылык буларак, язучы докладның оригиналь вариантын бастырып корылтайда таратты. Бу эш аңа 35 мең сумга төшкән.

Президиум

Президиум

​Рус телле язучы Владимир Лавришко 60 ел дәвамында бер рус әдәбиятчысы да Тукай бүләгенә лаек булмавына ризасызлык белдерде.

Язучы, галим Тәлгать Галиуллин язучылар берлегенең абруе төшүенә басым ясады. Аның сүзләренчә элек язучылар арасында депутатлар күп булган, хәзер исә 1-2 генә калган. "Хәзер язучыларның тешләре үтми, төшә", ди Галиуллин.

"Рус милләте эченә кереп барабыз"

Кырымтатар язучысы, журналист Диләвәр Осман кырымтатарларның милли проблемнарына кагылып китте. Аның сүзләренчә, хәзер ярымутрауда бик күп кырымтатар мәктәпләре ябылып килә.

Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында республиканың, аның мәдәниятенең, әдәбиятының милли идеологиясе юк дип белдерде. "Спорт һәм икътисад белән генә Татарстанны танытырга ярамый", диде ул. "Без үз теләгебез белән акрынлап рус милләте составына күчәбез", дип ассызыклады язучы.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

Вахит Имамов язучылар берлеген төрле мәсьәләләр буенча үз фикерен белдермәү, иҗтимагый активлык күрсәтмәү өчен тәнкыйтьләде. Язучыны тагын бер борчыган мәсьәлә - өлкән каләм әһелләренең шактый авыр матди хәлдә булуы.

Нәҗибә Сафина президиумда утырган түрәләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, аларны "Мәскәүгә ярдәм итеп татар милләтен бетерүгә өлеш кертүләре" өчен тәнкыйтьләде.

Илфак Ибраһимов макталса да, сайланмады

Чыгышлардан соң берлек идарәсе уставка үзгәреш кертү темасын күтәрде. Әдәби оешма әгъзалары һәм хезмәткәрләре белән килешү нигезендә эшли башлауны тәкъдим итте. Моңа каршы килүчеләр күп булды, янәсе бу әгъзаларны һәм хезмәткәрләрне берлектән чыгарырга мөмкинлек бирә һәм хезмәт кодексына каршы килә.

Уртада берлекнең элекке рәисе Илфак Ибраһимов

Уртада берлекнең элекке рәисе Илфак Ибраһимов

Берлек рәисе намзәтләренә Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), Ркаил Зәйдулла, Данил Салихов, Рифат Сәлах һәм Рәфис Корбан тәкъдим ителде, соңгысы катнашудан баш тартты.

Язучылар берлегенең актив әгъзалары яңа рәис сайлау процессының гадел һәм хәрәмләшүсез баруы өчен шактый тырышты. Бюллетень сандыгы янында җаваплы кеше торды. Нәтиҗәдә сайлау чыннан да гадел узды булса кирәк, чөнки кулуарларда делегатларның Ибраһимовның сайланачагы турында сөйләшүенә, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның үз чыгышында иң күбе аны мактавына карамастан, яңа рәис итеп Данил Салихов сайланды. Рафис Корбан да үз кандидатурасын алганда Илфак Ибраһимовка тавыш бирегез, дип залдагыларга киңәш иткән иде.

Тавыш бирү

Тавыш бирү

Барлыгы 231 кеше тавыш бирде. Данил Салихов - 132, Илфак Ибраһимов - 63, Ркаил Зәйдулла - 22, Рифат Сәлах -7 тавыш җыйды. Җиде бюллетень бозып тапшырылган.

Мәдәният министры сүзләренчә, Татарстан президенты 25 июнь тирәләрендә берлекнең яңа рәисе һәм идарәсе белән очрашу ниятен белдергән.

Фотогалерея: корылтай мизгелләре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG