Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия галимнәре Татарстан президентына КФУ җитәкчелеге карарына протест хатын тапшырды


Германиянең Кавказ, татар һәм төрки тикшеренүләр институты галимнәре Казанда Татар факультеты һәм кафедрасы таркатылуына борчылу белдереп Дрезденда сәфәрдә булган Татарстан президентына мөрәҗәгать итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Германиянең Саксония һәм Тюрингия җирләренә өч көнлек сәфәре барышында 1 июнь Дрезденда татарлар белән очрашты. Очрашуда озак еллар татар һәм төркестанны өйрәнгән Магдебург институты галимнәре дә катнашты. Алар Татарстан президентына Кавказ, татар һәм төрки тикшеренүләр институты җитәкчесе Мисте Хотопп-Рикке имзалаган хат тапшырды, диде Германия татарлары вәкиле Венера Вагыйзова.

Германия галимнәре КФУда татар факультеты һәм татар филологиясе кафедрасының бетүенә борчылу белдерә. 2011 елда татар факультеты бетерелгәч Германия белгечләре тикшеренүләрен Искәндәр Гыйләҗев җитәкчелегендәге татарика һәм тюркология кафедрасы белән дәвам иткән, әмма бу кафедра да таркатылгач "Германия галимнәре КФУ җитәкчелегенең карарына ризасызлык белдерә", диелгән бу хатта.

КФУ ректоры Илшат Гафуров университетта татарны өйрәнү кафедрасын асылда бетерү юнәлешендәге процессны мәгарифне икътисадка яраклаштыру дип аңлатты. Җәмәгатьчелекне тынычландыру ниятеннән КФУда татарлык җуелмый дигәнне күрсәтер өчен университетта татаристиканың югары мәктәбе оештырылачак дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG