Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

"Татар юнәлеше өчен КФУ гына түгел, бар төбәк җаваплы"


Сулдан: КФУ ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекны өйрәнү институты мөдире Рамил Хәйретдинов

Сулдан: КФУ ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекны өйрәнү институты мөдире Рамил Хәйретдинов

31 май Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән матбугат очрашуы үтте. Татар юнәлеше өчен КФУ гына түгел, төбәк тә җаваплы диде ул һәм татар белгечләрен әзерләү авырлыкларын БДИ белән бәйләде.

КФУдагы татарны өйрәнү фәне тирәсендәге шау-шу әле дә тынмый. Югары уку йорты җитәкчелеге нишләргә белми. Җәмәгатьчелекне тынычландыру ниятеннән КФУда татарлык җуелмый дигәнне күрсәтер өчен университетта татаристиканың югары мәктәбе оештырылачак дип игълан ителде. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтелде. Ректорның бу темадан туйганы күренеп тора иде, кайсыбер сорауларга ул ярсып сөйләде һәм вакыт-вакыт аерым шәхесләргә күчеп, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын камчылады.

Журналистлар татарлыкның югары мәктәбенең үзенчәлеге нидә, КФУда татарга кагылышлы барлык юнәлешләрне дә бер структурага туплап, мәсәлән, аерым институт итеп оешырга нәрсә комачаулый дип кызыксынды. Югары мәктәп эшчәнлеге тарихка түгел, телгә нигезләнәчәк дип әйтте ректор. Бер урынга туплануны ул дөрес санамый. Татар тарихын да гомум тарихтан аерып өйрәнү дөрес түгел дигән фикерләрне җиткерде. Исем үзгәртүдән татарга нинди өстәмә файда дигәнгә ректор югары мәктәп итеп оешу бер баскычка өскә күтәрелү дип аңлатып, бирегә берничә кафедра тупланганын санап чыкты.

Татар белгечләренә ихтыяҗ юк дигән фикер сеңдерелә

Казандагы югары уку йорты федераль статусын алгач, университеттан әкренләп татар юнәлеше кысрыклап чыгарыла башлады. Мәсәлән, узган ел КФУ татар телендә математика фәнен укыткан мөгалимнәрне әзерләү эшен туктатты. Акча юк, диделәр. КФУ үз эченә Татар дәүләт һуманитар педагогика институтын да йоткач, республикада фәннәрне ана телендә укыткан белгечләрне әзерләүче югары уку йортлары калмады. Азатлык КФУ җитәкчелегенең бу турыда фикере белән кызыксынды. Алар БДИга сылтый. КФУ ректоры Илшат Гафуров милли төбәкләр бер Татарстан гына түгел дип әйтте.

“БДИны бары тик урыс телендә бирү куелган. Бу мин уйлап тапкан әйбер түгел. Физика, химия, биологияне татарча укыткан мөгаллимнәргә ихтыяҗ бармы? Бусы – бер. Икенчесе. Сез уку йортына милләт нигезендә студентларны кабул итүне ничек күз алдына китерәсез? Без математика, физика, химия бүлегенә студентлар алабыз. Барысына да бер таләп. БДИ – төп критерий. Фәнне ана телендә укыткан белгечләрне әзерләүнең башка механизмнары бар. 4нче курста без терминологияне татар телендә өйрәнергә тәкъдим итәбез. Әлегә бу хакта сөйләшү бара. Әмма бу белгечләр кайда эшләячәк? Берсен дә көчләп, кыстап, тегендә бар дип боерып булмый, юлламалар системы юк, барысы да ирекле. Районнар, авылларда авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтыяҗ зур.

Университет белгечләр әзерли, әмма эш белән тәэмин итү, аларны кызыксындыру безнең вазифа түгел. Кызыксындырсыннар белгечләрне, яхшы хезмәт хакын түләсеннәр! Мине Алабуга педагогика институтына чакырганда физиканы татарча укытырга кирәк, фатир бирәбез, диделәр. Минем өчен зур мотивация булды. Өйрәндем”, диде ул.

Тел өчен федераль үзәк җаваплымы?

Бүген КФУдагы татар һәм төрки халыклар тарихы белгечләрен әзерләү Татарстан кесәсеннән башкарыла. Моңа кадәр КФУ җитәкчелеге татарлык дөнья күләмендә әллә ни кызыксыну уяткан юнәлеш түгел дип ышандырырга тырышты. Аңлашыла, татар тарихын өйрәнәбез дип халыкара оешмалардан грантлар алу авыррак. Алар шулай дип әйтеп торганда Мәскәүнең Әдәбият институтында татар тәрҗемәчеләрен әзерли башлаулары турында билгеле булды. Азатлыкның, федераль үзәк татар юнәлешенә акча бирәме, ни өчен бу Татарстан бюджетыннан гына финанслана дигән сорауга, КФУ ректоры милли кадрларны әзерләү - төбәк вазифасы дип ышандырырга тырышты.

“КФУ федераль үзәк субсидияләренә яши. Тел үсеше өчен төбәкләр җаваплы. КФУ моны хәл итми. Безнең уку йорты – Идел буе төбәгендә эшли торган университет. Безгә Татарстан гына керми бит, ул бердәнбер милли республика түгел. Әнә Чуашстан, Башкортстан, Удмутия бар. Чуашлар да математиканы чуаш телендә укыйсыбыз килә дип әйтсә? Материалны үз телендә үзләштерергә теләүчеләргә дәреслекләр дә юк бит! Элек тә юк иде. Федераль үзәккә татарлык кызык түгел дип әйтмәдем. КФУда татар телендә 600дән артык студент белем ала, бу федераль үзәктән килгән акчага башкарыла. Җитәрлек акча ул. Һуманитарийларга, мәсәлән, ул 72 мең сум. Инженерларга 140 мең була ала (ректор бу акчалар елынамы, ярты елгамы дигәнгә ачыклык кертмәде). Һумантирийлар өчен әллә ни җиһазлар да кирәкми бит.

Федераль үзәк телләр өйрнүгә каршы түгел, әмма җаваплылык төбәкләрдә. Ник төбәк аның өчен җавап тотмаска тиеш? Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе Татарстан бюджеты тагарагыннан ашый. Аның төп вазифасы – халыкның тарихын, телен, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнү, саклау. Әмма алар нишли? Аларның хәтта диссертация шуралары юк. Ә безгә таләпләр куела! Безне өйрәтергә телиләр, әмма берсе дә нәтиҗә өчен җавап тотмый. Мин аларны тәнкыйтьләдем дип матбугатта ялтырып китәләр дә, шуның белән бетте”, диде ул.

"КФУ татар юнәлеше ныгысын дип тырыша"

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекны өйрәнү институты мөдире Рамил Хәйретдинов та КФУда бу яктан ал да гөл дип, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтына, Татарстан Фәннәр академиясенә дәгъвалар белдерде.

“Әйе, КФУ республика бюджетыннан да акча бүлеп бирүне сорый. Бу Тарих инситутында татар тарихын өйрәнүчеләр аерым төркем булып укый алсыннар өчен кирәк. Университет милли сегмент ныгысын дип тырыша. Татарстан Фәннәр академиясе үзенең аерым бер кечкенә институтын булдыра ала иде, әмма бу эшне башкармадылар. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты быел аспирантлар да алмый дигән куркыныч бар, документация белән авырлык, аларда йә акча, йә шартлар юк. Ә КФУда тарихчыларга аспирантурада белем эстәү өчен 14-15 урын бирелә, ә татар тарихын өйрәнүчеләргә өстәмә 4 урын булдыра алдык. Без дөньякүләм университет, без федераль дәрәҗәдә эшләсәк тә, татарлыкны җуймыйбыз.

Татар тарихчыларын әзерләүдә бюджет урыннары бар. Без укытабыз. Әмма безнең белгечләргә ихтыяҗ бармы соң? Татарстан мәктәпләренә йөзләгән түгел, дистәләгән генә белгеч кирәк. Татар тарихы белгечләрен әзерләү – Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы заказы. Анда керүчеләрнең баллары бик түбән, алар гомум шартларда керә дә алмаслар иде. Шуңа алар өчен республика бюджетыннан акча бүленә дә”, диде ул.

Еш кына Илшат Гафуров җәмәгатьчелеккә ябык кеше, журналистлар белән аралашуга атлыгып тормаучы түрә дип тәнкыйтьләнә. Университетның да әкренләп ябык структурага әверелүе күзәтелә. Бу хакта Илшат Гафуров: “КФУ һәркемгә ачык, бу – ябык структура түгел. Барысы да үтә күренмәле. Аквариум кебек!” дип әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG