Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Данил Салихов: "Язучылар берлеге милләткә кагылган һәр мәсьәләдә сүзен әйтергә тиеш"


Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов яшьләрне берлеккә җәлеп итәргә, милләткә кагылган һәр мәсьәләдә идарә үз сүзен әйтеп торачак дип вәгъдә итә.

16 июнь Казанда Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае үтте. Анда узган дүрт еллык эшкә нәтиҗәләр ясалды һәм берлекнең яңа җитәкчесе итеп Данил Салихов сайланды.

Салихов яшьләрне берлеккә җәлеп итәргә, милләткә кагылган һәр мәсьәләдә идарә үз сүзен әйтеп торачак дип вәгъдә итә. Аның сүзләренчә, идарәгә килгән акчалар ачык булачак, яшьләрнең иҗади берлекләре, аерым алганда "Калеб" оешмасы берлек идарәсе бинасында көн күрәчәк. Берлек идарәсендә төбәкләрдәге язучылар һәм каләм тибрәтүчеләр белән эшләү өчен аерым белгеч-консультант булачак, ди ул. Азатлык корылтайдан соң Данил Салихов белән әңгәмә корды.

– Төбәкләрдәге язучылар оешмалары берлек идарәсе темаларны билгеләүне, әсәрләрне тикшерүне, анализлауны әледән-әле оештырып торырга, яхшы әсәрләрне сайлап алып бастырырга тиеш дип саный. Сезнең җитәкчелектә бу эшләр эшләнерме?

– Әлмәт, Чаллы, Ижау ягында һәм башка төбәкләрдә дә язучылар оешмалары бар. Чаллы белән Әлмәттә язучылар берлегенең җаваплы сәркатипләре да эшли. Бу иптәшләр кулъязмаларны, китапларны тикшерәләр. Безнең анда профессиональ язучылар бар, алар да ярдәм итә. Ә анда кайдадыр бер-ике, мәсәлән, Тамбов өлкәсе ди, йә булмаса Свердлау өлкәсендәге язучылар язмаларын безгә җибәрә икән, ул вакытта тикшереп, нинди хаталары һәм нинди кимчелекләре барлыгын әйтергә тиешбез.

Үткән дүрт елда безнең әдәби консультант дигән кешебез булмады. Бу сорау бик урынлы. Мин бу урынга кеше алачакмын һәм язучылар берлеге ишеген ачып кергән һәрбер кешенең әсәрен тикшерердәй укымышлы, галим-галимә язучыбызны куярбыз дип ышандырам.

– Корылтай язучылар берлеге идарәсендә яшьләрнең аз булуын күрсәтте. Идарәгә яңа яшьләр алынырмы? Кемнәрне күзаллыйсыз?

– Безнең "Калеб" яшьләр оешмасы бар. Бу проект миңа ошый. Язучыларны гына түгел, милләтебезнең актерын дип әйтимме, вокалистын дип әйтимме, алар бергә туплап әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне үстерәләр. Бу талантлы яшьләрне мин язучылар берлегенә чакырам. Мин вәгъдә бирдем инде. Аларга бүлмә табачакмын һәм киләчәктә эш өчен компьютер кебек җиһазлар белән тәэмин итәргә тырышачакмын.

– Бу корылтайда акча мәсьәләсенә җиткәч каты шау-шу купты. Хөкүмәттән бирелә торган финаслар, грантлар ачык булачакмы? Ул акчаларның нәрсәгә һәм ничек тотылачагы идарә алдына салып сөйләшенәчәкме?

– Корылтайда 27 кешелек идарә расланды. Идарә иң зур оешма санала. Бөтен кергән акча, ягъни ниндидер китап чыгарасыңмы, ниндидер кичәгәме, өлкәннәр көне үткәрәсеңме, болар һәммәсе дә идарә белән килешенеп эшләнергә тиеш. Алай эшләнми икән, рәис өчен дә әйбәт түгел, халыкта да ниндидер шик уятырга мөмкин. Бу мәсьәләдә бөтен нәрсәләрне дә идарә әгъзалары белән киңәшеп, уртага салып эш итәчәкмен.

– Әби-патшага һәйкәл кую, КФУда татарча укытып татар белгечләрен әзерләү һәм башка милли мәсьәләләр әледән-әле чыгып тора. Җитди сораулар туганда аерым язучыларның үз фикерләрен белдерүеннән кала берлек исеменнән дә белдерүләр һәм мөрәҗәгатьләр ясалырмы?

– Әдәбиятка, халыкка һәм телебезгә зыян китерә торган әйберләргә идарә үз сүзен әйтергә тиеш. Шуның өчен дә идарә ул. Әгәр Татарстан язучылар берлеге идарәсе милләткә кагылышлы ниндидер ямьсез күренешләр буламы, чаралар үтәме - авызын ябып тора икән, бу идарә эшләми, берлек эшләми дигән сүз. Без бу хәлләргә һәрвакытта да игътибар итәргә һәм үз сүзебезне әйтергә тиешбез.

* * * *

Данил Салихов – татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова бүләге лауреаты. "Яшьлек хатам – йөрәк ярам", "Узып барышлый", "Гыйләҗ тәрәзәләре", "Таш сандык" һәм башка китаплар авторы.

Драматург буларак аның сәхнәдә беренче тапкыр "Туй күлмәгем – соңгы бүләгем" исемле әсәре куела. 1998 елда Тинчурин театры сәхнәсендә "Яшьлек хатам – йөрәк ярам"ны уйный башлыйлар. Шушы ук театр сәхнәсендә куелган "Бәйрәмгалинең сыер тышавы", Әлмәт драма театры сәхнәләштергән һәм җүләрләр хастаханәсендәге аяныч хәлләрне фаш иткән "Алла каргаган йорт" драмасы, "Хатын түгел – аҗдаһа!" комедиясе, Минзәлә драма театры сәхнәләштергән "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" сатирик комедиясе һәм Татарстан, Башкортстан, Оренбур, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган "Әти кызына өйләнәм", "Кодаң булса генерал", "Чукрак", "Капчыктагы Мәгъфия", "Пуля", "Узып барышлый", "Мөгезле Мәүлихан", "Көтмәгәндә-уйламаганда", "Өзелгән йөзем" кебек әсәрләре һәм башка пьесалары аша тамашачыга таныш.

Данил Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз җирлегендә туган.

1976 елда урта мәктәпне тәмамлый, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә, Казан театр училищесына күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап Камал театрында актер булып эшли башлый.

1985-1991 елларда ул Тинчурин театры актеры. Аннары Салихов театрдан китә һәм 1992-1993 елларда "Салават күпере" балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1993-1998 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы белән беррәттән, 2006 елның июленә кадәр Татарстан әдәби фонды директоры вазифаларын үти. 2006-2010 елларда Әлмәт язучылар оешмасында җаваплы сәркатип.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG